«Бала югалса, өч көн көтәсе түгел, 20 минуттан чаң суга башлыйсы»

«Бала югалса, өч көн көтәсе түгел, 20 минуттан чаң суга башлыйсы»

Соңгы арада «бала югалды, табарга ярдәм итегез» дигән хәбәрләр еш күренә. Яшүсмер әти-әнисен «акылга утыртырга уйлап» өйдән чыгып киткән һәм, суынгач, йә үзе кайтып кергән, йә эзләүчеләр исән-имин килеш табып алган булса, ярый да бит. Ни кызганыч, бөтен очрак та яхшы тәмамланмый. Татарстанда һәм күрше-тирә төбәкләрдә эшләүче «Поисковый центр» ирекле эзләүчеләр һәм коткаручылар берләшмәсе җитәкчесе Айгүзәл ХӘЙРИЕВА белән шушы темага сөйләшеп, үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алдык.

– Айгүзәл, балалар чынлап та ешрак югала башладымы?

– Юктыр дип уйлыйм. Минемчә, кешеләр ирекле эзләүчеләргә күбрәк ышана, ярдәм сорарга өйрәнә башлады. Һәм без шуңа күрә хәзер «кеше югалды, табарга ярдәм итегез» дигән мәгълүматны күбрәк күрәбез. Элек ул алай ук күп күренми иде. Аннан соң балалар күбрәк югала торган аерым сезоннар бар. Мәсәлән, язгы-җәйге чорда үсмерләрнең качуы ешаеп ала. 1нче сентябрь алдыннан да өйдән качулар күбәя, чөнки мәктәпкә барасылары килми, димәк, анда ниндидер проблемалары бар.

– Бала нәрсәгә өйдән кача?

– Беренчедән, мәктәптә, өйдә низаг кебек негатив факторлар, икенчедән, маҗара эзләү теләге сәбәп була ала. Маҗара эзләүчеләр, әти-әнисенә әйтми генә «сәяхәт»кә чыгып китүчеләр даими булып тора. Ә негатив факторларга килгәндә, күпчелек очракта бөтен юллар да гаиләгә илтә. Әти-әниләр начар, баланы дөрес тәрбияләми, диясем килми. Һәркем үзе белгәнчә эшли. Бөтен кеше дә суперпедагог, психолог булып тумый. Күпчелек проблема белмәгәннән һәм белергә теләмәгәннән килә. Шуңа күрә олылар төрле чорда баланы тәрбияләү буенча үзләренең белемен күтәрүгә дә зур игътибар бирсен иде. Машинага утырырга уйлагач, иң элек автомәктәпкә барабыз, укыйбыз, имтихан бирәбез, таныклык алгач кына рульгә утырабыз бит. Ә ни өчен бала тууга шулай әзерләнмәскә? Хәзер интернет бик күп мөмкинлекләр бирә. Аудиокитаплар бар, ашарга пешергәндә, җыештырганда да тыңларга мөмкин. Ялкауланмаска гына кирәк.

Шунысын да әйтим: безнең йорт ишегалдында даими рәвештә 6-10 яшьлек балаларның үзләре генә йөрүен күрәм. Бу нормаль түгел. 12 яшьтән кечерәк бала вазгыятьне адекват рәвештә бәяли, дөньяны аңлап бетерә алмый. Ул каядыр үрмәли, сикерә. Югалмаса да, бәлагә таруы, аяк-кулларын сындыруы ихтимал. Юләр булганы өчен түгел, бала булганы өчен. Урлап китәргә мөмкиннәр дип әйтмим дә инде. Берәү кочагына кыстырып китсә, бала кычкырса, бәргәләнсә дә, әйләнә-тирәдәгеләр игътибар итмәячәк. Әтисе йә әнисе кычкырта-кычкырта өйгә алып кайта торгандыр, дип уйлаячаклар. Сез бу балага кем буласыз, аны кая алып барасыз, дип кызыксынучы бик аз булачак. Шуңа күрә мин 12 яшькә кадәр балаларның шәһәрдә үзләрен генә урамга чыгарып җибәрүгә катгый каршы. Без бала вакытта йөри идек әле, дияргә кирәкми. Әйе, без йөри идек. Ул вакытта тормыш бүтәнчәрәк иде. Мәсәлән, минем балачакта һәр почмакта диярлек ниндидер наркотик матдәләрне кайда сатып алып булуы турында игъланнар ябыштырылмаган иде. Хәзер урамда потенциаль җинаятьчеләр дә, машиналар да күбрәк.

– Безнең чагыштырмача тыныч республикада балаларны урлый алалармы?

– Теләсә кайда урлый алалар. Урамда нинди юләрләр йөргәнен белә алмыйбыз. Мәсәлән, бервакыт Башкортстанда югалган кызны эзләргә туры килде. Аның югалуына һәм соңыннан үлеменә сәбәпче булган кеше ул якныкы булмаган, икенче төбәктән күченеп килгән. Шуңа күрә аны полиция дә шундук ачыклый алмады, чөнки ул аларның исемлекләрендә куркыныч зат буларак исәптә тормаган. Иртәгә урамда кемнеңдер шизофрениясе көчәймәс һәм ул кеше балабызга зыян китермәс, дип алдан белә дә, гарантия дә бирә алмыйбыз. Әмма үз гамәлләребез белән баланың иминлеген гарантияли алабыз. Урамга балам белән бергә чыксам, ул иминлектә булачак. Әтисе яки әнисе баланы мәктәпкә озата барса, кайтканда каршы алса, юлда аны ниндидер маньяклар машинага утыртып каядыр алып китмәсләр, дип гарантияли алачаклар.

Гаилә эчендә дә бала урлаулар, бүлешүләр була. Без андый очраклар белән шөгыльләнмибез. Полиция дә аңа кысыла алмый, чөнки бу гаиләдә яисә суд аша хәл ителергә тиеш.

– Ата-аналарга «балам югалды» дип кайчан борчыла башларга?

– Кеше гадәтләнгән график буенча яши, шартлы рәвештә әйткәндә, А ноктасыннан Б ноктасына хәрәкәт итә. Тиешле вакыттан 20 минут үтеп китте, ә бала һаман да Б ноктасына килеп җитмәгән икән, бу – борчыла башларга сәбәп. Баланың үзен дә җаваплы булырга өйрәтергә кирәк. Олырак булса, «дәресләр бетте, өйгә кайтам» дип язып җибәрергә, кайткач «мин өйдә» дип хәбәр салырга өйрәтергә. Әлбәттә, әти-әниләр үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш. «Мин кибеткә барам» яисә «Әбиеңә киттем, фәлән сәгатьтә кайтам» дип әйтеп торсалар, соңга каласы булганда да хәбәр итсәләр, бала да моны үзенә гадәт итеп ала.

– Ярты сәгать үтте, ә бала юк, ди. Беренче эш итеп нишләргә?

– Бала кайдан кайтырга тиеш иде, ягъни ул булырга тиешле соңгы нокта кайда? Әгәр ул тренировкадан кайтырга тиеш икән, тренер белән элемтәгә керәбез. Анда юк икән, балагыз белән тагын кемнәр булган – аларга шалтыратырга. Алар да күрмәгән, кая киткәнен белми икән, полициягә хәбәр итәргә. Параллель рәвештә тагын кемнәргәдер хәбәр салырга. Бәлки, бала әбисенә кунакка чыгып киткәндер. Берәү бөтен туганнарга, дусларга, күршеләргә шалтыратып чыга торган итеп билгеләргә кирәк.

Сериалларда полиция тарафыннан әйтелә торган «югалган кешене өч көн узгач кына эзли башлыйбыз» дигән сүз – сафсата. Бәхеткә, бу сүзгә ышанучылар хәзер сирәгрәк очрый. Интернет оператив рәвештә эшләү мөмкинлеге бирде. Ләкин арттырып ташларга ярамый: «кеше югалды» дип тизрәк интернетка эләргә кирәкми. Полиция белән аралашкач, ул рөхсәт биргәч кенә хәбәрне социаль челтәрләргә таратырга була. Полиция мондый очракта нәрсә эшлисен яхшырак аңлый, ә әти-әниләр дулкынлана, борчыла һәм вазгыятьне адекват бәяли алмый. Турыдан-туры безгә дә мөрәҗәгать итәргә була, кайвакыт полиция үзе безгә чыга. Мәгълүмат каян килсә дә булышабыз, иң мөһиме – аның дөреслеген тикшерү.

– Әти-әниләр югалган баланы үз көчләре белән генә эзли аламы?

– Һәрвакыт ярдәмгә кеше чакырырга, органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, урманны бер үзең генә йөреп чыгып булмый, вакыт кына югала. Аллаһ сакласын, бу вакыт эчендә баланың гомере өзелергә мөмкин. Баланың йөгереп киткәнен күрсәң, әлбәттә, артыннан куып җитеп тотарга була. Әмма инде качып киткән икән, үзлектән эзләргә чыгып китү дөрес түгел. Әле аның чынлап та урманга киттеме, юкмы икәнен төгәл ачыкларга, шаһитлар табарга кирәк бит. Мәгълүматны сыйфатлы итеп эшкәртмәсәң, бик күп вакыт югалтырга һәм бернәрсәгә дә ирешмәскә мөмкин.

– Баласы югалмасын өчен, әти-әниләр аны нәрсәгә өйрәтергә тиеш?

– Кечкенә балаларны шәһәрдә берничә нәрсәгә өйрәтергә кирәк. Беренчедән, әгәр югалганнар икән, урында басып калырга, берәр олы кешедән ярдәм сорарга. Олы кеше ярдәм итә алсын өчен, балада әти-әнисенең телефоны булырга тиеш. Аны матур карточка рәвешендә бергәләп ясарга да мөмкин. Баланы таныш түгел олылар белән билгеле бер дистанция саклап аралашырга өйрәтергә кирәк. Бер кеше белән дә сөйләшмә, дип әйтү дөрес булмас. Ким дигәндә ике кул сузымы ара калдырып сөйләшергә – теге кеше эләктереп ала алмасын. Кеше агрессия күрсәтә башласа, баланы кычкырырга, ярдәм сорарга, кеше күп булган җиргә качарга өйрәтергә кирәк. Төзелеш, чорма кебек җирләрнең уен өчен түгеллеген аңлату да мөһим. Экстрим кирәк икән, тренер, махсус җайланмалар булган җиргә алып барырга була, андый урыннар хәзер күп. Балага ничә яшьтән телефон алып бирәсен һәр ата-ана үзе хәл итә, бу темага язылган бик күп фәнни хезмәтләр бар. Шуны гына әйтәсем килә: бала үзен начар тота дип, телефонын тартып алмагыз. Ул өйдән качса, янында телефоны да булмаса, эзләү катлаулана. Андый хәлләрнең булганы бар. Ә элемтә булса, ул инде яхшы. Телефоннан, акыллы смарт-сәгатьләрдән баланың кайда икәнен күзәтеп торырга да була.

Күпләр «бала югалырга мөмкин» дигән темага уйларга да курка. Бу хакта уйларга һәм баланың иминлеген алдан кайгыртып куярга курыкмасыннар иде. Әзерлекле булу берәүгә дә комачауламый.

 

«Поисковый центр»ның телефоны: 8 967-466-49-11. Кеше югалуы турында шулай ук 112 номерына да шалтыратып хәбәр итәргә була.

«Поисковый центр»ның узган елга статистикасы: исән килеш табылганнар – 164 кеше (93,7 процент), үле килеш табылганнар – 7 (4 процент), табылмаганнар – 4 (2,3 процент). Шулардан 41е (23,42 процент) – балалар (17 яшькә кадәр), 102се (58,3 процент) – олылар, 32се (18,28 процент) – өлкән яшьтәгеләр.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии