Үлгән әби фатир саткан

Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, дип дөрес әйтәләр үзе. Кайчакта дәшми калып та булмый бит. Чаллыда 2007 елның 31 августында дөнья куйган әби 2008-2009 еллар кышында гомер кичкән фатирын сату-алу килешүенә үзе имза салган ди әнә. Гәрчә, теге дөньядан кире кайткан кеше булмаса да. Икенең бере монда: я, 2007 елның 15 ноябрендә раслап мөһер сугылган үлү турындагы таныклык булуга карамастан, Галина Ивановна исән, яки теркәү палатасы дигән дәүләт хезмәтенең Чаллыдагы бүлегендә берәр төрле ялган корганнар.

Дөнья күргән, бигрәк тә әлеге оешма түрәләре белән аралашу “бәхетенә” ирешкән кешеләр, һичшиксез, теркәү палатасыннан шикләнәчәк. Ни өчен дигәндә, исән кешегә үлгән дип документлар җыю – кирәксез вә гөнаһлы гамәл. Ә менә теге оешмада исә вафат бәндәне “терелтү” берни тормый. Чөнки мондагы гозерне үтәргә әзер тылсымчылар бар.

Бу уен эш түгел, билгеле. Башта төртергә кирәк. Әлбәттә ки, үлгән кешегә төртүдән файда юк, ә менә берничә меңлек салынган конвертны төртсәң, иң үшән дә уянып һәм илһамланып китә. Ошбу “тәртип”не оперативниклар да белми түгел. Шуңа күрә мәрхүмәне шик астына алып тормастан, аны “терелтүчеләрне” дер селкетә башлыйлар. Ошбу бәндәләрне эзләп йөрисе юк. Теге килешүдәге әлеге алыш-бирештә дәүләт кешесе дә һәм, әлбәттә, фатирның яңа хуҗасы да күрсәтелгән бит.

Соңгысы итәгенә гөрләп ут капканын тиз чамалый. Үлгән кешене “терелтеп” ясалган сату-алу килешүе юкка чыгарылып, ришвәтләр биреп кулга төшерелгән торак мәйданыннан колак кагу куркынычы туу белән бергә Җинаять кодексы исе килә башлый. Чөнки аның тарафыннан да закон бозылган ич. Шул рәвешле ул барысын да бәйнә-бәйнә сөйләргә керешә. Һәм бу аны коткарып та кала. Ләкин мондый чакта берәүнең өскә калкуы икенчесенең батуын аңлата. Дәүләт теркәү хезмәтенең бүлегенең вазифаи вәкаләтләрне усал максатта файдалану турындагы маддәсе буенча эш кузгатылу шул хакта сөйли.

Аның гаебен дәлилләве әллә ни хезмәт сорамый. Бакыйлыкка күчкән кешенең паспорты да, имзасы да булмый. Әлбәттә, ул ошбу алыш-бирешне ясаганда катнаша алмый. Ә монда 1,1 миллион сум торучы күчемсез милекнең документлары кабул ителгән, экспертиза үткәрелгән һәм фатирның яңа хуҗа мөлкәтенә күчүе турында таныклык бирелгән. Болары ак кәгазьгә кара белән язылган.

Моның өстенә мөрәҗәгать итүче түрәгә өч тапкыр өчәр мең, ягъни җәмгысе 9 мең сум акча төрттем, дип бара. Мондый “хезмәт”нең бушлай күрсәтелмәве көн кебек ачык, шулай да монысын исбатлавы кыен булачак. Чөнки ришвәтче кулыннан тотып алынмаган. Шуңа күрә дә алу очрагы буенча эш кузгату кичектерелеп килә.

Фатирның “язмышы” да ачыкланмаган әле. Хуҗасы читтән, дөресрәге, гүрдән торып “кул куйган” теге килешүне суд, мөгаен, гамәлдән чыгарыр да яңадан документлар туплый башларга туры килер. Ничек кенә булмасын, теркәү палатасын әйләнеп узу мөмкинлеге юк. Димәк, анда мөрәҗәгать итмичә булмас. Ләкин бу юлы инде башка белгечкә. Чөнки 30 яшьлек теге егет вазифаларын үтәүдән читләштерелгән инде.

Чабудан тарту

Акчага корылган җәмгыятьтә эшмәкәр атлаган саен бирергә, төртергә, бүлешергә мәҗбүр. Чөнки ул күпләргә бәйле һәм аларның һәркайсы артка өстерәү генә түгел, торып баса алмаслык итеп аяк чалырга да сәләтле. Моның өчен бездә бөтен шартлар да бар. Мисалга, теге яки бу эш өчен каралган акчаның заказчыдан башкаручыга барып җиткәнче, нинди булса башка генераль подрядчы дигән оешма аркылы үткәрү “тәртибен” алырга була.

Төзелеш өлкәсендә бу элек тә бар иде. Генподрядчы үз буйсынуындагы субподряд оешмасын контрольдә тотарга, аның өчен җавап бирергә тиеш булды. Хәзер исә генподряд оешмалары җитәкчеләре еш кына үз кулларына кергән акчадан өлеш чыгару турында гына кайгырта. Ә бу инде, иң беренче чиратта, эшмәкәрләрне һәм алар яллап эшләткән кешеләрне талауга кайтып кала. Ришвәт бирүнең “откат” дип атала торган ошбу төре инде кагыйдәгә әйләнде дисәк тә була. Кайбер эшмәкәрләр аны үзләре үк тәкъдим итә. Чөнки генподрядчы буларак, башлыча, исемнәре совет заманыннан ук калган мәгълүм фирмалар чыгыш ясый һәм алардан башка эш алуы кыен. Ә инде ала калсаң, алар имзасы булмыйча, эшеңне тапшырам һәм алам димә.

Әлбәттә, генподрядчыларның башкарылган эшнең сыйфатын контрольдә тоту кебек яхшы гамәлләрен бөтенләй инкарь итеп булмастыр. Чөнки субподрядчылар арасында да “шабашник”лар очрый. Ләкин бүген суд ришвәт таләп итеп, тиешле акчаны тоткарлау очраклары турында бара. Мәсәлән, әле шушы көннәрдә генә икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары нәкъ шул сәбәпле 60 яшьлек абзыйны эләктерделәр.

…Казандагы “Копрессормаш” ачык акционерлык җәмгыяте зур суммага төзү, ремонтлау эшләре башкару өчен “Волгаэнергомонтаж” дигән мәгълүм фирма белән килешү төзи. Анысы генподрядчы буларак, әлеге эшләрне башкаруны “Сторймир” ширкәтенә йөкли. Килешү нигезендә һәм законлы рәвештә үзләштерелгән барлык сумманың 2 проценты генподрядчыда калырга тиеш. Ләкин югарыдагыларны бу канәгатьләндерми, билгеле. Эшмәкәрдән тере акча белән “откат” таләп ителә.

Быел “Сторймир” директоры эшчеләргә хезмәт хакы түли алмау сәбәпле, 1 млн 50 мең сумлык бурычны предприятие счетына күчерүне үтенә. Ләкин “Волгаэнергомонтаж”ны гамәлгә куючы абзый да “бурыч”ны искә төшерә, ягъни 300 мең сум төрткәннән соң гына кул астындагы директорына теге сумманы күчерергә әмер бирәчәген әйтә. Таләпнең үтәләчәгенә шикләнми ул. Чөнки субподрядчы аңа тулысы белән бәйле.

Моны “Строймир”дагылар да аңламый түгел. Ә менә эшче халыкны ошбу мәсьәлә кызыксындырмый. Эшләткәнсең икән – акчасын түлә! Эшмәкәр алар зарын да аңлый һәм, ниһаять, теге теңкәгә тигән “учредитель” белән исәп-хисапны өзәргә була. 300 мең тәңкәне аның Восстание урамындагы йорты янында төртәләр. Акчалар алдан ук тамгалап куелганга, ошбу төртү абзыйны төртеп егуга тиң була.

Эшмәкәрнең кесәсенә кереп, чабуыннан артка тартуны аңлатучы ошбу “тәртип” 2006 елдан бирле дәвам иткән дигән шик тә бар. Оперативниклар хәзер шушы мәгълүматны тикшерә.

Канга батышлы табыш

АЗС операторы төн уртасы якынлашканда тиз генә тышка чыгып керергә була. Кышкы киемнәрен дә элеп тормыйча будкадан чыгып, койма буендагы тактадан корылган бәдрәфкә таба җилдерә. Ишекне ачып җибәргәч үк андагы кара шәүләне күреп, “аһ” итәргә дә өлгерми, башына авыр әйбер белән сугудан аңын җуеп йөзтүбән каплана.

Битлекле бәндәгә һушсыз яткан хатыннан ачкычларны алып, станцияне иркенләп таларга мөмкинлек туа. Түбән Мактама бистәсендәге тыныч урында урнашканга күрә, төнлә белән бу тирәдә машиналар бик сирәк йөри. Ләкин явыз угрыга операторның каршылык күрсәтеп, тавыш чыгара алмас хәлдә булуы гына аз була. Ул аны тимер таягы белән җан әсәре калмаганчы дөмбәсли, кан әллә кайларга чәчри, ул үзе дә, бигрәк тә перчаткалы куллары буялып бетә. Шуннан соң гына ачкычларны алып, будкага таба юнәлә.

…Бичара ханымның коточкыч хәлгә китерелгән гәүдәсен бары тик иртә белән генә узгынчы шофер күреп ала. Милициягә хәбәр 6 сәгать 55 минутта килеп ирешә.

Әлмәт эчке эшләр идарәсе Мактама бүлеге оперативниклары, иң беренче чиратта, төнлә белән кием-салымы канга буялган адәмне, дөресрәге, аны күргән кешеләрне эзләргә карар кыла. Чөнки җинаять урынын карагач ук, һөҗүм итүченең канга манчылган булуы шик уятмый. Ул кагылган, йөргән һәр җирдә – ишек, идән, өстәл, касса аппараты, җыелган акча саклана торган тумбочка, видеокүзәтү җайланмасы һәм башка урыннар кып-кызыл була. Әйтерсең угры махсус рәвештә буяп йөргән. Әлбәттә, керем юкка чыккан. Ул гына түгел, видеокүзәтүдәге язмалы диск алынган икәнлеге мәгълүм була.

Оператив чаралар бер атнага якын нәтиҗә бирми. Хәвефле төндә әлеге “заправкада” бензин салган шоферлар, шул тирәдә булган кешеләр, такси йөртүчеләр, наркоманнар арасында гаять зур эш башкарыла.

Кыргыйларча җан кыюга наркотик кулланучылар хирыс. Шуңа күрә аларга аерым игътибар бирелә. Ләкин монда да эләктереп алырдай мәгълүмат табылмый. Соңрак үтерүченең, чынлап та, энәдә утыручы икәне мәгълүм булыр. Беркайда да исәптә тормаган, шул сәбәпле күз уңына да эләкмәгән икән ул.

Аның каравы, ул башка җирдә эз калдыра. Шикле бәндәнең караңгы төстәге таксига утырып киткәнен күргән кеше ачыклана. Машинаның бишенче, җиденче модель “Жигули” булырга тиешлеген әйтеп, ул эшне тагын да җиңеләйтә. Шул көнне үк такси йөртүчене эзләп табалар. Анысы теге бәндәне кайларга алып баруын сөйләп бирә. Инде өч тапкыр хөкем ителеп өлгергән 1974 елгы ир-атның акрынлап эзенә төшеп кулга алалар.

Бәйләнгән башлыктан эшләнгән битлек һәм тимер таяк алып, наркоман “авто-№1” станциясенә таба төнге сәгать 10нар тирәсендә кузгала. Барып җиткәч, безгә билгеле урынга яшеренә. Сәгать ярым чамасы көткәч, ярыктан оператор хатынның якынлашуы абайлана. Бичара ханым үлеменә таба атлый… Калганы безгә мәгълүм инде.

Әйтүенә караганда, өстәл тартмасында бандит 30 мең сум акча таба. Видеокүзәтүнең теркәү җайланмасын ташландык бакчага ыргыта. Өенә кайткач, киемнәрен алыштыра, канга буялган куртка, чалбар, перчаткаларын такси белән шәһәр читенә чыгып яндыра, шунда ук язмалы дискны юк итә.

Хәзер бу бәндәнең Әлмәттә теркәлгән башка һөҗүмле талауларга да катнашы булу-булмау мәсьәләсе тикшерелә. Шәһәр эчке эшләр идарәсе көнкүреш уңайлыклары булмаган, сакчы куелмаган мондый кечкенә АЗС хуҗаларын электән кисәтеп килә. Эшмәкәр халкы, акча түлисе килмичә, аларга колак салмый. Кеше гомерен бернинди акча белән дә бәяләп бетереп булмый югыйсә. Әлеге фаҗигадән гыйбрәт алырлар, бәлки.

Наил ВАХИТОВ.

-Чаллы-Әлмәт-.

Комментарии