- 25.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №46 (23 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Сөйгән ярлар өчен атышу, пычакка пычак килү, йодрык сугышлары элек-электән булган. Узган заманнарның иң күренекле әдәби, драма әсәрләренең «мәхәббәт өчпочмагы», җавапсыз гыйшык аркасында килеп чыккан аяныч хәлләр, фаҗигале язмышлар булуы да раслый моны. Хәзерге озын-озак сериаллар хакында әйткән дә юк. Ләкин бүгенге тормыш-яшәеш кино түгел. Эчкечелек, эшсезлек чорында сөю ялкыныннан бигрәк, хәмер парлары мәгънәсез канкоешлар китереп чыгара.
…Шушы көннәрдә Буа егете Рәшит Вахитов төбәк-колониядән срогын тутырып кайтырга тиеш. 46 яшьлек ир-атның бу беренче утыруы гына түгел. 2009 елда милиция хезмәткәре белән ызгыш китереп чыгарып, хөкемгә тартыла ул. Узган гасырның 90 еллар азагында, Түбән Камадагы 4нче төзәтү колониясендә берничә ел лаеш шулпасы чөмерә. Иректән мәхрүм итү урыннарында эчкечелектән мәҗбүри дәвалану узган. Наркологта исәптә тора. 2010 елда үткәрелгән психиатрик-суд экспертизасы аны алкогольгә уртача дәрәҗәдә бәйле, шул сәбәпле, шәхес буларак тупас, тотрыксыз, ләкин үз гамәлләрен контрольдә тотарлык, дип тапкан.
Шулай да тәмам сәрхүшлекккә чыккан адәм түгел ул. Тикшерү материалларында соңгы эшендә яхшы, яшәү урынында канәгатьләнерлек дигән бәяләмә бирүләре турында әйтелә. Төс-кыяфәте дә ярыйсы гына, димәк ки, үзенә пар тапмаслык түгел. Әйтик, 2006 елда Тәтеш кызы Лариса белән танышып китә. Шушы шәһәрдә яши торган, Түбән Камада бергә утырган дусты Валерий Хатямов янына барганда очрата ул аны. Икесе дә яшь җилкенчәк булмаганга, озын-озакка сузмыйча, Буада бергә яши башлыйлар. Уртаклыклары да бар: никахлашмаган хәләл җефете дә стаканны читкә этәрүчеләр рәтеннән түгел: шулай итеп, гаиләдә чөкердәшеп чәй эчүгә караганда, хәмер чөмерүләр ешрак була. Шул сәбәпле, ызгыш-талашлар да килеп чыга. Ләкин эш зурга китми – бер юрган астына кереп тән тәнгә тигәч, мөнәсәбәтләр җылына тагы үзе.
Шул рәвешле, әрләшү-татулашулар белән дүрт ел вакыт үтеп тә китә. Бары тик 2010 ел җәендә рәсмиләштерелгән никах таркала. Рәшит төп сәбәп итеп холыксызланышуларны түгел, ә бәлки хатынының ят ирләр белән чуалуын әйтә. Чыннан да, юртак ат кебек уйнаклап торган яшь ханым бер ир күзенә генә карап торучыларга охшамаган. Өйгә соңарып та, салып та кайта. Буа зур кала түгел, сүзләр ир кешегә дә барып ирешми калмый. Рәшит тагын өлкән яшьтәге әнисе белән генә яши башлый. Ә Лариса югалып калмый. Июль азагында Рәшит белән арасын өзсә, үзенең әйтүенә караганда, 1 июльдә Евгений Сергейчев белән очраша башлый. Моны бергә яши башлый дип аңларга кирәк. Ләкин «гулящая» 36 яшьлек бу ир белән генә канәгатьләнергә җыенмый булса кирәк. Рәшитнең әйтүенә караганда, үзенең машиналы, акчалы ир «табуы», аның яшертен генә очрашырга риза икәнен белдерә Лариса. Шулай булганга охшаган да. Тикшерү материалларында аерылышкан парның 18 июль көнне Тәтештә бергә булуы әйтелә.
Тәтешкә килгәч, төрмәдәш дусты В. Хатямовны күрми китми Рәшит. Кичке сәгать 10да килеп керә ул аның янына һәм үзенә кунакка чакыра. Төн уртасы җиткәндә, өчәүләп (Хатямовның бергә яшәгән хатыны Светлана белән) Буага килеп төшәләр. Ике көн хәмер белән сыйланып, серләшеп үтеп китә.
Рәшит Лариса белән мөнәсәбәтләрен яшермичә сөйли. Кызганычка, шул көнне Р.Вахитов күрше фатирда яшәүче дус кызы яныннан чыгып килүче Ларисаны очрата һәм күрешеп «күңел ачып» алу турында сүз ката. Тегесе өздереп кенә әйтмичә, ләкин өметләндереп китеп бара.
Хатын тәгаен генә вәгъдә итә дә алмый. Чөнки, ни дисәң дә, инде 20 көн ир хатыны бит. Тиздән үзенә дә Евгений шалтыратып бер шәхси йортка чакыра. Әлеге дә баягы, анда да хәмерле мәҗлескә җыйналганнар икән. Ул килеп кергәндә хуҗабикә белән өч ир-ат салып утыралар, кушылып китеп, компанияне җанландырып җибәрәсе генә кала. Менә шулай шәпләп кенә кәеф-сафа корып утырганда Ларисаның кесә телефоны шалтырый – Рәшит сөяркәсен эзли. Гөнаһ шомлыгына каршы, аңа Евгений җавап бирә. Әлбәттә, элеккеге һәм бүгенге ирләр арасында сөйләшү дустанә рухта бармый. Бер-берсенә янаулы кычкырулар белән тәмамлана ул. Һәм бер-ике сәгатьтән соң коточкыч фаҗигагә китерә.
Кызмача ирләр үзара мөнәсәбәтләрне «ачыкларга» җыена. Төн уртасында Евгений «Шевроле-Ланос» машинасына бишәүләп, өч ир-ат, ике хатын-кыз утырып Рәшит торган якка юнәлә. Юл күрсәтүче ролен Лариса башкара, ишекне дә ул ачтыра.
Рәшит В. Хатямовка катнашмаска кушып, сөйләшергә, үзе генә чыгарга була. Үз гомерендә күпне күргән ир кеше су эчәргә дигән булып кухняга кереп чыга. Чөнки тегеләрнең өчәү икәнен күрә һәм «разборка»ның нык буласын чамалый.
Әйтүенә караганда, ул пычакны подъезд төбендәге урындыкка үзе янына куя. Каршы як караңгыда әлеге коралны абайламый булса кирәк, юкса, бернинди саклык чаралары күрмичә һөҗүмгә күчмәсләр иде. Хәер, өчәүләп бер кешегә каршы барганда куркытмый инде ул. Бәрелеш кыска була. Күрсәтмәләр төрлечә бирелгәнгә күрә, аның барышын тәгаен гына сурәтләп булмас. Моның кирәге дә юк. Безгә шунысы ачык: Р. Вахитов пычак белән селтәнә башлагач, иң алдан Е. Сергейчев эчен тотып бер мәлгә катып кала, аннан аякларын көч-хәл белән өстерәп читкә китә. Аның артыннан ук куллары белән муенына ябышып Чечков дигәне эскәмиягә сыгылып төшә. Өченчесе пычаклы явыздан читкәрәк ычкынып өлгерә.
Пычаклы җәнҗал ничек башланган, шулай ук тиз туктый да. Вахитов өенә кереп пычакны юып урынына куя һәм милиция килеп алып киткәнне көтә башлый. «Яу кыры»ндагы корбаннарны җыясы кала. Ашыгыч ярдәм һәм оператив төркем бик тиз килеп җитә. Табиблар Чечковны теге дөньядан өстерәп чыгаралар. Читтәге сукмакта яткан Евгений Сергейчев эзләп тапканда әле исән булса да, сырхауханәгә барып җиткәнче җан бирә.
Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге кеше үтерү һәм үтерүгә омтылыш ясау (покушение) очраклары буенча РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе буенча эш кузгата. Өлкән тикшерүче .Р.Гафуров 1965 елда туган Р. Вахитовка гаепләүне дә шушы кырыс маддәләр буенча белдерә. Ләкин судта әлеге җинаять эшен тикшерү, гаепләү ягы өчен көтелмәгән борылыш ала һәм хөкем ителүченең гамәлләре үз-үзеңне саклау чараларын арттыру турындагы 108нче һәм 114нче маддәләр кысаларына эләгә дип табыла. Күрәсең, утырышта төп шаһитлар күрсәтмәләрен үзгәрткән, нәтиҗәдә, алар һөҗүм итүче, ә хөкем ителүче һөҗүмне кире кайтарып үз гомерен саклаучы булып калган һәм соңгысының «разборка»га өеннән пычак тотып чыгуы да әллә ни исәпкә алынмаган. Бу инде җәзаның да гаять йомшак билгеләнүенә китерә. Һөҗүм итүчегә каршы торучыларга карата законнар да гуманлы, мәхкәмә дә мәрхәмәтле бездә. Р. Вахитовка да нибары 1 ел да 3 айлык колония-поселение бирелә. Шуңа күрә, алдан әйтелгәнчә, ул өенә кайтырга җыена инде.
Лариса яшь гомерен заяга уздырмый, диләр. Ир заты арасында бәһасе булганда ялгызы йоклап ятмый инде ул. Ирекле мәхәббәт чорында яшибез. Шуңа күрә зина кылу да, уйнаш та юк хәзер. Уйнаштан уймак чыгару очраклары гына бар…
Буа районы.
Комментарии