- 26.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Яшерен-батырын түгел, Медведев белән Путинның ниләр эшләп, нинди гамәлләр кылулары турында көннәр буена тукып торулары зарыктыра башлады. Кем ничектер, мин үзем әлеге пропаганданы я бөтенләй тыңламыйм, я ара-тирә генә колак салгалыйм шунда. Шулай да, бер көнне хөкүмәт Рәисенең чираттагы дәүләт эшлеклесен кабул итеп, үтә мөһим проблемалар турында сөйләшүе турындагы сюжетны игътибар белән карамавыма үкендем әле менә. Чөнки В. Путин әңгәмәдәшенең кем икәнен ишетми калу сәбәпле, аның авыл хуҗалыгы үсеше өчен янып-көеп йөрүче югары дәрәҗәдәге түрә икәнен чамалап кына өлгердем. Теләк булганда, моны аннары да ачыклап булыр иде, ләкин кирәк санамадым. Ахыр чиктә, эш исем-фамилиядә түгел.
Дөресен генә әйткәндә, әлеге тапшыру аптырашта калдыра. Бергәләп күз алдына китерик әле: ике югары дәрәҗәдәге мөхтәрәм кеше телекамералар каршында бик җитди кыяфәт белән, авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән, бюджеттан җибәрелгән акчадан максатчан һәм нәтиҗәле файдалану хакында фикер алыша. Әлбәттә, бу җитәкчеләребезнең игенче, терлекче ише халык мәнфәгатен кайгыртуын һәм дә ил икътисадын, бигрәк тә, авыл хуҗалыгын күтәрү өчен ничек итеп тырышуын күрсәтү нияте белән эшләнә. Юкса, мондый гап-гади очрашулар телевидениегә чыгарылмас иде.
Әйтергә кирәк, бу юлы телевизион сюжет авторлары, мөгаен, үзләре дә сизмәстән, авылга җибәрелгән казна акчасының ни дәрәҗәдә «нәтиҗәле» кулланылуын, хөкүмәт чараларының ничек үтәлүен бик тиз ачып бирделәр. Чөнки теге түрә бик борчулы чырай белән хуҗалыкларга лизинг буенча ярты бәясенә бирелгән 158 комбайнның юкка чыгуын, таба алмауларын бөтен ил алдында әйтеп салды һәм күпне күргән Путинны да чыгырдан чыгара язды. Ләкин ул үзен тиз кулга алды һәм кырыс кына итеп югалган уру-сугу техникасын табарга кирәклеген ассызыклап хокук саклау органнарын җәлеп итәргә күрсәтмә бирде, аннан соң, шәхсән үзенә доклад ясарга кушып, угрыларга карата рәхим-шәфкатьсез кеше икәнлеген белдерде. Барып чыктык, җәмәгать, Русия премьер-министры урланган комбайннарны эзләү белән мәшгуль! Коррупция сазлыгына баткан илдә башкача булмый, күрәсең.
Авыл хуҗалыгын тернәкләндерү һәм башка өлкәләрне реформалауга юнәлдерелгән шаукымлы федераль программаларның ничек тормышка ашырылуын түбәндәгеләр яхшы күрә. Мисал өчен, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстереп, аларда азык-төлек җитештерүне арттыру ниятен күз алдында тоткан программаны алыйк. Аның кысаларында мал-туар сатып алган, каралты-кура корган крестьян халкына ярдәмгә дип федераль бюджеттан шактый гына акча җибәрелде. Нәтиҗәдә, шома һәм болай да хәлле кешеләр хуҗалыкларында «Киа» атлы таналар, «Мазда» кушаматлы чучкалар, «Хундай» исемле сыерлар, «Жигули» атлар пәйда булды, чынлап әйтсәк, йорт яны хуҗалыгына тотылырга тиешле максатчан акча башка максатка тотылып, машиналар алынды, гөрләтеп туйлар ясалды. Хайван асрап изаланучыларга бер тиен дә тимәде, ә тегеләр ялган кәгазь ясап, субсидия алып ятты. Авылда шулай кылангач, әлеге миллионнарны үз куллары аша үткәргән зуррак кешеләр, югарыдагылар күпме урлады икән, дигән сорау туа.
Шуңа күрә, теге 158 комбайнны Путин үзе эт белән чыкса да, таба алмаячак. Власть «чүмәләсенең» иң очында утыручылар түбәндә ни кылануларын күреп һәм белеп бетерә алмый, мөгаен, шул сәбәпле, «комбайн»ны түгел, акчаны эзләргә, аның кем кесәсенә керүен ачыкларга кирәклеген аңлап бетермиләр. Угры түрә урып-җыю эшләреннән бигрәк, үз кесәсен күбрәк кайгырта бит ул. Әйтик, ошбу ашлык суктыру техникасының бер данәсе 4 млн сум тора, ди. Әлеге сумманың яртысын дәүләт түли икән, 2 миллионны чәлдерү ысулы бик гади – бер комбайн урынына икене алдым, дип отчет бирергә генә кирәк. Хәзерге ришвәтчелек һәм башка вазыйфаи җинаятьләр һәм әшнәлек чәчәк аткан чорда тотылам, дип куркасы юк. Бигрәк тә, угрылар – вак крестьян-фермер хуҗалыклары түгел, ә эре инвестиция компанияләре җитәкчеләре, зур түрәләр булса.
Хөкүмәт башлыгына да комбайннар табылды, дип рапорт биргәннәрдер, дип уйларга кирәк. Күз буяу өчен бер-ике бичара фермерга карата җинаять эше дә кузгатканнардыр, бәлки. Коррупциягә каршы көрәшәбез дип, лаф орасы да бар бит әле. Угрыларның гына моңа исләре китми шул.
Ә телевизордан хөкүмәт үткәргән чараларның уңышлары турында шаулый бирәләр.
Наил ВАХИТОВ.
Югарыда шаулыйлар, ә түбәндә... ,

Комментарии