«Син, үскәнем, хәзер әтәчләнмә!» – Нәбиуллинны мошенниклыкта гаеплиләр

«Син, үскәнем, хәзер әтәчләнмә!» – Нәбиуллинны мошенниклыкта гаеплиләр

Безнең полиция турында начар әйбер сөйләп булмый. Һәр яклап килгәннәр шул – план үтәргә дә оста, үзләре тапкыр, үзләре зирәк… Ләкин соңгы елларда чын җинаятьчене табуы авыр бугай. Эзлисе дә бик килеп тормый ахыры… Шуңа кул асларына кем туры килсә, шул – шикләнелүче. Бер генә мисал.

Казанның «Вишневский» полиция бүлекчәсендә узган атнада «Азатлык» милли татар яшәләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин «утырып чыкты». Биш сәгать буе гаебен тануын сораганнар егеттән.

«КРЕДИТ АЛГАНСЫҢ»

Наилнең полиция хезмәткәрләре белән беренче генә очрашуы түгел, билгеле. Милли эшчәнлеге сәбәпче булды бугай, моннан ике ел элек, «Татарларга – азатлык» сорап йөргән егетне «ялган күрсәтмәләр биргәне» өчен ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Хәзер шушы җәзасын үтәү вакыты бетеп килә. Егет күңелсезләнмәсен, җәзасыз нишләргә белми утырудан кабат мәйданга чыгып, «Татар!» – дип акырмасын, дигәннәрдер инде, узган атнада тагын бер срок «тәкъдим иткәннәр» егеткә. Чынлап тәкъдим иткәннәр!

15нче август көнне Наил Нәбиуллин Биектауда полиция бүлекчәсенә билгеләнергә кергән була. Бүлекчәдән чыгып барган вакытында аны ике «погонлы» ир-ат тоткарлый.

– Таныклыкларын күрсәттеләр дә: «Казандагы бер банктан синең паспорт белән зур суммага кредит алганнар. Шаһит буларак, аңлатма-фәлән бирүең кирәк», – диделәр. Кем алган, кайчан – берни дә сөйләп тормадылар, мин дә әллә ни ышанмадым, паспортымны югалтканым юк, кем минем паспорт белән банктан акча сорасын, аңлашылмаучанлыктыр, дип уйладым. Казандагы «Вишневский» полиция бүлекчәсенә китерделәр, – дип сөйли Наил.

Бармак эзләрен алалар, фотога төшерәләр һәм кесә телефонын бирергә кушалар. Аны-моны аңлатуларын көтеп ике сәгать коридорда утыра егет.

– Ике сәгатьтән Галимова фамилияле өлкән сорау алучы килде. «Син бу эштә шаһит түгел, гаепләнүче, сиңа җинаять эше ачылды», – ди. Баскан урынымда катып калдым. Нинди җинаять эше тагын?! Тик торганнанмы? РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 1нче өлеше, ягъни, мошенниклык буенча, диде. Аны-моны әйтергә дә өлгермәдем, бер рәсем күрсәттеләр. «Менә шушы ир кредитны башка кешенең паспорты белән килеп, ялган юл белән алган. Бу – син», – диделәр. Ләкин ул мин түгел, ниндидер башка бер ир-ат. Шаккаттым.

«БУ – СИН!»

Егеткә ул вакытта чынлыкта нәрсәләр булуын сөйләмиләр әле. Җинаять эше ачылу хакындагы документтан күренгәнчә, болай: узган елның июль башларында Панкратов Дмитрий Васильевич исеменә бирелгән паспортны кулланып, бер адәм Казанның Вахитов районында урнашкан «Восточный экспресс» банкыннан 80 мең сум кредит һәм 30 мең сумлык кредит картасы алган.

Бу кешенең тегеләй-болай килеп йөргәне банкның күзәтү камераларына эләгеп калган. Шуларны караганнар да, видеодан бер фото чыгартканнар.

– Ул фотоның сыйфаты бик начар. Шуны миңа тоттырдылар да, «Менә рәсемең, бу – син, адвокатыңны чакырып тормыйк, гаебеңне танып, хәзер үк аңлатма язасың. Банкка китергән 110 мең сум зыяныңны түлисең дә, аннан соң сине кайтарып җибәрәбез», – диделәр. Әйтерсең мин шул кадәр бай кеше?! Кесәмдә 110 мең сум бар бит минем, хәзер, чыгарам!.. «Акылдан яздыгызмы әллә, бу фотода мин түгел!» – дим. «Син!» – ди Галимова. Аңлавымча, болай: камера төшергән сурәт начар сыйфатлы булган да, анда сурәтләнүчене махсус программа аша эзләткәннәр. «Адәм акыллы» программа шундый фикергә килгән: фотода – мин. «Бу нинди саташу, карагыз инде, мин түгел бит», – дим. Юк, программа сине таныды, дип тик торалар. Әйе, ул рәсемдәге ир-атның йөзендә кайбер җирләре минекенә бераз охшаган, ләкин ул эрерәк гәүдәле һәм бер караудан аңлашыла, икеләнер урын юк – Наил Нәбиуллинның йөзе юк ул рәсемдә. Күрсәтсәң, шулай дип теләсә кайсы тиле дә әйтеп бирә ала.

ТОТКАРЛАНУЧЫМЫ, ШАҺИТМЕ?

Кредит алгансың дигән гаеп ташланганнан соң, Наил адвокатын чакыртырга тели, әмма полиция бүлекчәсендә егетнең телефонын тартып алган булалар. Ул арада сораштыру-тикшерү эшләре бик актив алып барыла. Бу хакта Нәбиуллин менә ниләр сөйли:

– Кредитны алган кешенең кулдан исем-фамилиясе язылган бер документ күрсәттеләр. «Панкратов Фәлән Фәләневич…». Сорау алучы Галимова бу язуга төртеп күрсәтте дә: «Мә, бу исем-фамилияне хәзер үз кулың белән күчереп яз, экспертиза өчен кирәк», – диде. Адвокатсыз нәрсәдер язарга да, эшләргә дә җыенмыйм, минәйтәм. Җүләр түгел ич мин, кредит килешүендә язылган әйберләрне күчереп язарга. «Алай булгач, хәзер ябып куябыз сине. Адвокатың да, беркем дә яныңа үтеп керә алмаячак һәм барыбер гаебеңне таныячаксың», – диделәр. Минәйтәм: «Мин нинди гаебемне танырга тиеш соң, эшләмәгән әйберне үз өстемә алыйммыни?» Галимова дежур адвокат чакыртырга тәкъдим итте. Ләкин бу мине якласыннар өчен дип изге нияттән эшләнгән эш түгеллеге көн кебек ачык. Дежур адвокатның үз кешеләре икәнен дә, миңа ни рәвешле «булышачагын» да аңлыйм. «Гаебемне таныйм дип яз, җәзасы булмас», – дип үгетләячәк. Дежур адвокатлар еш кына шулай эшли. Моны белгәнгә күрә, Риза булмадым. Үз телефонымны сорап, үз адвокатымны чакырачагымны кабатлап утырдым. «Кеше булыгыз инде әзрәк, бирегез телефонны. Ник сез аны миннән тартып алдыгыз – мин тоткарландыммы әллә?» – дим. «Әйе, син тоткарландың», – диләр. «Гаеп ату протоколы да, тоткарлау протоколы да юк. Ашамаган-эчмәгән килеш монда мине өч сәгатьтән артык тотасыз, прокуратурага язачакмын», – дидем. Шулай үз хокукларымны белүемне күрсәтеп сөйләнеп утыргач кына, ниһаять, телефонымны бирделәр, – ди Наил Нәбиуллин.

Адвокаты Руслан Гарифуллин килгәнчегә кадәр егет җинаять эше үзенә карата ачылган дип уйлый. Аңа бернинди документ та күрсәтмиләр. Бары тик адвокаты килгәч кенә, җинаять эшенең нәкъ менә Наилгә түгел, ә билгесез затларга карата ачылган булуы ачыклана. Бу йөздән, Нәбиуллин тоткарланучы да, шикләнелүче дә түгел, шаһит булган. Әмма ни сәбәпледер егеткә син – тоткарланучы дип киләләр. Әле җитмәсә гаебен танырга кушалар. Шаһит кеше дә гаеп таный микәнни ул безнең полиция бүлекчәләрендә? Шаһит булсаң да җәза каралган микәнни?

– Телефонымны тартып алулары да законга каршы килә – мин тоткарланучы түгел чөнки. Анда минем шәхси мәгълүматларым бар һәм полициядәгеләр законсыз юл белән бу мәгълүматларга юл алды, дигән сүз. Якын көннәрдә моның буенча адвокатым белән шикаять язачакбыз, – дип сөйли Наил һәм искә ала – полиция бүлекчәсеннән чыгып китүенә дә теләр-теләмәс кенә рөхсәт биргәннәр. – Адвокатым белән чыгып китеп барганда, сорау алучы Галимова: «Син кая киттең?» – ди. Якын көннәрдә өемә тикшерү белән киләчәкләрен әйттеләр. Нәрсә эзләрләр, ни кирәк аларга – белмим. Бу вакыйганы мин җүләр бер хәл буларак бәялим. Полиция бүлекчәсендәгеләрнең, бигрәк тә Галимованың хезмәттәшләре белән ни турында сөйләшеп утыруына колак салдым. «Менә бу эш судка барып җитмәде бит әле, теге эш судка барып җитмәде», – дип уфтаныштылар. Күрәсең, боларга тиз арада план үтәргә кирәк. Күрәсең шуңа «Гаебеңне таны, соңыннан сиңа «условка» да булмый», – дигән сүзләр белән мине юмалап маташтылар, – дип сөйли Наил Нәбиуллин.

«ҖИЛНЕҢ КАЙСЫ ЯКТАН ИСКӘНЕ СИЗЕЛӘ»

Өенә тикшерү кайчан киләсен әлегә белми һәм бу вакыйганы сагаю белән көтә егет. Үзегез аңлыйсыз – табасы килгән әйберне безнең илдә хокук сакчылары бик тиз һәм оста таба, хәтта кайвакыт булмаган әйберләрне дә тартып чыгаралар.

– Фатирымнан ни эзләячәкләрен әйтмәделәр, мөгаен берәрсенең паспортындыр. Беркайчан да андый әйберләр белән шөгыльләнгәнем булмады. Мөселманмын, намаз укырга тырышам. Мошенниклык белән шөгыльләнү гомуми карашларыма бөтенләй туры килә торган әйбер түгел. Болай полиция бүлекчәсендә биш сәгать тотулары һәм мондый гаеп ташлауларын басымның бер өлеше, минем нервымда уйнау, даими рәвештә кылларымны чиртеп тору буларак бәялим. Без элеккеге кебек урам чараларында катнашмыйбыз да бит хәзер. «Азатлык» оешмасының соңгы ике-өч елдагы эшчәнлеге – мәгариф һәм мәгърифәт. Гәҗитебез бар: «Төрки караш», «Азатлык» гәҗитләре чыга. «Зөләйха» китабын чыгарырга телибез. Календарьлар чыгарабыз… Эшебезне аерым тышкы протест чараларына түгел, халкыбызның эченә юнәлттек. Аерым шәхесләр белән эшләп, татарларның милли үзаңын арттырырга тырышабыз: тыныч юл белән, бернинди протестларсыз, мәйданга чыгуларсыз. Күрәсең, мондый эшчәнлек тә кемгәдер ошап бетми. «Син, үскәнем, хәзер әтәчләнмә, бер «условкаң» бар, икенчесен дә чәпәрбез», – дигән сүзме бу? Аңламыйм, – ди егет.

Наил Нәбиуллин белән килеп чыккан бу хәл татар җәмәгатьчелеген дә шаккаттырды. Бу уңайдан үз фикерен әйтүчеләр һәм килеп чыккан хәлләрне «очраклылык түгел» дип бәяләүчеләр шактый. Җилнең кай яктан исүен чамалыйлар.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА – мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

– Наил Нәбиуллинның мошенник булуына берничек тә ышана алмыйм. Ул бик милләтпәрвәр, милләт тормышы өчен янып-көеп йөри торган кеше. Бу хәл – шөрепләрнең тагын да кысыла баруына бер дәлил. Бүген «мошенник» дип ярлык сугарга мөмкиннәр, иртәгә – «халык дошманы» дип. Бик куркыныч вәзгыятьтә яшибез. Махсус оешмалар кешедән кер эзләргә бик оста, әмма бу юлы күзгә күренеп тора: Наилгә бу эшне ап-ак җепләр белән тегәләр. Бу – бер яла. Исемен пычратмакчылар. Шулай яла ягып утыртып куярга да исәпләре бардыр. Сәяси тоткын итеп түгел, җинаятьче итеп. Җәмәгатьчелек битараф калырга тиеш түгел моңа. Бүген аның артыннан, икенче юлы якының артыннан килерләр. Бу хакта чаң сугарга кирәк.

Вахит ИМАМОВ тарихчы, язучы:

– Ышанмыйм мошенник булуына. Әгәр мошенник булса, тотарлар иде, ябып куярлар иде. Бу – Наилне өркетү һәм куркыту. Аны безнең татар милләтен яклаганы, татар дип янганы өчен куркытырга телиләр. «Бу малай кычкырып йөрмәсен, тик кенә утырсын!». Бу һөҗүм күренеп тора. Моны аңлау өчен Ленин башың булуы кирәкми. Боларга хәзер: «Безнең татар мәктәбен, татар балалар бакчасын кайтарыгыз», – дигән язу да ярамый. Чикне белмиләр. Туган телне яклау митингы вакытында оныгы «Әйт әле күбәләк»не сөйләгән өчен бер пенсионерны күпме йөрттеләр шулай полиция юлында. Күбәләк сөйләү дә җинаятьмени бездә!? Менә шуңа гына корылган бөтенесе. Бүтән бер әйбер дә юк . Наил гаеплеме? Юк. Болар безне телсез итмәкчеләр. Боларга татар гына түгел урысча сөйләүче дә кирәкмәячәк тиздән. «Да здравствует полиция!» – дип кычкырып торучы гына кирәк аларга!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии