- 24.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №29 (20 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Сәрхушләр арасында килеп чыккан фаҗигале хәлләрне исереклеккә сылтыйбыз. Чыннан да, аек чагында башына да китермәгән усаллык һәм явызлыкларга бара салмыш кеше. Тикмәгә генә, исереккә диңгез тубыктан, димиләр. Әмма мондый хәвеф-хәтәрләргә этәргән сәбәпләр дә була.
ГАЕБЕН СУДТА ДА ТАНЫМАГАН
Югары Ослан районының Татар Борнашы авылы янындагы «Отрада» бакчачылык ширкәтендә кан коюлы бәрелешкә этәргән низаг та тиктомалдан килеп чыкмый. Яшәү урыны буенча Казан читендәге Урман аръягы (Залесный) бистәсендә теркәлсә дә, теләсә кайда кунып йөрүче 1977нче елгы Марсель Колычев берничә ел элек «Отрада»да каравылчы булган, шундагы йортта яшәгән. Эчү дигән яман гадәте аркасында, аңа алмаш тапканнар, ягъни шул ук каравыл йортында 1962нче елгы Аркадий Ляпин көн күрә башлый. Моңа кадәр алты тапкыр хөкем ителгән Аркадий паспорты буенча Югары Ослан районы Татар Борнашы авылында теркәлгән, тик ул анда әллә нигә бер кибеткә, көн саен диярлек, көмешкә куучылар янына гына барып йөри. Берничә ел элек бакчачылык ширкәтендә кәҗәләр дә асрый, әмма бу шөгыле озакка сузылмый: сакаллы малкайлар кинәт үлеп китә. Ул хайваннарның җан-тәслим кылуы, дүрт ел узгач һәм дә чираттагы тапкыр нык кына салгач, Аркадий Ляпин белән Марсель Колычев арасында бәрелеш килеп чыгуга сылтау була да инде.
Марсель көз көне шул яклардагы «Зөя» бакчачылык ширкәтендәге Д.Гайнетдинов йортын такта белән тышлаган була. 20нче гыйнварда хуҗа аңа хезмәт хакын тапшырырга теләп шалтырата. Колычев, әлеге бакча өендә калган эш кораллары һәм киемнәрен алып китү теләге белән, аның машинасына утырып Казаннан бакчачылыкка килә. Ул җыенган арада хуҗа Татар Борнашына кибеткә барып кайтырга уйлый. Шунда күрше җәмгыять каравылчысы Ляпин кереп шул авылга утыртып баруларын үтенә. Кибеткә җиткәнче төшеп кала да Солдатова дигән ханымнан бер литр ярым көмешкә алып чыга. Кире кайткач, үз куышына таба атлый. Бераз эчкәч, гәпләшеп утырырга иптәш эзләргә тотына. Алдан Д.Гайнетдиновка һәм «Зөя» ширкәте каравылчысы В.Русановка шалтыратып карый. Йорт эшләрендә ярдәм итәргә дип әйтсә дә, хәйләсен аңлыйлар сәрхушнең. Алар баш тарта, Марсель риза була. Икенче көнне кичкә таба эштән кайтуынча, Гайнетдинов белән Русанов каравыл йортында ут януын күрәләр. Тиздән машина тавышы ишетелә. Кышын монда Гайнетдиновтан башка кеше йөрми. Шуңа күрә Ляпин торагы янына туктаган «Нива» кызыксыну уятмый калмый аларда.
Күршесе йорты янына килгән Русанов анда полиция хезмәткәрләренә тап була. Ә салкын, пычрак өйнең арткы бүлмәсендәге мич янында Колычевның канга баткан җансыз гәүдәсе ята, алгы як идәнендә биниһая зур кан күлләвеге күренеп тора. Аларның икесенә дә тикшерү комитетының Югары Ослан бүлегеннән Айдар Яруллинга рәсми күрсәтмә бирергә туры килә. Ирләр соңгы ике көндә бу якларда, шушы дүрт кешедән кала, ят бәндәләр булганы юк дип раслыйлар. Бу – үтерүче Ляпин дигәнне аңлата. Ләкин ул шешәдәшенә пычак белән чәнчүен кире кага. Ялгышлык белән Марсель үзе кадалган дигән фикерне алга сөрә.
Күрсәтмәләренә караганда, узган көнне икесенә бер ярты, 21нче гыйнварда иртәнге якта ике шешәне бушата алар. Исерүләре җиткәч, дүрт ел элек мәрхүм булган кәҗәләр турында сүз чыга. Ляпин шешәдәшеннән күптән шикләнә, чөнки аны эшеннән чыгарган һәм каравылчы булып урнашкан өчен үчле, дип исәпләп йөри. Дөрес булса, салып утырганда, Колычев хайваннарны агулап үтерүен сөйләп бирә. Һәрхәлдә, Ляпин: «Бәрелеш шуның аркасында чыкты», – дип бара.
Оператив-тикшерү төркеме вакыйга урында канга буялган пычак һәм агач саплы очлы тимер табып ала. Суд-медицина экспертизасы, мәрхүмнең сул як ботындагы ике төп кан тамыры киселү һәм күп кан югалту нәтиҗәсендә әҗәлгә китергән 10 см чамасы тирәнлектәге бердәнбер җәрәхәт үткен пычак белән ясалган, ди.
Бәрелгән-сугылган җирләре юк дәрәҗәсендә булса да, Ляпин үзен дусты һөҗүменнән сакланучы итеп күрсәтергә тырыша. Мәрхүм тәнендәге биниһая күп шешкән-күгәргән урыннар, күзе тирәсендә очлы әйбер белән ясалган тагын бер яра киресен дәлилли. Чынлыкта, Ляпин ботына пычак белән чәнчеп алгач, Марсель түр бүлмәдә утыра, кан ага торгач хәлсезләнә башлый һәм баскыч төбенә чыгып чүмәшә. Анда бөтенләй сыгылып төшкәч, хуҗа, туңып үлмәсен дип, салкын өйгә кертеп сала да йокларга ята. Уянгач, кунакның тынсыз икәнен чамалап, коткару хезмәтенә хәбәр итә. Бу кадәресен ул үзе дә сөйләп тора, бары тик кулына пычак алып чәнчүен кире кага, хәтта судта да гаебен танымый. Ул барыбер гаепле дип табыла һәм аны 54 яшендә 6 ел ярымга кырыс режимлы колониягә хөкем итәләр.
Берничә тапкыр хөкем ителгән 39 яшьлек Колычевның соңгы юлга озатырлык кешеләре дә булмый. Моргта саклау вакыты чыккач, аны шундагы хезмәткәрләр федераль акча хисабына туганнары баш тарткан, кем икәнлекләре ачыкланмаган һәм башка шундый бичара мәрхүм булган урысы-татары бергә күмелә торган махсус каберлектә җирләүне оештыралар.
КҮҢЕЛ АЧЫП УТЫРЫРГА ГЫНА ТЕЛӘГӘННӘР
Казанның Иске Горки бистәсендә исерекләр арасында хәвефле бәрелешкә китергән җәнҗал кубу өчен дә «җитди» сәбәп була. Ялгыз гына яшәүче 44 яшьлек Альберт Гобәйдуллин йортына 2нче февральдә ике яшь егет килеп керә дә, пычрак аяк-киемнәрен дә салмыйча, түргә узалар. Танышларының бу гамәле Губа кушаматлы салмыш хуҗага ошамый һәм ул җикеренә башлый. Көч-куәтләре ташып торган, явызлык һәм мәнсезлекләре хәттин ашкан 23, 26 яшьләрдәге кызмача кунакларның кабынып китүенә сәбәп тудыра бу. Соңрак, элек булган үзара ызгыш-низаглар да тәэсир итте, дип әйтсәләр дә, монда «разборка»га дип түгел, кышкы салкын кичтә хәмер белән сыйланып, күңел ачып утырырга дип килгән булганнар.
Ике көннән соң, ягъни 4нче февральдә көндез әлеге йортка пенсия өләшүче һәм аның сакчысы килеп керә. Ишек катыннан эндәшкәч җавап ишетелми. Түр якка күз салсалар, караватта шешенгән-күгәренгән йөзле хәрәкәтсез ир кешене күрәләр. Шунда ук полициягә, Депутат дигән урамдагы йортта мәет бар, дип хәбәр итәләр, чөнки Гобәйдуллинның җансыз икәне күренеп тора.
Монда яшәүчеләрнең бик күбесе бер-берсен таный, кемнең ни кылганын белеп тора дияргә мөмкин. Бер ел элек хатыны вафат булгач тагын да ныграк сала башлаган Альберт янына килеп йөрүче сәрхушләр дә, ул үзе дә күзгә чалынмый калмый. 2нче февральдә дә шул урамда яшәүче өлкән яшьтәге абзый, карчыгын каршыларга чыккач, Гобәйдуллин йортына таба барган ике егетне күрә, йөзләрен абайлап өлгерми, әмма кием-салым, кыяфәтләрен бик төгәл хәтерләп калып полициягә җиткерә. Кыскасы, шәһәр эчендәге бу авылда шикләнердәй бәндәләрне ачыклау әллә ни кыенлык тудырмый, ә менә эзләп табып тоткарлау өчен атна-ун көн вакыт кирәк була, чөнки 1989нчы елгы Рөстәм Мифтахов һәм аннан өч яшькә яшьрәк Александр Быков юкка чыга. Ә тотылгач, РФ Тикшерү комитетының Идел буе районы бүлегеннән өлкән тикшерүче Әнис Мансуровның: «Ник качып йөрдегез?» – дигән соравына «Республикадан читтә эштә булдык, Альбертның үлгәнен белмәдек, чөнки туган-тумача, дус-иш белән хәбәрләшмәдек», – диләр.
Аларга гаепләрен кире кагып торуның мәгънәсе булмый. Иң элек, мәет табылган көнне үк ачыкланып, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләгән А.Ананьев дигән дуслары күрсәтмәләре боргаланырга ирек бирми. Алар Альбертны кыйнауларын таныйлар, аны үтерү максаты булмавын белдерәләр. Шул ук вакытта, кул белән генә суктык, дип, аяк белән тибүләрен, таяк белән кыйнауларын кире кагалар. Үзләренең бу гамәлләрен «һөҗүм итүче» Гобәйдуллинны «тынычландыру» теләге белән аклап, явызлыкларын Җинаять кодексының «Кыйнау» дигән маддә кысаларына кертеп, җиңел котылырга уйлыйлар. Төп шаһит Ананьев исә тибү, таптануларны раслап тора. Ул гына да түгел, җинаять урынында мәрхүм канына буялган сабы сынган төйгеч тукмак һәм өстәл аягы табыла. Эксперт зарар күрүче гәүдәсендәге «каты тупас әйбер» белән ясалган барлыгы 32 җәрәхәтнең шушы «корал» белән ору нәтиҗәсендә килеп чыгу мөмкинлеген раслый. Химик экспертиза Гобәйдуллинның көчле дәрәҗәдә исерек булуын да күрсәтә. Мифтахов белән Быковның икесенә дә аңлы рәвештә үтерү түгел, гадиләштереп әйткәндә, кыйнап саксызлык белән, кешегә үлем китерүдә гаепләү белдерелә.
…Ул көнне әлеге ике явыз шул яклардагы Камай урамындагы «Гурман» кафесында сыйланып утыралар. Аннан соң бистә урамнарында сыра эчеп йөриләр, туңа башлагач, аракы алып, Гобәйдуллин йортына барып утырырга булалар. Җирле сәрхушләр анда еш җыйнала бит. Бераз соңарып шунда ук Ананьев та барып керә һәм өйдәге мәхшәрнең кызган чагына туры килә. Үзе әйтүенчә, аек егет хуҗаны ярсып типкәләүче дусларын туктатып та карый. Булдыра алмагач, бәладән баш-аяк дип, бу тирәдән китү ягын карый. Үлем хәлендәге кешене калдырып, Мифтахов белән Быков та чыгып китә. Экспертиза нәтиҗәләренә караганда, Альберт шул кичтә үк үлгән һәм кимендә тәүлек ярым үле килеш яткан.
Моңа кадәр хөкемгә тартылганнары булмаса да, Александр Быков белән Рөстәм Мифтаховка кырыс хөкем бирелер, дип көтелә.
Наил ВАХИТОВ әзерләде

Комментарии