- 24.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Сирәк кабызам телевизорны, чөнки күңел биреп карарлык тапшырулар аз, кинолар турында әйтеп тә торасы юк. Киноның татарчага тәрҗемәсе нәфис фильм булса, хәзер, сюжетына туры китереп, тупас фильм дип атау дөресрәк булыр иде. Ярый әле полиция, суд, детективлар, караклар, үтерүчеләр, төрмәләр бар, алар булмаса, бүгенге режиссерлар фильмнары өчен тема таба алмый интегер иде, валлаһи. Хәер, безнең илдә пычрак темаларның бетәсе юк. Гомумән, урыс телендә «бытовуха», безнеңчә, тормыш гыйбрәтләре адым саен. Өйдәге тавышны читкә чыгармаска тырышу гадәте дә үз көчен югалтты. Стена аша яшәгән күршеләр, башкалар ишетсен дип, тамак ярып кычкырыша. Әле алай гына түгел, иртән очрашсагыз: «Ишеттегезме, кичә ирем белән тавышланыштык», – дип, стена аша ишеткәнне тагын бер кат сөйләп чыга. Бер танышым мондый ситуациядән чыгу юлын күрсәтте, файдасы бар: «Мин чүп чиләге түгел!» – дисең дә, күршең аңышканчы, китеп барасың. Бу хәл кабатланган саен шул ук җавапны бирергә кирәк.
Әйтергә теләгән фикеремнән читкә тайпылдым. Әйе, телевизор экраныннан күзне алмый, мышык-мышык килеп, бөтен дөньясын аты-юлы белән сүгеп карарлык көн дә чыга торган тапшырулар (бер-берсен кабатлаулар да) күп. «Пусть говорят»ны гына алыйк. Монда гайбәт тә, гыйбрәт тә, дөреслек эзләргә азаплану, пычрак ату, шау-шу, күз яше, рәнҗү… Игътибар итсәгез, полиция һәм медицина хезмәткәрләренең кансызлыгы, үз вазифаларына битараф караулары, алар арасындагы коррупция турында элеккедән күпкә ешрак сөйли башладылар. Табиблар гаебе белән инвалид калучыларны тыныч күңел белән тыңлау мөмкинме соң?! Сөйләнмәгән вакыйгалар күпмедер әле…
Алда тасвирланачак вакыйганың герое, хәл башка төбәктә булса да, исем-фамилиясен атамауны үтенде. Ирендә яман чир тапкач, аны өлкәнең үзәк хастаханәсенә юллыйлар. Авыл кешесе бит, көн саен хәл белергә барып йөри алмый, бердәнбер аралашу чарасы – телефон. Көннәрдән бер көнне телефоннан чит кеше тавышы иренә операция ясарга кирәклеге турында хәбәр итә. Әлбәттә, Русиядә онкологик чирне бушлай дәваларга тиешләр, ләкин ул кәгазьдә генә шулай, чынбарлыкта исә барысы да акчага корылган. Болардан да авыл кешесе өчен зур булган сумма сорыйлар. Сугым үгезен саткан акча табиб кулына тапшырыла, тик аны ире янына кертмиләр, янәсе, операциягә әзерлиләр. Алай гына да түгел, авылга кайтып, хәбәр итүләрен көтәргә кушалар. Чыннан да сүзендә тора табиб, шалтырата, әмма иренең операциядән соң үлүе һәм аны моргка озатулары турында әйтергә дип. Ә моргта аларны, нигә вакытында килеп алмадыгыз, берничә көн биредә ята бит, дип каршы алалар. Баксаң, аларны төп башына утыртканнар икән. Аның белән сөйләшүнең файдасы булмый: ул аларны бөтенләй белми, күрмәгән, акча сорамаган һәм алмаган. Вакыйга шуның белән тәмам. Кичергән ул табибны. Аллаһыдан аңа миһербанлык бирүен сорыйм, ди. Шулай да, күзләрендә моң-сагыш.
Хөкүмәт медицина, мәгарифне оптимальләштерүдән шулкадәр тәм таба, авылларда мәктәпләрне, участок хастаханәләрен эх тә дими ябалар. Туган авылым Шушмабашта (Арча районы) заманында күрше-тирә авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүче зур гына хастаханә (бала тудыру бүлеге, теш дәвалау кабинеты, рентген бүлмәсе, лаборатория) бар иде. Дөрес, бүген дә бар ул, ләкин көндезге стационар гына эшли. Ашханә, гараж, ат абзары ташландык хәлдә. Авылда хастаханәне ябу турында сүзләр йөри башлагач, район һәм республика газеталарына хат яздым. Басылып чыкты алар. Озак та үтми, район җитәкчесеннән җылы эчтәлекле хат алдым. Анда хастаханәне ябу түгел, ә белгечләр (табиблар) белән тәэмин итү планлаштырылуы турында язылган иде. Эчкә җылы йөгерде. Тик озак та үтмәде, коллективта кыскартулар узды, күпме кеше эшсез калды. Баштарак хастаханәгә Яңа Кенәр авылына баралар иде, инде анысын да яптылар, хәзер халык район хастаханәсенә йөрергә тиеш. Ә анда эләккәнче…
Менә безнең Түбән Кама шәһәрендә бу яктан эшләр гел «ал да гөл» инде, җәмәгать. Шәһәрдә авырулар санын киметергә теләүчеләр түбәнкамалылар алымын үзләштерсен. Шулай булмыйни, хәзер участок терапевтына эләгү өчен, поликлиникага барып яки телефон, интернет аша талон алырга кирәк. Инфомат дигән аппарат синең температураң бармы яки кан басымың күтәрелмәгәнме дип сорый алмый, бер язу кәгазе «төкереп» чыгара. Әһә, бу талон буенча син терапевтка ун көннән соң барырга тиеш икән. Ә синең колак сызлый. Нишләргә? Берни эшләмисең, сукранмый гына эшләвеңне дәвам итәсең, чөнки ЛОРга талонны бары тик терапевт бирә (әгәр бу айга талоны булса), димәк, тагын атна-ун көн көтәргә туры килә. Ярый әле хәзер халык медицинасына багышланган китаплар бар, интернеттан да теләсә нинди авыру турында мәгълүмат алырга мөмкин. Ә бит яңа системага күчкәндә, хастаханәләрдә бернинди дә чират булмаячак, шәфкать туташлары пациентны ишек ачып каршы алачак, дип лаф ордылар. Инсульт кичергән танышыма терапевтка керү өчен талонны ике атна алдан бирделәр. «Чуртыма дип аласыңмы шул талонны. Терапевтыңның икенче сменада кабул иткән көнендә бар да, кеше бераз кими төшкәч, сыгыл да төш, кабул итми хәле булмас», – дим мин моңа. Тыңлаган бит, тик аңа комедия уйнарга туры килмәгән, хәле чыннан да мөшкел булган икән, утырган җиреннән авып киткән. Ярый әле вакытында ярдәм күрсәткәннәр, ә бит бер кабинеттан икенчесенә типкәли торгач, аңсыз егылган кешеләр дә булды. Андый очраклар турында сөйләргә ярамый, югыйсә, вакыйга геройлары артыннан үзеңнең дә «чит планетага барып кайтуың» бар. Ярый әле мин эшләгән предприятиенең үз медицина компаниясе бар. Һичьюгы, терапевт һәм башка белгечләргә ничек эләгермен дип ут йотасы юк. Шулай да, зур хата ясавыбызны белсәк тә, артка китереп сукмый торып, берәүнең дә хастаханә бусагасын атлап керәсе килми. Чөнки беләбез: гади халыкка анда да караш гади, ә югарырак катлам алгысыннан түгел, махсус ишектән керә. Чү, туктарга кирәк, алайса, Түбән Каманың танылган тәҗрибәле табибларының Казанга китүләре турында да яза башлармын. Ә бу бөтенләй башка тема…
«Табибларның хезмәт хакы кечкенә», – ди телевизор экраныннан бер табиб. Сүз дә юк, күп түгел. Әмма, иманым камил, аны йөз мең итсәләр дә, алар пациентларның акчалы рәхмәтеннән баш тартмаячак. Гомумән, медицина темасына кагылганда, һәркем СССР чорын сагынмый калмыйдыр…
Бу язмам белән медицина хезмәткәрләренең барысына пычрак атарга җыенмыйм. Бик тырышсаң, сукыр күздән дә яшь чыга дигән кебек, Гиппократ антына тугры булган табиблар бардыр әле җир йөзендә.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.
Түбән Кама шәһәре.
Комментарии