Исерекләр «туе» төрмә белән тәмамланды

Исерекләр «туе» төрмә белән тәмамланды

Суд карарына ризасызлык белдереп, гаепсезгә җәза бирелде, дип санаучылар һәрвакыт диярлек була. Бу яктан көчләү һәм башка җенси рәвештәге җинаятьләр аеруча шаукым чыгара. Кагыйдә буларак, каршылыклы фикерләр бернинди сәбәпсез генә барлыкка килми.

ӨЧӘҮЛӘП КӨЧЛӘҮ

Чаллы тирәсендәге бакчачылык ширкәтләрендә даими рәвештә яшәрлек йортлар күп хәзер. «Весна-2» җәмгыятендәге шундый өйләрнең берсендә торучы Ринат Мөхәммәтшин узган елның 29нчы октябрь иртәсендә, гадәттәгечә, эте белән йөрергә чыга һәм чүгәләп сумкасында актарынучы ят хатын-кызны күреп ала. Йөзе-бите шешенгән, чәче-башы тузган кеше яныннан битараф үтеп китми абзый. Ә ул көчләделәр, кыйнадылар, телефонымны алдылар, дип, полиция чакыртырга куша. Ринат хатынны үзенең ишегалдына яшерә дә, ул күрсәткән якка «разведкага» китә.

Айнышып җитмәгән ике бәндәгә шиге шунда ук төшә аның. Һәм кыска базык гәүдәле өлкәнрәк һәм калку буйлы яшь ир-атларны, полиция килеп җиткәнче тоткарлап тору ниятеннән, сөйләштерә башлый. Әлбәттә, тегеләрдә гәп куертып тору кайгысы булмый. Икесе тиң үзләренең утырып чыккан кешеләр икәнен сиздереп, төрмәчеләр телендә сөйләшергә керешәләр. Күрәсең, абзыйның тикмәгә генә сүз катмавын чамалыйлар. Р. Мөхәммәтшин исә «кискен» кешеләр тупаслыгына янында дүрт аяклы дусты булуын гына искәртеп җавап кайтара. Тиздән аның зендхаунд нәселеннән булган сакчысына ярдәмгә, хуҗасы И. Шәяхмәтов әйтүенә караганда, 82 килолы ротвеллер килә. Күршеләр эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлаша. Илгиз каршыларына бозау хәтле шушы җан иясен утыртып куйгач, шикле адәмнәргә, кискен хәрәкәтләр ясаудан баш тартып, телләнеп торырга гына кала.

Гадәттә, иртәнге якта полиция озак кыймылдый. Бу юлы да ЮХИДИ инспекторы белән участковыйны шактый көтәргә туры килә. Мөхәммәтшин капкасында теге хатын күренү белән ирләр аны, эшне зурга җибәрмәскә, дип үгетләргә керешә. Берсе богаулы кулы белән хатынның телефонын читкә ыргыта. Ул арада Чаллыдан эзләү тикшерү төркеме килеп җитә. Полициягә хәбәр итмәсен өчен тартып алынган элемтә чарасын да эзләп табалар. Җинаять кылынган ике катлы торак йортта кирәкле тикшерү чаралары башлана. Тоткарланган ирләрнең шәхесләре ачыклана.

1972нче елгы Анатолий Мансуров яшәү урыны буенча Чаллыда теркәлгән, әмма соңгы елларда хатыны белән Казанда тора. Монда берничә көнгә кунакка килеп чыккан була. Үткән тормышы җинаятьчел «сәхифәләргә» бай аның. Урлау, талау, хулиганлык, наркотиклар, утлы корал белән бәйле гамәлләре өчен Чаллы, Казан, Удмуртиядәге Сарапул шәһәре судлары тарафыннан биш мәртәбә хөкем ителеп, барлыгы 15 ел гомерен япкынлыкта уздырган. Аның 30 яшьлек танышы Денис Донкоглов беренче тапкыр 17 яшендә хөкемгә тартылган, аннан соң да кеше талап һәм әфьюн сатып ике мәртәбә утыртылган. Җәмгысе 8 ел гомерен суга салган кеше. Эшләмичә эчеп йөрүче хөрәсәннәр түгел үзләре, беренчесе – риэлтор, икенчесе машина төзәтүче булып акча таба.

Аларның җинаятьчел гамәлләреннән зыян күрүче дип табылган 38 яшьлек Альбина Вәлиева көчләүчеләр өчәү иде, юан гәүдәле яшь егет башлап йөрде, ди. Аның шул ук бакчачылар ширкәтендә яшәүче 1995нче елгы Владислав Грядунов икәнен ачыклау зур хезмәт сорамый. Әмма ул 5 көн буе яшеренеп, үзе әйтмешли, уйланып йөри һәм полициягә әти-әнисе яллаган адвокатны ияртеп килә. 21 яшьлек бу малайны яхшыдан яман туган дип йөртелүчеләр рәтенә куярга кирәк. Шушы вакыйгадан дүрт ай элек кенә бер кызның телефон аппаратын талаган өчен ике еллык шартлы срок алган, ике уку йортына кереп, берсен дә тәмамлап чыкмаган, соңгы вакытта әтисенең шәхси предприятиесендә эшләп йөргән ул.

29нчы октябрьгә каршы төндә алар дүртәүләп барып кергән ике катлы йортны аның эшмәкәр әти-әнисе төзетеп, әле күптән түгел генә сатканнар. Яңа хуҗаларның малае барлык уңайлыклары булган торакны кыска вакытлы файдалануга биреп торып акча эшләгән. Влад та алгалаган аны, атна-ун көн элек кенә дусты төрмәдән кайту хөрмәтенә шау-шулы мәҗлес оештырган. Кыскасы, йорт күңел ачу, сөяркәләр очрашу урыны булган. Төнге кафеда танышкан «мәткә»не эләктергәч, В. Грядунов та, хуҗага әйтеп тә тормастан, шунда барып кергән, ишекне буш эт оясына яшерелгән ачкыч белән ачкан.

А. Вәлиевадан гариза алынып, беренче тикшерү чаралары үткәрелгәч тә төркем белән көчләү очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Тукай район суды ирләрнең өчесен дә сак астына ябарга карар кыла. Аларның гаебе алдан ук беркемдә дә шик уятмый. Эксперт хатынның тәнендә биниһая күп шешкән, күгәргән, сыдырылган тән җәрәхәтләре саный, вакыйга урынында аның йолкынган чәчләренә кадәр җыеп алып тикшерелә, эчке киемнәре ертылган булу ачыклана. Кыскасы, барысы да А. Вәлиеваның, кыйнадылар, янадылар, үтерү белән дә куркыттылар һәм чиратлап көчләделәр, дип гаепләвенең хак булуына ишарәли.

Ирләр исә вакыйганы башкачарак сурәтли. В. Грядунов полициягә килгәч үк «тәүбә итеп килү» дигән беркетмә яза, кыйнавын таный, әмма көчләвен кире кага. Д. Донкоглов та җенси якынлык ирекле рәвештә булды, сукмадым, тимәдем дип белдерә. А. Мансуров исә мин өйләнгән кеше дип барысын да читкә этәрә. Ләкин суд утырышында ул да гаебен танырга мәҗбүр була. Чөнки тикшерү эшләре барышында үткәрелгән чаралар моны кире кагып торырга мөмкинлек калдырмый. Чөнки күп төрле экспертизалар нәтиҗәләре әлеге өчлек файдасына булмый. Экспертлар шул кадәр җентекләп тикшерәләр, хәтта бу йортта күптән мәхәббәт уеннары белән шөгыльләнгән чит кешеләрне дә ачыклыйлар. Эз калдырган ошбу ирләргә дә тикшерүче сорауларына җавап бирергә туры килә.

Тикшерү комитетының Тукай районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Максим Клинов исерек хатын үз теләге белән бирелде, дип барган ирләрнең кыланмышларын көч кулланып, үтерү белән янап һәм төркемләп җенси якынлык кылу, дип таба. Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов раслаган рәсми гаепләүдән күренгәнчә, ул төндә ялгыз хатынны кыйнап, иң әүвәл В. Грядунов көчләгән, аннан соң шундый ук ысул белән А. Мансуров теләгенә ирешкән, ахырда Д. Донкогловка чират җиткән. Владислав хатынны каршылыгын сындыру өчен түгел, ә теленә салынганга, бу капкорсак белән ничек итеп, йомшаграк итеп әйтсәк, яратышырга кирәк, дип мыскыл иткәнгә күрә дөмбәсләдем, дип аклана. В. Грядунов төннең икенче яртысында өенә кайтып китә, ә хатын иртәнге сәгать 6 тирәсендә чыгып качу әмәлен таба.

Ир-атлар ябык хөкем утырышларында да, җенси якынлык ирекле рәвештә кылынды, дип баралар. Ләкин суд, зарар күрүче күрсәтмәләренә ышанмаска нигез юк, дип белдереп, хөкем итүчеләрне көчләүдә гаепле, дип тапты. Мондый четерекле эшләрне караганда судның еш кына зарар күргән якка өстенлек бирүе сер түгел. Ләкин бу юлы гаепләнүчеләрнең гамәлләре, иң беренче чиратта, аларның исерек баштан кулларын тыя алмаулары аклану мөмкинлеген юк итә. Һәм закон күзлегеннән караганда гадел хөкем чыгарыла, ягъни А. Мансуров һәм Д. Донкоглов – алтышар, ә В. Грядунов дүрт ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителә. Чынлыкта, явызлыкта башлап йөргән соңгысының чагыштырмача җиңел җәза белән котылуын дәүләт гаепләүчесе Илдар Рамазанов, аның, төгәлрәге, әти-әнисенең зарар күрүчегә китерелгән рухи зыянны өлешчә кайтаруы, ягъни акчалата ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсе, диде.

Инде күргән-белгәннәрдә хатынның үзен гаепләүче фикерләр тууга китергән, гомумән, җинаятькә этәргеч биргән сәбәпләргә тукталыйк. Моңарчы таныш булмаган кешеләр ни рәвешле табышкан да, аулак йортка ничек барып кергән?

Бактың исә, 38 яшьлек ханым биергә бик ярата һәм ошбу һәвәслеген кайчак төнге клубларга барып күрсәтә икән. 28нче октябрь кичендә дә өеннән шул ният белән чыгып китә ул. Әйтүенә караганда, алдан 700 гр чамасы «Джин Тоник» дигән исерткеч эчә. Ләкин «Батыр», «Баблгам» дигән зур күңел ачу үзәкләренә кертмиләр аны.

Күрәсең, салмыш икәнен сизәләр. Аның каравы, шул тирәдәге «Барвиха» кафесында юлы уңа. Музыка уйнап торгач, бар осталыгын күрсәтү мөмкинлеге туа. Көтелмәгән концерт кәеф-сафа корып утыручыларның күңеленә хуш килә. Альбинаны сәхнәгә менеп тә, яннарына утыртып та сыйлыйлар, берәр кеше хөрмәтенә биюен сорыйлар, чалбарына акча кыстыручылар да табыла. Эш сәхнәдә чишенүгә кадәр барып җитмәсә дә, аның залдагы ирләргә сарыла-кагыла заманча итеп боргаланулары бигрәк тә исерекләрне дәртләндерә. Берәүнең туган көнен бәйрәм итүче төркемдәге безгә мәгълүм өч ир заты аеруча котырына. Оят булса да әйтик, аларның берсе уртага чыгып чалбарын чишү һәм ярамаган әгъзасын күрсәтүгә кадәр барып җитә. Тамашаны әлеге төркем кешеләре төшерә һәм соңрак тикшерүче М. Клиновка тапшыра. Алар, исерек ханымның кыланмышларын күрсәтеп, дусларының язмышын җиңеләйтергә өметләнәләр булса кирәк. Әлбәттә, үтә әрсез кыланган хатын турында мондагы ирләрдә «үзенчәлекле» фикер тумый калмый. Бер караганда, беркем дә ирексезләп китерми, ә бәлки, үзе килеп сыена, димәк, куенга керергә әзер икәнен дә сиздерә булып чыга бит. Һәрхәлдә, өч исерекбаш шулай уйлый һәм лаякыл «мәткә»не такси белән аулак өйгә алып китә.

Җинаятьнең А. Вәлиеваның шушы мәнсез әрсезлегеннән башлангыч алуы бәхәссез. Бу хатынны гаепләп, ирләрне акларлык шарт була алмый, билгеле. Шулай да моны хөкемдар бөтенләй үк исәптән төшереп калдырмагандыр кебек, юкса законда 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаять өчен 6 еллык колония билгеләмәс иде.

А. Вәлиева турында биеп йөрүче бер җилбәзәк хатын дигән уй тумасын өчен аның тормышына да күз салыйк. Гаепләүчеләр төрлесен сөйләсә дә, азып-тузып йөрүче түгел ул. 17 яшендә Роберт дигән бер ир белән тора башлаган, 18 яшендә уллары туган. Ире белән күптән аерылышкан. Әнисе һәм инде хәзер 20 яшендәге инвалид малае белән яши. Үзе дә 15 яшеннән психика-неврология диспансерында исәптә тора, берничә тапкыр дәваланып та чыккан. Инвалидлык пенсиясе ала. Әмма аның бу кимчелегенә зур игътибар бирергә ярамый. Чөнки психиатрия экспертизасы хәзерге вакытта аның акылында тайпылышлар юк дәрәҗәсендә, тиешле күләмдә аңлый, фикерли, дип белдерә. Моның чыннан да шулай икәнен тикшерү һәм суд барышында түкми-чәчми сөйләве, эзлекле зиһене белән ул үзе дә бик яхшы раслады.

Вакыйгага хокукый бәя бирелеп, нокта куелды, әмма хөкем ителүчеләргә нахак бәла ягылды, дигән фикерләр калды.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии