МЕНДЕЛЕЕВСКИДА ГАЕПСЕЗЛӘР КОРБАН БУЛЫП КАЛА

МЕНДЕЛЕЕВСКИДА ГАЕПСЕЗЛӘР КОРБАН БУЛЫП КАЛА

Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис, дияргә мөмкин бу очракта. 2 ел элек Менделеевск шәһәре читендә яшәүче гаиләгә бирелгән кишәрлекнең дөрес бүленмәве быел гына ачыклана. Хәзер аларга 2 сутый җирне бушатырга кушалар. Гаилә исә бу урында терлек абзары салырга өлгергән инде. Иң мөһиме – аларның монда бернинди гаебе дә юк. Ләкин гаеплеләр үз гаебен таныймы?

«МИНЕ ТЕРРОРЛЫЙЛАР»

Ике бала анасы Альбина Сабировага 2010 елда Менделеевск районы хакимияте тарафыннан җир участогы бүленеп бирелә. Ә быел шул җирнең 2 сутыен бушатырга кушалар, гәрчә алар тиешле 10 сутыйда утырса да. Йорт хуҗалары юклыгыннан файдаланып, ишек алдына трактор да кереп чыккан. Әмма каралты-курага зыян китермәгән. Альбина сүзләренчә, җирен саклар өчен ул моңарчы эшләгән заводтагы эшен дә ташларга мәҗбүр булган.

– 2 ел үткәннән соң, безнең өй тирәсендә сәер хәлләр күзәтелә башлады. Эштән киттем. Киләләр дә, безне карак хәленә чыгаралар. Үзләренең элекке гаепләрен танымыйлар, гәрчә үзләре хата җибәрсәләр дә, – дип сөйли Альбина Сабирова.

– Җирне биргәндә нәрсә дигәннәр иде? Сезнең хәзерге җир участогыгыз документлар буенча расланганмы? – дим.

– Документлар белән минем бар да тәртиптә. Алар мине бары рухи яктан «сыгалар». Нәрсә миңа йортны да ишәргә, күчерергә кирәкме? Бинаның бит тәгәрмәчләре юк?! Мин моны бөтенләй аңлый алмыйм. Соңгы вакытта нишләргә белгән юк. Район башлыгына, прокурорга мөрәҗәгать иттем, әмма нәтиҗәсез. Мин шок кичерәм. Гаиләмне һәрдаим террорлыйлар.

ҖИР ҮЛЧӘҮЧЕЛӘР ҖАВАПТАН КАЧА

Быелның көзендә Сабировларның яңа килгән уң як күршеләренә 2 сутыйның җитмәве ачыклана. Баксаң, сул як күршеләр Сабировлар ягына кереп койма тоткан икән. Алар үз чиратында әлеге 2 сутыйны кире кайтара. Тик яңа күршеләргә тиешле җирдә Сабировлар инде абзар төзеп куярга өлгергән. Әлеге буталчык җир үлчәүчеләрнең гаебе аркасында килеп чыга.

– Җир бюросы башлыгы Руслан Иванов килде дә: «Сезнең җир кишәрлеге турысыннан космик корабль фотога төшереп киткән», – диде. Имеш, моңарчы күзәтелмәгән төгәлсезлек, хәзер генә хата булып чыккан, – дип сөйли гаилә башлыгы Раушан Сабиров.

Җир бюросы башлыгы Руслан Иванов 2010 елда җир бүлеп бирүдә катнаша. Ягъни мәсьәләне үзе бик яхшы аңлый, чөнки бар да аның аша үткән. Тик аның янына баргач, ул баштарак берни дә сөйләмим дип, шундук кырт кисте.

– Бу мәсьәләдә берәр төрле чишелеш бардыр бит инде? – дим.

– Алар бер көнне болай, икенче көнне тегеләй, өченче көнгә башкача дип сөйли. Алар белән килешеп булмый, – ди Руслан Иванов.

– Күршеләр бит Сабировлар җиренә кергән. Бу гаиләнең гаебе нидә?

– Без Сабировларга судка мөрәҗәгать итәргә куштык. Күршеләре каршы килмәсә, өстәмә яңа 2 сутый җирне үзләренә теркәтә алалар. Әгәр каршылар икән – суд.

– Объектив фикер йөртү өчен, бәлки, сез компьютердан җир участокларының чикләрен билгеләүче фотоларны күрсәтерсез?

– Мин моның мәгънәсен күрмим. Үзләреннән сорыйсы иде.

Күреп торасыз, монда кемнең гаепле булу мәсьәләсен җир бюросы башлыгы читкә этәрә. Кем гаепле? Әлбәттә, җирне кем үлчәгән – шул. Ә аны Сабировлар эшләгәнме? Шул рәвешле кадастр хатасы гаилә өстенә төшкән, хәтта эшсез дә калдырган.

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ ГАЕПНЕ КҮРШЕЛӘР БЕЛӘН САБИРОВЛАРГА СЫЛТЫЙ

Сабировларның монда бернинди гаебе булмауны танырга мәҗбүрләр. Тик мәсьәләне чишү юлы гына табылмый. Мин Менделеевск районының җир милке мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәридә Садыйковага мөрәҗәгать иттем.

«Яки шушы 2 сутый җирне Сабировларга бирергә кирәк, яки сарайны сүтәргә инде. Күршеләре мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү ягында. Башкача хәл итеп булмый икән, безгә бер түгәрәк өстәлгә утырып, килешергә кирәк», – диде Фәридә ханым.

Шунысы һаман ачык кала: Сабировлар бер гаепсезгә шушы мәсьәлә аркасында иза чигә, ә шул ук вакытта җир үлчәүчеләр фәрештә сыман кала бирә. Бу власть һәм гади халык тормышының бер күренеше инде. Илдә күптәннән гадәти хәлгә әйләнеп калган хакыйкать.

– Шушы ел башкача кабатланмасын иде. Хәзер балалар безгә: «Талашмагыз инде», – дип мәктәпкә иртүк чыгып китү ягын карыйлар. Бу вакыйгалар гаиләдә дә сәер хәлләр китереп чыгарды, – дип калды гаилә башлыгы Раушан Сабиров.

Мәсьәлә тыныч юл белән хәл ителмәсә, геройларга суд юлын таптарга туры киләчәк әле.

Айзат ШӘЙМӘРДӘH.

Казан – Менделеевск – Казан.

Комментарии