- 25.02.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №8 (22 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
«Дистәләгән мәчетләрне төзү эшендә катнашкан, саваплы һәм йомшак күңелле кеше иде». Узган елның февралендә югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов турында якыннары әнә шулай дип искә ала. Көпә-көндез Буа районының Суыксу авылында юкка чыккан хәзрәтне якыннары әле дә кайтыр дип көтә. Сөләйман Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова белән хәзрәтнең Татарстандагы Ислам дине үсешенә керткән өлеше, югалганчыга кадәр алып барган эшчәнлеге турында сөйләшү өчен дип очрашкан идек. Ә сүз очы хәзрәт юкка чыккан 7нче февраль көненә һәм тикшерү эшләре барышына тоташты. Хәер, эзләү эшләре инде туктатылган. Әмма, имамның кызы белән сөйләшкәч, җиренә җиткереп эзләделәр микән соң, дигән сорау туа.
«КАЯ БАРСАК ТА, БЕЛМИБЕЗ, ДИДЕЛӘР»
Заманында Татарстан мөфтие урынбасары булып эшләгән, соңгы елларда Петровский мәчете имам хатыйбы, «Нурулла» мәчетенең икенче имамы булган Сөләйман хәзрәт Зарипов мәчетләр төзү эшенә Бөгелмәдә яшәгән чагында керешкән. Ул чорда шәһәрдә мәчетләр булмаган, беренче дин йортын төзүгә хәзрәт зурдан кубып тотынган. «Бик зур мәчет иде ул», – дип искә ала Зөлфия ханым. Бу Бөгелмәдә Ислам динен үстерүгә бер баскыч була: мәчеттә дин дәресләре үткәрә башлыйлар, күпләр намазга баса. Бөгелмә районының авылларында да берәм-берәм мәчетләр торгызыла башлый.
– Мәчет төзү өчен башта архитектор табып, планын төзетә, аннары җир участогы таба, шуны сатып алырга иганәче эзли, кыскасы, әтинең эше күп иде. Мәчет төзүдә катнашкан кешегә савабы зур була. Һәр укылган намаз өчен савабы сиңа да языла. Ничәмә-ничә мәчет төзүдә булышып йөргән кеше буларак, әтине бик саваплы кеше дип әйтә алам. Казанның Петровский бистәсенә күчеп килгәч, үзебезнең җиргә мәчет салдырды. Бу тирәдә дини йорт юк иде, халык агылып килде монда. Әтием җиде тел белә иде. Гарәп теленнән күп кенә дин китапларын тәрҗемә итте. Ул бик яхшы психолог һәм дипломат иде. Шуңа күрә дә мөфти урынбасары булып эшләгән мәлендә аны гел хаҗга җитәкче итеп җибәрәләр иде. Хәтеремдә иң яхшы мизгелләр белән истә калды: бик ачык, ягымлы, йомшак күңелле әти иде ул. Каты сүз әйтеп рәнҗеткәне булмады. Сөйләшеп, аңлатып эш иткән кеше. Минем өчен аның югалуы бик зур шок булды, чөнки ул беркайчан да хокук сакчылары белән бәйләнешкән, ниндидер ызгышларда катнашкан кеше булмады. Традицион Ислам яклы иде, радикал исламчыларга каршы булды. Бөтен эшчәнлеге – Исламны күтәрергә һәм дөрес юнәлештә алып барырга юнәлтелгән иде. Һәм менә шулай кинәт кенә югала кеше. Нәрсә өчен?
Зөлфия ханым ул көнне яхшы хәтерли. Сәгать көндезге 2дә җәмәгате Рәбига ханым белән Коръән ашына барырга тиешле хәзрәт билгеләнгән вакытка да, кич белән дә өенә кайтмый. Әтиләрен бераз соңга калган вакытларында да алдан шалтыратып кисәтүчән, бик дөрес кеше буларак белгән балалары пошаманга кала.
– Без аңа төш вакытында ук шалтырата башлаган идек инде. Көндезге уникедән бирле шалтыратсак та, әтинең телефоны тотмады. Аның белән булган гарәп кешесенеке дә, «недоступен», дип җавап бирде. Буага кайткач та телефоны тотмаган әтинең, чөнки безгә, «Абонент челтәрдә барлыкка килде», дип смс килер иде. Ләкин шунысы гаҗәп: WhatsApp программасына кереп, әтинең соңгы тапкыр анда сәгать көндезге өченче яртылар тирәсендә утырган булуын күрдек. Ә бит әйткәнемчә, телефон көндезге 12ләр тирәсендә үк җавап бирми башлаган иде. Бу безгә бик сәер тоелды. Шулай да мин, кайтыр, дип уйладым. Төнге 11нче яртыда апам шалтыратты – бу бик яхшы хәтеремдә калган минем. «Зөлфия, әтидән әле дә хәбәр юк бит», – ди. Шунда салкын җил искән кебек булды битемә. Йөрәккә курку керде. Икенче көнне әнинең кан басымы 210га 170кә чаклы күтәрелде, безнең өйгә күпләп халык җыела башлады, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Сөләйман хәзрәтне эзләүдә 2 меңләп волонтер катнашкан. Күкрәктән карга батып, һәрбер ташландык бинаны, елга буйларын, юл читләрен, күпер асларын тикшергәннәр. Моннан тыш, Зөлфия ханым сүзләренчә, кайбер мәгълүматларны табарга дус, таныш-белешләре ярдәм иткән. Әгәр аларның ярдәме булмаса, нишләр идек, ди әңгәмәдәшем.
– Камералар буенча каратып, әтинең кайдан-кая һәм сәгать ничәдә юл тотуын ачыкладык. Моны, камералар аша карап, танышларыбыз эшләп бирде. Әтинең машинасын да, тикшерүчеләр түгел, Суыксу авылы мулласы тапты. Тикшерү комитетына, «машина табылды», дип шалтыраткач, шаккаттылар. «Ә сез нишләп бу хакта белмисез. Димәк, сезгә без генә биреп барабыз мәгълүматларны?» – дим. «Әйе», – диләр. Әтинең машинасын кибет каршысында кемнәр калдырган – ачыклый алмадык. Кибетчеләр, күрмәдек, диләр, ә бинада видеокүзәтү җайланмалары юк. Әти юкка чыккан урам чаты да кешесез тормый – ул урамда гел кешеләр йөри, балалар мәктәптән кайта… Кая барсак да, кемгә мөрәҗәгать итсәк тә, белмибез, диләр.
Якыннары Сөләйман хәзрәтнең югалуын алдан планлаштырып эшләнгән эш дип саный. Һәм кибет каршында да машинаны әти калдырмаган, дип сөйли Зөлфия ханым. Чөнки рульдә йөргән кызына хәзрәт һәрвакытта да: «Машинаңны «ручник»ка куеп калдыр, шунсыз төшмә», – дип әйтеп килгән, үзе дә бу кагыйдәне үтәп барган. Машина документларын да беркайчан «бардачок»тан чыгармый торган булган, ә менә машина табылгач, аның документлары эзсез юкка чыгуы һәм «ручник»та калдырылмавы ачыкланган.
– Аннан соң, ул теләсә-кем кул күтәргәнгә туктамый иде. Бары тик өч очракта гына: көмәнле хатын кыз басып торса, яки балалар булса гына туктата иде машинасын. Яки инде берәрсе «таныклык» күрсәтсә… Белмим, ничек кеше шулай кинәт юкка чыга аладыр? Әтинең югалуын аеруча 5 яшьлек улым Нияз авыр кичерде. Тикшерү комитеты, машинасыннан, бер пакет белән кигән киемнәрен алган булган, соңрак киемнәрне безгә бирделәр. Минем улым алар арасыннан әтинең футболкасын сорап алып, шактый вакыт иснәп йоклады. Соңрак без әтинең ул киемнәрен юдык. Улым: «Бабайның исе килми, икенче киемен бир», – дип, елый иде. Түбәтәен сорый иде, исе килә чөнки. Бераз вакыт узгач, эпилепсия булды улымда, чөнки әтине бик сагына, нервылана. Кайвакыт машинада барганда елый башлый: «Нишләп ул кайтмый?» – ди. Балага ничек аңлатып була соң? «Аны кем алып китте?» – ди. «Белмим улым», – дим. Белмибез чөнки. «Ничек югалсын, ул бит зур кеше», – ди. Бу хәл хәтта баланың башына сыймый. Хәтта ул да кешенең тик торганнан югала алмавын аңлый. Ә менә тикшерү комитетындагылар аңламады. Әти югалгач, җинаять эше ачылган иде. Сентябрь аенда безгә, эш туктатылды, дигән җавап хаты килде. Аны урлаулары белән бәйләрдәй кеше булмау сәбәпле, диелгән. Моны укыгач, телсез калдым. «Эзләдек, табалмадык эшне шуңа туктатабыз», димәгәннәр бит. Ничек инде югалган кешене түгел, ә аның югалуында катнашы булган кешене генә эзлиләр? Жалоба яздык. Эшне вакытлыча торгыздылар, ләкин күптән түгел кабат туктаттылар. Бу юлы да шул ук сүз. Тикшерү барышында безгә берни әйтмәделәр, аның каравы, «дело»ны 12 томлык итеп җыйганнар. «Нәрсә анда?» – дип сорагач, «бу әйберләр яшерен» диләр…
Зөлфия ханым тикшерүчеләрнең эшчәнлеген «барысын да эшләделәр, тик без әйткән әйберләрне генә түгел», дип бәяли. Юл читендәге камераларны карап тикшерик дигән мөрәҗәгатьләр ничә мәртәбә яңгыраса да, комитеттагылар колак салмаган.
– Әтием югалгач, берничә көннән Чаллыда берәүне машина бәрдереп качуы турында яңалык күрсәттеләр. Юл буендагы камераларны карап, ике көн эчендә шул бәргән кешене таптылар. Һәр машинаны карап чыккан булганнар. Ә безнең тикшерүчеләр, «камераны карадык, берни тапмадык», кебек җаваптан башканы бирмәде. Югыйсә, тикшерү комитетының көче зур аның. Әтиемнәрне вертолетта алып китмәгәннәрдер бит инде? Димәк, безнең илдә кеше югалса, «ул югалган», дип кул гына селтиләр. 12 томлык «дело»да нәрсә язылганын сөйләмиләр, шалтыратып эш барышы белән дә таныштырып торучы булмады. «Нәрсә эшлисез?» – дип сорасаң, «Эшлибез», – диләр. «Без сезгә йортлар, кибет, метеокамералардан булган видеоязмалар бирдек, машинасын таптык, адреслар бирдек. Бөтенесен үзебез эшләдек. Ә сез нәрсә эшлисез әле?» – дип сорагач, «Мәетләрне тикшерәбез», – диләр. Кыскасы, без кушканны эшләмәс өчен барысын да эшләделәр…
КЕСӘҢДӘ ВАК АКЧА БАРМЫ?
Әңгәмәдәшемне тикшерү барышында яңгыраган сораулар да сәерсендерә. Тикшерү эшенә кагылышы бөтенләй булмаган мәгълүматларны сорадылар, дип аңлата Зөлфия ханым. Әйтик: «Ә сез нинди машинада йөрисез?» – дигән сорау яңгыраган.
– Моның тикшерүгә ни катнашы бар, гел аңламыйм. Аннан соң миңа: «Синең кесәңдә вак акча бармы?» – дигән бер сорау биргәннәр иде. Башта аңламадым. «Бар, – дим. – Ә моның әтинең югалуына ни катнашы бар соң?» «Синең әтиеңнең дә машинасында вак акчасы күп булган. Менә, мәсәлән, миндә вак акча юк», – ди бу. «Шуннан?» – дим. «Әгәр кешенең вак акчасы аунап ята икән, димәк, ул эре акча белән генә йөри», – ди. «Болай фикер йөртсәгез, мин миллионер булып чыгам инде алайса. Минем дә кесәм тулы вак акча бит!» – дидем. Бу сорауны бирергә хакы бармы аның – минем кесәдәге вак акча белән әтинең югалуы арасында нинди бәйләнеш бар? «Машинасын нинди акчага алды?» – дип сорый. «Ни катышы бар?» – дим. «Ничек инде, без бит акчаларны тикшерәбез», – ди. Минәйтәм: «Сез акчаларны түгел, кешенең кайда югалуын тикшерәсез». Әтинең югалуын фонд белән бәйле дип уйладылар, бәлки, ул чит илдә корал җитештерүне финанслагандыр диләр. Бу сафсата. Әтине ФСБда яхшы беләләр иде, ул качып йөргән кеше түгел – кайчан чакыртсалар да барды.
Сөләйман Зариповның исәнлегенә, аның кайтасына ышана якыннары. Тормышларының асты-өскә килгән кебек булса да, бер табылыр дип өмет итәләр. Зөлфия ханым да инде өч мәртәбә әтисен бик ябыккан дип төштә күрүе, «Мин кайттым, безне ябып тоттылар», диюен, сөйли. Шушы ук төшне югалган хәзрәтнең җәмәгате Рабига ханым да күрә икән.
– Ул кайтып керсә, бик зур могҗиза булыр. Без, мөгаен, шатлыктан еларбыз. Тик миңа тикшерү комитеты вәкилләре әйтте: «Югалгач, беркемнең дә табылганы юк әле». «Димәк, шулай эзлисездер – табылмаслык итеп», – дидем… – дип күз яшен сөртә Зөлфия ханым.
Сөләйман хәзрәт кебек дин әһеле тагын булырмы? Бу сорау мөселманнар гына түгел, Татарстанның элеккеге мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйны да уйландыра.
– Сөләйман хәзрәт минем урынбасарым гына түгел, бертуган сеңлемнең ире, безнең киявебез була. Сөләйман хәзрәт дигәч, күз алдына басынкы, гыйлемле, акыллы, мәрхәмәтле, сабыр һәр кеше белән уртак тел таба торган кеше килә. Нинди генә сабырсыз, усал кешеләр булса да, Сөләйман белән сөйләшкәч, тынычланалар – ул бик яхшы «переговорчик» иде. Аның кебек кеше булыр микән? Мин мөфти булып эшләгән вакытта төрле четерекле хәлләр дә булды, кайбер төбәкләрдә күзләренә ак-кара күренми торган, динебезгә сәясәтебезгә зыян китерердәй кешеләр дә бар иде. Шәхсән үзем бераз сабырсызракмын: шулар белән сөйләшкән вакытта түзә алмыйча, йә тавыш күтәрер, йә кырыс сүзләр әйтер идем. Ә Сөләйман хәзрәт дини тәрбиясе, акыллылыгы белән теләсә нинди мәсьәләне тыныч юл белән хәл итә алды. Шул ук вакытта яхшы әти, өй хуҗасы иде. Рәшидә абыстайның – минем әниемнең аеруча яраткан кияве иде ул. Сөләйманны төрмәдә уза торган чараларга да җибәрә идем. Чөнки яхшы беләм: ул зәвыклы, интеллигентлы кешеләр белән дә, башкалар белән дә уртак тел таба алырдай иде. Иде дип әйтергә дә куркам, иншаллаһ, килер бер көн, ул кайтыр, көләч йөзе белән. Нәрсә генә булса да, аңа дога кылабыз: исән булса – кайтсын, үлсә – шәһит китсен, дип. Гаиләсенә бик авыр. Тик бу сынауны сабырлык белән үтәргә тиешбез. Вәгазьләребездә халыкны сабырлыкка чакырабыз. Тик үзебезгә төшкәч, ул ничектер авыррак тоела икән… – дип сөйләде «Безнең гәҗит»кә Госман хәзрәт Исхакый.
Без дә Сөләйман Зариповның гаиләсенә, якыннарына сабырлык телибез. Өметләрегез аклансын, сабыр итүегез бушка китмәсен иде.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии