- 24.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бетоннан коелган биек койма өстеннән чәнечкеле тимер чыбык тарттырылган әлеге оешма Чистайдан Түбән Камага баручы юл читендә урнашкан. Тимер капкасы өстенә “Чистопольский ПНИ” дип язылган, тулы исеме “Чистай психо-неврологик интернаты” социаль хезмәт күрсәтү автономияле учреждениесе була. Димәк ки, чәнечкеле чыбык артында ирегеннән мәхрүм ителгәннәр яшәми, ә саулыктан мәхрүмнәр гомер итә.
Сакаллы сабыйлар
Монда 400ләп кеше тәрбияләнә. Араларында, балалардан кала, олысы да, яше дә, ирләр дә, хатын-кызлар да бар. Акылга зәгыйфьлек дигән бер бәла китергән аларны монда. Рухи кимчелек өстенә, физик яктан гарипләре күп. Кагыйдә буларак, ошбу язмыш кешеләре шушында фани дөньядан мәңгелек бакыйлыкка күчә икән.
Психик авыруларның усаллары, “иҗтимагый куркыныч” дип йөртелүчеләре дә була. Мондагылар исә юаш, тыныч холыклы, биргәнгә риза булып яшәүче гөнаһсыз мәхлуклар. Юкса бу чаклы чирле халыкны тыңлатып, буйсындырып та булмас иде, мөгаен. Алар белән, башлыча, хатын-кыз хезмәткәрләр кайнаша бит.
Аңлау-фикерләү сәләтләре төрлечә. Эзлекле, матур итеп сөйләшүчеләре дә бар. Болары нормаль кешедән әллә ни аерылмый кебек. Юләрлеге чыраена чыкканнары да җитәрлек, әлбәттә. Әмма тегеләре дә, болары да балалар кебек. Үз-үзләрен тотышлары, сөйләм-фикерләре белән генә дә түгел, ә бәлки әйләнә-тирә мохит, дөньяны аңлаулары сабыйлар дәрәҗәсендә.
Сүз уңаеннан әйтик, психик авыру булсалар да, җинаять эшләрен тикшергәндә, судта караганда аларның күрсәтмәләре исәпкә алына, ягъни юридик көчкә ия. Чөнки алар, нәкъ балалар кебек, ни күрсә, шуны сөйли, уйлап чыгару сәләте булмагач, акылга тулылар кебек ялган оештыра белми. Чистайдан читкәрәк китеп булса да бер мисал да китерик. Менделеевск район судында акылга зәгыйфь кешене алдап фатирсыз калдыручыларны хөкем иткәндә, инде утырыш төгәлләнде дигәндә, зарар күрүче үзенә фәлән кадәр акча бирделәр, дип әйтеп сала. Бу эшне бөтенләй кирегә бора. Чөнки фатир мошенниклык ысулы белән тартып алынмаган, ә үзара килешү нигезендә сатылган-алынган булып чыга. Димәк, мәхлукны урамда калдырган бәндәләрне акларга кирәк булачак. Эшнең нәрсәдә икәнен чамалап өлгергән дәүләт гаепләүчесе алдан бирелгән күрсәтмәләрне үзгәртү сәбәбен ачыклауга юнәлдерелгән бер генә сорау ирештерә. Теге бичара шунда ук: “Урамда өч мужик килде дә, шулай әйтергә кушты”, – дип мәсьәләне аныклап та куя.
Чистай интернатында да балалар белән аралашкан кебек, 40-45 яшьләрендәге гарип ир-ат безне җитәкләп үз бүлмәсенә алып китте. Үзенеке дип әйтү дөрес тә булмас, әлеге торак мәйданда икешәр катлы 2 карават тора. Пөхтәләп җыеп куелган ятагын күрсәтергә теләгән икән ул. Сабый бала кебек сокланганны, мактаганны көткән, ахры. Хуплап әйтелгән бер-ике сүзгә куанып калды.
“Кызыл почмак”та 30 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз бакча яшендәге бала кебек, бирелеп, йотылып төсле карандашлар белән рәсем ясый. Монысына чын-чынлап сокланырга туры килде. Чөнки җәйге кояшлы табигать күренеше, чыннан да, гаҗәеп килешле итеп сурәтләнгән иде. Өлкән яшьтәге апа атлый-йөгерә бүлмәсендәге иконаларны күрсәтергә кереште. Һәркайсының кем бүләк иткәнен, нәрсә аңлатканын, хәтта Иусус Христосның кайда туганын да белә иде ул. Кызыксынып тыңлаучылар пәйда булып, “белемен” күрсәтергә җай чыкканга ашыгып, күбрәк әйтеп калырга тырышып сөйләде.
Гомумән алганда, алар тормышларыннан канәгать. “Балалар”га күп кирәкми бит ул. “Ашау яхшы, “добавка” да өстиләр”, – дип дәррәү җавап бирәләр. Коридорда буй җитмәслек биеклеккә эленгән зур экранлы плазмалы телевизорны, урындыклар җитмәү сәбәпле, 30-40 ир кеше идәнгә утырып яисә күптәннән ремонт сорый торган стенага сөялеп карый. Сукранмыйлар, күрәсең, шулай тиеш дип уйлыйлар. Кайберләре җәй көне туган якларында “отпуск”та булып кайткан, күптән түгел артистлар килеп киткән. Безнең “делегация”не дә концерт бригадасы дип уйлаучы табылды хәтта.
Ә менә Дмитрий атлы егет сынап карап торганнан соң, ни өчендер, миңа мөрәҗәгать итте: “Гафу итегез, зинһар”, – диде ул үтә җитди кыяфәт белән. – Сез безнең интернатның яңа директоры түгелме?” Менә сиңа мә, дурдом дигән котсыз исем тагылган йорт хуҗалары интернат җитәкчеләре белән булган хәлләрне белә икән бит. Безгә дә шул хәлләр турында сөйләүгә күчәргә вакыттыр. Юкса анда тәрбияләнүчеләр белән артык мавыгып, сүзнең алар турында түгел, ә бәлки шушы бәхетсез җаннарны талаучылар хакында икәнен оныта башладык, ахры…
Мәхлукларны талау
Дмитрий, Василийларны бөтенләй искә алмыйча булмас, мөгаен. Чөнки Чистай милициясенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге оперативниклары интернат хезмәткәрләреннән күрсәтмәләр ала башлагач, алар да читтә калырга теләми. Мәсәлән, опер Роман Индейкинга ник бездән дә сорамыйсыз, без дә монда эшлибез, дип мөрәҗәгать итәләр һәм: “Безгә әбәткә каймак бирәсе көнне ишек алдында машиналар күп була, каймакны урлыйлар”, – дип, оператив мәгълүмат та бирәләр әле. Алай әйтә икән, димәк, чынлап та, урлыйлар. Психик авырулар уйлап чыгарып, ялган сөйләү сәләтенә ия түгел, дигән идек бит…
ОБЭП исә психинтернаттагы урлау, үзләштерү очраклары турындагы мәгълүматны яз көне үк ала. Ләкин, ашыккан ашка пешкән дигәндәй, вакытыннан алда тотынсаң, “киек”не куркытуың бар. Икенчедән, директор ханым – Чистайда да, Татарстан Социаль яклау министрлыгында да мәгълүм һәм мактаулы шәхес. Юк-бар тикшерүләр белән аның абруена тап төшерү куркынычы юк түгел.
Шуңа күрә дә интернаттагы финанс документларында быел җәй урлашу турындагы хәбәрләрнең рас килүенә шик калмагач кына “казына” башлыйлар. Һәм 20 июльдә директорга каршы РФ Җинаять кодексының 160нчы маддәсе буенча ышанып тапшырылган милекне үзләштергән өчен эш кузгатыла. Майор Р.Индейкин бюджеттан килгән акчаның Кузьмин дигән шәхси эшмәкәрнең исәп-хисап счетына күчерелүен һәм серле рәвештә юкка чыгуын ачыклый. Шул рәвешле, 2007 елның августында электр товарлары, кер юу порошогы кебек чистарыну әйберләренә дип җибәрелгән 61 мең сум эзсез югала.
Ләкин бу эшнең башы гына була әле. Оперативниклар интернат белән багланышта булган башка шәхси оешмаларны да “селкетү”, социаль хезмәт күрсәтү оешмасының үз бухгалтериясен дә “актару”ны дәвам иттерә. Һәм казна талауның кызыклы гына ысулын ачалар. Әлеге ысулның асылын Дмитрий да, Василий да аңлый алмас, мөгаен. Чөнки алар үз күзләре белән күргәнне генә төшенә бит. Ә монда исә алыш-биреш бик тә яшерен эшләнә.
Иң алдан интернет каршында “контингент”ны ит, сөт белән тәэмин итүче ярдәмче хуҗалык булуын әйтеп үтәргә кирәк. Һәм эшнең нәрсәдә икәнлеге аңлашыла да башлар. Ләкин берәү дә итләтә һәм сөтләтә урламый, бары тик җитештерелгән продукция табынга җиткәнче, Н.Слепова, М.Гайфетдинов, Р.Урманчеев, Л.Приданникова дигән шәхси эшмәкәрләр аша уза. Монысын да туры мәгънәдә аңламаска кирәк. Сөтле бидон, түшкәле итләрне предприятиегә илтеп тормыйлар, алыш-биреш кәгазьдә генә ясала.
Базар мөнәсәбәтләрен беләбез, товар шәхси предприятиегә кереп чыга икән, аның бәһасе арта. Сәүдә законнары шундый чөнки. Директор да ел ярым эчендә үз “колхозчылары” җитештергән 6267065 сумлык товарны күрсәтелгән сәүдәгәрләр аркылы үткәрә. Нәтиҗәдә, аның бәясе нәкъ 1 млн сумга күтәрелә дә куя. Бу инде үз пенсияләре исәбенә тукланучы Василий белән Дмитрийның кесәсенә керүне аңлата. Димәк ки, аларның каймакны урлыйлар, дигән сүзләре дә хак булып чыга. Алардан оялмасаң, Алладан куркырга кирәк бит!
Ошбу миллионның, җинаять теле белән әйткәндә, үзләштерелүе бәхәссез. Шуңа күрә дә 15 октябрьдә әлеге факт буенча шунда ук 160нчы маддә буенча тагын бер эш кузгатыла. Ә менә әлеге акчаның кем кесәсенә керүе ачыкланып бетмәгән. Чөнки урманга кергән саен утын күбәя дигәндәй, тикшерә торгач, эш катлаулана бара. Хезмәт вазифаларын үтәүдән читләштерелгән директор ханым әлеге угрылыкта төп рольне башкаручы түгел дигән шик туа. Яңа “фигурант” калкып чыга.
Без әлеге ике кешенең хокукларын саклау йөзеннән исемнәрен атамый торырга булдык. Чөнки тикшерү әле төгәлләнмәгән. Хәзер бездә зарар күрүчегә караганда, зыян салучы мәнфәгатьләрен яклауга күбрәк игътибар бирелә башлады. Чистайда да төрле шәһәрләрдән килгән дүрт адвокат эшли, ди.
Шуңа күрә икенче “фигурант”ны эшләгән урыны буенча атыйк.
Урынбасар
Интернатта директор урынбасары дигән урын биләүче 58 яшьлек бу шәхеснең исеме җисеменә туры килеп тора. Ул, чыннан да, урынны басып алырга әзер булып чыга. Начальнигын төшерү белән, әлеге кабинетка үзенең кызын утыртып кую хәстәренә керешә һәм кыска гына вакыт эчендә аның кандидатурасын төрле дәрәҗәдәге түрәләр белән килештереп тә куя.
Ләкин көннәрдән беркөнне урынбасар утырып барган “Шевроле-Нива”ны оперативниклар Чистай урамында туктатып, хуҗасын богаулап куялар. Берничә көннән суд, хокук саклау органнары соравын канәгатьләндереп, аны сак астына алырга дигән карар чыгара. 48 яшьлек директор ханымны да шул ук язмыш көткән булыр иде дә, ләкин анысы юкка чыгып өлгерә.
Мәртәбәле затларны зинданга ябардай нәрсә булган соң? Эш шунда ки, урынбасар Чистайдагы җинаятьчел даирәләрдә үтә абруйлы шәхес икән. Оперативниклар аны хәтта “серый кардинал”, “Чистай япончигы” дип, җирле мафия “атасына” тиңли. Һәм әлеге эштә директорны аның кулындагы курчак кына дип беләләр. Урланган акча да, күбрәк, җинаятьчелек казнасына киткән дигән фикерләр дә бар.
Оперативниклар эзләренә төшә башлагач, интернет җитәкчеләре җаваплылыктан коткарып калырдай соңгы чараны кулланырга –финанс-хуҗалык докуметларын урларга карар кыла. Әлеге хәтәр эшне хисапчы булып эшләүче яшь ханымга тапшыралар. Ләкин анысы “пычранасы” килмичә, боерыкны үтәми. Документлар, компьютерларны оперативниклар җыеп ала.
Бу директор белән урынбасарны чыгырдан чыгара. 27 октябрьдә интернат шоферы бухгалтер кызны урманга алып китә. Анда теге ике шәхестән кала башларына битлек тарттырган биш “әзмәвер” каршы ала. Кызны ныклап “эшкәртәләр”, бигрәк тә урынбасар узына. Әгәр аларга каршы күрсәтмәләр бирсә, үтерү белән яныйлар, кыйныйлар һәм бер юл чатына чыгарып калдыралар.
“Дурдом” детективы яңа борылыш ала. ОБЭП оперлары да йоклап ятмый. Әлеге хәл турында белеп алып, шаһит кызны тәүлек әйләнәсе сак астына алалар. Шаһитларга басым ясау, янап, ялган күрсәтмәләр бирергә мәҗбүр итү турындагы 309нчы маддә буенча тагын бер җинаять эше кузгатыла. Менә шушысы урынбасарны кулга алырга сәбәп чыгара да инде. Бу, үз чиратында, җинаятьчеләрне директорны яшерергә мәҗбүр итә.
Хәзергә ике генә кешегә каршы кузгатылган эшне Чистай милициясе тикшерүчесе Илнур Төхвәтуллин алып бара. Бюджет акчасын юкка чыгаруда ярдәм иткән шәхси эшмәкәрләр шаһит булып калырга охшаган. Тикшерү эшләре шаһитларны саклау, директорны эзләү, интернатта башка төрле урлау очракларын ачыклау буенча оператив чаралар белән бергә алып барыла һәм җинаять эшендә өстәмә “эпизодлар” пәйда булу мөмкинлеге зур. Әйтик, оперативниклар “үле җаннар” дип йөртүче, ягъни эшләмичә акча алып ятучы кешеләр, мәсәлән, медицина хезмәткәрләре бар дигән шик тикшерелә.
Ләкин никадәр генә дәвамлы булмасын, Чистай эчке эшләр бүлеге башлыгы Ф.Батков, аның тикшерү буенча урынбасары С.Жуков, ОБЭП начальнигы Р.Әхмәтҗанов эшнең судка барып җитәчәгенә шикләнми.
Ә интернатның тынчу бинасындагы тормыш үз җае белән бара бирә…
Наил ВАХИТОВ.
Чистай шәһәре.
Комментарии