Хәмер әмер бирәдер

Эчәм дигән кеше өчен сәбәбе дә, җае да чыгып кына тора. Берәр төрле файдалы эш эшләп алу шул уңайдан аяк терәп эчәргә хокук бирә. Ә инде мал чалу кебек мәшәкатьле һәм күңелле чаралар сый-хөрмәтле бәйрәмгә әверелә, аның ахыры исә еш кына бик күңелсез тәмамланырга мөмкин.

ИСЕРЕК КИЛЕШ КЕШЕ УРЛАУ

Ябалак авылында яшәүче Хәниф Хәсәнов хуҗалыгында узган елның 6нчы декабрендә үгез суйганнан соң булган хәлләр өчен аның ике малае җәзаны быел, әле күптән түгел генә алды. Беренче карашка әллә ни хәвефле булмаган гамәлләр өчен 1986нчы елгы Радик Хәсәнов аеруча каты тәртипле колониягә – җиде, 27 яшьлек энесе Игорь Казаков (ул әнисе фамилиясендә) кырыс режимлы япкынлыкка алты елга озатылды.

Бөгелмәдә яшәүче бу егетләр дә кайткач, төп йортта торучы Ранис һәм әти кешегә бер яшьлек малны чалып, дүрт кисәккә бүлеп элү кыенга туры килми. Кайткан кунакларга күчтәнәч дигән итне ваклап чабып та куялар әле. Әниләре Наталья һәм Казаннан кайткан кызлары Римма эчәкләрне эшкәрткән арада, ирләр кыздырылган бавыр һәм аракылы табынга утырып сыйланалар.

Салкында эшләгәндә дә аз-маз капкалап йөргән ир-атлар, аеруча Ранис белән хуҗа кеше исерә төшәләр. Өстәл яныннан торып киткәч тә, ир-егетләр кабат өстәү ягын кайгырталар. Шул нияттән, Радик машинасына дүртесе дә төялеп барып, район үзәгеннән тагын бер литр алып кайталар. Ә икенче көнне иртә белән хуҗабикәгә якыннары өчен япкынлыкта кирәкле әйберләрне җыярга туры килә, чөнки Ябалакта яшәүче 41 яшьлек Юрий Калаевның район больницасына салынуы, аны Хәсәновлар кыйнавы турында хәбәрләр тарала.

Ә хәлләр болайрак булган. Кичке якта дүрт сәрхуш утырган «Жигули» Калаевлар йортына килеп туктый. Бергәләп эчәргә дигән сылтау белән, Юрийны чакырып чыгаралар. Ул арткы утыргычта йокымсырап утырган Хәниф белән Ранис янына урнашкач, Радик машинаны Апас юнәлешендәге урманга таба алып китә. Юл уңаенда туктагач, Юрий, бөтенләй үк аек булмаса да, моның тикмәгә генә түгел икәнен аңлый, чөнки тегеләрнең сөйләшүләре шомландыра. Шул сәбәпле, җиңелрәк булсын дип, сырган бишмәтен дә салып ташлап, авылга таба чаба башлый. Әмма Игорь белән Радик аны куып тотып кыйныйлар, аннан соң ВАЗ-21099 машинасының кечкенә генә багажнигына бөкләп тыгалар, капкачны ябарга комачаулаган аяк киемнәрен дә салдыралар хәтта. «Жигули» тагын кузгалып китә.

Агайнеләрнең шушы гамәле закондагы «Кеше урлау» дигән маддә кысаларына эләгә дә инде. Аларның ахыргы максатларын фаразлавы кыен. Бәлки Юрий Калаевны куркытырга, дөмбәсләп үч алырга ниятләгәннәрдер. Тугыз ел элек Калаев, кара-каршы сугышканда, Радикны пычак белән җәрәхәтләгән һәм моның өчен шартлы хөкем алган булган. Юрий Калаев: «Машинада барганда бу хакта сүз чыгып, янаулар ишетелде», – дип раслый. Игорь Казаков соңрак Калаев белән бергәләп берничә җинаять кылуларын, өлкәнрәк кешенең аны бар гаепне үз өстенә алырга үгетләвен һәм аның тәкъдимен үтәмәвен, нәтиҗәдә икесен дә утыртып куюларын әйтә. Моны ул, киресенчә: «Калаев, аннан үч алу теләге белән, урлап китүләре турында ялган оештыра», – дип искәртә.

Радик та, Игорь да берничә тапкыр хөкемгә тартылган затлар. Радик кеше кыйнап имгәткән өчен биш ел ярым төрмәдә булып, әле ике ел элек кенә иреккә чыккан. Энесе 2007, 2008нче елларда урлашкан өчен Кайбыч район суды тарафыннан ике тапкыр җаваплылыкка тартылган һәм дүрт ел гомерен колониядә үткәргән.

Юрий Калаевның ике теше сындырылгач һәм башка төрле җәрәхәтләр ясалгач, кыйнау очрагын кире кагып булмавын аңлыйлар, ә менә аны урлап китү очрагын кире кагалар. Игорь, мәсәлән, юл буенда туктап аракы эчкәндә низаг чыкты да шуңа күрә кыйнадык, ди.

Калаев күлмәкчән, оекчан килеш «калай» савытта бөгәрләнеп яткан хәлдә капкачны ача һәм барган уңайга асфальтка егылып төшеп кала. Каршыга килгән «Лада-Приора» хуҗасы кырда кул болгап басып торган кеше яныннан тыныч кына узып китми. Киенүе сәер генә түгел, битенең канга баткан, шешкән-күгәргәнлеге белән дә җәлеп итә ул аны. Игелек иясе, кирегә борылып, Ябалак ягына китә. Юл уңаенда Юрийның зәңгәр бишмәтен дә табып алалар.

РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан бүлегеннән өлкән тикшерүче Айрат Мөхәммәдуллин ике егеткә дә Җинаять кодексының «Кеше урлау» дигән 126нчы маддәсе буенча гаепләү белдерә. Кайбыч район суды аның фикере белән килешеп, кырыс хөкем игълан итә.

ӨЧ ҮЛЕМ

Апас бистәсендә булган фаҗигале хәл дә башлангычын мал чалу чарасыннан ала. 2015нче елның 16нчы декабрендә 1974нче елгы Илһам Әхмәтҗанов дуслары белән үгез суя. Әлеге вакыйга монда да бик шәпләп билгеләп үтелә. Хуҗа кеше дә читтә калмый. Бу инде әлеге ир-ат, дөньясын онытып тагын исереп йөри башлаячак, дигәнне белдерә. Соңгы ун елда тәртибе шундый аның, берничә ай «капмый» йөри дә, авызына хәмер эләккәч, айнымый.

…Полиция һәм «03» хезмәтенә шомлы хәбәрне район үзәгенең Октябрь урамында яшәүче Фәрит Сөнгатуллин җиткерә. Агай үз өендә ике кешене пычак белән чәнчүләрен әйтә. Табиблар һәм полиция хезмәткәрләрен әлеге йорт капкасы төбендә кулына пычак тоткан Илһам Әхмәтҗанов каршы ала. Лаякыл исерек булса да, «Пычагыңны ташла, кулларыңны күтәр!» – дигән әмергә буйсына үзе. Аның кулларына богау салу белән, «ашыгыч ярдәм» өйгә уза. Идәндә кан эчендә яткан ир-атның җансыз икәнлеге ачыклана. Мәетнең 1969нчы елгы Алексей Михайлов булуы соңрак беленә. Фәрит абыйның 41 яшьлек улы Фәнилне больницага алып китәләр. Икенче көнне кичке сәгать 4тә аның да гомере өзелә.

Айныгач ук гаебен таныган Илһам Әхмәтҗановка карата ике кешене үтергән өчен җинаять эше кузгатыла. Йөгәненнән ычкынгач, көне буе эчеп йөри дә кичкә таба хәвеф булачак йортка барып керә ул. Фәрит абыйның әйтүенчә, 17нче декабрьдә килен эшкә киткәч, өйдә хуҗа бабай белән улы Фәнил һәм аның кечкенә кызы кала. Тиздән бер шешә «фанфурик», ягъни көнкүрештә кулланыла торган спиртлы сыеклык тотып, Алексей Михайлов пәйда була. Су кушып, өчкә бүлеп эчәләр. Аннары йөз тәңкә акча юнәтеп, агайны шул тирәдәге «Шатлык» кибетенә җибәрәләр.

Менә шушы кешеләр янына килеп керә дә инде Илһам. Хуҗа агай башкалардан аеграк була, Илһам Әхмәтҗанов алып кергән «чәкүшкә»не бушатуда катнашмый. Түр якка кереп яту сәбәпле, өйдә булган хәлләрне дә күрми кала. Фәнил кычкырган тавышка сискәнеп уянып бүлмәсеннән чыккач, идәндәге Алексейны күрә, эчен тотып диванда яткан Фәнил «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кушып ыңгыраша. Канлы пычагын тоткан җәллад та шунда була. «Сиңа тимим, курыкма, миңа зыяның тимәде», – дип, өйдән алпан-тилпән чыгып китә. Шул мизгелдә Фәнилгә хатыны Эльза шалтырата. Ир кеше: «Илһам чәнчеде, мин үләм», – дип әйтә ала әле…

Илһам Әхмәтҗанов үзенең бу явызлыгын: «Алексей белән Фәнил кыйнадылар, шуннан соң өйгә кайтып, аучылар пычагын алып килдем», – дип аклап азаплана. Әмма бу бернинди дә аклану була алмый. Аның гаебе ачык күренеп торса да, тикшерү эшләре озак бара. Бу, иң беренче чиратта, психиатрик экспертиза нәтиҗәләренең көттерүе нәтиҗәсе. Илһам Әхмәтҗанов үзенең акылга камил икәнен һәм аңлы рәвештә ике кешене үтерүдә гаепләнеп 20 елга иректән мәхрүм итү, хәтта гомерлек төрмә бирү каралган маддә буенча хөкем итәчәкләрен белә. Ульяновскидагы тикшерү изоляторында утырганда колония тормышы белән дә таныша. Мөгаен, аннан кайткач та, үзе һәлак иткән кешеләрнең якыннары, шул ук Фәнилнең кызы күзенә күренергә туры киләчәген уйлыйдыр. Бирешә, рухи яктан сына ир уртасы кеше һәм үлеп котылырга дигән карарга килә. 2016нчы елның 8нче апрелендә изоляторда асылынып үлгән килеш табалар аны. Шулай итеп хәмер типсә тимер өзәрлек өч ир-атның гомерен өзә.

Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Айрат Мөхәммәдуллинга, гаепленең үлеме сәбәпле, җинаять эшен туктатырга, дигән карар кабул итәргә туры килә.

Наил ВАХИТОВ,

Кайбыч – Апас

Комментарии