ТӘМУГКА ТИҢ ТОРМЫШ

ТӘМУГКА ТИҢ ТОРМЫШ

Бер көнне интернетта актарынып утырганда, күземә кызыклы игълан чалынды. Дөресрәге, андагы бер кыз рәсеме мине озаклап әлеге «биттә» тукталырга мәҗбүр итте. Чибәр генә кызыкайның фәрештәдәй канатлар асып елмаеп утыруы үзенә каратты. Зур чем-кара күзләре, карлыгачтай кашлары, сөйкемлелеге белән игътибарны тартты. «Битен» ачып, чибәркәй хакындагы мәгълүмат белән кызыксына башлаган идем, шул аңлашылды: Зарина биредә үзенә теләктәшләр эзли икән. Кызый авыру, ВИЧ-инфекция эләктергән. Дөньядан гаме киткән, таяныч булырдай иптәшләр эзләп, «Вконтакте» сайтында утыра. Мин аңа үзем башлап сүз каттым. Шул рәвешле шактый гына аралаштык балакай белән.

…Зарина үзе хакында яшермичә сөйләп бирде. Узган җәйнең маенда дус кызының туган көненә дачага чакыралар аны. Яшь егетләр, кызлар шактый җыела. Шунда Сережа исемле чибәр генә мөлаем егет белән таныша ул. Туган көн бәйрәмендәге танышлык соңрак та дәвам итә. Алар Казанга кайткач та «смс»лар аша аралашып, күрешеп торалар. Июльдә Заринаның туган көне якынлаша. Бәйрәмне тагын дачада үткәрәләр. Зарина өчен 21 яшь тулган көн иң бәхетлегә әйләнә. Чөнки Сережасы белән ул төндә мәхәббәттә аңлашалар…

Уку елы башлангач, Зарина үзенең авырга узганлыгын аңлый. Табибларга барып күренгәч, аның хафалануы раслана. Балакайның яңа проблемасына өстәп, ВИЧ-инфекция йоктырганлыгын да әйтәләр. Әлеге хәлгә ачыклык кертергә теләп, кызый сөйгәне белән очрашып, мәсьәләне кабыргасы белән куя. Сережа да аптырап кала: Заринадан башка хатын-кыз белән якынлык кылганы булмый аның моңарчы!

Шактый уйлана торгач, егет исенә төшерә: дустының туган көнендә ул наркотиклар кабул иткән иде бит! Нибары бер тапкыр! Инде аңа елдан артык вакыт узды ич. СПИД-үзәккә барып тикшерелгәннән соң, Сережа да үзенең авыру икәнлегенә инана.

Егете белән очрашып сөйләшкәннән соң, Зарина нарасыеннан котылу җаен эзли.

– Кайчан үләрмен дип, үзем тилмереп яшәү генә җитмәгән, сабыемны да шундый михнәтләргә тартыр хәлем юк инде. Билгесезлектә яшәүләре бик авыр. Әлегә шунысы куанычлы: авыру бер урында таптана.

Ә Сережаны мин кичерә алмадым. Үзе теләп булмаса да, ул бит мине харап итте. Менә шулай, компьютер артында виртуаль аралашып уздырам гомерне. Укуымда бер елга ял алып, китеп торырга мәҗбүр булдым. Соңрак дәвам итәрмен, дип уйлыйм. Әлегә үземдә укырга йөрерлек көч таба алмыйм, көннәрем елап, өзгәләнеп уза. Авыруым хакында әти-әнидән башка берәү дә белми. Әгәр серем чишелә калса, яшәүнең мәгънәсе калмый минем өчен. Интернетта аралашып, телгәләнгән җаныма тынычлык алам. Сайттагы фотом үземнеке түгел, әлбәттә. Сезгә дә бик ошаган бит, яшь егетләр дә ошата үземне. Дуслашырга, очрашырга теләп хат язучылар да шактый. Тик мин инде гаилә корып яшәү хакындагы уйлардан ваз кичтем! Авыру бала тудырып, калган гомеремне сабый алдында гөнаһлы булып яшисем килми. Минем өчен тормышның мәгънәсе калмады инде. Эх, үткән көннәрне кире кайтарып булса икән! Терсәк якын да бит, тик тешләп кенә булмый!

ТОРМЫШ – ОРМЫШ

Берничә көннән интернетка кереп, күпме эзләсәм дә, Заринаны таба алмадым. Игъланнар актарып, ВИЧ-инфекциялеләр белән аралашып карарга булдым. Бармы икән андыйлар челтәрдә, сөйләшергә теләүчеләр табылыр микән?

«Миңа 26 яшь, күңелемнең төшенке чагы, ВИЧ-инфекция диагнозы куйдылар. Мин үзем кебекләр белән аралашырга телим», – дигән игъланга тап булдым. Шунда ук кызга җавап та яздым. Иринага – 19 яшь, башкаланың Авиатөзелеш районында туып-үскән. Кызый бик теләп аралашты, мине генә көтеп торганмыни! Эч серләрен түкми-чәчми сөйләп бирде:

– Кечкенәдән ирдәүкә булдым, күбрәк малайлар белән , уйнап, сугышып үстем. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук сүгенергә өйрәндем. Олырак классларда тәмәке тарта башладым, сырадан авыз итеп карадым. Җиденчене тәмамлагач, джин тоник, шәраб, аракы кебек эчемлекләр куллана башладым.

Әтиемне хәтерләмим, әни көне-төне эштә, ә мин өйдә берүзем. Рәхәт, иркенлек, нәрсә эшләсәм дә, күрүче, орышучы кеше юк. Иртә-кичен дуслар белән җыелышып, бездә эчеп, тәмәке тартып, йокламыйча төн үткәрүләр гадәткә әверелде. «Үләннәр» дә тартып карадым, берничә мәртәбә наркотикларның көчлерәкләреннән дә авыз иттем.

Җәй көне неформаллар төркеме белән танышып, аларга ияреп, Мәскәүгә чыгып киттем. Хәтта әнигә әйтеп торуны кирәк, дип тапмадым: рюкзакка бар булган кием-салымымны төяп, өйдән чыгып сыздым.

Мәскәүдә җирле неформаллар төркеме белән таныштык. «Очучы» кушаматлысы безне үзенә яшәргә алып кайтты. Без вакытлыча шунда төпләнеп яши башладык. Ике бүлмәле фатирда көн саен егермедән артык кеше җыелыша. Кем кайда булдыра ала, шунда сузылып ятып йокыга тала. Көндез без, төркемнәргә бүленеп, акча эшләргә чыгып китәбез. Кайберләребез электричкаларда гитара уйнап акча эшли, икенче төркем җир асты юлларында гитара чиртеп, җырлап көн күрә. Көненә 8-9 меңнән дә ким эшләгән чаклар сирәк булды. Әлбәттә инде, барлык эшләп тапкан акча тәмәкегә, хәмергә китеп барды. Шул рәвешле Мәскәүдә җәй айлары узып та китте. Алда нәрсәләр булыр иде, белмим, тик мин сентябрь башында машина астына кердем. Исерек килеш юл аша чыкканда, чак кына үлемнән калдым. «Ашыгыч ярдәм» машинасы мине хастаханәгә алып киткән, мин үзем әлеге мизгелләрне бөтенләй хәтерләмим дә. Хастаханәдә айга якын дәваланганнан соң, мине чыгарып җибәрделәр. Кулыма тоттырган белешмәләрдән шул аңлашылды: миндә ВИЧ-инфекция тапканнар. Кичекмәстән Казанга кайтып, махсус хастаханәдә теркәлергә кирәклеге хакында да искәрттеләр.

Мин бермәл айнып киткәндәй булдым, узган гомерем кино кадрларыдай күз алдыннан узды. Үкенүдән елап, бөтен вакытым күз яшәләренә коенып узды. Тик бер атнадан тынычландым, тормыш яңадан элеккечә дәвам итте. Көндез акча эшләргә тырышам, кичләрен Одинцоводагы фатирда… Авыруым хакында беркемгә дә сөйләүне кирәк санамадым, җенси тормышымда да үзгәрешләр кертеп тормадым. Вокзал, базар тирәсендә табылып торган «кавалерлар» белән йоклап, аларга да авыру таратуыма шатланып, шуннан тәм табып яши башладым. Авыру-айнымас тормыш рәвеше дәвам итте: көн артыннан иртәгесе туды.

Берзаман Казандагы апа шалтыратып, тиз арада өйгә кайтырга кушты. Башкаланың СПИД-үзәгеннән хәбәр иткәннәр, миңа кичекмәстән үзләренә килеп теркәлергә боерганнар. Мәскәү табиблары хәбәр иткән, күрәсең. Кайтып, үзәктә теркәлмәгән очракта, бөтен Русия буенча эзләтергә бирәчәкләре хакында да кисәткәннәр. Шактый уйлаганнан соң, мин туган илгә кайтырга карар кылдым. Аннан-моннан юлга акча туплап, өйгә юл тоттым.

Казанга кайткач, СПИД-үзәккә киттем. Биредә мине тикшереп, Мәскәү табиблары куйган диагнозны расладылар. Өстәвенә, тагын бер куркыныч авыру – «сарының» В-төркеме вирусы да табылды! Табиблар фикеренчә, әлеге вирус, СПИД шикелле, куркыныч, җимергеч икән. Әле тагын хатын-кыз авыруларының «букетлап» булуы да ачыкланды. Менә хәзер мин дәвамлы дәвалау курслары узарга тиеш. Тартырга, эчәргә бөтенләй ярамавы хакында да кисәттеләр. Ә мин инде эчмичә тора алмыйм, минем өчен табибларның әлеге таләпләре трагедиягә тиң. Гомумән, яшисем килми минем! Артыгын эчеп ташлагач, дөнья белән бәхилләшәсе килгән чаклар да була. Еш кына дөньяны үзем кебек кабахәттән коткару хакында уйланам. Озак калмады инде көтәргә… ВИЧ-инфекциясе инде СПИДка әверелгән…

ИГЪЛАН БИРДЕМ

Мин үзем язып, ВИЧ, СПИД авыруыннан интегүчеләрне эзләп карарга булдым. «Мин 21 яшьлек кыз бала. Замана зәхмәте – СПИД иярттем… Инде миңа нишләргә?» – дигән игълан элдем. Җаваплар озак көттермәде, бер-бер артлы минем белән танышырга теләүчеләр шактый табылды. Беренчеләрдән булып, Миләүшә язды. Ул миңа интернетта аралашырга тәкъдим ясады, күңелне тынычландырырлык җылы сүзләр табып, туң йөрәгемне эретергә тырышты. Ярдәм кирәк булса, булышырга әзер икәнлеге хакында да белдерде. Миләүшә – яшь табибә, башкала хастаханәләренең берсендә эшли.

Бер сәгать эчендә кырыктан артык хат алдым. Төрле эчтәлектәгеләр бар иде анда: тынычландырырга тырышучылар, күңелне күтәрергә теләүчеләр, ярдәм итәргә алынучылар, очрашырга чакыручылар да табылды. Мондыйлар белән беррәттән, башка төр эчтәлектәге «смс»лар да очрады:

– Синең кебек кабахәтләрне үз кулларым белән буып үтерер идем!

– Шул кирәк сиңа! Бер җиренә хуҗа булмаган һәркемне шундый язмыш көтә! Эзләгәнеңне тапкансың, хәшәрәт!

– Мин дә авыру, әйдә, очрашыйк әле!

Матур, җылы эчтәлектәге хатлар да шактый иде. Шулар арасында Алинә язганы аеруча тетрәндерде. Кызый үзе хакында бик теләп сөйләде:

– Мәктәпне тәмамлагач, авылдан килеп, башкала уку йортларының берсендә студент булу бәхетенә ирештем. Өченче курста үлеп гашыйк булдым! Ә ул миннән унике яшькә олырак иде. Башта бар да яхшы барды, ярты елдан соң мин аның өйләнгәнлеге хакында ишеттем, ике баласы да бар икән. Тик ышанасы гына килмәде бу хәбәргә: сөйгәнем бит көн саен минем белән бергә булды, һәр төнне икәүләп уздырдык. Мине өзелеп ярата ич ул! Инде тәмам аның гаиләле булуына инангач, хатынын һәм балаларын үз күзләрем белән күргәч, аерылышырга теләдем. Ә ул мине төрлечә куркытты, хәтта үтерү белән дә янады. Ә мин сүземдә нык тордым, әйберләремне җыеп, башка фатирга күченеп киттем. Шунда ул миңа үзенең СПИД белән авыруы хакында әйтте. Шул көннән башлап, мин хафага төштем: димәк, мин дә авыру. Көн саен башым авыртадыр сыман тоелды, ашказаным борчыгандай итте, лимфа-төенчекләр шешкәндер сыман булды, хәл киткән чаклар ешайды… Аптырагач, шифаханәгә киттем, табибларга күренгәч, алар тынычландырды, хафаланырлык урын юклыгы хакында әйтте. Миндә СПИД авыруы юк! Тик барыбер ышанмадым: мин – авыру, миндә – СПИД, дип үземне «ашавымны» дәвам иттем! Бик озак тикшеренгәннән соң, шул ачыкланды: миндә ипохондрия дигән авыру икән. СПИДофобия – әлеге авырудан курку – ипохондрия дигән авыруның бер төре.

Ипохондрия авыруы турында мин укымаган китап, брошюра юк диярлек, интернетта актарынмаган сайт калмады! Мин СПИД авыруы хакындагы тере энциклопедиягә әверелдем. Дусларым да миннән йөз чөерде, гел бер нәрсә турында тукып торган кешене кемнең тыңлап торасы килсен инде! Атна саен кан бирергә чаптым, канга бәйләнешле барлык төр анализлар тапшырып интектем. Теләсә кайда лимфа-төеннәрен капшап, кешеләрне шаккатырып бетердем… Тирә-юньдәгеләр мине «башы кыегайган»га тиңләде. Күренергә килгән саен, шифаханә табиблары да миннән тизрәк котылу җаен карады. Өйдәгеләрне, якыннарны тәмам туйдырып, биздереп бетердем. Аптырагач, психологларга мөрәҗәгать итеп карарга булдым. Бәхеткә, ипохондрия авыруы тиз чигенде. Хәзер инде мин сау – сәламәт! Һәр туган көнгә сөенеп, тормышымда яхшы гамәлләр генә кылып яшәргә тырышам…

…Узган ел ахырында Татарстанда ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны 13000 тирәсенә җитте. Ә үзләре дә белмәүчеләр күпме! Андыйлар бездән аңлау, ярдәм, мәрхәмәт, игелек көтә…

Мәдинә НУРУЛЛА.

ТӘМУГКА ТИҢ ТОРМЫШ , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии