«Гаделлекне үзебездә эзләгез»

«Гаделлекне үзебездә эзләгез»

Хәзер русиялеләр, гаделлек эзләп, Европа судына чыга алмаячак

Русия Европа Советыннан чыгуы турында белдерде. Бу карарның гади гражданнарга кагылган төп өлеше шул: хәзер Европаның кеше хокуклары буенча судына мөрәҗәгать итә алмаячакбыз. Күпләр өчен бу институт гаделлеккә ирешү өчен өстәмә мөмкинлек иде. Бүтән андый мөмкинлегебез юк.

15нче март көнне Русия Европа Советыннан чыгуы турында белдерде. Безнең яктан гариза тапшырылуга, Европа Советының министрлар комитеты да Русияне кичекмәстән үз составыннан чыгаруы турында карар кабул итте. Шулай итеп, тарихка әлеге оешмадан чыгарылган беренче ил булып кереп калдык. Дөрес, Русия «алар куганчы үзебез киттек» дип мактана ала.

Русиянең Европа Советыннан чыгуы безнең илдә Кеше хокуклары турында Европа конвенциясе автомат рәвештә эшләвеннән туктый дигәнне аңлата. Әлеге конвенция Европа Советына керә торган илләрнең гражданнарына аларның төп хокуклары – тормышка, иреккә, белем алуга, гаилә коруга, шәхси кагылгысызлыкка, гадел судка хокукларының үтәлүен гарантияли, шулай ук аларны коллыктан, мәҗбүри хезмәттән, җәзалаулардан саклый иде. Европа конвенциясендә язылган хокукларның күбесе Русия Конституциясендә дә бар. Ә, мәсәлән, коллыкның тыелуы турында Конституциядә сүз булмаса да, башка законнарда әйтелгән. Шулай булгач, Конвенция гамәлдән чыгарылса да, хокукларның төп өлеше кала. Һәрхәлдә кәгазьдә.

Тормышка хокук дигәненә генә үзгәреш кертелүе ихтимал. Чөнки Европа Советына кергәндә дәүләтләр «тыныч вакытта үлем җәзасы кулланудан тыелырга» дигән кагыйдәне кабул итәргә тиешләр. Русия дә моны кабул иткән, үлем җәзасына мораторий керткән иде. Ә хәзер Советтан чыккач, бу тыю да юкка чыга дигән сүз. Соңгы вакытта Русиядә «үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк» дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Конституция суды рәисе (ә үлем җәзасын кире кайтаруны шушы суд хәл итә) Валерий Зорькин да кире кайтару ихтималлыгы бар дигән иде.

Европаның Кеше хокуклары буенча судына Русиядән мөрәҗәгать итүләр бик күп иде, моны төрле елларда алып барылган статистикалар да раслый. Мәсәлән, «РБК» мәгълүматына караганда, 2020нче елда Европа судына 62 меңгә якын гариза кергән, шуның 14 меңгә якыны – русиялеләрдән. «РИА Новости» РФ Тышкы эшләр министрлыгының хисабын китергән иде. Анда әйтелгәнчә, Русия Европа суды чыгарган карарларның 95 процентка якынын үтәп барган, ел саен дистәләрчә миллион евро компенсация түли торган булган.

Русиялеләрнең Европа судына мөрәҗәгать итә алмаячакларын шәрехләп, Федерация Советының конституцион закон буенча комитеты рәисе Андрей Клишас «РИА Новости»га: «Безнең гражданнарга, хокукларын яклап, үзебезнең ил судларына, шул исәптән Конституция судына активрак мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип белдерде. Үзебездә бөтен инстанцияләрне үтми торып, Европа судына мөрәҗәгать итеп булмый да иде. Елына 14 мең кеше үзебездә гаделлек тапмаганга Европага чыга торган булган дигән сүз бит инде бу.

«ЕВРОПА СУДЫ – ӨСТӘМӘ БӘЙСЕЗ ИНСТИТУТ»

Адвокат, үзе дә күп тапкырлар Европа судына мөрәҗәгать иткән һәм откан Руслан Нагиев Русиянең 15нче мартта биргән карары гади гражданнарга ничек кагыласын аңлатты. «Европа суды кеше хокуклары бозылу турындагы эшләрне карый. Әйтик, гражданин тикшерү яки суд барышында үзенең хокуклары бозылды дип саный икән, ул шушы судка мөрәҗәгать итә ала иде. Һәм Европа суды чыннан да хокуклар бозылган дип тапса, шулай дип карар чыгара һәм Русия ягы аның позициясен исәпкә алып, җитешсезлекне төзәтергә тырыша иде. Мин откан эшләрнең берсе – 10 ай тикшерү изоляторында утырган, аннан соң акланган Мәҗитов эше. Европа суды аның хокуклары бозылган, шул исәптән 1нче СИЗОда шартлар начар булган дип тапты, шуннан соң ул изоляторда тоту шартлары яхшырды. Әгәр Европа суды әхлакый зыян өчен компенсация түләргә дип чыгарса, ул да түләнә иде. Европа судына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бетерелү русиялеләр өчен югалту дип саныйм. Чөнки ул – өстәмә бәйсез институт, мөрәҗәгать итеп була торган тагын бер суд. Русия хакимияте контролендә булмаган орган күпкә объективрак һәм тарафсыз. Аның булуы илнең хокук саклау һәм суд системасына да стимул биреп торды», – дип сөйләде адвокат.

Руслан Нагиев юридик яктан хәзер Русиядә үлем җәзасына кертелгән мораторий гамәлдән чыгарыла ала, дип белдерде. «Хәзерге шартларда мин үлем җәзасына каршы. Чөнки тикшерү барышында яисә эшне яңадан караганда, карарның гадел булмаганлыгы ачыклана. Үлем җәзасы бирәсең икән, аннары ул нахакка гаепләнгән кешене кем кире кайтара? Әгәр дәүләт җинаять эшләрен 100 процент гадел һәм объектив карауны тәэмин итә ала, суд хатасы булмый дип гарантия бирә икән, ул очракта педофилларга, серияле үтерүчеләргә, террорчыларга каршы үлем җәзасы кулланырга була, әлбәттә. Ләкин мин суд хатасыннан куркам, гаепсез кеше хөкем ителергә мөмкин дип саныйм», – диде ул.

«БАШЫҢ ИКЕ БУЛМАСА, ЕВРОПА СУДЫНА ЧЫКМЫЙСЫҢ»

Шагыйрь, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Рифат Җамал-Корбанов – Европа судын откан кеше. Казан ветеринария академиясендә яңа ректор аны кафедра мөдире вазифаларыннан азат иткәч, Рифат әфәнде бу приказның кануни булмавын судта дәлилли hәм суд аны эшенә кире кайтару турында карар кабул итә. Ләкин әлеге карар берничә ел дәвамында үтәлми hәм ул, ил эчендә гаделлеккә ирешә алмагач, Европага ук чыга. Ун ел көткәннән соң, 2017нче ел азагында Европаның кеше хокуклары буенча суды, ниһаять, Рифат Җамал файдасына чыгарган карарын җибәрә. Рифат әфәнденең эшендә «Кеше хокуклары буенча Конвенциянең 6нчы маддәсе (гадел суд хөкеменә хокук) бозылган» дип табылган. Европа суды карарында Рифат Корбановны эшендә торгызырга һәм 12 ел эшләми тору дәверендә күргән матди зыянны капларга тиешләр, дип язылган. Әхлакый зыян өчен 100 мең сумнан күбрәк акчаны түлиләр, ә менә эштә торгызылуына Рифат әфәнде башка юллар аша ирешә. Эшләми торган чор өчен матди зыянны түләтү артыннан да йөрми. «Дәүләт белән акчага уйнарга ярамый», – ди ул.

«Мин Европа судында откан кеше буларак, аңа бик рәхмәтле булырга тиеш кебек. Ләкин аны эченнән күрдем һәм шуны әйтә алам: беренчедән, анда да сәясәткә, икенчедән, акчага барып төртелә. Мин гаризаны үзем әзерләдем, үзем оттым. Ә гадәттә аны әзерләү белән аерым хокук яклау оешмалары, бер төркем адвокат шөгыльләнә. Бу, әлбәттә, бик кыйммәткә төшә. Европа судына бик күп гариза керә. Аларны карап бетерү мөмкин түгел. Ялгышмасам, анда 2-4 процент мөрәҗәгать кенә карала. Мин фән кешесе буларак, гаризаны бик төгәл итеп яздым. Әз генә туры килми икән, кире боралар. Хәзер булсам, хәтта Русия Европа Советыннан чыкмаган булса да, мин Европа судына мөрәҗәгать итмәс идем. Аны бөтен кеше җиңел генә дип уйлый. Җиңел түгел ул. Анда гаризада да, карарда да «гражданин Фәлән Фәләнов үз иленә (ягъни безнең очракта – Русиягә) каршы» дип языла бит. Бүгенге көндә башың ике булмаса андый гариза язмыйсың инде. Гади гражданнар өчен Европа судына мөрәҗәгать итә алмау зур югалту дип уйламыйм. Татарстанда ул Европа судын откан кешеләр бармак белән генә санарлык иде дип беләм.

Үлем җәзасына килгәндә, аны чынлап та кайтарулары бар. Һәм мин моны хуплыйм. Чикатило кебекләр җир йөзендә яшәргә тиеш түгел. Авыр җинаять кылганнарга гомерлек төрмә җәзасы бирәләр. Ни өчен без, салым түләүчеләр, аларны ашатып ятарга тиеш әле? Әлбәттә, бу җәза үлемнән яманрак та булырга мөмкин. Ләкин бездә һичшиксез үлем җәзасына хөкем ителергә тиешле җинаятьләр бар. Законнар реаль булырга һәм үз вакытына туры килергә тиеш», – дип сөйләде Рифат әфәнде.

Мәктәпләрдә татар теле кысылгач, татар телен гариза язып кына укып була башлагач, «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков та Европа судына кадәр барып җиткән иде. Ләкин аның гаризасы каралмады, үзенә кайтарылды. «Ни өчен икәнен бик нигезле итеп аңлатып язганнар иде: шәхсән минем хокукларым бозылу турында сүз бармый, шуңа күрә эшне карый алмыйбыз дигәннәр, ә инде татар халкының хокуклары бозылу – ул инде башка мәсьәлә, аларның компетенциясендә түгел икән», – дип аңлатты Павел Шмаков. Русиянең Европа Советыннан чыгуы турында сорагач: «Сәяси сорауларга җавап бирмим», – дип, шәрехләмә бирүдән баш тартты.

 

Европа Советына 1949нчы елда нигез салынган. Аның составына 47 (хәзер инде 46) дәүләт керә, аларда җәмгысы 800 миллионнан күбрәк кеше яши.

Русия Европа Советына 1996нчы елның 28нче февралендә кергән иде, 1998нче елның 30нчы мартында Европа конвенциясен ратификацияләде. Соңгы елларда Русия Европа Советының иң эре иганәчеләренең берсе иде.

Моңарчы Европа Советыннан чыккан бердәнбер ил – Греция. «Кара полковниклар» режимы урнашканнан соң, ул Европа Советыннан чыгарылу куркынычы алдында кала һәм, 1969нчы елда, алар куганчы үзебез китеп калыйк дип, оешмадан чыгарга теләве турында рәсми белдерү җибәрә. Биш елдан соң, диктатура бетерелгәч, Греция кабат Европа Советына керә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии