- 24.06.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №25 (25 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
– Син кем? Нәрсәгә кердең әле син монда? Урамнан кергән һәр кеше аш бүлмәсенә керергә тиеш түгел ул. Бар!
– Мин сезнең янга түгел, Дамира апа янына килдем.
– Аның янына килгәч, янында гына утыр. Урамнан кергән кеше плитә янына барырга тиеш түгел! Аңла шуны!
– Бу бит гомуми кулланылыштагы аш бүлмәсе! Монысы беренчедән. Икенчедән, мин монда үз белдеклелегем белән түгел, Дамира апа чәй куярга кушканга кердем.
– Булса соң! Барыбер урамнан кергән кеше син! Куам да чыгарам хәзер моннан. Куркып тораммы әллә мин сездән!
– Сезнең куып чыгарырга хакыгыз юк. Ул, чәй эчәсем килә, диде. Аның йөри алмаганын беләсез бит. Мин шуңа күрә монда.
– Аның социаль хезмәткәре бар, әле яңа гына ашады ул. Тагын бер әйтәм – син монда чыгарга тиеш түгел! Телеңә салынып торасың тагын!
Апаска командировкам әнә шундый әрләшү-талашулар белән башланып китте. Редакциябезгә беренче төркем инвалид Дамира Насыйбуллина мөрәҗәгать иткән иде. «Бертуган абыем Илдар мине яшәү шартларыннан мәхрүм итә һәм өйдән куа. Мин нишләргә дә белмим. Килегез, үз күзегез белән күреп китәрсез», – диде ул. Язманың башында китерелгән әңгәмә – Апаска кайтып, аш бүлмәсенә чәйнек куярга чыккач, Илдар абый Насыйбуллин белән минем арада булды. Йөзләре кып-кызыл булган, яңаклары тартыша башлаган абзый минем каршыма ук килеп басып акыра башлады. Журналист булуымны әйтеп кенә калдым, сугып җибәрә иде инде…
«МИНЕМ ТЫНЫЧ ЯШИСЕМ КИЛӘ»
57 яшьлек Дамира Насыйбуллина кечкенә вакытыннан ук шактый катлаулы чиргә дучар булган – миопатия белән авырый. Аның мускуллары тотмый, шуның аркасында гәүдәсе хәрәкәтләнми. Хәзер ул абыйсы гаиләсе белән бер түбә астында яши. Әмма үзе моны тормыш түгел, тәмуг дип атый.
Илдар Насыйбуллинның Апаста бер катлы, 6 бүлмәле йорты була. Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча әниләренә 900 мең сум акча бирәләр. Ана кеше әлеге акчаны улына бирә дә аның ярты өен сатып ала. Ананың ни өчен улы фатирының яртысын сатып алганын аңламадым. Апаста фатир беткәнме? Шуның кадәр акчага Апаста чит кешедән фатир сатып алса, аерым торагы булыр иде дә бит… Мөгаен, улы ветеран пособиесен үзенә алып калыр өчен әнисен үгетләгәндер дип уйладым. Әни кеше улына акча бирә дә, улы белән бер түбә астына инвалид кызы Дамира апа белән күченә. «Мин үләрмен, сеңлең сезнең карамакта калыр. Аны карагыз», – ди ана кеше. 2010нчы елның октябрендә ана кеше бакыйлыкка күчә. Дамира апа сүзләренчә, башта аны, чынлап та, яхшы тәрбиялиләр, сүз әйтүче булмый.
Туганнар арасыннан кара мәче милек аркасында уза. Алар өч бертуган – Илдар, Дамира һәм Дания була. Әниләре үлгәч, нотариустан килеп, аның милкен өч балага да тигез итеп бүлеп бирергә телиләр, әмма Илдар Насыйбуллин сеңлесе файдасына милектән баш тарта. Илдар абый үзе моны «алдау» дип атый. Аның әйтүенчә, нотариустан килеп, берни дә әйтмичә, аңлатмыйча, милектән баш тартуы турында кул куйдырганнар.
– Әни үлеп, өч атна үткәч, Илдар миңа милкемне үзенә бүләк итеп бирүен сорый башлады. Мин баш тарттым. Ул өйдән куа башлады. «Йә «дарственный» язасың, йә чыгып ычкынасың», – диде. «Ничек инде, син бит әнигә мине караячакмын дип вәгъдә бирдең?» – дидем. «Миңа әнинең акчалары гына кирәк иде», – диде. Әни үлгәч, аның акчаларын үзләштерделәр, миңа бер тиен дә бирүче булмады, – дип сөйли Дамира апа. Аларның сөйләшүе яздырып алынган, һәм мин бу әңгәмәне үзем дә тыңладым.
Алга таба, физик мөмкинлекләре чикләнгән ханымның сөйләгәннәре чәчләрне үрә торгызырлык. Илдар Насыйбуллин сеңлесен дә, аны тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне дә аш бүлмәсенә, юыну урыннарына – кыскасы, гомуми кулланылыштагы һәм яшәү өчен мөһим булган урыннарга кертми башлаган. «Соңгы ике елда мунчага да бары тик полиция хезмәткәрләре ярдәме белән генә кертә иде. Көн саен полициягә шалтыратырга, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен, чөнки миңа тынычлык юк. Алланың биргән һәр көнендә Илдар теләсә нәрсә әйтә. Яный, куркыта, мыскыл итә – кыскасы, мине ничек тә монда яшәтмәү өчен тырыша», – ди Дамира апа.
Моны дәлилли торган аудио һәм видеоязмалар бар. Әйтик, 14нче майда абый кеше сеңлесенең бүлмәсе ишек төбендә утыра һәм аңа кулларын болгап: «Мин сине бәрәм. Шушында ук бәреп үтерәм. С..ка! Паразит!» – ди. Шушы ук көнне төшерелгән видеоязмадан күренгәнчә, сеңлесеннән бакча өлешеннән баш тартуын таләп итә: «Менә сиңа бакча! (йодрыгын күрсәтә) Син кайчан бирәсең аларны? Дай!Дай! Дай! Оятсыз, җирбит, паразит. Мине бернәрсә эшләтә алмыйсың син. Шуны уйла – для тебя туалет закрытый, для тебя баня закрытый. Мин аны лутче черетеп бетерәм. Туалетка, котельный янына беркем керми, мунча кермисең. Кранны алыштыр, автоматик сатып алып куй, шуннан соң керә башларсың. Бүлмәңдә ят. Монда кермисең башка. Әле мин синең теге бүлмәңне дә алам, борчылма!»
Тагын бер видеоязма: «Җиңел генә яшисең киләме? Юк әле менә! Бөтен нәрсә өчен түләячәксең! Акча түләмичә, аш бүлмәсенә кермисең. Суны теләсә кайдан ал! Мин сине моннан куып чыгарам. Бел! Бел! Син аннары кая барасың, әнчек? Оятсыз, кабахәт, пакыч!»
Бу видеоязмаларның саны иксез-чиксез күп. Аларда әйтелгән сүгенү сүзләрен ишетеп, 2 колагың шиңәргә мөмкин. «Мин сине көчләп (билгеле, Илдар Насыйбуллин көчләп сүзе урынына тутырып, бик оятсыз сүз әйтә) үтерәм», – дип тә яный ул аңа. Шундый тавыш белән һәркөнне бүлмәңә кереп кычкырсалар, инвалид түгел, сәламәт кеше дә түзә алмас иде.
Дамира Насыйбуллина сүзләренчә, абыйсы аны көненә алтышар сәгать тоташ кимсетә, начар сүзләр әйтә икән. Кулы белән сукканы булмаса да, элек әйберләр, кайчылар ыргытканы булган, имеш.
– Аш бүлмәсе, мунча гомуми кулланылышта, әмма мин берни белән дә файдалана алмыйм. Чөнки ул мине дә, социаль хезмәткәрләремне дә анда кертми. Мин хәрәкәтләнә алмыйм. Ничек утыртып куялар – шулай тәүлекләр буе утырам. Башка кеше күчергәнче, селкенә дә алмыйм. Әни исән чакта Илдар әйбәт иде, чөнки өйне бүләсе булмады. Мунча өчен акча сорыйлар. Аш бүлмәсендәге су өчен акча сорыйлар. Бүтән түзәр әмәлем калмады…
Көн саен кимсетүләренә түзә алмыйча, ул район хакимиятенә торак бирүләрен сорап шалтыраткан булган. Чөнки «РФдә инвалидларны социаль яклау турында»гы федераль закон нигезендә Дамира апага өстәмә торак мәйданы бирелергә тиеш.
– Хакимияттәгеләрнең җавабын ишеткәч аптырап калдым. Аларга өч «шаһит» белән бергә Илдар абый килгән булган. «Дамирага бернинди дә торак кирәк түгел, мин фатир сатып алдым һәм аны шунда урнаштырдым», – дип алдаган. Соңрак Илдар абый үзе дә мине мәҗбүриләп Кызыл Армия, 65 адресы буенча урнашкан элеккеге тулай торакның бер бүлмәсенә күчерәчәге турында әйтте. Дөрес, ул анда яхшы ремонт ясаган, әмма минем анда күченәсем килми, чөнки ике катлы ул йорттан кешеләр фатир алмый. Анда салкын һәм дымлы. Илдар абый үзе дә ремонт ясаганда стеналарның күгәреп беткән булуы турында сөйләгән иде, – ди ул.
Дамира апаның йортны икегә бүлеп, һәркем аерым ишектән чыгып йөрерлек итәсе килгән. Әмма суд йортны бүлүдән баш тарткан, янәсе, болай эшләгәндә, йортны җылыту җиһазлары Илдар Насыйбуллин территориясендә калырга тиеш була, ә инвалидны алар җылылыктан мәхрүм итә алмыйлар.
– Илдарның хатыны Хәдичә: «Мин сиңа каршы бөтен кешене котыртам», – диде. Шулай эшләделәр дә, минем белән беркем аралаша алмый. Берничә тапкыр район газетасына, бергә яшәр өчен кеше эзлим, дип игълан бирдем. Килгән кешеләрне куып чыгардылар, кухняга керсәң, бәреп үтерәм, дип әйтеп торганда, кем килсен. Бер балалы хатын килгән иде. «Син алкаш», – дип, ишеккә аркылы басты. Ул хатын китеп барды.
«ӨЙГӘ УЛ ИРЛӘР ЧАКЫРА»
Бу йортка килеп кергәч тә, миңа җикеренгән хуҗа тынычланган иде. Аның белән барысын да уртага салып сөйләштек. Башка тавышын күтәрмәде, сеңлесенә ни өчен мондый мөнәсәбәттә булуын үзенчә аңлатты. Әңгәмәбезгә аның хатыны Хәдичә апа да кушылгалап алды. Ирле-хатынлы Насыйбуллиннар сөйләвенчә, өйдәге барлык гаугаларның сәбәпчесе – акча һәм милек. Әниләре үлгәч, аның Апас районы, Шәмбалыкчы авылындагы йортын өч туган арасында тигез итеп бүләргә теләгәннәр. Ул вакытта Илдар абый бу мирастан баш тартуын белдергән. Әмма, әллә ирне дөрес аңламаганнар, әллә башка сәбәп – ир кеше, әнисенә 900 мең сумга саткан милкеннән дә баш тартам дип кул куя. Аның өлешен Дамира апага биргәннәр.
– Әнинең миннән сатып алган ул милке өч баласына да тигез бүленергә тиеш иде! Нотариуста, Дамира сиңа дарственный ясый ала, диделәр. Мин аңардан үз өлешемне кереп сорадым. Әмма Дамира аны бирүдән баш тартты. Минем өлешне үзенә алды.
Менә шуннан соң өйдә талашлар башланган. Илдар Насыйбуллин проблеманы хәл итү өчен бөтенләй берни дә эшләмәгән димәс идем. Югарыда телгә алганымча, элеккеге тулай торакның бер бүлмәсен сатып алып, аны бер бүлмәле фатир рәвешенә китергән, өстәмә җылыткыч торбалары урнаштырган, яхшы ремонт ясаган.
– Әмма Дамира анда күчәргә теләми. Бу бүлмәне сатып алуга һәм ремонтка 800 мең сум акча чыкты. Мин аннан хәтта ул акчаларны да сорамыйм – күчсен генә! Юк, һаман үзенекен сөйли! Имеш, без аны алдалап куып чыгарабыз. Имеш, бу фатирга безнең ялган документлар! Имеш анда салкын! Салкын түгел – әнә олы малаебыз хәзер гаиләсе белән шунда яши. Аңа безне этләндерергә кирәк, шул гына.
Ир белән хатынга инвалид ханымның бер нәрсә өчен дә акча түләмәве дә ошамый. Илдар абый сөйләвенчә, су багы тишелү сәбәпле, ул мунчаның мичен сүткән. Яңа мич төзү өчен, билгеле, акча кирәк. Әмма Дамира Насыйбуллина акча бирмәячәге турында әйткән.
– Менә хәзер берничә көннән соң, мунча керәсем килә, дип әйтәчәк әле ул. Ә андагы эш тиз генә бетәсе түгел. Аннары, мунча керттермиләр дип, полиция чакыртачак. Монда прокурор киләчәк. Һәм кабаттан без әшәке булып калачакбыз, – ди Илдар абый.
Акча, милек өчен ызгышкан туганнар турында күп ишетергә туры килә анысы. Әмма инвалид кешегә көн саен теләсә нәрсә әйтү, куркыту, аның тынычлыгын бозу бернинди кысаларга да сыймый. Видеоязмалардан ир-атның бертуган сеңлесен чын-чынлап мыскыл итүе күренә. Бу тагын күпме дәвам итәр икән?!.
– Ул видеоларның бер-икесе дөрес, калганнары – монтаж! Сүгенгәннәрне үзе куйган ул анда!
Монтаж түгел. Барысы да реаль язмалар. Аларны үзем карадым һәм моның шулай булуын ышанып әйтә алам. Сүзгә Хәдичә апа кушылды:
– Тормышта нинди генә хәл булмый! Чынаяк ватылмый торамы? Ник, түзсен, раз монда торгач! Аны видеога төшерергә кирәкме? Абыйсында торган кеше шуны бөтен дөньяга күрсәтергә тиешме соң? Әшәкелекне эшләп була аны. Без дә аны күтәреп алыр идек тә, урамга чыгарып атар идек, күңелдә әшәкелек булса! Ул да түзсен! Раз монда тора! Шулай түгелме? Сез яшь кеше, конечно, сез аңламыйсыз аны…
Аңламыйм шул. Гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр, әмма авыр хәлдәге инвалидка андый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел, дип саныйм. Бәлки, мин ялгышамдыр?
– Социаль хезмәткәрләрне юыну урыннарына һәм аш бүлмәсенә кертәсезме?
– Аларны куып чыгарган юк. Әйтәбез генә. Ашарга пешерәләр – газ плитәсен чистарту юк. Савыт-сабаны юалар – раковина астында ике уч чүп җыелып кала. Алар да уртак коридордан йөри – идән юдыртмыйбыз. Син ашап утырасың, алар Дамираның йомышын үтәгән чиләген күтәреп, урамга чыгып китә, син юына торган җирдә шул чиләкне юа. Шул гадәтләреннән генә биздердем мин аларны. Юк, кермисез! – дидем.
Сүзгә Хәдичә апа да кушылды:
– Өйгә ул бөтенләй таныш булмаган ир-атларны чакыра. 2012нче елда 6 мужик алып кайтты, алтысын да кухня аша йөртте. Аның сөйләгәненең 10 проценты гына да дөрес түгел. Без аны өйдән кумыйбыз. Аны ничек куасың? Монда ошамаса, күчсен, шул гына.
ПРОБЛЕМАНЫ ХӘЛ ИТЕП БУЛЫРМЫ?
Апастагы «участковый» Рәсим Гатауллин әйтүенчә, Насыйбуллиннар йортыннан даими рәвештә шалтыратулар булып тора.
– Без Илдар Насыйбуллин белән профилактик сөйләшүләр алып барабыз, әмма файдасы юк. Алай да итәбез, болай да итәбез – конфликтларын хәл итә алмыйбыз. Закон бозылган очракларда, эшне прокуратурага тапшырабыз – дип аңлатты ул.
Чынлап та, әлеге мәсьәлә буенча район прокуратурасы тарафыннан чаралар күрелгән. Мыскыллау сүзләре әйткәне өчен, Илдар абыйны инде берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартканнар.
– Бу мәсьәлә минем йөрәктә тора. Аны ничек хәл итәргә дә белмим. Насыйбуллиннар гаиләсе әгъзалары арасында даими рәвештә конфликтлар, ызгышлар булып тора. Аларның һәр талашына катнашырга тиеш түгелбез, әмма закон бозылган очракта чарасын күрәбез. Мондый мөнәсәбәтләр булганда, минемчә, кешеләр аерым яшәргә тиеш, – дип аңлатты Апас районы прокуроры Ришат Шакиров.
– Аерым яшәтү мәсьәләсен ничек тә булса хәл итәргә мөмкинме?
– Алар өйне бүләргә телиләр, әмма болай эшләгән очракта да, аш бүлмәсе уртак булачак һәм проблема чишелмәячәк, чөнки уртак бүлмәдә кабат конфликтлар башланачак. Илдар Насыйбуллин сеңлесе өчен махсус фатир булдырган. Әгәр дә Дамира ханым анда күчсә, ул йортка пандус эшләтү бурычын алыр идек. Әмма ул анда күчәргә теләми. Мин әлеге физик мөмкинлекләре чикләнгән ханымның проблемаларсыз яшәвен телим. Әмма аларның конфликтларын штраф белән генә туктатып булмый һәм аерым яшәү белән генә хәл итәргә мөмкин.
Прокурорга Илдар Насыйбуллин куйган «концерт»тан өзек – сеңлесен бәреп үтерү белән янаган видеоязманы күрсәттем.
– Мондый үтерү белән куркытулар өчен кешене җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкинме?
– Җинаять кодексының 119нчы маддәсе буенча, әгәр дә мондый янаулар чынлап та тормышка ашырылырдай булса гына, җинаять эше ачарга мөмкин. Мисаллар белән аңлатып карыйм. Әйтик, әгәр кулына пычак, балта, көрәк кебек инструментлар тотып яный икән – бу очракта аны җинаять җаваплылыгына тартырга була, ә видеоязмадан без Илдар Насыйбуллинның ишек төбендә утырган килеш кенә теләсә нәрсә сөйләвен күрәбез. Икенче очрак – әгәр дә алар, мәсәлән, упкын янында басып торып, Илдар абый сеңлесен этеп төшерү белән куркытса, бу очракта шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.
СУД АША НОКТА КУЕП БУЛА
Инвалидның проблемасын хәл итеп булу-булмауны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская аша сораштым. Аның сүзләренчә, барысына да нокта куярга мөмкин. Әмма бу очракта кабат судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
– Йортта өлеше булган кеше, аннан файдалануда тудырылган каршылыкларны бетерүләрен сорап, судка гариза яза ала. Дамира Насыйбуллина – беренче төркем инвалид, шулай булгач, аңа җирле юридик берләшмә ярдәм күрсәтергә бурычлы. Кирәк булса, безгә мөрәҗәгать итсен, без аңа мондый гаризаны язарга ярдәм итәрбез. Шулай ук аңа районнарындагы социаль яклау бүлекчәсеннән ярдәм сорарга кирәк. Судка гаризаны алар да язарга булыша ала. Дөресрәге, алар булышырга тиеш. Бу проблеманы бары тик суд аша гына хәл итәргә мөмкин – диде Сәрия Сабурская.
Димәк, барысы да ул кадәрле үк өметсез түгел. Инвалидның яшәү өчен көрәше юкка булмас дип ышанасы килә.
Бер ана карынында үсеп, бер ананың күкрәк сөтен имеп үскән туганнар арасында менә нинди көрәш бара. Ничек диләр әле, гайбәт булмасын, гыйбрәт булсын. Шушы шау-шулы заманда да туганнарыбызның кадерләрен белеп, аларның булганына сөенеп яшәргә генә кирәк бит, югыйсә.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Апас – Казан.
«Бу тормыш түгел – тәмуг»,

Комментарии