- 25.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №25 (22 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Универсиада авылында кибет бар. Шул кибет янындагы асфальтта – кан эзләре, ә аның өстендә – биш литрлы шешәгә утыртылган роза чәчәкләре. 15нче каттан сикереп гомерен өзгән беренче курс студенты турында хәзер менә шушы чәчәкләр генә сөйләп тора.
27нче май төнендә 19 яшьлек Ләйсән Әхәтова шундый ысул белән якты дөньядан китәргә уйлый. Ул: «Минем үлемемдә беркемне дә гаепләмәгез», – дип язып калдыра. Балконда аның аяк киемен, рәшәткәдә аяк эзләрен табалар. ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үз-үзенә кул салу версиясе раслана. Хәзерге вакытта әлеге эш белән ТР Тикшерү комитеты шөгыльләнә.
Ләйсән – Буа кызы, мәктәпне яхшы тәмамлый, дәүләт имтиханнарын «бишле» билгеләренә тапшыра. Казан Федераль (Идел буе) университетында укый…
Мин үзем шушы Универсиада авылында яшим. Монда бу үлем турында бик сөйләшмиләр, чөнки беркем бернәрсә белми. Үлгән кыз яшәгән күп катлы йортка барып килдем. «Без шәрехләмә бирмибез, мәгълүматны башка җирдән эзләгез», – диделәр. Барысы да тикшерүнең рәсми нәтиҗәсен көтә. Укуында проблемалар булган, дигән сүзләр дә йөри. Аның, гомумән, монда түгел, ә башка җирдә укыйсы килгән, дип тә әйтәләр. Имеш-мимешләргә ышанып, нәтиҗә ясау урынлы булмас.
Универсиада авылында яшәү шартлары бик уңайлы. Студентлар ике, өч, дүрт кешелек чиста, матур, фатир кебек бүлмәләрдә яши. Ә менә шушы якты бүлмәләрдә рәхәт күрәчәксеңме син, юкмы – монысы күршеләреңнән тора. Әгәр дә янәшәңдәгеләр яхшы булмаса, барысы бергә кушылып, сиңа каршы торса, укырга, яшәргә, йокларга комачауласа, тормышың тәмугка әйләнергә мөмкин. Әле шунда укуыңда проблемалар өстәлсә, гаиләңдә мөнәсәбәтләр җылы булмаса…
Беренче курста аеруча авыр. Беренчедән, әти-әниеңнән аерыласың, аннары сессия белән куркыталар, ул әллә нинди куркыныч монстр булып тоела башлый. Бертуктаусыз уйланулар, куркулар психикага нык тәэсир итә.
Үлгән кызның күршеләре белән сөйләшермен, дип уйлаган идем, тик миңа аның күршеләрен генә түгел, хәтта ничәнче бүлмәдә яшәгәнен дә әйтмәделәр. Бүлмәсенең бишенче катта булганлыгы гына мәгълүм.
Сикерер алдыннан Ләйсән «ВКонтакте»дагы сәхифәсен бетереп куйган, ләкин мәгълүматларны билгеле урыннан табарга мөмкин. Ул үзенең битенә соңгы тапкыр 6нчы апрельдә кергән булган. Анда: «Үлгәннән соң мине яндыруларын телим. Көлне яки сибәргә, яки берәр матур савытта сакларга була. Ә менә әллә нинди дини йолалар белән гәүдәне агач савытта җиргә күмеп куюларын бик өнәп бетермим», – дигән эчтәлекле язма бар.
Шул ук «ВКонтакте» аша классташларына чыктым. Алар аны бик ягымлы, ачык күңелле кыз буларак искә алалар. Укырга ярата, уку белән яши иде, диләр. КФУга да бик теләп кергән булган. Математика юнәлешенә, чыннан да, укырга үлеп яраткан кеше генә керә аладыр. БДИны «бишле» билгеләренә тапшырган кешенең университетта начар укуына, шуның өчен тормышын өзүенә бер дә ышанасы килми… 19 яшьлек кыз күңелендә нәрсәләр булганын, гомеренең матур мизгелендә бу адымга нигә барганын бер Ходай гына белә.
Ләйсән САБИРОВА

Комментарии