Коронавируслы дөньяда ни хәлләр бар?

Коронавирус котыру сәбәпле, бөтен дөньяда диярлек карантин. Татарстанда 22нче мартта дөнья күргән яңа карарда «20дән артык кеше катнаша торган чараларны тыярга» диелгән. Мәскәүдә әлегә 50 кешегә берьюлы җыелырга рөхсәт ителә.

Ул арада карантин тәртибен бозган өчен, Русиядә беренче җинаять эше ачылды. Кемгә карата диген әле – Ставрополь крае баш инфекционистына. Хатын 9нчы мартта Испаниядән кайткан, тик бу хакта җитәкчеләренә хәбәр итмәгән һәм, билгеле инде, карантинда да утырмаган.

Чит илләрдә хәлләр ничек икән – шуны белештек.

ЧЕРНОГОРИЯ

Әле узган атнага кадәр Черногория Европада коронавирус үтеп кермәгән бердәнбер дәүләт булып кала бирде. Тик моның озакка сузылмаячагы аңлашыла иде: башка илләр белән элемтә элеккечә калганда, транспорт йөреп торганда, туристлар агылганда, вирус илгә үтеп кермәс, дигән ышаныч була алмый. Шуны аңлап, 16нчы марттан Черногория хөкүмәте ил чикләрен япты. Черногориядә вакытлыча теркәлү документы булганнар гына керергә рөхсәт алды, алар да 14 көн мәҗбүри карантинда утырырга тиеш булды. Кертмәү бер хәл, ил хакимияте Черногориядә калган туристларны да чыгармый башлады. Ә туристлар күп иде анда: зарарланмаган ил, дип, кешеләр шунда агылды бит, Италия, Испанияләргә алынган билетларын Черногория билетына алыштырдылар. Русиялеләр өчен бигрәк тә уңайлы юнәлеш иде ул: билет бәясе дә кыйммәт түгел, виза да кирәкми. 16нчы март көнне чикләрне ябу турында карар кабул ителгәч, Русия матбугаты «Черногория меңнәрчә русиялене тоткынлыкка алды» дип язды. Туристлар урамда калды: алар өйләренә дә кайта алмый, җирле кунакханәләргә дә кертелмиләр, дип хәбәр итте федераль басмалар. Имеш, кунакханәләр коронавирус булу-булмау турында белешмә таләп итәләр икән.

ТАСС язуынча, Черногория хөкүмәте русиялеләрне илдән чыгару өчен бер таләп куйган: Русиядә калган 50 Черногория ватандашын билетсыз-нисез генә (ягъни бушка) Мәскәүдән Тиватка кайтарырга тиешләр, шул очракта гына Черногория русиялеләрне алып чыгарга рөхсәт бирәчәк иде. Русия бу таләпне кабул иткәч, Черногория туристларны алып чыгарга рөхсәт бирде. 21нче мартта «Аэрофлот», «Победа», «S7» авиакомпанияләре Черногориядә калган барлык русиялеләрне (барлыгы 1800 турист калган булган) эвакуацияләп бетерде, дип хәбәр ителде.

Без Казанда яшәүче Линара Халикова белән элемтәгә кердек. Черногориягә ял итәргә киткән Линара иң беренче, ягъни 19нчы март көнне оештырылган махсус рейс белән исән-имин Мәскәүгә кайтып җитә алды.

– Кайтырга берничә көн кала, очыш «отменять» ителә, дип хәбәр килде. Башка бернинди мәгълүмат та юк иде. Русия консуллыгының «Фейсбук» сәхифәсендәге хәбәрләрне күзәтеп тордым. Бәхет елмайды: 19ы көнге иң беренче рейска урын булды. Бер төркем русиялене Тиваттан автобус белән Подгородица шәһәренә аэропортка алып бардылар. Ничек итеп алып барганнарын күрсәң: шофер да, озатучылар да махсус костюмнардан, противогазлардан иде. Ә Мәскәү аэропортында безне тикшермәделәр, Казанда да тикшерүче булмады. Хәзер Казанда, өйдән чыкмаска тырышабыз, – дип сөйләде Линара.

23нче мартка булган мәгълүмат буенча, Черногориядә дә 22 кешедә коронавирус ачыкланган.

ҮЗБӘКСТАН

Туристлар бер Черногориядә генә «тоткынлык»та калмаган, әлбәттә. Мәсәлән, Үзбәкстаннан кайта алмаучылар да бар иде. Вакытлыча Төркиядә яшәүче һәм Ташкент шәһәренә ял итәргә килгән Эльмира Кәримова Үзбәкстаннан Истанбулга кайта алмавы, аның каравы Мәскәүгә кайта алуы турында сөйләде.

– Төркиягә бөтен рейсларны да туктаттылар. Русия махсус рейс оештырды, шуның белән, ниһаять, Мәскәүгә кайта алдык. Үземә йөрергә туры килде, әлбәттә: хәбәрләрне күзәтеп тордым, Русиянең Үзбәкстандагы вәкиллегенә яздым, өр-яңадан билет сатып алырга туры килде. Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына кайттык. Берәү дә тикшермәде, карантин турында да сөйләмәделәр. Барысы да гадәттәгечә иде, шунысына аптырадым. Хәзер Казанда, үзем аңлап өй карантинында утырам, – диде ул.

Үзбәкстандагы хәлләр турында Ташкентта яшәүче Зәмирә (тулы исемен язмауны сорады) сөйләде:

– Без өй карантинында утырабыз. 22нче марттан башлап, метро һәм башка җәмәгать транспорты эшләми. Шәһәрләр арасында да автобуслар туктатылды. Бөтен оешмалар да диярлек өйдән торып эшләүгә күчте. 23нче марттан урамда медицина битлеге кими йөрүчеләргә кисәтү белдерелә, ә 25нче марттан штраф сала башлыйлар. Беренче тапкыр тотылганда – штраф 223 мең Үзбәкстан сумы (якынча 1828 сум), икенче тапкыр тотылганда – 669 мең Үзбәкстан сумы (якынча 5484 сум) булачак. Битлек киеп кенә этләрне урамга алып чыгарга, кибеткә барырга ярый. 24нче марттан азык-төлек сата торган базарлар һәм барлык сәүдә комплекслары ябыла – дәүләтнеке булганнар да, шәхсиләр дә. Дехкан базарлары (гаилә яки бер хуҗалыкның азык-төлек сату ноктасы), супермаркетлар, азык-төлек кибетләре, больницалар, поликлиника һәм аптекалар гадәти режимда эшли. Ресторанда туйлар уздыру тыелды. Өйдә генә ярый, анда да 15 кешедән артык җыелмау шарты белән.

Сүз уңаеннан, Русиядә торып эшләүче Үзбәкстан ватандашлары үзләренә кайтып китә алмый тилмерә, алар хәзер аэропортларда яшәргә мәҗбүр. Чөнки Русия ягыннан паспорт контролен узганнар, ә туган якларына кайта торган самолет билгесез вакытка күчерелгән, шунлыктан кешеләр аэропорттагы «яшел зона»да «тоткынлык»та калган. «Медуза» басмасы язуынча, Үзбәкстан вәкилләре генә түгел, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан, Белорусия вәкилләре дә шундый ук хәлдә. Алар барысы да Русиягә вакытлыча эшләргә килгән булган. Үзбәкстан хәтта үз ватандашларын да илгә кертми. «Uzbekistan Airways» Мәскәүдән махсус рейс оештырырга вәгъдә итә. Бөтен Русиядә меңләп үзбәкстанлы үз туган ягына кайта алмый тилмерә, диелә матбугатта.

Бүгенгә Үзбәкстанда 46 кешедә COVID-19 ачыкланган.

УКРАИНА

Украинада 17нче марттан бирле карантин, чикләр ябык. 5нче апрельгә кадәр шулай булачак, бәлки, аннан соң да озайтылыр әле. Самолетлар гына түгел, поездлар, шәһәрләр арасында автобуслар да йөрми, Киевта метро ябылды. Туризм өлкәсендә эшләүче Лилия Шинкаренко белән элемтәгә кердек:

– Бездә карантин бик катгый. Кибеткә, шәһәрдә йөри торган маршруткага 10 кешедән артык кертмиләр. Икенче шәһәргә барырга кирәк булса, үз машинаңда яки таксида гына бара аласың – шәһәрләр арасында автобуслар йөрми башлады. 17нче марттан бирле мәктәпләрдә укулар туктатылды. Күп оешмалар өйдән торып эшләүгә күчте. Кайбер дәүләт оешмалары гына офиска йөреп эшли, анда да бер урында 10 кешедән артык җыелырга ярамый, диләр.

Туризм өлкәсе кризис кичерер дип беркайчан да уйламаган идек. Сәяхәтләр гел булып торыр, туризм яшәр, дип ышандык. Ә хәзер туризм бик авыр чор кичерә. Чикләр ябылды, туристик юлламалар сатылмый, ягъни безгә эш юк – монысы бер. Икенче проблема –туристлар Украинага кайта алмый тилмерә. Һиндстанда туристларым калган иде. Алар өчен борчылып, төннәрен йоклый алмадым. Шалтыратмаган җир калмады. Туристлар белән тәүлек дәвамында элемтәдә булдык. Алар да борчылды, юллама вакытлары чыккач, Һиндстанда үз акчаларына яшәргә мәҗбүр булдылар. Ә авиакомпанияләр эпидемия вакытында акча эшләп калырга тырыша: бер компания Һиндстаннан даими рейста 2800 долларга кайтырга тәкъдим иткән. Бер кешегә бу! Минем туристлар ризалашмаган, әлбәттә, аның хәтле акчаны каян алсыннар?! Бәхеткә, Украина хөкүмәте 20нче март көнне Һиндстаннан туристларны кайтартты. Соңгы минутка кадәр ышанып бетмәгән идек моңа, – дип сөйләде ул.

Бүгенгә Украинада 73 кешедә коронавирус табылган.

ТӨРКИЯ

Төркия 11нче мартка кадәр рәсми рәвештә «чиста» калды. 11е көнне Европадан кайткан берәүдә коронавирус табылды. Ә 23нче мартка Төркиядә инде 1256 кешедә COVID-19 ачыкланган иде.

Ил соңга кадәр чикләрен япмады шул. Дөрес, 5нче мартта Төркия «соңгы 14 көндә Кытай, Италия, Иранда булган кешеләр Төркиягә кертелми, Төркия ватандашлары гына – искәрмә» дигән карар чыгарган иде. Ә чикләр әле хәзер дә тулысынча ябык түгел. Мәсәлән, 22нче мартта да Мәскәүдән Истанбулга рейслар бар иде. Казаннан булган рейс туктатылган. Росавиация мәгълүматына караганда, 23нче марттан Русия Төркиягә барлык самолетларны туктата.

16нчы мартта илдә балалар бакчалары, башлангыч һәм урта мәктәпләр ябылды, югары уку йортлары дистанцион укытуга күчте. 17се көнне театрлар, кинотеатрлар, күргәзмә заллары, ресторан һәм кафелар да ябылды. 19ы көнне Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган ил халкына «өч атна дәвамында урамга чыкмаска тырышыгыз» дип мөрәҗәгать итте. «Өйдә кал, Төркия» дигән флешмоб башлап җибәрделәр. Танылган актерлар социаль челтәрләрдә шул темага язмалар, өйдә утырган фотоларын урнаштыра. Кафе-рестораннарның ишегенә дә «Өйдә кал, Төркия» дигән язулар эленгән.

– Өйдә эшләүгә күчтек. Тик урамга чыгарга ярамый дигән җитди тыю юк. Шулай да кирәк-ярак алырга кибеткә йә аптекага гына чыгабыз. Хәтта чәчтарашханәләр дә ябык, – дип сөйләде Истанбулда яшәүче Мәрвә Фидан.

ЭСТОНИЯ

12нче марттан илдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Кешеләр өй карантинында утыра. Коронавирус 352 кешедә табылган.

Таллин шәһәрендә яшәүче бер ханым белән элемтәгә кердек (исемен язмауны сорады):

– Ирем банкта эшли, аларны да өйдән торып эшләүгә күчерделәр. Карантин 1нче майга кадәр озайтылды, тик вазгыятькә карап, тагын да озайтылырга мөмкин. Балалар онлайн укуга күчте. Больницалар җитди авыруларны гына гадәттәгечә дәвалый, күчереп торырга мөмкин булган операцияләрне дә, дәвалауларны да кичектерделәр. Урамда кешеләр аз. Этләрен йөртергә, йөгерергә яки кибеткә бару өчен генә чыгалар. Супермаркетларда сатучылар пыяла шлемнар киеп эшли. Кибетләрдә антисептиклар куелган. Курьерлар ризыкны өйгә китерә һәм ишек төбендә куеп калдыра, кулга бирү бетте, – дип илдәге вазгыятьне тасвирлады ул.

ИСПАНИЯ

Испаниядә хәлләр күпкә хөрти. Анда рәсми рәвештә 33089 кешедә коронавирус ачыкланган. Карантин инде 2 атна дәвам итә, тагын 12нче апрельгә кадәр озайтканнар. Барселонада яшәүче бер егет белән интернет аша элемтәгә кердек (исемен язмауны сорады).

– Аптекалар һәм азык-төлек кибетләре генә ачык. Урамга әзгә генә чыгарга рөхсәт ителә, тик ике кеше янәшә барырга ярамый, күпмедер ара калырга тиеш. Машинада да берьюлы 1 генә кешегә барырга рөхсәт ителә, 2 кеше утырса – штраф. Ахырзаман кебек бездә, – дип уртаклашты ул.

Коронавирус белән зарарлану очраклары турындагы мәгълүматлар coronavirus-monitor.ru сайтыннан алынды.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии