Җинаятьчел җавапсызлык

Җинаятьчел җавапсызлык

Хезмәт урынында үлемле очраклар килеп чыккач, фаҗигагә юл куйган җаваплы хезмәткәрләр хөкемгә тартыла. Шул ук вакытта бәлагә дучар булучыларның саксызлык күрсәтүе исәпкә алына, еш кына җинаять эзәрлекләве туктатыла. Узган ел Әлмәт шәһәр судында нефтьчеләр оешмаларында булган ике хәвеф-хәтәр буенча якларның килешүе дигән билгеләмә белән шундый карарлар кабул ителде.

2020нче елның 1нче августында нефть чыгару скважиналарына капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнүче «Таграсремсервис» җәмгыятендә гадәти эш көне була. Әлмәттән ерак булмаган бер «качалка»ны төзәтүне төгәлләгән бригада, мәсәлән, Колшәрип авылы янындагы икенчесенә күчәргә җыена. Иртә белән аеклыкка тикшеренү, хәвефсезлек буенча инструктаж узганнан соң, бораулаучы Илдар Гарипов, күтәргеч машинисты Фаяз Мозаффаров, бораулаучы ярдәмчесе Искәндәр Хәйретдинов көнкүреш вагоны, эш кораллары будкасы, суырту, күтәрү җайланмалары һәм башка биниһая күп кирәк-яракны зур машиналарга урнаштыралар, ә төштән соң яңа урынга кузгалалар.

34-36 яшьләрендәге тәҗрибәле ир-атлар барып җиткәч тә үз вазыйфаларын үтәргә керешә, ягъни җиһазларны бушатып урнаштыру, икенче көнне килергә тиешле ремонтчыларга хәзерләп кую белән шөгыльләнәләр. Һәрвакыт башкарыла торган гадәти эшне мастер Рамил Хафизов килеп җиткәнче үк башлыйлар, шул рәвешле, ток үткәргеч чыбыклар сузыла, бетон мәйданчыкка куелган үзара «культвагон», «сушилка» дип йөртелүче көнкүреш вагонына ут тоташтырыла, кыскасы, бар да үз җае белән бара. Ләкин тиздән моның читтән караганда гына шулай булуы ачыклана.

Көндезге сәгать 3 тулганда бораулаучы И. Гариповның кисәк кычкырып җибәрүе яңгырый. Үз эшләре белән мәшгуль ике ир-ат борылып карагач та көнкүреш вагоны баскычы култыксасына тотынып ярымчүгәләгән килеш катып калган хезмәттәшләрен күрәләр. Аны ток сугуы шунда ук аңлашыла. Искәндәр электр щиты янына йөгерә, яңа тоташтырылган штепцельне тартып алып токны өзә, бичара Илдарның кулы тимер торбадан аерыла һәм ул җиргә, төгәлрәге, бетонга сыерылып төшә. Беренче ярдәм күрсәтү буенча хәзерлекләре булган Искәндәр белән Фаяз шунда ук, чынлыкта инде үлгән дусларына, җан кертергә тырышып азапланалар. Шул арада килеп җиткән мастер Р. Хафизов хәвефле хәбәрне тиешле урыннарга ирештерә һәм Әлмәт-Чистай юлына ашыгыч ярдәм машинасын каршы алырга чыга. Ләкин табиблар эш урынындагы фаҗигане теркәү, 2 һәм 7 яшьләрендәге ике балалы гаилә башлыгының җансыз икәнен рәсмиләштерү өчен генә кирәк була.

Тикшерү комитетының Әлмәт шәһәре бүлегеннән Эмиль Солтанов хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу сәбәпле саксызлык белән кеше үлеменә китерү очрагы буенча җинаять эше кузгата. Металлдан эшләнгән вагонга токның «ноль фазасы» урынына 380 вольт көчәнешле үткәргеч тоташтырылу, димәк, мәрхүм И. Гариповның ялгышуы аркасында токка эләгүе шунда ук ачыклана. Өстәвенә, вагон тиешле тәртиптә җиргә тоташтырылмаган булган. Белгечләр, әгәр «заземление» булса, Гарипов баскычка килеп җиткәнче үк хәвеф барын сизәр һәм кире борылыр иде диләр. Димәк, электр белән бәйле эшләрне шуннан башларга кирәк булган. Монысы да ун елдан артык шушы оешмада хезмәт куйган тәҗрибәле, белемле-хәзерлекле кеше үз саксызлыгы корбаны булган дигән фикергә этәрә.

Чиксез кайгы-хәсрәткә дучар булып, 32 яшендә тол калган ханым да ире бәхетсезлеккә юлыккан дип саный, җинаять эшендә зарар күрүче булса да, беркемне дә гаепләми, дәгъва белдерми. Нефть чыгару оешмасы туйдыручысын югалткан гаиләне ярдәмсез калдырмагандыр. Тол хатын гына түгел, төп шаһитлар И. Хәйретдинов һәм Ф. Мозаффаров та һәрвакыт бораулаучы җитәкчелегендә эшлибез дип, гаеп мәрхүмнең үзендә дип исәпли.

Әлеге шаукымлы вакыйганы «Татнефть» җәмгыяте комиссиясе дә тикшерә һәм, кыскача гына әйтсәк, фаҗига Илдар Гариповның электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан дип таба.

Чыннан да, бораулаучының электр тоташтыруын, ягъни вилканы розеткага тыкканын мастер яисә башка җитәкче карап торырга тиеш түгел кебек. Ләкин монда бер мөһим мәсьәлә читтә кала. Эш шунда ки, бригада алып килгән кабельдәге дүрт тармаклы вилкада аны ялгыш тоташтырырга мөмкинлек бирмәүче, димәк, токның «массага», ягъни тимер вагонга китүенә юл куймаучы җайланма (предохранитель) торырга тиеш була. Кызганычка, бу очракта яраксыз хәлгә килгән әлеге җайланма бәхетсезлекне кисәтә алмый. Шуңа күрә бар гаепне мәрхүмгә өю дә гадел булмый.

Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Э.З. Солтанов та эшкә нокта куярга җыенмый. Озын-озакка сузылган тикшерү эшләре Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы экспертлары үткәргән техник экспертиза нәтиҗәләре билгеле булгач борылыш ала. Анда ватык вилка тоташтырылмаган «заземление» гына түгел, шактый кимчелекләр, бигрәк тә мастер Рамил Хафизов тарафыннан юл куелган, ахыр чиктә аяныч фаҗига килеп чыгарга этәргеч биргән җитешсезлекләр күрсәтелә. Бу җәһәттән мәрхүм И. Гариповның саксызлык күрсәтүе дә билгеләп үтелә, әлбәттә.

Әлеге экспертиза нәтиҗәләре белән танышкач, элегрәк шаһит буларак биргән күрсәтмәләрендә үзен аклап сөйләгән Р. Хафизов кеше үлеменә китергән саксызлык күрсәтүен тануын белдереп беркетмә төзи. Үзләре үткәргән тикшерү вакытында ошбу мәртәбәле мастерның бер генә җитешсезлеген дә күрсәтмәгән «Татнефть»нең җаваплы хезмәткәрләре экспертлар фикере белән килешәләр. Ниһаять, 1969нчы елгы Рамил Хафизовка Җинаять кодексының 143нче маддәсе буенча рәсми гаепләү белдерелә һәм ярты ел дигәндә эш суд карамагына бирелә. Әйтелгәнчә, ул зарар күргән якның мәрхәмәтлелек күрсәтүе сәбәпле һәм И. Гариповның саксыз кылануы исәпкә алынып, мөхтәрәм кешене җәзасыз калдырырга дигән карар чыгара.

Шул ук «Таграсремсервис»ка керүче «Таграсхимсервис» җәмгыяте «Татнефть» скважиналарына нефть чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирүче кислоталы сыеклык җитештерү белән шөгыльләнә. Әлбәттә, бик күп хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү таләп ителгән хәтәр эшчәнлек санала бу. Иң әүвәл, пешү, агулану, ахыр чиктә, үлемнән саклаучы махсус кием, сулыш юлларын каплаучы битлекләр кияргә кирәклеген әйтик. Ләкин ошбу уңайсыз-җайсыз әйберләр кулланылмый диярлек. Эшчеләр кирәк санамый, җитәкчеләр таләп итми чөнки. Мондый мөнәсәбәтнең кайчан да булса аяныч фаҗигаләргә китерү ихтималы зур, әлбәттә.

Монда эшләүчеләр, пандемия башлангач та хезмәткәрләр саны киметелү, түләү начараюдан зарлана, эшче куллар җитмәгәч, берьюлы ике кеше өчен эшләргә туры килә, диләр. 2021нче елның 18нче июнендә химик продукция җитештерү цехының Миңнебай станциясендә урнашкан 2нче участогына төнге сменага өч аппаратчы чыга. Ягъни 1968нче елгы Юрий Мартынов, 33-34 яшьләрендәге Алексей Пегов, Тимур Гарифуллин кичке 7дән иртәнге 7гә чаклы элек мастер җитәкчелегендә 5-6 кеше башкарган эшне үтәргә тиеш була. Димәк, техник һәм җитәкче хезмәткәрләр ягыннан бернинди контроль булмый. Дөрес, цех башлыгы Илшат Әбүнәгыймов мастер вазыйфаларын Тимурга йөкли үзе. Телдән генә әйтелгән әмернең нәтиҗәсе булмый, әлбәттә. Мастер булып йөрсәм, эшләргә кеше калмас иде дип, Тимур үзе дә әлеге вазыйфаларны үтәвен кире кага.

Шулай итеп, махсус киемнәр кимәгән өч аппаратчы үз эшләрен башкара. Кичке сәгать 11нчедә өлкәнрәк Ю. Мартынов 200 литрлы мичкәләрдәге аеруча хәтәрләр рәтендәге фтор-водород кислотасын химик катнашма ясый торган күләмле савытларга суырта, инструкция буенча ике хезмәткәр эшләргә тиешле урында үзе генә кайнаша. Бишенче мичкә бушады дигәндә, агач аслык тактасы сынып китү сәбәпле, аның янындагы тулы мичкә ава, үтергеч сыеклык Юрийның сул ботына, балтырына чәчри.

Әйтергә кирәк, әгәр ул резин итекләр, махсус алъяпкычтан гына булса да нәтиҗә ул кадәр үк хәвефле булмас иде. Абзый шунда ук чалбарын салып шланг белән аягына су сиптерә башласа да зәһәр сыеклык пешереп-көйдереп өлгерә, сулыш юлларына зыян китерә. Хезмәттәшләре култыклап алып барып киемнәрен алмаштыралар, Тимур үз машинасында «Татнефть» җәмгыяте сырхауханәсенә алып китә аны. Ю. Мартынов шул арада килеп җиткән 24 яшьлек улы Максимга сырхауханәгә култык таяклары алып килергә куша, аягы төзәлгәнче алар ярдәмендә йөрергә уйлый, димәк. Ләкин туктаусыз йөткерүче ир-атның хәле кабул итү бүлмәсендә үк начарая да, аны реанимация бүлегенә салалар. Икенче көнне сәгать 10да табиб төнне шунда үткәргән хәләл җефете һәм улына хәле яхшыру турында өметле хәбәр ирештерә. Ләкин ул чакта Юрийның ике-өч сәгать гомере калган була, яну-пешү өстенә, сулыш юллары, үпкәгә килә торган артерия зарарлану аркасында җан бирә ул. Авыз-борынны каплап, агулы матдәләрдән саклый торган битлек булмау да хәлиткеч роль уйный, димәк.

Үлемле фаҗига «Таграсхимсервис» җәмгыятендә бик тиз ыгы-зыгы куптара. Әйтик, Тимур Гарифуллинны шунда ук эшенә чакырып китерәләр һәм мастер булып эшләргә гариза язарга тәкъдим итәләр, ләкин итәккә ут капкач күрсәтелгән ошбу ышаныч шатландырмый ир-атны. Чөнки берничә көн алданрак эшли башлады дип язачаклар да, кеше үлеменә китергән җитешсезлекләр өчен җавап тотарга туры киләчәген аңлый һәм тәкъдимне кире кага. Ә инде мастер юк икән, барысына да цех башлыгы И. Әбүнәгыймов гаепле булып чыга. Чарасызлыктан, Ю. Мартынов үлгән көнне үк гаебен тануын, мәрхүмнең гаиләсенә мөмкин булган кадәр матди ярдәм күрсәтәчәген белдереп беркетмә төзи ул.

53 яшендә һәлак булган Юрийның хатыны 5, 12, 24 яшьләрендәге өч улы белән Миңлебай станциясе бистәсендә яшәгән, олы кызы гаиләсе белән күрше авылда тора. Якын кешесен югалткан ханым һәм өлкән кыз, җинаять эшендә зарар күрүче итеп билгеләнгән улы Максим беренче мәлдә бәхетсезлек очрагын җентекләп тикшерүне таләп итә, күрсәтмәләрендә эш урынындагы тәртипсезлек вә җитешсезлекләрне санап үтә, чөнки бу хакта мәрхүмнән күп тапкырлар ишеткән булалар. Кыскасы, гаеплеләрне кырыс җәзага тартырга телиләр.

Җинаять эшен тикшерү мәшәкатьле булмый. Төнге сменада цехта мастер булмау сәбәпле эшчеләрнең контрольсез эшләве, Ю. Мартыновның ике хезмәткәр эшен ялгызы башкаруы, махсус киемнән, битлектән булмавы, ахыр чиктә, хәтәр кислота тулы мичкәләрнең черек поддонга куелуы һәм башка җитешсезлекләр ярылып ята. Кеше үлеменә алар сәбәпче, төгәлрәге, цех җитәкчесе гаепле икәне дә анык. Шул ук вакытта мәрхүмнең ваемсызлыгын да билгеләп үтми ярамас. Адәм баласы иминлеге турында үзе дә кайгыртырга, кислотага бирешми торган киемне мастер яисә цех башлыгы мәҗбүр итмичә дә кияргә тиештер бит!..

Шунысы да күзгә ташлана: әлеге җитешсезлекләр соңгы ике елда даими күренешкә әверелгән. Бу инде ковид дигән зәхмәтнең икътисадның шушы нык тармагын да какшатуын раслый. Ләкин эш урынындагы үлем-китемнәрне аклый алмый бу. 1975нче елгы И. Әбүнәгыймовка да хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу сәбәпле саксызлык белән кеше үтерү дигән җинаятьтә гаепләү белдерелә. Узган ел октябрь аенда җинаять эше судка тапшырыла.

Тора-бара зарар күргән якның гаепләнүчегә мөнәсәбәте йомшый төшә. Үлгәннәрне кайтарып булмый, исәннәрне кайгыртырга иң әүвәл, ике кечкенә малайны аякка бастырырга кирәк. Бу җәһәттән оешманың 2 миллион 300 мең сумлык ярдәм күрсәтүен искәртик. Әлмәт шәһәр суды хөкемдарына, якларның килешүе сәбәпле җинаять эзәрлекләвен туктатырга, дигән тагын бер карар чыгарырга гына кала. Мондый очракларда гаепләнүче җәзасыз калдырыла, әмма хөкем ителгән зат булып санала.

Наил ВАХИТОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии