- 24.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №29 (23 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Элек очрашып-сөйләшеп йөргән бер таныш бар иде. Озак кына күренми торды бу. Беркөнне күренде, чак таныдык. Бөкрәеп беткән, картлар кыяфәте кергән үзенә. Кыяфәте кайгылы, борчылуы йөзенә чыккан, куллары калтырап тора. Хәл- әхвәлләр сораша башладык. Оныкларын ятим итеп, балалар йортына бирмәкчеләр икән. Шуларны үзләренең опекасына алырга документлар җыеп йөреше.
– Ничек шулай матур, тыныч көннәрдә ятим калдылар соң, кызың да кияве белән матур гына торалар иде кебек, авариягә юлыктылар мәллә?
– Киявебез кызыбызны чәнчеп үтерде бит!
Бик яратышып өйләнешкәннәр иде алар. Бер- берсен ераклардан эзләп таптылар, күрәзәче дә шулай юраган булган. Якын-тирәдәге җир егетләре ошамаган кызга, асыл егетне интернеттан эзләгән. Булачак кода-кодагыйлар бер- берсен белмиләр, аралашканнары юк. Ә яшьләр беренче күрүдән үк бер-берсенә гашыйк та булып куялар, үземә иң яхшы парны сайладым, дип уйлыйлар. Икесенең дә белгечлекләре бар, тик андый эш кенә таба алмаганнар, башка төр тармакта көч куялар. Егет төзелеш компаниясендә эшли, кыз сатучы булып эшкә урнашкан, эш хаклары яшәргә чак-чак җитә. Шулай уртак язмышлар белән яши дә башладылар. Кушылганчы бер-берсен сынап карау, характерлар туры килүен ачыклау башларына да килмәде. Сөйгәне бар сүзен тыңларга, гел аныңча яшәргә, аның турында кайгыртырга тиеш иде кебек. Мәхәббәтнең күзе сукыр була шул.
Ике әтәч беркайчан да үзара тату яши алмый, янәшә булсалар, гел сугышып, чукышып торалар бит. Боларның да шулайрак килеп чыкты. Беренче көннәрдән үк икесе дә гаиләдә баш булырга омтылды. Кыз гаиләсен муллыкта яшәтергә, кешеләр белән аралашырга, бигрәк тә бай ир-атларны үзенә каратырга, алардан файда алырга тырыша. Иреннән дә гаиләсе турында кайгыртуны таләп итә, теләмәсә – истерикага бирелә. Бөтенесе дә аныңча булырга тиеш! Ә иренең байлыкка исе китми, бүгенгесе әйбәт булса, иртәгесе өчен эче пошмый. Шулай шактый еллар фатир арендалап яшәделәр, кызның үз фатирлы буласы килә иде. Әти-әниләре ерактарак иде, аларның ярдәме тимәде, диярлек. Егет тырыш иде үзе, төзелеш эшенә дә тиз төшенде, акчасы да мул килә башлады, әмма бик көнче, хатынының башка ирләр белән елмаеп-көлеп сөйләшүен дә ошатмады, шартлар дәрәҗәгә җитә торган чаклары да булды. Гаиләдә тавыш та шул нигездә чыга, хатынын күршедәге ирләрдән дә, егет-җилкенчәктән дә көнли. Чибәр иде шул хатыны, аны күргән саен күрәсе килеп тора, күп ир-атлар аңа күз атты, елмаюлы карашлары эретә иде. Хатыны көнчелеккә битараф карый, тагын да ярата гына төшәр, дип уйлый иде, гел үзенчә эшләде, килешеп яши алмадылар. Ир кеше ачуын, кайгысын, көнчелеген аракы белән юарга гадәтләнеп китте. Эчеп кайта, ә өйдә хатыны кара тавыш чыгара, бураннар уйната, ир кеше йодрыклары белән каршы тора.
Соңгы көндә болай була.
Хатын кибеттә сатып тора, арада аны күрү өчен генә килгән клиентлар да бар. Танытмаска парик, кара күзлек кигән, киемнәре дә бүтән булган ир аны күзәтә. Хатыны бер ыспай, чибәр генә ир-ат белән озак сөйләшә. Ир аны очрашуга чакыра. Янәсе, сораган акчасын күпме кирәк – шуның кадәр бирәчәк. «Иртәгә иремне озакка эшкә җибәрәм, үземнең ял, килермен», – ди хатын.
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган ир хатыны белән ныклап сөйләшергә уйлый. Кыюлыгын арттыру өчен кибеттән бер литр аракы ала, беразын эчә, хатыны кайтканын көтә башлый. Ул кайтканда тәмам кондициягә кергән, үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткән, күңелле музыка тыңлый торган була. Хатыны кайтып кереп, бураннар уйната башлый:
– Кеше хакы эчәсең, мин генә туйдырып торам бит сине, минем аркада гына яшисең!
Ирнең дә дәлилләре каты:
– Себерке, кемне куенымда җылытып ятам бит, сине тугры булыр дип ялгыштым!
Күзе идәндәге пычакка төшә, үз-үзен белештермичә, аны кулына ала, ярсулык белән селтәнеп тә җибәрә. Пычак хатынның корсагына килеп тә керә. Ир җинаять эзләрен яшерергә уйлый. Хатынны паласка төреп куя, идәндәге, стенадагы кан чәчрәгән урыннарны юа. Төнлә, машинасына салып, урман эченә илтеп күмә.
Өч көннән соң, җинаять эзләрен тәмам бетердем, дип уйлагач, тынычлангач, полициягә барып, хатыны югалганлыгын белгертә, гариза яза. Тиз табалар – идәндәге кан таплары да бетмәгән, күршеләре дә тавыш-гауганы ишеткәннәр.
Рәхим ӘГЪЛӘМҖАНОВ.
Комментарии