40 үлемнән калган, 40 адәмне үтергән

40 үлемнән калган, 40 адәмне үтергән

(40 – күп дигән мәгънәдә)

Каршымда 70 яшьлек бабай утыра. Чандыр гына, хәрәкәтләре җитез. Башка өлкәннәрдән берни белән дә аерылмый кебек. Чәнечкеле сорау биргәндә генә күзләре усалланып, очкын чәчеп ала. Атаклы психотерапевтта булган, күңелен бушатырга кушканнар. Үкенече шул: үзем гаепле дә түгел, әмма күп кешенең башына җиттем, ди. Үзен кыерсытсалар, ачуы кабара, кара энергиясен чыгарып бушана икән. Һәм ул кеше берничә ел эчендә йә вафат була, йә гомерлек газаплы авыруга дучар ителә. Үзен, туганын, дустын кыерсыткан адәмгә ачуы килсә, ул адәм янында әҗәле сагалап йөри башлый. Җиһанны шаулаткан авария, шартлауларда аның хәбәре дә юк икән. Аларны махсус та оештыралар, ди. Сүз күп гөнаһсыз кешеләрне һәлак иткән террор актлары турында бармый. Аларны гаепли ул, аны оештыручылар барыбер җәзасын алачак, ди. Дин дә, әхлак та, кешегә зыян итмә, урлама, үтермә, газапларга дучар итмә, дип өйрәтә бит. Халык каргышы төшеп җәза алучылар күп. Үзе бер дә тик тормый, шуклыгы, игътибарсызлыгы аркасында күп тапкырлар үлемнән калган.

– Ник боларны сөйлисең, зыян итүләре бар, – дим.

– Минем курка торган күлмәкләр тузган инде, яшисен яшәгән. Теләсә кемгә сөйләмим, бәлки, син язып чыгарсың, әхлаксыз, начар, явыз бәндәләргә сабак булыр, ди. Беркемне дә рәнҗетергә ярамаганын белә торып, оятсызлыклары чиктән ашкан, хәрам мал җыю өчен кеше үтерүче адәм актыклары бар. Хәләл ашаганга салынып, тәүбә итеп кенә булмый ул, тиешле кешесенә очрасалар, җәзаларын алалар, йә халык каргышы төшә. Шуны аңларлык башлары юк! Нинди түбән җанлы, намусларын акчага сатканнар арасында яшибез бит! Эчләренә сары шайтан оялаган.

– Синең эчеңдә алайса гел кара энергия генә тупланган, ахры! – дим.

– Юк, – ди. – Игелекле, кешелекле, ярдәмчел кешеләр күп. Миңа игелек кылганнар бәхетле яши, аларга яхшы теләкләр телим. Эшләрендә уңышка ирешәләр, мул тормышта яшиләр. Ак-кара энергияләр бер чама булырга тиеш. Ләкин мин генә түгел дөньяда, ак-кара энергия таратучылар бихисап. Берәүләрнең күзе каты, сихере тия, икенчеләргә, тылсымчы, диләр. Ялгышып андыйларга зыян китерергә ярамый. Үзеңә эләккән кара энергияне юк итәрлек көчең булса гына исән каласың.

ҮЗЕНЕҢ ИСӘН КАЛГАН ОЧРАКЛАРЫ

Бер яшьлек чагында ук үлем белән очраша ул. Өлкәннәр базда бәрәңге чүпли икән, караучысыз калган сабый бер дә тик тормый, аларны эзләп таба, аска, очлы кадаклы тактага башы белән мәтәлеп төшә. Сиптереп аккан канны туктаталар. Каны бозыла, больницада озак дәваланалар. Ике яшьлек чакта янгын чыгара, янып, төтенгә тончыгып үләсе була. Әле ярый, бабасы кайтып өлгерә, ярты өйне ут алган була инде, чак сүндерә. Бәхеткә, аралыкта ике чиләк су була. Шырпыны бала кулы җитмәслек урынга куярга кушалар бит! Шырпы тапкан, өлкәннәр кебек сызып караган, почмактагы йомычка-кәгазьләргә ут капкан. Өч яшендә су буена төшә, иптәшкә эте ияргән була. Бака тотмакчы булып суга чума, бата башлый. Эте акыллы була, күлмәгеннән эләктереп өстерәп чыгара. Суга бата язулар егет, ир булгач та берничә тапкыр кабатлана. 9нчы майда ук су коена башлый, берүзе, салкында көзән җыерып, чак су төбенә китми. Казансу елгасын да, берәү белән бәхәсләшеп, йөзеп чыга. Тирәнгә, еракларга йөзеп керә торган гадәте була. Салмыш килеш тә суга керә.

Авылныкы ул үзе, укырга 5 кмдагы авылга велосипедта баралар. Көз ахырлары, бик салкын көн, бу яланкул. Китап тутырган сумкасын алга куеп, чак-чак руль белән бергә тотып бара, чөнки кул өши. Үр төшеп, яңасына менә башлаганда, кулы ычкынып киткәнен сизми дә кала. Аңына килсә, иптәше кире борылып килеп җиткән. «Үлгәнсең дип торам, ярты сәгать аңыңа китерә алмыйм», – ди. Башы белән алга кадалган икән. Больницага күренү, кешегә әйтү юк бит инде. Алдагы көннәрдә үзен тагын да игътибарсызрак, төшендә йөргән кебек сизә башлый. Ләкин интуициясе барлыкка килә, күрәзәлеге арта.

Агачтан да башы белән егылып төшә, урманда эшләгәндә агач китереп бәрә, агач астында да кала, берни дә булмый.

Тормыш коргач та, күп тапкырлар машина-мотоцикл белән йөргәндә үлемнән кала. Ихтималлык теориясе буенча кешегә өч елга бер тапкыр үлем куркынычы яный икән. Кемдер исән кала, кемдер юк. Бишекле матай белән 4 тапкыр әйләнеп каплана. Болар печән ташыганда, юлда йөргәндә була. Исенә төшсә, йөрәге хәзер дә жу итә. Игътибарсызлыгы аркасында берничә тапкыр машина бәреп китә, машина астында кала яза. Тимер юл аша чыкканда, поезд каты кычкырткач кына, аңына килеп читкә сикерә… Эчеп, үлемнән калуларының чуты юк икән. Аларыннан хатыны саклап кала. Бервакыт идәндә тәгәри – көзән җыера, аяк-куллары тартыша, авызыннан күбек килә. Кан басымы 60ка 40 калган, хатыны берничә ампула кордиамин кадап кына коткара, ул арада ашыгыч ярдәм дә килеп җитә. Даруларны учлап эчә торган була, йөрәгенә суккач кына ташлый. Каны сыеклана, бервакыт, яралангач, каны туктамый, тизрәк ашыгыч ярдәм алып китеп коткарып кала. Мунчада берничә тапкыр ис тиеп коткарып калалар йә үзе үрмәләп кайтып егыла. Кызу мунчада каты итеп чабынырга ярата торган була… Шулай үлемнән калган очраклар бихисап икән. Әйтерсең лә янында фәрештәсе саклап тора!

– Ә сиңа зыян китергәннәр нинди язмышка дучар булды? (Исемнәр үзгәртеп бирелә.)

– Сабый чакта Миннеәхмәт исемле абзый бар иде, кешеләрне гел мыскыл итәргә ярата. Капкадан урамга чыга торган кечкенә күперләр бар. «Күпер астына акчам төшеп киткән иде, эзләп табып бир әле, үзем күпер астына сыймыйм», – ди. Аста, тегендә, монда, дип алдап йөртте бу. Чиста, матур киемнәр киеп чыккан идем, бөтен өстем пычрак, тузан гына. Максаты мине пычрату булган икән. Әни күреп мине орыша башлады. Мин гаепле түгел бит инде, сабыйлыгым, беркатлылыгым аркасында кешегә булышырга омтылдым. Әй ачу килде шул чагында! Кешеләрне гел мыскыл итәргә ярата иде, үзенә дә түзә алмаслык атмосфера тудырганнар. Мәктәп тәмамлауга озак тормады, асылынып үлде.

Ә Мансур абый мине сүгенергә өйрәтте. Бер әшәке сүз ишеткән дә юк, белми дә идем. Мине өйгә озатып куйганда ул сүгенә, мин кабатлыйм. Югыйсә, әйтә алмыйсың, ди. Үзебезнең капкадан кергәч тә белмичә сүгенү сүзләре яудырам гына. Теге мине тыйган булып кылана – үзе өйрәтте бит! Әти-әни тыңлап торган. Мактау эләкмәде, колакны бордылар, бик озак авыртып йөрде. Андый сүзләр кулланырга ярамаганын аңладым, хәзер дә сүгенмим. Мансур абый да иртә үлде – эчкән, егылган, чигәсе белән бәрелгән. Үз үлеме белән үлмәде.

Укыган чаклар, нәрсәгәдер чират торабыз. Хәмит оятсыз, чиратсыз керергә маташа, кертмәдем. Сугып екты, типкәли башлады. Аңа да ачу килде. Мәктәпне тәмамлагач, тракторда эшли башлады, үз тракторы үзен сытып китте.

Ярдәмчел идем, Айратка гел булыштым. Өй эшләрен дә миннән күчерде, сораганда акча да кызганмый идем, үземә калмаса калмады. Шулай тиеш, дип уйлады, ахры, бирмәсәң, талап ала башлады. Әле мыскыл да итә. Акча йөртмәскә көйләндем. Бервакыт үземә акча бик кирәк, Айратта барын беләм, аннан сорадым. Кукиш кына күрсәтте. Андый яманнар белән юлдаш булмаска икәнен аңладым. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллыга эшкә кергән. Каршыга кар көрәтеп килүче Т-150 астында сытылган. Буран килә, дип уйлаган, тракторны күрмәгән.

Раиф дус нәселдән килгән карак иде. Уенда гел урлау гына. Югыйсә ашы – аш, йокысы йокы түгел. Үзе начар малай да түгел. Язарга ручка-дәфтәр кирәк – юк, югалган. Күп әйберләрне чәлеп уңайсыз хәлгә калдырды. Күпләрнең каргышы төшеп, 30 яшьләрендә матай белән капланып үлде. Янында утырып барган иптәше исән калган бит!

Без укыган заманда да хулиган малайлар бар иде. Болар иптәшләрен кыерсыталар, мыскыл итәләр, үзләреннән көчсезләрне тукмыйлар. Акча таләп итәләр, тартырга өйрәтәләр. Сүгенәләр, үзләре әшәкелек , явызлык , бозыклык эшләп, башкаларга сылтыйлар, гайбәтеңне чәчәләр, нахак сүзләр әйтәләр, дәресне өзәләр. Мине мыскыллаганнары 10 елдан җир өстендә юк иде инде, хәшәрәтләрне Җир үз өстендә күтәреп йөртә алмады. Кеше өлешенә кереп, әйберләрен урлаучылар җәзаларын таптылар. Бервакыт икәү 5 кмдагы авылда укып, арып, көртле авыр юлда кайтабыз. Ачлар, хәлсезләр, эчәсе килә. Минем каяндыр сумка төбеннән бер телем ипи сыныгы килеп чыкты бит! Ул шатланганнар, тик Артур тартып алды, комсызланып кабып йотты. Казанда эшли башлады, үзен дә җир йотты – төзелеш котлованына күмелеп калды!

Ә Вәли сөйгән кызымны тартып алды. Аны да, үзен дә, мине дә бәхетсез итте. Әйбәт яшәп китә алмадылар. Әйтергә читенсенсәк тә, без бер-беребезне яратканбыз. Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк икән. Ул кияүгә чыккач, мин бер елдан өйләндем. Тегеләр гел этле-мәчеле тордылар. Хатыны бер төндә саташып минем исемне ычкындырган. Ире салгалый, хатынын еш кыйный торган булып китте, машина астына эләкте.

Түрәбез бар иде, гел үзе турында гына кайгырта. Эш хакын арттыруны сорап кердем. Кайда күп түлиләр, шунда эшлә, ди бу. Нәрсәләр генә алдамый – ялганы сизелеп тора. Имеш, оешма өчен бик тырыша, үз акчасын да тота икән. Тормышлары безнекеннән дә хәерче, байлыгы юк. Елга берничә тапкыр Мисырга барганын да халык белеп тора, бөтен байлыгын хатыны, туганнары исеменә яздырган, җылы илләрдә замоклары бар. Алдап башка бүлеккә җибәрде. Түрәбезне озак тотмадылар, оешмада үзе артыннан урларлык байлык калдырмады, үзе белән теге дөньяга да алып китә алмады.

Шулай, кешеләргә игелекләр эшләгәннәр генә башкалар нәфрәтенә юлыкмый. Биоэнергетик кыры көчле булганнар белән сак булырга кирәк.

Бабайга ялгыш сүз ычкындырып, ачуын китереп каһәрен алганчы, тизрәк озатып куйдым.

Р. ӘГЪЛӘМҖАНОВ.

Комментарии