Кайгыртучанлык

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәяләре артты. Бер карасаң, күпкә дә түгел, бары 1-3 сумга гына. Ләкин тиенен дә санап тотучы ярлы халык өчен бусы да сизеләчәк. 18 сумлык билет алып эшкә барып кайту өчен генә дә 22-23 көнгә 800 сум тирәсе җыела. Ике транспортка утырырга туры килсә һәм гаиләдә ике-өч кеше җәмәгать транспортыннан файдаланса, казнасына килгән чыгымның шактый саллы булуы аңлашылмый калмас.

Властьтагылар моны ягулык-майлау материаллары, электр энергиясе кыйммәтләнү һәм башка чыгымнар арту белән аңлата. Чыгымнар артмый хәле юк. Өч-дүрт ел элек кенә алынып, яраксызга әйләнеп баручы кызыл автобусларны ремонтлап маршрутка чыгару гына да күпме акча сорый торгандыр. Ә менә белән арасында ерак 1992 елда Төркиядән кайткан “Мерседес”лар әле армый-талмый, ягъни юлда ватылып калмыйча гына әле дә бик шәп җилдерә. Бу җәһәттән, бер акыл иясе әйткән фикер искә төшә. “Арзанлы әйбер алыр өчен, мин бик бай түгел шул”, – дигән, ди, ул. Ягъни мәсәлән, сыйфатсыз товарга, ул бик тиз яраксыз хәлгә килгәч, чыгарып ташлап, яңаны алырлык байлыгың булганда гына кызыгырга киңәш иткән. Ә безнең таралып баручы Кытай автобусларын яңага алыштырырлык хәлебез юк. Чөнки без ярлы, юкса билет бәяләрен арттырмас идек.

Шул автобусларда тыгылышып эшкә йөрүче “түбән катлам” ярлылыкның урлаулар биниһая күп булу аркасында икәнен дә чамаламый түгелдер. Чөнки түрәләр, әйтик, исемнәрендә “дәүләт”, “муниципаль”, “унитар” дигән сүзләр кушылган предприятие директорларының ничек яшәвен күрә һәм хезмәт хакына шул рәвешле балда-майда йөзеп булмавын белә.

Шагыйрь әйткән, ди, халык зирәк ул. Шуңа күрә дә катлап-катлап салынган хан сарайларын торгызырга төзү материалларының, газ, электр, су үткәрү җиһазларының кайдан килүен, ошбу шәхси төзелешләрдә эшләүче техника, транспорт һәм, әлбәттә, кешеләрнең дә предприятие хисабыннан икәнен аңлый. Мәгәр “МУП”, “ГУП”лар гына түгел, шәһәр хуҗалыгының әлеге тармагы, гомумән, чыгымлы икән, җитәкчеләр дә шул тикле керемле булмаска тиеш дип саный. Мәгълүм булганча, халык әйтсә, хак әйтә, урлыйлар, ди икән, чыннан да, урлыйлар, димәк. Бу хакта һәркайда, шул исәптән, кызыл автобусларда да сөйлиләр. Ләкин түрәләр ишетми, чөнки алар 18 сум түләп йөрми, “иномарка”ларда чаба. Ни хикмәт, ПАТПлар ярлы булса да, начальникларга безнең “Волга” ярамый, 1-2 млн сум торучы “Вольво” кирәк. Ул гына да түгел, хатыннарын базарга, балаларын мәктәпкә дә хөкүмәт машиналары ташый. Бу кадәресе сукыр күзгә дә күренә.

Шуңа күрә һәм башка вәкаләтле органнар кая карый дигән сорау өскә калкып чыга. Ләкин пассажирлар да замана балалары, һәм директор, урынбасар ише ошбу түрәләрне якаларыннан алып булмавын яхшы аңлый. Тикшерә башласаң, әлеге “халык хезмәтчесе”нең чып-чын пролетарий, ягъни өч бүлмәле фатирның бер почмагыннан башка өч тиенлек мөлкәте дә булмаган ярлы ябагай икәне ачыкланачак. Чөнки “усал күзләр” күргән коттеджлар, машина, көймә ише күчемсез һәм күчемле мөлкәт бөтенләй башка кеше исемендә булып чыгар.

Аннан кала, әлеге начальниклар арасында төрле дәрәҗәдәге Совет вә Дума депутатлары да күп бит әле. Депутат статусына ия булган кешеләрне закон аерата саклый. Ничек сакламасын, ди?! Халык, шул исәптән, пассажирлар ышанычын яулап сайланган кешеләр бит алар. Димәк, халык мәнфәгатен кайгыртасылары бар…

Мәсәлән, автобус билеты бәясен 25 сумга җиткерергә тәкъдим иткән булганнар, ди.

Тиздән коммуналь хезмәт тарифларын да караячаклар икән. Газ, энергетика, водоканал ише оешма җитәкчеләре һәм коммунальщик түрәләр, халыкка кулай куям дип, үзләренә зыян салып ташламаса ярый инде…

Кайгыртучанлык ягыннан алар да транспортчылардан калышмый бит.

Әлбәттә, сүз шәхси кесәләрне кайгырту һәм кесә калынайту турында бара.

Н.ВАГЫЙЗОВ

Түрәгә закон юк

Күп кенә сәясәтчеләр Русиядә коррупция катастрофа дәрәҗәсенә күтәрелде дип саный. Чөнки дәүләт, хөкүмәт планлаштырган һәм финанслаган чаралар шул зәхмәт аркасында нәтиҗә бирми. Без моны үзебез дә күрәбез. Авыл һәм авыл хуҗалыгын үстерү, мәгариф, сәламәтлек саклау системасын яхшырту кебек федераль программаларга дигән акчаның зур өлеше төпсез мичкәгә салган кебек юкка чыкты, шуңа күрә сизелерлек алга китеш тә булмады. Хәзер яңа инновацияләр кертү, модернизация үткәрү, дип акча түгә башладылар. Олимпия уеннары, футбол буенча дөнья беренчелеге, Универсиада кебек чараларга киткән чыгымнарның бермә-бер артык булуы да мәгълүм.

Күптән түгел дәүләт сатып алулары (гос.закупки) барышында 1 триллион сум акчаның урлау, ришвәт, “откат” рәвешендә сулга китүен таныды, чираттагы тапкыр ошбу золымга каршы көрәшергә чакырды. Шул ук вакытта икътисадый җинаятьләр өчен җаваплылыкны җиңеләйтүгә юнәлдерелгән законнар чыга тора, чөнки явызлыкны явызлык белән, ягъни җәзаны кырысландырып җиңеп булмый дигән фикер өстенлек итә. Моның ришвәтчелек тегермәненә су кою һәм шул ук угры түрәләр өчен кулай икәнен танымыйча булмый.

Соңгы вакытта вак ришвәтләр өчен зур күләмдә штраф салу белән чикләнү турында күп сөйлиләр. Әйтик, 5 мең “керем” өчен 200 мең “чыгым” белән өркетмәкчеләр. Нәкъ комарлы уеннардагы кебек килеп чыга – я отасың, я оттырасың. Ләкин адәм баласы гел яхшыга исәп итә бит ул, оттыру турында уйламыйча, алуын дәвам иттерәчәк. Бигрәк тә төрмә шәүләсе өркетеп тормагач һәм эләгү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә булгач.

Шуңа күрә закон йомшарту турында уйларга да ярамый. ДАИ штрафларын арттыру ничек кенә популяр түгел, әмма моның аварияләр кимүгә этәрүен берничек тә инкарь итеп булмый. Яисә икенче мисал. Үзбәкстанда чит кеше машинасын алып киткән өчен, 15 ел колония бирә башлагач, бу төр җинаятьләр бөтенләй диярлек беткән. Ә бездә шартлы срок алу, кай-ара бөтенләй җәзасыз калу өчен угрының биниһая күп мөмкинлекләре бар. Шуңа күрә “алдынгы” урында торабыз.

Ә ришвәтчелеккә килсәк, Кытай мисалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда 5 процент “откат” алган түрәгә 5 ел төрмә бирәләр, ди. Әгәр ришвәтнең күләме 15 процентка җитсә, срок та 15 ел тәшкил итә. Анда ата карак түрәләрне мәйданга алып чыгып, атып үтерү кебек чаралар да кулланыла икән. Шуңа күрә андагы һәм бездән ришвәтчелекне чагыштырырлык та түгел. Кытай дөньяның иң куәтле илләре рәтенә күтәрелде, ә без, демократия турында сафсата куертып, хәерчелек сазлыгыннан чыга алмыйбыз.

Әлбәттә, Кытай законнарын безгә дә кертергә дигән сүз түгел. Булганнарын эшләтергә кирәк. Коррупциягә каршы көрәш ачабыз дип шаукым күтәргәнгә дә 2,5 ел вакыт узды инде. Сөйләнү-телләнүдән уза алганыбыз юк. Мәскәүдә “откат”ның күләме кайбер очракларда 80 процентка җитә икән. Бу бит казна акчасының биштән бер өлеше генә тиешле максатта файдаланыла, калганы аерым түрәләр кесәсенә керә дигән сүз.

Казна талау очракларына колхозныкы жәл түгел, дип кул селтәргә ярамый, билгеле. Бүген бу гади халыкның тормыш дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясаучы зур проблема. РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы томограф кебек диагностика аппаратларын базар бәясеннән 3-4 тапкыр кыйммәткәрәк алган икән, халыкка медицина хезмәте күрсәтергә дигән акча кемнәрдер кесәсен калынайткан дигән сүз. РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгына алтын йөгертелгән унитазларга заказ бирүчеләр янгын һәм башка шундый бәла-казаларга каршы көрәшне көчәйтү турында кайгыртмагандыр. Мәскәү Шәһәр Думасы депутатлары өчен һәрберсе 12 мең сум торучы көндәлек блокнотлар алдырган исә моның ике-өч карт-карчыкның бер айлык пенсиясе икәнен уйлап та карамагандыр. Ник уйласыннар, ди, ник кайгыртсыннар, ди? Алар өчен бәя аермасын эләктереп калу хәерлерәк бит.

Түрәләрнең эресе дә, вагы да, иң әүвәл, үз җаен карый. халкының кытлык-мохтаҗлыктан иза чигүенең төп сәбәбе шундадыр, мөгаен.

Наил ВАХИТОВ

Намусы кузгалган түрә

(фельетон)

Нык яратам һөнәремне – токарь эшен.

Аяз көнне гүя кинәт сукты яшен.

Җиткерделәр “Кыскартылдың” дигән хәбәр,

Ипле ага иде тормыш моңа кадәр.

Эш эзлимен: анда чабам, монда чабам,

Дөньясыннан гарык булып туйдым тәмам.

Һәркөн иртән колак итен хатын ашый,

Бер хаксызга әллә ниткән гаеп ташлый…

“Зур разрядлы токарь кирәк бик ашыгыч”,

Шушы игъланда зур өмет, бар ышаныч.

Эш хаклары утыз меңгә җитәчәк, ди,

Бу һөнәргә уңыш-байлык иңәчәк, ди.

Кердем монда. Өч ай вакыт китте узып,

Дөрләп янган өметләрем китте тузгып.

Эшләсәм дә станокта баш күтәрми,

Игъландагы вәгъдәләр ник үтәлми?

Санарга өйрәндек күптән һәр тиенне,

Шефка киттем өзәргә дип бу төенне.

“Фәлән Фәләнеч, – дим. – Сорарга бардым хакым,

Нигә алай җәберлисез эшче хакын?

Түләмичә эшләтүнең бу ысулын,

Ничек уйлап тапмак кирәк? – Хет асылын!

Күпме товар чыга фирма капкасыннан,

Чишелми торган сер монда ята сыман.

Ул товарны “КамАЗ”лар гел ташып тора,

Кергән акча әллә җилгә очып тора?”

“Иптәш, – ди бу.– Сорауларың бик урынлы,

Яшермичә сөйлим сиңа барын туры.

Төзедем мин коттеджлар бер-бер артлы,

Җиһазлары Аурупадан, бар да затлы.

Үзем, улым, кызым булдык ташпулатлы,

Әби-бабайга да өлеш – йорт дүрт катлы.

Бассейнлы бер сауна куйдым корып,

Ятам анда кәеф-сафа бик еш корып.

Гүзәл кызлар саунага чакыргалыйм,

Бар дөньяның тәмен димен, татып калыйм.

Иномарка машиналар алдым күпләп,

Һәр туганга бүләк иттем берәмтекләп.

Булган булсын дип юнәттем бер боралак,

Охшамаган ягы шунда: тына колак.

Боралакка очучы да куйдым яллап,

Очып кайтам кирәк җиргә барын җайлап.

Ия булдым тыюлыкка ун гектарлап,

Һәр ял көне йөрим анда кош-корт аулап.

Чит илләрдә укып кайтты балаларым,

Ел саен Канарга бара аналары…

Белдең инде, кая китте безнең табыш,

Картам ачык – сиңа хәзер бар да таныш”.

“Нигә кирәк, – дим. Ул кадәр сиңа байлык?

Хезмәт хакын түлисең берничә айлык.

Боралагың, машинасын – барысын сат,

Халык мәнфәгате булсын синең максат.

Ташпулаттан күч гади фатирга,

Булышлык ит ятимнәргә, фәкыйрьләргә”.

“Рәхмәт, ди шеф. – Миңа ошый синең фикер,

Синең башың пәйгамбәрнекенә тиңдер.

Бер атнадан чыгам мин эшне майтарып,

Бирермен күк бурычымны кайтарып”.

***

Җитәкчеләр күбрәк килсә шулай өнгә,

Күп эшчеләр калмас иде бу көнгә.

Фоат ХӘСӘНОВ.

Чистай шәһәре.

Комментарии