Бәлештән өлеш

Соңгы елларда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча максатчан федераль программа тормышка ашырыла. Ошбу күләмле эшләрне башкару өчен күп кенә акча да җибәрелә. Һәм, әлбәттә ки, бәлештән өлеш чыгаручылар да пәйда була. Шул рәвешле түбә ябу, су, канализация торбаларын алыштыру кебек эшләргә дигән акча аерым кешеләр кесәсенә керә. Башкарылганны арттырып күрсәтү, хәтта бер үк йортны ике тапкыр “ремонтлау”, ягъни бер тапкыр эшләп, икеләтә акча алу очракларына чаклы була. Билгеле ки, , аның откат дигән төре киң җәелә.

Бу җәһәттән Яңа Савин районындагы “Мечта” дигән торак хуҗалары ширкәте (ТСЖ) рәисе мисалына тукталасы килә. Угры булса да, өлкән яшьтәге ир-атның исемен атамыйк. Коммуналь хуҗалыктагы ошбу халык хезмәтчесе быел 2 гыйнварда 71 яшен тутыра бит. Бары тик шул сәбәпле хезмәткәрләре аны сак астына алырга дигән үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәргә яхшысынмыйлар.

Узган ел “Мечта” рәисе Казанның Ямашев урамындагы үзе яши торган 54нче йортны, бик тузган булмаса да, федераль программа нигезендә ремонтланырга тиешлеләр исемлегенә кертә. Апрель аенда генераль подрядчы “Татстрой” җәмгыяте белән килешү төзи. Соңгысы субподрядчы, ягъни эшләүче оешма итеп “Регион-Строй” фирмасын сайлый. Ремонт бәясе 35,8 млн сум дип билгеләнә.

ТСЖ җитәкчесе өчен иң мөһиме – аны кабул итү комиссиясе рәисе итеп куялар. Бу инде аңа теге 36 млнга якын торучы бәлештән бер калҗа кисеп алу мөмкинлеге бирә. Әгәр ул актка кул куймаса, “Регионстрой”ның эшләгән хакы түләнмәячәк бит. Ул бу хакта төзүче фирма җитәкчеләренә искәртә килә, алданрак килешүдә күрсәтелгән сумманың 5%ын таләп итә. Соңрак бәя шактый төшерелә һәм 1млн 50 мең сум итеп билгеләнә.

Төзүчеләр коммуналь хезмәт вәкиленең теләсә нинди вакытта көпчәккә күсәк тыгу мөмкинлеген аңламый түгел. Эшне этаплап тапшырганда аңа 150 мең сумны төртәләр. Ләкин акчаның калганын түләү озакка сузыла. Декабрьдә рәиснең түземлеге төкәнә һәм ул җавап чарасы күрә – “Татстрой” һәм шәһәр башкарма комитетына “Регион-Строй” ремонтлана торган йортның җылылыкны җайга салу җайланмасын сүтеп, ул җитәкли торган “Мечта”га зыян салган дип хат җибәрә. Бу субподряд оешмасын бугазлап алуга тиң була. Чөнки генераль подрядчы аңа акча күчерми башлый.

Бу чара “Регион-Строй” җитәкчеләренә тәэсир итмичә калмый. Чираттагы очрашу вакытында рәис директор урынбасарына 900 мең сум бирәчәк турында исенә төшерә. Бары тик шуннан соң гына җитешсезлекләрнең бетерелүе турында “Татстрой”га икенче хат юллаячагын белдерә.

Ниһаять, 29 декабрьдә фирма директоры урынбасары кесәсенә 900 меңне салып, ТСЖга килә. Рәиснең эш кабинетында алыш-биреш ясала. Откат аның сул күкрәк кесәсенә шуу белән, бүлмәдә ят егетләр пәйда була. Төргәкне өстәлгә чыгарып салырга туры килә.

Абзый үзенең бик ныклап килеп капканын тиз аңлап ала. Төзүчеләр эшләмичә ашарга өйрәнгән комсыз коммунальщикны акылга утыртырга була һәм максатларына ирешәләр. Барысы да бишәр меңлекләрдән торган төргәктәге акчаларның номерлары язып алынган, оперативниклар видеокамера да алып килгән булып чыга.

Рәис алданрак биргән 150 меңне дә кушкач, 1 млн 50 мең сум күләмендә ришвәт алуын танып, “явка с повинной” дигән күрсәтмә яза. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының “Ришвәт алу” дигән маддәсе буенча эш кузгатыла.

Кача-поса карта сугу

Комарлы уеннар тыелды. Казинолар артыннан моңа кадәр спорт төре дип исәпләнгән покер да азартлылар рәтенә кертелеп, күп кенә бәхәсләр дә китереп чыгарды. Чыннан да, ошбу катлаулы карта уены казино рулеткасын әйләндереп отыш көтеп тору гына түгел. Яхшы хәтер дә, көчле уйлау-фикерләү сәләте, осталык, күнекмәләр дә кирәк монда. Бу яктан караганда ул шахмат уены кебек. Узган ел Русиядә покер буенча халыкара турнир үткәрергә дә планлаштырылган була.

Һәр комарлы уен кебек покер да кешене үз сазлыгына суырып алып, актык тиененә кадәр чистартырга мөмкин. Ә менә аны оештыручылар беркайчан да оттырмый. Зур күләмдә акча оттыргач, моны ике оператив хезмәткәр дә аңлый.

Эш шунда ки, милициянең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казандагы университет урамындагы ресторан бинасында яшерен покер-казино эшләвен белеп алалар да теге оперативникларны әлеге уенның серләре, алымнары, хәйләләренә “белгечләр” ярдәме белән өйрәтергә керешәләр. Аз-маз уйнаган егетләр булып чыгалар, ахры, тиздән ярыйсы гына шомара болар. Шуннан соң, номерлары язып алынган биниһая күп акча биреп, теге бинага озаталар.

Алынган мәгълүмат хак булып чыга. Йортның өченче катында заманча ике уен залы эшли. Аларның берсе – 4 уен өстәле урнашканы гомуми файдалану өчен билгеләнгән. Уенны оештыручы монда керемне сатылган фишкалар бәясеннән процентлар рәвешендә ала. Ике өстәлле VIP-залда хуҗа клиент оттырган акчаны бөтенләй үзенә калдырып, файда күрә икән.

Теге егетләр соңгысын сайлыйлар, ягъни 278 мең сумлык фишкалар алып, “Техасский холдем” дигән покер уйнарга керешәләр һәм күп тә үтми, әлеге сумманы казино файдасына оттырып та куялар. Залдагы хезмәткәрләрнең йөзе яктыра. Оперлар үзләренең кем икәнлеген әйткәч һәм аларның әлеге уены оператив эксперимент яисә контроль сатып алу дигән чара икәнлеген белдергәч, шатлык хисләре юк була.

Теге тамгалы акчаларны алып әлеге оператив чараны документлаштырганнан соң да Карат атлы ошбу покер-казиноның хуҗасын ачыклау өчен күп тырышырга туры килә әле. Чөнки яшертен уенханә конспирациянең бар шартларын үтәп оештырылган.

Әлеге гамәл РФ Җинаять кодексының “Законсыз эшмәкәрлек” дигән 171нче маддәсе кысаларына эләгә үзе. Ләкин комарлы уеннарны оештыручыларны ул гына өркетми. Чөнки монда зур акчалар әйләнә. Суд булган очракта да тыелган кәсеп ияләре штраф белән котыла. Димәк ки, тәвәккәлләүдән мәгънә һәм файда бар дигән сүз. Кача-поса булса да уен салоннары хуҗаларын баетырга теләүчеләр дә күп бит…

Урман шаулап үсә

Халык авыз иҗатында карурманнар зур урын тота. Җырлары да, әйтемнәре дә, башкасы да җитәрлек ягъни. Әлбәттә, урманчылар да читтә калмый. Мисалга “лесниктан курыккан урманга бармаган” дигән әйтем яисә “Урман шаулап үсә, лесник сатып эчә, ботаклары кала тырпаеп”, дигән җырны алырга була.

Әгерҗе урман хуҗалыгында мастер, урман хуҗалыгы инспекторы дигән вазифаларны башкаручы Фәрит Закиров утын чәлдереп, салып йөрүчеләрдән түгел үзе. Ләкин шулкадәрле мәртәбәле урын биләп тә, үз җаен карамыйча да йөрми. Узган ел 55 куб.метр ылыслы агач кистереп сатарга рөхсәт итүче документ бирелгәч тә авыз ачып утырмый ул. Бүре белән урманчыдан шүрләмичә агачлар арасына кереп йөргән кешеләр яхшы белә – аударылырга тиешле кәүсәгә кләймә сугыла. Һәм бу үтә җаваплы эш Ф.Закиров кебек белемле вә вәкаләтле иптәшләргә генә тапшырыла. Әгәр ошбу хокукны теләсә кемгә бирсәң, гаскәр кебек чыршы-наратның, теге җырда әйтелгәнчә, ботаклары гына тырпаеп калырга мөмкин бит. Ә мастер исә, үзе үк инспектор да булгач, чаманы белеп кәсеп итә, ягъни шаулап торган урманга әллә каян сизелерлек зыян ясамый. Хәер, ясаса да, югарыдан килеп тырпаеп калган төпләрне санап йөрмәячәкләрен яхшы белә. Шуңа күрә кләймәле агачлар санын аз-маз арттырып җибәрә. Бензин пычкылары булган өч ир-атны яллап, 7 ордерда күрсәтелгән 88нче кварталда 55 урынына 65 куб.метр агачны хәзерләп тә куя. Ошбу байлыкны акчага әйләндерәсе генә кала.

Хәзерге заманда агач материалларына сорау зур. Шуңа күрә, сатып алучыларга кытлык юк. Бура бурау, такта белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр дә бар. Үзләре йорт, каралты-кура төзеп мәшәкатьләнүчеләр дә җитәрлек. Шул рәвешле теге документ нигезендә сөңге кебек чыршы, нарат бүрәнәләр дә озатыла башлый. Эшләр шулай җайлы гына барганда аяз көнне яшен суга – 100 мең сумга агач алган кеше Әгерҗе эчке эшләр бүлеге оперативнигы булып чыга. Ул биргән акчалар тамгалы, әлеге алыш-биреш оператив эксперимент дип атала икән. Ф.Закиров үзе кистергән агач төбенә утыртыла.

Эш зурга китеп, тикшерү эшләре башлана. Урман инспекторы теге ордер нигезендә 150 мең сумлык бүрәнә сатуын танырга мәҗбүр була. Ләкин җинаять эше бу факт буенча түгел, бары тик ун куб.метр артык агач кисеп саткан өчен кузгатыла. Үсеп торган агачны законсыз рәвештә юк иткән очракта китерелгән зыян күп тапкыр арттырып санала. Һәм дәүләт урман фондына 123 мең 990 сум зарар салынган дип табыла.

Карурманга кереп адашкан кеше кебек Ф.Закировның хәле дә бик мөшкелләнә. Ләкин баш очында куерган болытлар акрынлап тарала башлый. Чөнки Әгерҗе урман хуҗалыгында өлкән яшьтәге урманчыны коткару өчен барысын да эшлиләр. Ягъни Фәрит әфәндене китерелгән матди зыянны каплагач, район судына аңа дәгъвалары булмавы турында рәсми кәгазь җибәрәләр. Күп еллар эшләү дәверендә дәүләт урман фондын төрле-төрле угрылардан саклауга керткән зур өлеше бәйнә-бәйнә тасвирланган характеристиканы да укыгач, судьяның да җаны эри булса кирәк. Кыскасы, “якларның килешүе сәбәпле”, дигән билгеләмә белән Ф.Закировка карата җинаять эзәрлекләве туктатыла.

Милиция хезмәткәрләре әйтүенә караганда, ул әле хәзер дә урманчылыкта эшли икән. Кләймәсе дә кесәсендә микән? Әгәр шулай икән, агач материаллары кирәк булганда урманнарга керсәң, буш чыкмыйсың инде.

Ак халатта майлы тап

Поликлиникада майлап җибәргәнне яратуларын белмәгән кеше юктыр. Әйтик, акча түләп медицина белешмәсенә ия булырга яисә “больничный” дип йөртелә торган эштән азат итүче документ сатып алырга мөмкин. Бу хакта язганыбыз да бар. (“Кычулы чумара”, 19 август, №33). “Чирле” халыкка мондый заманча хезмәт күрсәтүнең бәһасе, күп дигәндә, 1-2 мең сум, хәтта аннан да арзанрак тора икән.

Узган ел 23 декабрьдә районының үзәк больницасының баш урынбасарына бер ханым мөһерле кәгазь кисәге өчен күз күрмәгән күләмдә – 30 мең сум акча биреп чыгып китә. “Такса”ның күп тапкырлар арттырылуын күреп хәйран калса да, чумарадан баш тартырга үзендә көч таба алмый. Бөтен районга мәгълүм абруйлы шәхеснең хур булуына шул сәбәп була да инде.

…Ул көнне аның янына төзелеш белән шөгыльләнүче ханым кереп, гозерен сөйләп бирә. Заказчылар башкарылган эш өчен акча түләмиләр икән. Суд аркылы алмакчы булса да, срогы чыккан дип гаризасын кабул итмәгәннәр. Әгәр авырып ятуы турында белешмәсе булса, бу сәбәп игътибарга алынып, дәгъваны суд караячак, ди.

Табиб аның хәленә керә. Ләкин стационар бүлекчәдә ятты, дигән белешмә бирүдән баш тарта. Чөнки моны тикшерүчеләр бик тиз казып чыгара ала. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә мөрәҗәгать итте дигән ялган белешмә сырлап тоттыра. Инде әйтелгәнчә, ханым “рәхмәтне” бик мулдан ирештерә.

Урынбасарны майлау эзсез узмый. Биектау милициясе оперативниклары килеп кереп, ришвәт алу очрагын документлаштырып куялар. Бу инде ак халат таплану гына түгел, 45 яшьлек ир-атның бөтенләй пычрануын аңлата.

Сәхифәне Наил ВАХИТОВ әзерләде.

Комментарии