- 25.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
… Әнинең мине кыйный диюе… бер тапкыр кул күтәрдем мин аңа. Аңа каршы сүз дәшсәң, азрак тавыш күтәрсәң, ул: «Үтерә, үтерә!» – дип кычкырып урамга йөгерә. Шуңа өс киеме белән мин аның битенә суктым, сәдәфе күз кырыена эләгеп, азрак каралган иде инде, шуны әйтүе. Соң, аннары, әллә ни булгандай, бакчада кычкыра, гүя сугыш башлана инде… Ачуым килгәч, башка алай итәсең булма дип, мин аның иңсәсеннән тотып алдым. Башка кул күтәргәнем булмады. Ә апаның арт санына тибеп чыгардым. «Соңгы килүең булсын! Башка күземә күренмә, өйгә түгел, хәтта капка төбенә дә аягыңны атлама!» – дидем…
Татар газетларының берсендә басылган «Туган туганыңа ник ярамый?» исемле язмадагы шушы өлешне укыгач исем китте. Мин кечкенә вакытта зур тату гаилә булган Мөхәммәтшиннар бүген бер-берсенә эт белән мәче төсле карыйлар. Мин бит аларны күптәннән беләм! Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, басманың авторы, бәлки, буталып язгандыр, дип Мамадыш районында урнашкан Шәдче авылына юл тоттым. Баксаң, хәлләр монда, чыннан да, бик аяныч икән.
Язмадагы төп геройларның берсе, Рафис Мөхәммәтшинның 4 биткә сузылган зарлануын кабатлап язудан мәгънә тапмыйм. Күршедә яшәүче бер ханым әйткәнчә: «Хатын-кызның теле озын инде, ул сәгатьләр буе бәхәсләшергә, зарланырга мөмкин. Ә менә ир-ат кеше хатын-кызга әйләнергә тиеш түгел. Бер әйткән, димәк, булды! Тынычлан! Нәрсәгә тагын вакыт сузып сүз көрәштереп утырырга?»
Мөхәммәтшиннар гаиләсен Шәдчедә белмәгән кеше юктыр. Минниямал апа белән Фазыл абый тату гаилә булып, һәр бәйрәмне олы итеп билгеләп, күршеләргә һәрвакыт булышып яшәгәннәр. Бергәләп 7 бала үстергәннәр. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында, башта Фазыл абый үзе, ә соңыннан аның олы малае да якты дөнья белән хушлаша. Урыннары оҗмахта булсын. Минниямал апа берьялгызы 6 бөртекне аякка бастыра. Газетада язылган низаг нәкъ менә шушы балалар арасында барлыкка килә.
Минниямал апаның малаена, Рафис Мөхәммәтшинга киләсе елга 50 яшь тула. Шушы вакытка ир-атның Бөгелмә шәһәрендә үз фатиры, машинасы бар. Җәй көннәрендә – Бөгелмәдә, ә кышын – Себер якларына китеп эшләгән вакытта, карт әниләрен кызлары, Гөлсинә, Алсу һәм Нурфия карый.
– Әниебезнең ике соңгы баласы – Дамир белән Рәшит – тумыштан ук инвалид. Рәшит II группа гарип, Дамир – I группа. Алар әни белән бергә тора. Үзем күрше авылда яшәгәнгә күрә, әниебезгә ашау кертеп китәргә дип, эшкә, һәрвакыт, бер-ике сәгатькә иртәрәк чыга идем. Төшке аш вакытларында да, төп йортка, энекәшләрнең хәлен белергә төшә идем. 2012нче елда мин эшләгән контораны башка җиргә күчерделәр. Ул вакытта Рафис Бөгелмәдә яшәде. Эш урыны ерагайгач, өлгерми башладым. Шул вакытта Рафисны чакыртып кайтартырга булдык», – дип сөйли Гөлсинә ханым.
Рафис, әнисе, туганнары янына кайтканчы, Минниямал апага тиешле пенсияне, кызы, Гөлсинә алып әнисенә үзе илтә. Аналары да карт, Дамир белән Рәшит тә – инвалидлар. Ул-бу булмасын дип, хат ташучы Гөлсинә ханымга ышанычнамә яздыра.
– Закон буенча ул ышанычнамә 3 елга төзелә. Рафис кайткан вакыт соңгы елның октябрь-ноябрь тирәләренә эләкте. Димәк, гыйнвардан без яңа ышанычнамә язарга тиеш була идек. Яңа еллар үтеп пенсия бирер вакыт җитте. Авыл советы ул вакытта 10 көнлек ялга чыккан иде, ә пенсия 5 гыйнварда бирелә. Акчаны югалтмас өчен, ышанычнамә яңадан минем исемгә яздырылды. Рафис моңа каршы килмәде», – дип дәвам итте үз сөйләгәннәрен Гөлсинә апа.
Шулай итеп гыйнвар, февраль, март, апрель уза. Ләкин май ае гына тыныч тормышка зур үзгәрешләр кертә. Рафис Гөлсинәгә каршы: «Сиңа һәрвакыт акча җитми, шуның өчен пенсияне үзеңә алып ятасың», – дип тавыш-гауга күтәрә башлый. Низаг шулхәтле көчле була ки, соңгы чиктә хат ташучы пенсияне үзе Минниямал апага китереп бирергә мәҗбүр була.
Ләкин Рафис бәйдән ычкынган эткә әверелгәндәй төсле, аны хәзер берни дә туктата алмый. Көне-төне тавыш-талаш.
– Бу өйгә соңгы килүең булсын! Башка күземә күренмә, өйгә түгел, хәтта капка төбенә дә аягыңны атлама! – дип куып чыгарды мине Рафис туып үскән өемнән. Берникадәр вакыт узгач, телефонга шалтыратып: «Өеңне яндырам, үзеңне кеше көлкесенә калдырам, тезләнеп, бөтен авыл каршында миннән гафу үтенәчәксең әле», –дип сөйли башлады. Аннан килгән смс-хәбәрләр бихисап. (Ул SMSларны үзем дә күрдем. Беренче карашка анда нәрсә язылганын аңлап та булмый, чөнки башыннан алып азагына кадәр, фәлән итәм дә төгән итәм дигән сүгенүдән башка берни дә юк. – Авт.) Тора-бара Түбән Камада яшәүче кызларымны, хәтта, яла ягуда гаепли башлады, – дип елый-елый сөйли Гөлсинә ханым.
Рафис белән берүзе калган мескен Минниямал апа мунча ишегалдына чыгып йокларга мәҗбүр була. Дамир белән Рәшит тә куркуларыннан үз бүлмәләреннән чыгарга бик теләп тормыйлар.
Рафис Мөхәммәтшинның ниләр кылганын язып бетерергә мөмкин түгел. Икенче яктан, ул ничек итеп әнисенә бер тапкыр гына кул күтәргәнен газета журналистына шәп итеп сөйләп тә биргән. Ул сүзләрдән соң, башка туганнарына каршы нәрсә «әмәлләгәнен» белү авыр түгелдер дип уйлыйм мин.
Туганнары гына түгел, авыл халкы да, Рафисның бу явызлыкларны аек акыл белән кылганына ышанмыйлар. «Кечкенәдән үк Рафис бик тәртипле малай булып үсте, ничек шулай үзгәрде, белмим?» – диде Авыл җирлеге рәисе Валерий Шрыков. «Бөгелмәдән кайтып төшкәч, бик матур гына яшәдек. Нәрсә булды аңа шушы вакыт эчендә, аңламыйм?» – дип сөйли Гөлсинә ханым үзе дә. Аның фикеренчә, Рафисны күршеләре үрти. Журналистның башка төгәлсезлекләре дә бар: ул үз язмасында бер күршенең исемен Лиза дип атый, чынлыкта исә ул Люба исемле. Нәкъ менә шул Рафисны үрти дип саный аның туганнары.
Гөлсинә урынында башка бер кеше булса, түзмичә полициягә барып, Рафисның кылган эшләренә каршы күптән гариза язар иде. Ләкин юк. Туганына азрак акыл керер дип, кеше сүзен тыңламыйча, дөрес юлга басар дип ышана ул.
Кешенең шәхси тормышы, аның туганнары белән мөнәсәбәте – бик четерекле тема. Андый вакытта журналист бик игътибарлы булырга тиеш. Эшләгән эшен ахыргача тикшереп бетермичә: «…Рафис абый Гөлсинә апаны барлык гөнаһлы гамәлдә дә гаепли. Аның турында ул безгә менә ниләр сөйләде:
– Гомер буе колхоз бухгалтериясендә эшләде. Мал артыннан чабучы, кеше талаучы булды. Ирен дә үзе үтерде, начар аракы эчертеп, җизнине вакытыннан алда кара гүргә ятарга мәҗбүр итте…» дип язуы бу очракта урынсыз дип уйлыйм.
Муса ИБРАҺИМ.
Комментарии