- 25.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Язмышка күпме генә карышып карасак та, Аллаһ язганнан башканы күрмибез. Бу сүзләр белән күпләр килешер. Чыннан да, Кодрәт иясе теләмәсә акчаңны да урламыйлар, ачкыч белән дә фатирыңны таларга керә алмыйлар, ә күрәчәк булса, бу сынауны нәкъ менә сиңа узарга кирәк икән, кулыңда тотып торган сумкаңны да йолкып алып китүләре бар.
Балам белән автобуста барганда, бала арбасыннан (коляска) сумкамны урлап чыгып киткәннәр. Анда барлык документларым, банк карточкасы, фатир ачкычы, бала киемнәре иде. Автобус минем тукталышыма җитәрәк, сумка яткан урынның буш икәнлеген күреп бер мәлгә телсез калдым. Бераз сулу алып, кулымдагы баламны кысып кочакладым да, автобус салонындагы кешеләргә сумкамны урлауларын әйтеп, тиз арада кондукторны чакыра башладым. Нәрсә булды дип уйларсыз? Шыгрым тулы булган автобуста ник бер бәндә селкенсен! Янымдагы бер олы апаның гына мин ишетерлек итеп кенә «аһ» дип куйганын ишеттем. Кондуктор килмәде. Мин баламны арбасына утыртып апаларга чаптым.
Әлеге язмамны әзерләвемнең сәбәбе – мине таладылар, берәү дә булышмады, дип зарлану түгел. Казанда беренче генә ел яшәмим. Хәер, журналистиканың беренче курсларында укыганда, бер-берләренә һәрвакыт ярдәмчел булган, тату яшәгән авыл халкымның кешеләрен кала әһелләре белән чагыштырып, һәрчак кулыма каләм алырга мәҗбүр идем. Башкала кешеләренең битарафлыгы, күп кенә һөнәр ияләренең үз эшләрен җиренә җиткереп эшләмәүләре, дорфалыклары күңелемне калдыра килде. Ул вакытларда мин язып кына әллә нәрсәгә ирештем дип уйламыйм. Бала белән аның арбасын автобуска күтәргәндә дә тораташ катып торган, ярдәм итәргә ашыкмаган адәм баласы газета укып уйланып утырамы икән?!
Шулай да, бар кешеләр дә бертөрле дип уйлау дөрес булмас. Җир йөзе әшәкелек, битарафлык, бәгырьсезлек белән генә тулы түгел. Язма башында телгә алынган сумканы өч көн үткәч барлык әйберләре белән кулыма китереп биргән кешеләрдә намус, вөҗдан, кешелеклелек сыйфатлары яши бит. Нигә соң андыйлар санаулы гына?
Сораулар калмасынга, барысына да ачыклык кертү өчен әлеге мәсьәлә буенча берничә җөмлә язам. Сумка урлангач, полициягә хәбәр итеп, гаризалар язсак та, өч көн бернинди дә хәбәр булмады. Өч көннән соң фатирыма ике хатын килеп, берәүнең сумкамны табуын хәбәр итте. Алар урамнар, паркларны җыештыручылар икән. Кызыксынып сорауларымны бирәм. «Без бик күп документлар, буш акча янчыклары, хәтта телефоннар табабыз, сеңелем. Элемтәгә кереп, адресларын табып, әйберләрне үз хуҗаларына кайтарабыз. Елый-елый рәхмәтләр әйтеп алып китәләр. Бик күп күләмдә акчаларын урлап, паспортларын агач төбенә ыргытып калдырган очракларга да тап булганыбыз бар», – ди алар. Менә бу хезмәт! Әлеге кешеләр шәһәребезне чиста тотып, экологияне генә саклап калмый, ә кешеләргә дә ярдәм итә һәм күпләргә акчаларын, вакытларын саклап калырга булыша икән. Чөнки югалган, урланган документларны эшләтү шактый күп кыенлыклар китереп чыгара.
Өч көн дога кылып сораганнан соң, сумкам бар әйберләре белән үз кулыма әйләнеп кайтты. Дөрес, угры акчасын алган. Әмма, бәхеткә, үзем белән зур сумма түгел иде.
Әлеге вакыйгадан соң миңа публицист, журналист А. Агроновскийның «Столкновение» очеркы искә төште. Берәү үзе турында гына уйлап авария очрагы тудыра һәм кешеләр һәлак була, икенче кеше исә – машинист, салондагы кешеләр гомерен саклап калып, үз гомерен корбан итә. Менә бу, чыннан да, бәрелеш бит. Юк машиналар, автобуслар бәрелеше түгел. Ә кешеләр бәрелеше. Бер үк планетада яшәгән, бер үк туфракны таптап йөргән, әмма шул ук вакытта төрле әһлакый кыйммәтләргә ия булган кешеләр бәрелеше. Бу мәңгелек тема беркайчан да актуальлеген югалтмас. Чөнки дөнья яратылганнан алып Кыямәткәчә яхшылык һәм явызлык янәшә атлый.
Айсылу ЮЛДАШЕВА.
P.S. Форсаттан файдаланып, сумкамны тапкан Роза апа Фәрук кызына, миңа әлеге хәбәрне җиткергән Саимә апа Гәбделгәни кызына һәм Әлфия апа Мансур кызына рәхмәтләр әйтәм. Аллаһ аларның тормыш юлларында үзләредәй яхшы кешеләр генә очравын насыйп итсен.

Комментарии