Шаукымлы язмыш

Август башы. Җылы, тыныч, ямьле кич җитеп килә. Кояш инешнең җәйрәп яткан әрәмәсен алтын нурларына күмгән. Зифа шушы сихри күренештән күзен ала алмый утыра бирә. Радиодан моңлы җыр агыла:

«Тормыш алай да сынады,

Тормыш болай да сынады.

Тик йөрәккәем сынмады –

Барысына чыдады».

Хәзер дә сыный! Менә тагы, алтмыш өч яше җиткәндә, ялгызлыкның куркыныч тынычлыгында калды түгелме соң?

Элек газиз балаларын кайгыртып ут йотып яшәде дә хәзер аның ярдәме телефоннан хәлләрен сорап тавышын ишеттерүдән генә гыйбарәт. Ананың тавышы да көч өсти бит балаларга. Ана белән бала, бер-берсенең тавышын ишетеп тә, күңелләренә сихәт ала шул.

Зифа кияүгә соңлап, утызы узгач кына чыкты. Бер сыйныф кына югары укыган, армиядән соң сүз кушып, озатып йөргәнен кире каккан кыска буйлы авылдашы иде ул. Аерылдым диде, яратмый яшәдем, диде. Зифа, авылдашы кияүгә чакыргач, каршы килмәде. Авылын бик яратты шул. Аннары, туганнары да, әйбәт егет, дигәннәр иде бит. Менә шул «әйбәт егет» булган авылдашы күрсәтте дә инде аңа тормышның бөтен ачысын. 2004нче еллар иде. Илдә группировкалар азган чак. Иренең базар мөдире булып кәттә генә йөргән чаклары. Нәкъ шул вакытта 16 еллап матур гына оешкан гаиләдән ватык-җимерекләр генә өелеп калды. Үзе ярар иде, менә газизләре генә, тормышка ишек ачкан вакытларында, нигезләрен югалтудан аптыраулы, сынык күңел белән калдылар.

Кызы Казанда яши, фатирсыз һаман. Баласы да юк, чын күңелдән яшәрлек ире дә булмады. Улы тулы гаилә булып яшәгәннән калган фатирда марҗа хатыны белән малай үстерә. Аны да тыныч, матур яши дип әйтеп булмый. Бер юаныч – ике баласы да тырыша-тырмаша югары белемле булдылар. Ә сабый чакларында нинди матур тәрбиядә үсте алар! Икесе дә татар гимназиясендә укыды. Кызы бию түгәрәгендә бер йолдыз иде. Улы каратэ өйрәнә башлады, төрек лицеена да керә алган иде.

Тукта тукта… Яшәеш матурлыгы, гүзәллеге турында иде бит аның уйлары! Әйе, туган җире табигате искиткеч гүзәл! Төрле үлән-чәчәкләр, кошлар, болытлар, салкын чишмәләр! Җәйге гөрләгән яшеллек, кышкы дулаган аклык, нурлы кояш! Зифаның күңеле һәр нәрсәдән матурлык эзләп яшәде. Туган ягын, әбиләрен, әнисен, туганнарын өзелеп яратты. Беренче мәхәббәт кыйссасы да матур иде аның. Бик җылы да яшәгәннәр иде югыйсә. Нинди шаукым кыравы тигән соң Зифаның тормышына? Бүгенге көндә ул фатирсыз пенсионер мескенлеге хәлендә калган. Балалары да һаман кредитка яшәп интегәләр тагы. Әле урыс телле дә булып баралар.

Авылы да эшсезлектән интегә. Нигә халкы кадерсезлектә калган икән? Яраткан Казаны да чиркәүләргә күмелеп килә. Ә җөмһүрияттә җәй буена төрле спорт чаралары, Спас, Питрау, Каравон, төрледән-төрле Сабан туйлары гөрли. Чәчәк бәйрәмнәре, шәһәр көннәре, тагы әллә ниләр.

ТНВ каналы да, толерант – димәк, ал да гөл яшибез, дип күрсәтеп кенә тора. Радио да аннан калышмый.

Ниткән ул хөкүмәтнең бетмәс бәйрәмнәре һәм куанычлары? Әллә татар иле шат, пошмас халыкка әйләнгәнме? Әле тагы татарның динле, күндәм халык икәнлеген дә искәртеп торалар.

Укытучы Зифа хөкүмәтне халык үзе якты киләчәген тәэмин итү өчен төзегәнен яхшы белә. Шунда ул, үзе дә сизмәстән:

– Соң халыкка, миңа шушындый хезмәткәрләре бердәм фиркага язылып үзара куанычта яшәүче хөкүмәт кирәкме? – дип әйтеп куйды.

Ул аны сиземли иде, ә бүген шуны аермачык аңлады Зифа. Зур базарга әйләнгән иле язмышы, шаукым булып, аның да тормышын каплаган икән! Икейөзле була алмаган саф күңелле Зифа сыман чордашлары, шундый тәрбия алган балалары ничек яшәрләр соң бу ялтыравык ялган әләменә табынган заманда?

Ул, җавап табардай булып, тәрәзәдән күренгән искиткеч самими табигать гүзәллегенә йотылып караган килеш, тагы тирән уйга чумды.

Зилә ГАРИФ,

Аксубай районы

Комментарии