- 25.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №7 (22 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Адәм баласы алдаша инде ул. Ләкин ялганның да төрлесе, хәтта яхшысы да була. Изге нияттән чыгып, әйтик, юату, тынычландыру өчен яисә мактау, ягъни салпы якка салам кыстыру максатында хаклыкка хилафлык кылу шундыйлардан. Бусы зарарсыз һәм усаллык белән, үз файдасын кайгыртып алдау кебек түгел. Соңгысы әхлак нормаларыннан тыш, еш кына закон чикләреннән дә үтеп чыга. Сүз РФ Җинаять кодексының «Ялган донос» дигән 306нчы маддәсе кысаларына эләгә торган гамәлләр турында.
«СУЛГА» ЙӨРЕП, СУДКА ЭЛӘГҮ
28 яшьлек Казан кызы Ирина Канашева әнисен эшендә алыштырырга тиеш була. Анда да килми, кунарга да кайтмый, телефоны да эндәшми. Шөбһәгә төшкән әни кеше «Танкодром» полиция бүлегенә килеп гариза яза. Әлбәттә, полицейскийлар кызны эзләргә чыгып йөгерми. Мондый югалулар биниһая күп булганга, гел чаптырыклап йөрергә туры килер иде, югыйсә. Шөкер, йөриләр-йөриләр дә, 1-2 көн эчендә исән-сау килеш кайталар. Шуңа күрә хәбәрсез юкка чыгучыларны эзләү эше ачу өчен өч тәүлек вакыт каралган.
Бу юлы да шулай килеп чыга. Ике көннән соң Ирина пәйда була, ләкин өендә түгел, ә полиция бүлегендә. Әмма андагыларны куандырмый ул, чөнки таушалган кыяфәтле кызый үзәк өзгеч хәлләр сөйләп бирә. Аны берничә ир кеше ирексезләп машинага утыртып алып киткән, ниндидер шәхси йортка китергәннәр, аракы эчертеп ике көн буе көчләгәннәр, имеш. Бары тик тегеләр йокыга китүдән файдаланып кына, ул качып китү мөмкинлеге тапкан. Кыскасы, нәкъ сериаллардагы кебек. Хәер, аларда кызларны акча сыгу яисә башка берәр җитди максат белән урлыйлар, ләкин, кагыйдә буларак, алар исән-сау хәлдә котылалар.
Кеше урлау, көчләү бик авыр җинаятьләрдән санала. Шуңа күрә кыз сөйләгәннәргә бөтенләй үк ышанып бетмәсәләр дә, оперативниклар тикшерү чараларын башлый. Иң әүвәл арган-өшегән кыяфәтле Ирина аларга үзен машинага «төяп» алып киткән урынны күрсәтә. Ә менә ике көн җенси коллыкта тотылган йортның кай якта икәнен әйтә алмавын белдерә, машина турында да бер генә мәгълүмат та бирми. Шик көчәя төшә.
Оперативниклар И.Канашеваның эчкерсезлегенә ышанмасалар да, тикшерергә мәҗбүр. Ләкин кызның, дөресрәге, хатынның өйдә рәсмиләштерелмәгән никах белән яши торган ире бар бит әле. Анысының полициядә бәян ителгән «хикәя»гә ышанмаячагы көн кебек ачык. Шулай килеп чыга да. Өйдә бик хәтәр давыл куба. Үзенең гөнаһсыз хатын, җинаять корбаны икәнен раслау өчен гүзәл җенес бер уч дару эчеп агулана. Табиблар коткарып калалар үзен. Хәле яхшыргач, оперативниклар аның янына сырхауханәгә килә – җинаятьчеләрне эзләргә кирәк бит. Шул вакытта хатын бөтенләй башка төрле вакыйга сөйләп биреп хәйран итә, чөнки кәмит уйнап торуның мәгънәсе калмый. Хатынының «сакал тегүен» аңлаган ир аны ташлап качкан була инде. Чынлыкта кызый «сулга» китә, ягъни күптәннән таныш егете белән очрашкач, ошбу күрешүне билгеләп үтәргә булалар. Аулак фатирда ике көн буе күңел ачалар. Бер уйласаң, ул полициядә дә чеп-чи ялган гына сипмәгән икән бит: утыртып алып киткәннәр, аракы эчерткәннәр һ.б. Бары тик «көчләп», «ирексезләп» дигән сүзләрне генә төшереп калдырасы булган.
Ят ярлар кочагында назлану рәхәт, ләкин өйгә кайтасы һәм ир һөҗүмен кире кайтарасы бар бит. Полициягә шул максат белән мөрәҗәгать итә дә ул. Ләкин анда аңлау һәм кызгану хисләре уята алмый кызый. Аның ялган сөйләп олы мәшәкать чыгаруы закон бозу дип табылып, тикшерү комитеты телгә алынган 306нчы маддә буенча эш кузгата. И.Канашева «сулга» йөрү аркасында судка эләгәчәген аңлап гаебен таный, хөкем утырышында да җәзаны җиңеләйтү мөмкинлеге бирүче аерым тәртиптә үткәрүне сорый.
ХАК ВӘ НАХАК
Әлеге капма-кашы төшенчәләрнең мәгънәсен аңламаучылар һәркайда бар. Менделеев районындагы Илнәт авылында яшәүче Надеҗда Поступинских, мәсәлән, нахак бәла ягып киленнәреннән үч алмакчы була. «Утыртам», «Төрмәдә черетәм» дип өркетүчеләр була бит. Ләкин Надеҗда өркетеп кенә калмый, җирле полиция бүлегенә чеп-чи ялган эчтәлекле гариза язып илтә. Ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы каралуы турында кисәтеп кул куйдырсалар да, кире уйламый. Өйләрендәге 110 мең сум акчаның юкка чыгуы һәм аны тәгаен киленнәре урлавы турында сырлый да бирә.
Гариза кергәч, полиция кайда хак, кайда нахак икәнен ачыкларга керешә. Килен дигәне законлы хатын түгел, Н.Поступинскихның инвалид энесе белән яшәгән ханым икән. Анысы гаепне тулысы белән кире кага, ошбу йортта бу кадәр акчаның булганы да юк, дип тәкрарлый. Поступинскихның керем һәм чыгымнарын чамалагач, әлеге сумма артык зур дигән шик туа. Ахыр чиктә икеләнүләр раслана.
Эш шунда ки, инвалид ир-атны карап торган хатын-кыз төрле сәбәпләр аркасында аны ташлап киткән икән. Апа кеше исә аны теләсә нинди ысул белән кире кайтару максатын алга куя – энесен тәрбияләргә хатын-кыз кирәк бит. Бер-ике тапкыр полициягә чакыртып сорау алсалар, исенә килер дә кайтыр дип уйлый. Ләкин тикшерү органнары гаепнең нахак икәнен һәм урлау, ягъни акча югалу очрагы булмавын ачыклый. Бу инде Н.Поступинских полициягә күрәләтә ялган әләк белән килгән һәм, район прокуроры А.Ф.Галимәрдәнов әйткәнчә, хокук саклау органнары эшчәнлегенә комачаулык тудырган дигән сүз.
Шулай итеп, Н.Поступинских үзе гаепләнүче булып кала һәм РФ Җинаять кодексының 306нчы маддәсе нигезендә 6 айга төзәтү эшләренә хөкем ителә.
Шул ук районда яшәүче Владимир Русаков исә ялган донос ясап юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен матди һәм административ җаваплылыктан котылып калырга тели. Әйтергә кирәк, бусы шактый еш очрый торган хәл. Кайбер шома бәндәләр авария урынын калдырып китәләр дә, машинаны урладылар, дип сөрән салалар. В.Русаков Мәскәү–Уфа юлында үзенең «шестерка»сы белән «Мицубиси Паджеро» белән бәрелешеп кача. Эзенә төшкәч, «Жигули»ны алып киткәннәр, дип гариза сырлый. Имеш, рульдә ул түгел, угры булган. Бу инде кыйммәтле «иномаркага» китерелгән зыянны да башка кеше кайтарырга тиеш дигән сүз. Һәрхәлдә В.Русаков шуңа исәп тота. Нәкъ ДТП ясалган көнне машинаны «урлату» очраклары шактый күп булганга, полициядә әлеге гаризага да бик сак карыйлар. Һәм кичке сәгать 9лар тирәсендә әлеге ВАЗ–2106 рулендә кем булган, дигән сорауны алга куялар. Бу ЮХИДИ хезмәткәрләреннән берникадәр хезмәт сорый. Тикшерүләр Русаков файдасына булмый – машина урлану факты расланмый. Аның каравы авария китереп чыгарганда хуҗаның, ягъни В.Русаковның исерек булуы дәлилләнә. Монысы өчен ул аерым административ җәза ала.
Ә полициягә ялган хәбәр җиткергәне өчен 6 айлык шартлы срок бирелә.
Наил ВАХИТОВ.
Комментарии