Рәхимсезгә рәхимсез хөкем

Рәхимсезгә рәхимсез хөкем

Узган ел май аенда Алекина Поляна авылында ир кешенең хатыны өстенә янучан сыеклык сибеп, аңа ут төртүе турындагы хәбәр Тәтеш районында гына түгел, бөтен республикада таралды. Чынлыкта, адәм баласын тереләй яндыру булган мондый явызлык җинаять кодексында аеруча вәхшилек белән кылынган дип санала. Гәүдәсенең 60 проценты пешкән 47 яшьлек Елена Кудряшова исән булганда, 1971нче елгы Юрий Томковка үтерергә омтылыш ясауда гаепләү белдерелде. Барып чыкмаган җан кыю очрагы хакындагы җинаять эшен Тәтеш район суды карарга тиеш иде.

Ләкин әлеге шәһәрдә хөкем утырышлары булмады. Чөнки нәкъ 100 көн газап чиккән хатын-кыз 26нчы августта вафат булды. Димәк ки, гаепләнүче гамәлләре дә аерата кансызлык белән кылынган үтерү дип табыла. Һәм сирәк очрый торганнар рәтендәге җинаять эше Татарстан Югары суды карамагына тапшырыла. Казанда хөкем итү утырышлары 24нче гыйнварда башланды.

…17нче май көнне Е.Кудряшованың күршесе Валентина Козлова бакчасында бер төркем хатын-кызлар һәм ирләр бәрәңге утырта. Көндезге сәгать 12ләр тирәсендә ихатасының арт капкасыннан чыгып, аларга таба килүче Еленаны күрәләр. Аның артыннан Ю.Томков та пәйда була. Хатынның йөзе-бите шешкән-пешкән икәнен шәйләп алган ирләр куа килүче Томковны аңа якын җибәрмиләр. Кызып китеп, аны сугып та егалар, типкәләп тә алалар әле. Чөнки Кудряшова иренең ниндидер сыеклык белән коендырып ут төртүен әйтә. В.Козлова ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Әйтүләренә караганда, ул район үзәгеннән чамадан тыш тиз – 3-4 минут эчендә килеп җитә. Монысы Томков үтенече буенча икенче бер хатынның сырхауханәгә алданрак хәбәр итүе нәтиҗәсе була. Чөнки фельдшер Миләүшә Шәрәфетдинова, 23 минутта барып җиттек, ди. Ул шунда ук Еленага авыртуны баса торган укол кадый да, авыруны бакчадан ук районның үзәк сырхауханәсенә алып китә. Кудряшова аңа да ут төртү турында әйтә.

Әлеге җинаять эшендә тикшерү комитетының Тәтештәге тикшерүчесе Е.Ә.Ергизовага бирелгән зарар күрүченең ике күрсәтмәсе теркәлгән. Аларның беренчесе икенче көнне үк Тәтештә, икенчесе 8нче июльдә Казанда, республика клиник хастаханәсенең махсус үзәгендә алынган. Авыр хәлдәге Елена монда 23нче майда китерелә. Әлеге аңлатмаларның эчтәлеге бер-берсеннән аерылмый диярлек. Кыскача гына әйткәндә, ул көнне салмыш ире ике стаканга көмешкә сала, аңа үзе белән эчәргә тәкъдим итә, ул баш тарткач, арттан килеп, өстенә «ниндидер зәһәр исле сыеклык» сибеп, ут төртә, гөртләп кабынган хатын, чәбәләнеп, түр бүлмәгә уза, яна торган футболка, чалбарын салып диванга ыргыта, өстенә халат кия…

Юрийның күрсәтмәләре күп, алардагы үзгәлекләр, капма-каршы фикерләр дә җитәрлек. Әмма асылда алар барысы да тикшерү барышында расланган гаебен кире кагуга кайтып кала. Әйтүенә караганда, ул көнне иртүк фермадан төнге эштән кайта ул. Кәҗәләрне сауган арада, көтү чыгып киткән була, шуңа күрә аларны болынга кадәр үзенә чыгарырга туры килә. Шуннан соң абзарда калган кечкенә бәтиләргә шешә белән сөт имезү һәм башка хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Ара-тирә өйгә кергәли, аның сүзләре белән әйткәндә, лаякыл исерек хәлдә диванда яткан хатынына берничә тапкыр көмешкә салып бирә. Аның әлеге янучан матдәне өстенә түгү мөмкинлеген дә искәртә. Бу кадәресе әллә ни икеләнү тудырмый.

Алга таба сөйләгәннәре генә, ким дигәндә, шик уята. «Ишегалдында йөргәндә өйдән Ленаның: «Янам, коткарыгыз!» – дип чыр кычкыруы ишетелгәч, йөгереп кердем, диванда яткан хатынның киемнәре яна иде, өстенә җәймә каплап, сүндердем», – ди ул. Беренче күрсәтмәләрендә, күршеләргә кереп, ашыгыч ярдәм чакырдым, ул Еленаны өйдән алып китте, Кудряшова бакчага чыкмады, шуңа күрә В.Козлова һәм аның «компаниясе» сүзен тыңламаска кирәк, чөнки алар исерек иде, дип бара. Әлеге бәян буенча фаҗигале хәл иртәнге якта килеп чыккан була. Алга таба әлеге ялганын ул үзе дә таный. Чөнки фельдшер Миләүшә авыру Кудряшованы кайчан һәм кайдан алып китүен әйтеп тора бит.

Кыскасы, хатын самогонны өстенә түккән дә, утны ялгыш газ плитәсеннән яисә тәмәкесен кабызганда элдергән дигән фикерне алга сөрә. Өстәвенә, әлеге вакыйгага күрше «мужигын» бутарга керешә. Имеш, иртә белән кәҗә куарга киткәч, аның Кудряшова өенә кергәнен күргән. Көтү куганда кереп чыккан ир кеше аркасында төш вакытында хатынга ут капкан булып чыга… Вакыйганы иртәнге сәгатьтә булды дип күрсәтергә маташуы да шуның белән аңлатыла булса кирәк.

Газ плитәсе турында күрше хатыннарына да сөйләнә ул. Юньләп аңлатып кына бирә алмый. Хатыннарның берсе аның үз телефоныннан шалтыратып чакыра ашыгыч ярдәмне. Һәм Томковка машина килгәнне капка төбендә көтеп торырга куша. Ләкин озак тора алмый ул анда. Чөнки хатынның бәрәңге бакчасына чыгып баруын күреп, артыннан китә. Андагы ыгы-зыгы безгә мәгълүм инде.

Хәбәр полициягә зыян күрүче сырхауханәгә китерелгәч кенә барып ирешә. Исерек килеш йоклап яткан Томковны уятып алып китәләр. Суд аны сак астына ябарга карар кыла. Берничә көннән аны Кудряшова йортына алып баралар. Ул анда да алдан биргән күрсәтмәләрен раслап, ягъни ут төртүен кире кагып йөри. Әмма тикшерү барышында киресе дәлилләнә. Хикмәт зарар күрүче сөйләгәннәргә өстенлек бирүдә генә түгел монда. Экспертиза нәтиҗәләре, башка дәлилләр Томков әйткәннәрнең нигезсез икәнен күрсәтә.

Ничек кенә булмасын, әлеге бәхетсезлекнең хәмер аркасында килеп чыгуына шик юк. Бу хакта рәсми кәгазь булмаса да, Е.Кудряшованың ул көнне дә исерек булуы икеләнү тудырмый. Фельдшер М.Шәрәфетдинова, аз гына ис килә иде, дип, бик сак әйтә. Табиблар, бөтенләй сизмәдек, диләр. Авылдашлары да аны эштән чыккан эчкече дип атарга базмый. Күрәсең, бәхетсезлеккә дучар булган хатынны яманларга теләмиләр. Әмма кайчак Томков белән эчәләр иде дигән фикер күрсәтмәләрдә еш очрый, гомумән, аларның тел төбеннән Еленаның эшләмичә эчеп ятучы икәне аңлашыла. Ир заты да аның март аеннан бирле айныганы юк дип бара. Әче бал куя да, аннан көмешкә куа, ди.

Алекина Полянада әлеге вакыйгага карата ике төрле караш яши. Берәүләр, мәсәлән, В.Козлова һәм ул көнне аның бакчасында булган кешеләр Кудряшованың сәрхушлеген телгә алмаска тырышып, чит авылдан килеп йортка кергән Томковны яманлыйлар, аны эчкәч дуамаллана, хатынын кыйный торган зат итеп күрсәтергә омтылалар. Бу җәһәттән, Еленаның гыйнвар аенда иреннән качып күршеләрдә кунуын еш искә алалар. Әлбәттә ки, алар явыз Юрийның кансызлык кылуына да шикләнмиләр.

Ләкин авылда Томков хакында яхшы фикердә торучылар, ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, Елена турында тискәре уйлаучылар да җитәрлек. Шунысы күзгә ташлана, болары, башлыча, тәртипле һәм дә аек кешеләр. Әлбәттә мактамый алар Томковны, ләкин аның терлекчелектә эшләвен, туктаусыз хуҗалык эшләре белән кайнашуын күрәләр, Кудряшова йортының черегән тәрәзә рамнарын алмаштыруын мисалга китерәләр. Хезмәттәш ир-атлар, салган чаклары булса да, эшенә зыян китерми, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара, диләр. Аңлашыла ки, хатын эшләмәгәч, гаилә Томков хисабына яши, ул коммуналь хезмәтләр өчен дә түләп бара. Эчә торган хатын-кызга карата мөнәсәбәт икеләтә начар бездә, шуңа күрә ир кеше хатынны асрый, дип белдерүчеләр дә бар. Алар инде Томковның гаебен шик астына ала.

Ю.Томков күрше Богдашкино авылы кешесе. Һөнәри уку йортын тәмамлап, механизатор белгечлеге алган, армиядә хезмәт иткән, тракторчы, терлекче, көтүче булып эшләгән. Яшь чагында машина куып, аннан соң сыер урлап тотылган. Болары өчен хөкем ителмәгән, 30 яшендә кеше үтереп, 7 ел ярымга утыртылган. Колониядән кайткач та, кеше кыйнаган өчен, 8 айлык төзәтү эшләре бирелгән аңа. 2014нче елда Удельное Нечасоводагы фатирын калдырып, янәшәдәге Алекина Полянада яшәүче тол хатын – үзеннән биш яшькә өлкәнрәк Елена белән яши башлаганнар. Әгәр ир затының үткән тормышындагы җинаятьчел гамәлләрен, икесенең дә хәмергә хирыслыгын исәпкә алсак, һичшиксез, фаҗигале хәл килеп чыгу өчен шартлар җитәрлек булган монда.

Судта зарар күрүче буларак Е.Кудряшованың 28 яшьлек улы катнаша. Кама Тамагы районының Тәмте авылындагы «Император питомнигы» җәмгыятендә агроном булып эшли, шунда яши ул. Үги атаның холык-фигылен яхшы белгән Роман аның гаепле булуына шикләнми, аңа явызлыгына тиң җәза бирүне сорый.

Дәүләт гаепләүчесе, Томков суд утырышларының берсендә хатыны өстенә көмешкә сибүен таныды, әмма ут төртүен кире кага, дип белдерде. Әмма әлеге фаҗиганең бәхетсез очрак, ягъни ут мәрхүмәнең үз саксызлыгы аркасында чыккан дип табылу мөмкинлеге һәм Ю.Томковның җәзадан котылу ихтималы юк дәрәҗәсендә иде. 21нче февральдә Татарстан Югары суды дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, аңа 17 еллык кырыс тәртиптәге колония билгеләде.

Наил ВАХИТОВ,

Тәтеш районы

Комментарии