КИЛЛЕР КАТНАШЫНДАГЫ КӘМИТ

КИЛЛЕР КАТНАШЫНДАГЫ КӘМИТ

Сөйгән ярлар ятларга китсә, яна инде ул яшь йөрәкләр. Казандагы Беренче Таулык (Горки) торак төбәгендә яшәүче Леонид Царев кебек, типсә тимер өзәрдәй кискен егетләр өчен аерата хурлыклы хәл бу. 30 яшьлек әлеге ир-ат күңелендә шул сәбәпле дүрт ел элек кабынган ут гел сүнмәгән әле. Аз гына җил иссә, ягъни ташлап киткән гүзәлкәе һәм кан дошман көндәше генә искә төшсә, пыскып торган учак дөрләп ялкынлана башлый.

…Инна белән танышып, яратышып киткәч, берничә ел очраша алар. Әлбәттә, хәзерге ирекле мәхәббәт чорында моны кул тотышып йөрү генә дип аңларга ярамый. Ике ел чамасы бергә яши гашыйклар. Ләкин тора-бара мөнәсәбәтләр суыну, төгәлрәге, хатын-кыз ягыннан хисләрнең сүрелә баруы сизелә башлый. Мондый салкынлык, гадәттә, гүзәл җенес читкә карый, ягъни мәсәлән, икенче берәү турында уйлап гыйшык утларында яна башлагач күзәтелә. Ничек кенә булмасын, кызыйны бары тик үзенеке итеп хис иткән Леха бөтенләй читкә этәрелә. Инна Удмуртиянең Можга каласыннан килеп Казанда яшәүче егетне сайлый. Ул гына да түгел, Царев Гусь дигән кушамат таккан сөйгәненә кияүгә чыгып куя. Арага кергән «килмешәк» Леханың кан дошманына әверелә.

Аерылышу 2010нчы елда ук булса да, Казан егете күңелендә һәм куенында таш йөртүен хәзер дә дәвам итә. Гусьның башына орырга үзе җөрьәт итми. Шикнең иң әүвәл үзенә төшәчәген аңлый. Үзен зур гарьлек һәм хурлыклар күрергә мәҗбүр иткән парның әйбәт кенә гомер итүенә 4 ел буе эче пошып йөргәннән соң, ниһаять, быел түземлеге төкәнә һәм көндәшенең җанын җәһәннәмгә җибәрергә дигән ныклы карарга килә. Үз кулы белән түгел, билгеле.

Шушы ниятен куркусыз һәм аяусыз бер егеткә җиткерә. 22 яшьлек ошбу башкисәр дә шунда ук киллер булырга ризалыгын белдерми. Әмма «уйлап карарга» вәгъдә итеп өметләндерә. Атна-ун көн чамасы көн узгач, алар очрашып, мәсьәләне уртага салып сөйләшә. Леонид «тамагына сөяк булып кадалган» адәмне юк иткән өчен «Крайслер» машинасы бирәчәген белдерә. Иномарканы күргәч, риза була Никита атлы бу егет. Карурманда кабер казыган һәм мәетне күмү эшләре башкарган кешеләр өчен ике шешә коньяк та сорый.

Хәлиткеч килешү 1нче июльдә була. Заказ бирүче ялланган җанкыярга мәетне фотога төшереп үзенә күрсәтү өчен «Кэнон» фотоаппараты, сәрхушләрне сыйларга ике шешә коньяк һәм «Крайслер» паспорты күчермәсен бирә. Киллер фотога гына түгел, видеога да төшерергә вәгъдә бирә. Кыскасы, заказның үтәләчәгенә ышандыра.

Царевка шактый көтәргә туры килә. Ниһаять, 16нчы июльдә пәйда була киллер һәм куелган бурычның «чиста» үтәлүе турында доклад ясый, ягъни Гусьны шәһәр читендә тотып урлап алып китүләре, урманда атып үтергәч, алдан әзерләнгән кабергә күмеп эзне югалтулары турында сөйли. Дәлил буларак, көндәшне ак машина багажнигына салып алып китү, мәетне гүргә иңдерү мизгелләренең видеоязмасын, ә иң мөһиме, заказчының үз аппараты белән төшерелгән сурәтләрне күрсәтә. Маңгаендагы пуля тишеге аермачык күренеп торган көндәше мәетен, аны кабергә салгач өстенә балчык ишеп төшерү кебек җан өшеткеч күренешләрне карагач, Царев әллә куркудан, әллә шатлыктан дулкынлана һәм ашыгып-кабаланып фотоаппарат флешкасын, видеокассетаны таптап-изеп юк итәргә керешә.

Заказның җиренә җиткереп үтәлүенә ышанган Л.Царев һәм Никита икенче көнне Зәкиев урамындагы нотариаль конторага киләләр. «Хезмәт» хакын түләмәсә, ошбу башкисәр үзен дә теге дөньяга озатырга мөмкин икәнен чамалый Леха. Шуңа күрә, машинасын сатарга да мөмкинлек бирә торган ышаныч язуы әзерләтеп киллерга тоттыра, чынлыкта, иномарканы аңа бирә. Шул рәвешле алыш-биреш ясала, дошманнан үч алына.

Әмма Л.Царевка озак шатланырга туры килми. Нотариус яныннан урамга чыгуга алыптай ир-егетләр эләктереп ала аны. Ошбу бәндәләрне мәрхүм көндәш кешеләре дип коты алына. Чөнки алар кулына эләксә, дөмектерәселәре көн кебек ачык бит. Әмма богаулап машинага утырткач, аларның полициянең махсус отряды егетләре икәнен чамалый. Бусы да шатлык китерми. Чөнки үзен төп башына утыртуларын аңлап ала. Беренче сорау алуда ук беркемнең дә үтерелмәве һәм үзенең бик ныклап килеп кабуы ачыклана.

…Барысы да оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш органнарының Таулыкта яшәүче бер ир-егетнең үтерүче ялларга йөрүе турында мәгълүмат алуыннан башланып китә. Бер-ике көн эчендә аның 30 яшьлек Л.Царев икәнен дә белеп өлгерәләр. Ул гына да түгел, Никитаны да ачыклыйлар. Әлеге сернең ничек «саркып» чыгуы оперативникларга гына мәгълүм. Безгә исә, йә үзе артыгын сөйләнеп йөргән, йә Никита «тишкән», дип фаразларга гына кала. Соңгысы алай ук кансыз һәм башсыз егет булып чыкмый, тавыш-тынсыз, бигрәк тә, аның «ярдәм итүенә» өметләнеп йөргән Царевка сиздермичә генә тоткарлап сөйләшкәч, оперативниклар белән хезмәттәшлек итәргә, ягъни Царевны фаш итүдә катнашырга ризалык бирә ул. Яшь булса да, әлеге затның үзен баш чыкмаслык җинаятькә тартырга йөрүен дә, оперативниклар тарафыннан бик вакытлы туктатылуын аңлый булса кирәк.

Шулай итеп, киллер ролен башкарырга тиешле «артист» табыла. Инде җинаять корбаны булып чыгыш ясарга тиешле кешене күндерергә кирәк була. Анысын үгетләп торырга да туры килми. Явыз көндәшенең үзен үтерергә заказ бирергә йөрүен әйтеп мәсьәләнең асылын ачып салгач, исән калуына куанып бетә алмаган 28 яшьлек ир-ат аны утлы табага бастыруда катнашырга теләк белдерә. Ә Царев исә, үзе дә сизмәстән, әлеге тамашадагы төп рольне уйный.

Кәмит оперативниклар язган «әсәр» буенча «сәхнәләштерелә». Ялган киллер белән чын заказчының югарыда әйтелгән очрашулары күзәтү астында уза. Никита анда «төймә» дигән бик кечкенә видеокамера белән йөри һәм барысын да яздырып бара. «Бичара» көндәшне урлап китү, үтерү, кабер казу, «мәрхүмне» җирләү кебек күренешләрне дә алар оештырып видеога һәм фотога төшерә. Кыскасы, төркем бик иҗади эшли. Кайбер бурычларны читтән белгечләр чакырып үтәргә дә туры килә. Әйтик, көндәшне маңгаена пистолеттан ату сәбәпле җан тәслим кылган кеше кыяфәтенә Г. Камал исемендәге театрның һөнәри грим салучысы кертә. Әйтергә кирәк, теге эшне кайбер чиле-пешле кинофильмнардагы кебек аннан-моннан башкармый ул. Исән кеше чын мәеткә охшап кала. «Мәрхүмгә» кабергә төшеп ятып гүр салкынын тоярга да, машинаның тынчу, караңгы багажнигында ятканда үзен җинаятьчеләр урлап киткән бичара итеп хис итәргә дә туры килә.

Тырышлык бушка китми. Инде әйтелгәнчә, видеоязма һәм —«фоторепортаж» Царевта бернинди дә икеләнү тудырмый. Шатлыгыннан башы әйләнә булса кирәк, сагайтырга мәҗбүр итәрлек кайбер чатаклыкларны да күрми ул. Мәсәлән, корбанын урлап китү күренешендә ясалмалылык күзгә ташлана, чөнки аны, кул-аягын бәйләмичә, авызын ябыштырмыйча салалар калай «сандыкка», димәк, тавыш чыгарып ярдәм чакыру, капкачны эчтән ачу мөмкинлеген калдыралар. Чын җинаятьчеләр башка төрле эш итә, югыйсә.

Ничек кенә булмасын, эләгә капкынга Царев. Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының «Үтерү» дигән 105нче маддәсе буенча эш кузгата. Әлбәттә, әлеге явызлык ахырына кадәр җиткерелмәгән дип саналып, гаепленең язмышын берникадәр җиңеләйтәчәк. Ә иң мөһиме, җинаять кисәтелә, 28 яшьлек кеше гомере саклап калына.

Аңлашыла ки, Л.Царевның гаебен дәлилләү кыенлык тудырмаячак. Суд аны хәзергә ике айга сак астына ябарга дигән карар чыгарды. Әлбәттә, бу моңа кадәр хөкемгә тартылганы булмаган ир-егетнең төрмәдәге тормышының башлануы гына. Әлеге ике айга берничә еллык колония өстәләчәгенә шик юк.

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии