Бәйрәмгә күчтәнәч

Болай да кимен куймыйбыз, ә бәйрәмнәрдә бөтенләй мичкәсенә төшәбез. Сәүдәгәрләрне куандырып, хәмер сату бермә-бер арта бу көннәрдә. Самара каласында яшәүче бер төркем дә Татарстанга бәйрәм күчтәнәче җибәрмәкче була. Безнең алыпсатарлар Республика көне җитеп килә дигәч, “хәлгә керәләр”. “Эшмәкәрләр”нең буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары икәнен генә сизми калалар…

Самара күптәннән безнең республиканы яраксыз исерткечләр белән тәэмин итеп торучы төбәк исәпләнә. Бигрәк тә Кавказдан килгән арзанлы спиртка су кушып аракы ясау шактый киң җәелгән монда. Бездәге “кара” базарга сыйфатсыз спирт һәм ясалма коньяк та, башлыча, шуннан килә. Бу аеруча Самара белән чиктәш районнарда сизелә.

Оперативниклар 40-45 яшьләрендәге Елена атлы ханымны ачыклый. Аның Самарадагы “Норд” дигән базарда алкогольле эчемлекләрне ваклап сатучы законлы кибете бар. Шунда эшләүче сатучыларның берсе “сул” товарга клиентлар табу белән мәшгуль. Әлеге яшерен кәсеп белән Самара каласы һәм өлкәсендә яшәүче Кавказ кешеләре дә шөгыльләнә. Спирт Владикавказдагы заводтан, коньякка охшаган сыеклык Санкт-Петербургтан китерелә.

Эшкуарлар ышанычын яулау үтә кыен эш булып чыга. Чөнки фирманың, башлыча, элеккеге хезмәткәрләреннән торган хәвефсезлек хезмәте клиентларны энә күзеннән үткәрә. Ниһаять, июль уртасында Елена Петрованың “Норд” базарындагы сәүдә ноктасындагы теге сатучы ханымнан акциз маркалары ябыштырылмаган 21әр сумлык 20 “ярты” сатып алына. “Товар” шул ук көнне Татарстанга, экспертизага озатыла. Тикшерү хәмернең тиешле таләпләргә җавап бирмәвен күрсәтә.

Оператив чаралар гаять яшерен үткәрелә. Шәһәрдә Татарстан оперативниклары эшләвен хәтта җирле милиция хезмәткәрләре дә белми. Тикшерә торгач, легаль бизнес артына яшеренгән яхшы оешкан законсыз эшмәкәрлек масштаблары оперативникларны да гаҗәпләндерә. Әлеге спиртлы сыеклыкны ташу өчен кечкенә машиналар гына түгел, зур йөк күтәрешле “иномарка”лар да кулланыла. Законсыз спирт 7 урындагы яшерен складларда саклана. Аларны хәвефсезлек хезмәте контрольдә тота.

Татарстан “алыпсатарлары”на теге бер тартма аракы “ошап китә”, ике көннән үк зур партия хәмер турында сөйләшүләр башлана. Арзанлы аракыга сорау арта торган бәйрәм көннәр якынлаша бит. Очрашуга зәңгәр “Honda Akkord”ка утырып килгән Е.Петрова ул кадәр күләмдә әзер товар булмау сәбәпле, сабыр итеп торырга куша. Шулай да барысы 450000 сум торучы аракы һәм төрле атамалы коньяк җибәрү турында килешенә.

5 августта алыш-биреш башлана. Күпләп алганга күрә, хуҗа бер “ярты” бәясен 18 сумга кадәр төшерә. Иң алдан Самарадагы күпләп сату базарындагы “ИП Зотов В.П” дигән сәүдә ноктасыннан 36 мең сумлык 2 мең шешә “Пшеничная” алына. Аннары бишәр литрлы савытларга тутырылган 44 мең сумлык спирт төйиләр (1 литры 44 сумнан). Шунда ук бер литрын 64 сумнан 51 мең сумлык “коньяк” алалар.

Исәп-хисап вакытында көтелмәгән кыенлыкка очрыйлар. Чөнки акчаны өлешләп һәм төрле кибетләргә түләргә туры килә. Һәрберсе акчалы төргәкне ала да китеп бара. Алдан ук тамга салып куелган акчаны югалтып бетерү куркынычы туа. Шуңа күрә һәрберсенә сиздерми генә “койрык тагарга” туры килә.

Әлбәттә, безнең оперлар исәп-хисапны Нурлат районы җирлегендә ясарга тырыша. Ләкин тегеләр, сумма зур булганга, товарны озата барудан баш тарта, күрәсең, безнең республикада милициягә эләгүдән шикләнәләр. Шул сәбәпле төркем әгъзаларын Самарада тоткарларга туры килә. Ләкин спирт һәм спиртлы эчемлекләрне Нурлатка алып китеп бикләп куялар.

Оператив документлар Прокуратура каршындагы тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә тапшырыла. Эшне шул ук ведомствоның Самара идарәсенә озаталар. Чөнки хокук бозу очрагы шул өлкәдә ачыкланган бит. Әмма Самара оперативниклары безнекеләр белән элемтәдә тора. Хәзер әлеге тотрыклы төркем карамагындагы аракы ясау цехын ачыклау буенча эш алып барыла. Һәм ялган продукция җитештерү, чит оешманың сәүдә маркасын файдалану белән бәйле җинаятьләр буенча эш кузгатылды.

Ә иң мөһиме, бәйрәм өстәлләренә менеп утырырга тиешле яраксыз хәмер Татарстанга килеп җитә алмады.

Язылганга кире кайтып

Ябык типтагы банда

Яр Чаллыдагы “Тагирьяновские” дигән банда явызлыклары турында без “Ябык типтагы банда” язмасында (“БГ”ның 1,8,15 апрель саннары) тулы итеп сөйләгән идек. 2003 елда кулга алынып тар-мар ителгән әлеге оешкан җинаятьчел берләшмә әгъзаларының дүртесе, шул исәптән, лидер Эдуард Таһирҗанов – гомерлеккә, калганнары 5-25 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән иде. Ләкин Татарстан Югары судында 2007 елның август аенда игълан ителгән хөкем карарында аларның барлык җинаятьләре дә исәпкә алынмаган икән әле.

Шушы көннәрдә Прокуратура каршындагы тикшерү комитетының Яр Чаллыдагы районара бүлеге болай да иң югары җәза бирелгән Э.Таһирҗановка РФ Җинаять кодексының өч маддәсе буенча яңа гаепләү белдерде. Аның Яр Чаллыдагы “Эфир” телекомпаниясе директоры Евгений Капустин һәм шәһәр эчке эшләр идарәсе оперативнигы Вильдар Гыймаевка һөҗүм оештыруда катнашы булу турында мәгълүматлар элек тә була. Хәзер җитәрлек дәлилләр тупланган.

Е.Капустин телевидениегә күчкәнче оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең Яр Чаллыдагы бүлегендә оператив хезмәткәр булган. Һәм Таһирҗановның җинаятьчел “эшчәнлегенә” комачаулык итми калмаган. Шуңа күрә, Тагирьян үзенең Сергей Красиньков һәм Сергей Кочкин дигән дусларына аны үтерергә заказ бирә. Милиция капитаны В.Гыймаев та шул сәбәпле үлемгә хөкем ителә.

Әлеге Мәскәү кешеләре бу һөҗүмне башкару өчен кешеләр таба. 1999 елның 4 мартында Юрий Шубин һәм Александр Рабынин (Түбән Новгород кешеләре) Е.Капустинны үтерергә тиеш була. Берсе аның стоянкада торган шәхси машинасы янына шартлаткыч куя, икенчесе корбаннары машинага утырган чакта ерактан идарә итү пульты буенча үлем коралын хәрәкәткә китерә. Шартлау нәтиҗәсендә Капустинның аяк бармаклары өзелә, ике балтыр сөяге сына һәм башка җәрәхәтләр ясала. Ләкин ул исән кала. Бу фактка кеше үтерергә омтылыш ясау (покушение на убийство) дигән бәяләмә бирелеп, эш кузгатыла.

Капитан Гыймаевны юк итү өчен, Инал Цховребов дигән Владикавказ кешесен яллыйлар. 2000 елның 29 сентябренә каршы төндә киллер оперативникны үз йорты подъездында сагалап торып, пистолеттан ут ача. 39 яшьлек ир-ат шунда ук җан бирә. 2001 елда Цховребов үзе дә бандит “разборка”ларының берсендә үтерелә. Әлеге очракка карата РФ Җинаять кодексының “үтерү” дигән 105нче маддәсе буенча гаепләү белдерелде.

Таһирҗанов тагын җинаятьне оештырган өчен дә җавап тотачак. Ләкин, инде әйтелгәнчә, ул гомерлек хөкем ителгән кеше. Шуңа күрә аны гаепләүләр куркытмый: барыбер төрмәдә үләргә туры киләчәк. Бу җәһәттән, ул тагын бүтән җинаятьләрне эшләүдә гаебен танып, аларны кылуда катнашкан башка кешеләрне дә үз артыннан тартмагае дигән фаразлар да бар. Моңа кадәр рәхәтләнеп иректә йөргән Мәскәү һәм Түбән Новгород кешеләрен рәшәткә артына яптырды бит әнә.

Димәк ки, әлеге эшләргә нокта куеп булмый әле.

Әрәмәдәге мәет

Каравылчылар йоклап ятмый хәзер. Бөгелмә янындагы “Яблочко” дигән балалар савыктыру лагере сакчысы да төнне аяк өстендә үткәрә. Ә иртән иртүк лагерьне тышкы яктан әйләнеп чыгарга була. Җәйге табигать белән озак хозурланырга туры килми. Коймадан йөз метр чамасы әрәмәлектә ятучы бер кеше гәүдәсе күреп алып, шунда ук милициягә шалтырата.

Мәетнең криминаль булуы шик уятмый. Ул җиңелчә киемнән, янында документы юк. Күрер күзгә 25-30 яшьләрдәге ир-егетнең шәхесен ачыклау шактый мәшәкатьле эш булып чыга.

Икенче көнне Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә Мәскәүдән кунакка кайткан туганнан туган энесе юкка чыгу турында хәбәр белән өлкән яшьтәге ир кеше мөрәҗәгать итә. Тиздән ул әрәмәдә табылган мәетнең 1984 елда туган кунагы икәнен раслый.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперативниклары егет аралашкан кешеләр арасында эш җәелдерә. Алар шактый күп санлы булып чыга. Чөнки мәрхүм Бөгелмәдә туып үскәнгә, таныш-белешләре биниһая күп. Шул ук көнне кичке якта оперативниклар мәрхүмнең 1983 елгы, элек тә хөкемгә тартылган классташына игътибар итәләр.

Эш шунда ки, мәрхүмнең чалбар кесәсеннән кечкенә генә кәгазь кисәге – кассада басылган чек табыла. Кибетне һәм төн уртасында эшләгән сатучыны эзләп тапкач, йомгак сүтелә башлый. Сатучы кыз аракы алып чыгып киткән ике исерекне бик яхшылап хәтерләп калган. Әдәпсез, мәнсез адәмнәр истә кала бит ул. Кыскасы, кызый сурәтләп биргән танулы билгеләр теге егеткә ишарәли. Моның өстенә, классташларның бергәләп эчеп йөргәнен күрүчеләр тагын була.

Шикләнердәй кеше ачыклангач, оператив хезмәткәрләр тегенең хәвефле кичтә фәлән җирдә булдым дигән алибиларын ныклап тикшерә. Уйдырмалар бер-бер артлы фаш ителә. Ахыр чиктә ул гаебен танып күрсәтмәләр бирә башлый, төнге сәгать 3ләр тирәсендә дустын кыйнап ташлавын сөйләп бирә.

Әлеге кан кою нинди дә булса максат белән башкарылмаган. Тикшерү органнары фикеренчә, үтерү нияте бөтенләй булмаган, ә бәлки исерек баштан килеп чыккан низаг-сугыш вакытында берәү артыгын кыланып ташлаган. Шуңа күрә эш РФ Җинаять кодексының “Үтерү” дигән маддәсе буенча түгел, кеше үлеменә китергән тән җәрәхәтләре ясау турындагы 111нче маддәсе буенча кузгатылган.

Ничек кенә булмасын, вакытсыз өзелгән гомерләр исемлегенә тагын бер исем өстәлгән…

Наил ВАХИТОВ.

Яр шәһәре –Бөгелмә шәһәре.

Хроника

Канлы үч

Башкаланың Совет районы милициясенә кыңгыр хәбәр кичке сигезләрдән соң килеп ирешә. Липатов урамында 32 яшьлек бергә яшәүче ирне пычак белән кадап үтергән. Икесе дә элек хөкем ителгән булганнар. Ир кешенең хатынын даими рәвештә кыйнап яшәве дә билгеле булды. Чираттагысына түзә алмаган хатын пычакка тотынган. Аннары үзе милиция чакыртып, килеп алганнарын тыныч кына көтеп утырган.

“Рәхмәтле” бала

Яшел Үзәннең Тургенев урамында 50 яшьлек пенсионер ханымны… үзенең кызы талаган. Кечкенә генә пенсияне алуга ай саен кабатланып торган бу хәл. Монысында исә 500 сум акча хакына 30 яшьлек Елена әнисенә кул күтәргән. Милицияне чакырткан.

Куркак талаучы

Казанның Киров районы сакчыллык бүлеге хезмәткәрләренә маршрут юлында очраган 26 яшьләрдәге егет шикле тоелган. Милиция машинасын күреп алган егет, җиргә нәрсәдер ташлап, качып котылмакчы итә. Туктатып тикшерәләр. Ташланган әйбер – кәрәзле телефон булып чыга. Ачыкланганча, берничә минут элек бу егет үзе белән бер йортта яшәүче яшьтәшен пычак белән куркытып, «Самсунг» телефоны белән акчасын талап алган икән. Сул кулы җәрәхәтләнгән зыян күрүче травмпунктка да мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

Үтерүче тотылды

Яр Чаллы милициясенә төн уртасында кыңгыр хәбәр килеп ирешә. Шәһәрнең 47 комплексындагы “Любимый” кибете янында 30-35 яшьләрдәге икәү 26 яшьлек егеткә каныгып, пычак белән ташланган. Күкрәгенә җәрәхәт алган егет шунда ук җан тәслим кыла. Үтерүчеләрне кайнар эздән ведомстводан тыш сак бүлегенең 4392нче патруль экипажы кулга алды.

ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат төркеме

Комментарии