- 26.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Күз алдына китерегез: сез берничә миллион сумга бик яхшы токымлы ат сатып алдыгыз, ди. Аңа нәрсә ашатачаксыз? Һәрхәлдә, кока-кола, фри бәрәңгесе, чипслар, майонез, конфет-прәннекләр бирмәссез дип уйлыйм. Ә нигә соң үзебезнең организмны шул чүп-чардан арындыра алмыйбыз?! Ул ниндидер токымлы ат та түгел, хәтта аннан күпкә кадерлерәк байлык – үз сәламәтлегебез!
Әйе, нәрсә генә ашамыйбыз хәзер. Күбебез рациондагы ризыкның зыянлымы, юкмы икәненә дә игътибар итеп тормый. Юкса, инде күптән күзебезне ачарга вакыт икән.
Бу көннәрдә Европада генетик яктан үзгәртелгән (ГМО – генетически модифицированный продукт) азык-төлеккә каршы «сугыш» ачтылар. Сез аны чит илдәге ризык кына дип уйламагыз, ул сезнең һәм безнең өстәлдәге күп азык-төлеккә: әйтик, чит ил маркасына ия консервланган кукуруз, шоколад (составында генетик үзгәрешле соя булырга мөмкин), маргарин, кетчуп һәм башка күп төрле ризыкларга кагыла, хәтта чит илдән кертелгән ит тә (шул ук тавык боты) генетик модификацияле булырга мөмкин. Ни өчен шулай һәм аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын соңрак аңларсыз.
ЯМАН ШЕШ КАЙДАН ЧЫГА?
Европадагы ыгы-зыгы Франциядә бәйсез галимнәр тарафыннан уздырылган тәҗрибәнең нәтиҗәләре билгеле булгач башланды. Канн университетындагы молекуляр биология укытучысы Жиль-Эрик Сералини Америка журналларының берсендә үз хезмәтләрен бастыра. Шушы галим һәм аның командасы, берничә ел дәвамында, бик серле шартларда, башкалардан «качып кына», күселәрдә тәҗрибә уздырган икән. Галимнәр тәҗрибә турында телефоннан да сөйләшмәгәннәр, үзара аралашканда да «шифрлар» кулланганнар – тәҗрибәнең уздырылуын чит кешеләр белергә тиеш булмаган. Ни өчен шулаймы? Чөнки генетик яктан үзгәртелгән азык-төлек җитештерүче компанияләр бу хакта белеп алса, тәҗрибәгә дә, бу галимнәр төркеме эшчәнлегенә дә нокта куелу куркынычы янаган. Генетик яктан үзгәртелгән ризык җитештерүче халыкара компанияләрнең игътибарын башка әйбергә юнәлтү өчен, бу галимнәр бөтенләй башка сораулар буенча фәнни конференцияләргә йөргән, бүтән тикшерүләр уздырулары турында матбугат чараларына сөйләгән.
Генетик яктан үзгәртелгән кукурузны да алар серле шартларда кулга төшергән. «Monsanto» фирмасы тарафыннан патентлаштырылган бу культураны алар Канададагы арадашчы аша күпләп сатып алган һәм шуннан күселәр өчен азык әзерләгәннәр.
Тәҗрибә барышында ике йөз күсе ике төркемгә бүленгән. Беренчесен генетик яктан үзгәртелгән кукуруз белән ашатсалар, икенче төркемгә сәламәт ризык биргәннәр. Бер елдан соң беренче төркем күселәрдә җитди тайпылышлар күзәтелә башлаган. Ана күселәрдә сөт бизләре шеше барлыкка килеп, хайванның үз авырлыгының 1/4е кадәр зурлыкка ия булып үскән, ә ата кимерүчеләрнең бавыр һәм бөерләрендә үзгәрешләр барлыкка килгән.
Тәҗрибәгә бер ел тулды дигәндә, беренче төркемдә яшәүче ата күсе яман шеш белән үлгән, тагын дүрт айдан беренче ана күсе дә шундый ук авырудан «китеп барган».
Тәҗрибәдә иң еш күзәтелгән һәм галимнәрне иң шаккаттырган әйбер – ул күселәрдә яман шеш барлыкка килү. Ә алар бик иртә күренә башлый. Әйтик, генетик үзгәртелгән ризык ашаган ата күседә – 20 айлык чакта һәм аналарда – 13 айда. Бу вакытны кешегә күчерсәк, ул 40 яшькә тиң була. Шулай итеп, ике елдан соң беренче төркемдә булган 100 күсенең 83%ында бик җитди дәрәҗәгә килеп җиткән шеш ачыклана. Күбесе тәҗрибә азагына кадәр яшәми дә.
ЗЫЯНЛЫ, ЛӘКИН АКЧАЛЫ
Әгәр бу продукция зыянлы икән, аны нигә җитештерәләр, дисездер… Һәр яңа культураны патентлаштыру алдыннан «Монсанто» компаниясе үзе җитештергән продукцияне үзе үк тәҗрибә уздырып тикшерә һәм аны зыянсыз дип исбатлый. Ә тикшерүләр французлар уздырганча 2 ел түгел, ә нибары 3-5 ай гына дәвам итә. Әле анда да 5 айдан бер күсе вафат булгач һәм икенчесендә бертөрле авыру табылгач, «Монсанто» хезмәткәрләре моны күселәрнең карт булуына сылтап калдыра. Ә инде башка галимнәр, алар җитештергән продуктның зыянлы икәнен исбатлый башласа, яки чит-ятларның шундый тәҗрибә уздыруларын белеп алсалар, бу компания аларны шунда ук судка бирә һәм җиңүче булып танылып, тегеләрнең «авызын яба». Ә менә французларның «авызын яба» алмый кала, чөнки алар бик хәйләкәр эш итә.
Генетик яктан үзгәртелгән культураларның уңай ягы күп. Беренчедән, аларны корт ашамый. ДНК молекуласындагы бик кечкенә үзгәрешне дә бөҗәкләр сизеп ала һәм ул үсемлекне алар чит итә. Икенчедән, бу культуралар бик көчле гербицидка да чыдам, чөнки культураны булдырганчы, өр-яңа, көчле гербицид уйлап табыла һәм соңыннан шуңа чыдам орлык ясала. Өченчедән, югарыда телгә алынган ике «уңайлык» аркасында бу культура зур уңыш бирә. Мәсәлән, Чернобльдә дә күп культуралар ишелеп уңа, ләкин бит аны ашарга ярамый. Монда да шундыйрак очрак. Нәтиҗәдә, бу үзгәртелгән, ягъни мутацияләнгән культура сәламәт булганнарын кысрыклап чыгара. Сәламәт кукуруз яки башка культура аның кадәр уңыш бирә алмагач, конкуренцияне уза алмый һәм кешеләр аны игүдән туктый. Ул табыш китерми башлый. Ә генетик яктан үзгәртелгән агулы орлыкка артык игътибар, мәшәкать, чыгым да кирәкми.
АГУЛАР КҮП, БИК КҮП, САНАСАҢ…
Генетик яктан үзгәртелгән азык-төлек турында сүз башлаганмын икән… Күбебезнең өйләрендә яңа заман техникасы микродулкынлы мичләр бар. Галимнәр түгел, ә гап-гади бер кеше үз өендә шул мич белән тәҗрибә уздырып карарга уйлаган. Ул бер үк төрле ике гөл алып, шуларның берсенә микродулкынлы мичтә җылытып суытылган су сипкән, ә икенчесен элек ничек гап-гади су белән туендырса, моннан соң да шулай эшләвен дәвам иткән. Ике атнадан беренче гөл корыган! Микродулкыннарның да зыянлы булуы һәм аларның ризыкны тулысынча үзгәртүе инде күптән ачыкланган факт. Шуңа да карамастан, күпләр аны чыгарып атарга жәлли, ә менә үз сәламәтлеген жәлләми.
Балалар арасында бик популяр «Макдоналдс» продукциясенең дә зыянлы булуы әллә кайчан билгеле, моның белән Америка ачмыйм. Фотограф Салли Дэвис та шушы дөньякүләм челтәр продукциясе белән бик гади тәҗрибә ясаган. Апрель аенда бер гамбургер һәм фри бәрәңгесе алып кайтып, бер шкафка урнаштырган һәм берничә ай дәвамында атна саен аларны рәсемгә төшереп күзәткән. Берничә айдан соң бу «ризыкларда» күзәтелгән бердәнбер үзгәреш: гамбургерның ипие таш кебек каткан. Бәрәңгедә һәм гамбургер үзәгендә торган дымлы иттә бернинди күгәрек барлыкка килмәгән. «Алар кулга тотып карагач пластикны хәтерләтә һәм беренче сатып алган көндәге кебек үк ялтырый иде», – ди Салли.
БАЛАЛАР ДА ХИМИЯДӘ ҮСӘ
Кайбер илләрдә генетик үзгәртелгән продукция тыелган. Димәк, бу илләрнең хөкүмәте халкы турында кайгырта, ул аларны якларга әзер. Венесуэлла, Польша, Швейцария, Чили һәм башка берничә илдә составында ГМО булган ризык сату тыелган. Ә менә кайберләрендә үзләре ашамасалар да, чит илгә сатуга чыгарасы хайваннарга бирәләр икән, чөнки шуннан башка терлекчелек бетәчәк дип саный алар.
Испания генетик үзгәртелгән азык-төлеккә карата зур ризасызлык белдермәүче бердәнбер ил булып тора, ләкин анда да ясалма кукурузны сатып алучылар саны соңгы елда 20%ка кимегән.
Гомумән, Европада уздырылган сораштырулар буенча, бары тик 5% халык кына андый ризыкка каршы түгел икән. Калган 95% исә мондый ризыкларның сәламәтлеккә зур зыян салуына шикләнми.
Америкада ГМОлы азык-төлек күптән бар. Шуңа күрәме хәзер анда онкологик авырулар да, симезлек чире дә, хатын-кызларның кысырлыгы да – гадәти хәл. Хәер, безнең илдә дә саннар шатланырлык түгел: Русиядә һәр 3нче кеше яман шештән вафат була. Соңгы 10 елда яман шеш белән авыручылар саны 25%ка арткан һәм аларның саны безнең илдә генә дә 3 млнга якын дип исәпләнә. Ел саен 5 меңнән артык баланың шушы чир белән авырганы ачыклана. Бу урында балалар өчен сатылучы ризыклар (смесь) составындагы ГМО турында да әйтергә кирәк.
Күп аналар, күкрәк сөте җитмәү аркасында, баласын шундый ясалма ризыкка күчерергә мәҗбүр була. Әлбәттә, авыл шартларында булса, ана кеше йөрәк парәсенә кәҗә сөте булдыра алыр иде, ләкин шәһәрдә күп балалар химия ашарга мәҗбүр. Бертуктаусыз шул агуны ашаган баланың организмы тәҗрибәдәге күсенекеннән әллә ни аерыладыр дип уйламыйм. Аннары төрле авырулар баш калкыта да.
Казанга килеп карасагыз да, онкология үзәкләре шыплап тулган. Табиблар, күп очракта, әлеге авыруның 3-4 дәрәҗәгә кадәр үсеш алгач кына ачыклануын билгели. Димәк, күпчелекнең гомерен саклап калып булмый дигән сүз.
Узган атна ахырында Мәскәүдә ГМОлы азык-төлеккә каршы митинг узды. Русиянең башка шәһәрләренә дә бу шаукым барып җиткән һәм 24 сентябрь көнне шундый ук митингка 150дән артык кеше җыелган.
Ниндидер Америка оешмасы кулында тәҗрибә күселәре булмасак иде. Чит илдән кайткан һәм бозылмасын өчен балавызга төрелгән җиләк-җимешкә үрелгәнче, үз бакчабызда үскән яшелчәгә өстенлек бирсәк, якыннарыбызны куандырып озак яшәрбез әле, Алла бирса.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Өстәл тулы агу?! ,

Комментарии