- 24.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №11 (23 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Шулай бервакыт дуслар белән “Татнефть Арена” боз сараена бардык. Кызу канны суытып, тимераякта шуып чыкканда, вакыт төнге унбер иде. Төнлә автобуслар йөрми, “мотор”га калдык. Төнгә каршы чыксаң, кесәңдә кимендә 200-300ләп сум акча йөртергә кирәклеген шунда белдем дә инде мин. Нәтиҗәдә, Чистай урамыннан Гадел Кутуйга хәтле кайту 150 сумга төште. Ә чынлыкта төнлә таксист булып эшләү, ягъни “бомбить” итү ничек икән ул?
“Берәүләр акча эшли, икенчеләр туздыра гына”, – ишеткәләгән идем дус малайлардан. Кайберәүләр бер төн эчендә 1000-1500 сум эшләп кайта, кеше утырта алмыйча, тиктомал бензин “яндырып” йөрүчеләр дә шактый. Тик шуның ише “кара таксистларның” саны гына көннән-көн арта бара. Тимер аты булган кеше, кичләрен эшсез утырганчы дип, шәһәргә “мотор” тотучыларны эзләргә чыгып китә. Уйлап-уйлап тордым да, мин дә бер чыгып керергә булдым. Алдан ук кисәтеп куясым килә: Казанны биш бармагыңдай белмәсәң, “кеше ташып” йөрүнең мәгънәсе юк. Шуның өчен үзем белән бүлмәдәш дустымны да иярттем. Кайсы урамның кайда икәнен ул белә инде. Таксист булдың икән, тиешле җиргә ничә сум белән барып җитәсен дә алдан ук белергә кирәк. 150-200 сумлык юлга кайберәүләр 70 сум гына калдырырга да мөмкин. Җитезлек турында да онытырга ярамый. Конкурентлар җитәрлек, авыз ачып торсаң, “табышыңны” борын төбеннән үк алып китәләр.
Сишәмбе, 21:45. Тулай торак урнашкан Гадел Кутуй урамыннан китеп, иң беренче Азино якларын әйләнергә булдык. Чөнки бу чакта “Икеа” ишекләрен ябачак. Гадәттә, шушы кибет каршында күп кеше “мотор” тота. Һәм без ялгышмадык, беренче кешеләребезне шуннан алып киттек. Алар өчәү иде. Шәһәрнең икенче башына – “XL” кибете янына хәтле 150 сумга алып бардык. Төнге Казан көндезгесеннән бик нык аерыла икән. Караңгы урамнан барганда, борылышны күрер өчен, бар игътибарны юлга гына юнәлтәсең. Тиешле тукталышны табар өчен, ярты сәгать адашып йөрдек. Бу вакытта “Татнефть Арена” боз сарае ябыла. Кеше булыр дип, тиз генә шунда чаптык. Шунысы кызык: юлда бер генә ЮХИДИ машинасы да күренмәде. Самолет тизлеге белән “очып” йөрүчеләрне “эләктерә” торган камералар гына очрады. Боз сарае янында күпме көтеп торсак та, юлга кул күтәреп чыгучы булмады. Өметләребезне кире Азино якларына баглап, шунда юл тоттык.
23:55. Онытылмас мизгел шундый буладыр ул. Азинода Фучик урамына борылгач, ике күзем дүрт булды. “Мотор” тотучылар юл читендә яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек һаман арта барды. Кемдер Сахаровага бара, кемдер Әмирхан урамына. Дөрес, ераккарак барганнары күбрәк түли. “Мотор” тотучылар шулхәтле күп иде, хәтта тизрәк кеше янына барып җитәр өчен, юл уртасында ук борылырга туры килде. Шуннан соң милициядән “бәхет хаты” килмәсме дип куркып йөрдем. Гаҗәпләндергәне шул иде: ни өчендер, ул көнне Казан үзәгенә баручы булмады, күбесенчә Азино белән Яңа Савин районнары буйлап йөрдек.
03:00. Без әле таңга хәтле дә йөрергә әзер идек, әмма бензин бетеп китте. Ләкин ярты төн буе рульдә утырып йөрү барыбер үзенекен итте. Юлда йоклап китеп, берәр бәлагә очрамыйк тагын дип, кайтырга булдык.
Беренче төнне шулай күп акча эшләгәнгәме, уй кабат чыгу хакында гына иде. Тәвәккәлләдек: кичкә шәһәр буенча төнге сәяхәткә тагын кузгалдык.
Чәршәмбе, 22:05. Чәршәмбе яшьләрнең төнге клубларга йөри торган көне санала. Сәгать уннан соң автобуслар туктый, алмашка “таксилар” килә. Без иң баштан ерак районнардан үзәккә бара торган “мотор” тотучыларны эзләдек. Бу төнне тагын да күбрәк акча эшләрбез кебек тоелды миңа. Шуның өчен тизрәк Азино якларына ашыктык. Тик бу хыял чынга ашмады. Кешеләрне эзләп йөри торгач, сәгать төнге берне сукты. Шушы вакыт эчендә җыелган 300 сумга карап, кире үзәккә – “Арена” төнге клубы янына киттек.
01:15. “Арена” төнге клубы янында алма төшәр урын да юк. Дискотекадан чыккан яшьләрне көтеп торган таксистлар машиналарын хәтта юл уртасында ук туктата. “Mersedes”, “BMW”лар янында искереп, күгәреп беткән “Жигули”, “Москвич”, “Волга”ларны да күрергә була. Безгә берничә тапкыр Мәскәү, Яңа Савин районына барып кайту бәхете тәтеде. Шунысы рәхәт: төнлә шәһәр эчендә машиналар шактый күп булса да, бөкеләр юк. Болактан барганда, бер машина да очрамагач, ничектер, сәеррәк тә булып алды. Ул төнне без иртәнге бишкә кадәр йөрдек. Соңгы кешеләребез – дискотекадан безнең тулай торакка кайта торган олы курс кызлары иде.
Ике төннең нәтиҗәсе – кулдагы 500 сум. Шушы акчага 750 сумлык бензин һәм 200 сумлык ашау бәясе кушыла. Димәк, барысы бергә 1450 сум. Шуның өчтән ике өлеше беренче төндә эшләнде. “Бомбить” итүнең мәгънәсе юк дигән фикергә килдем. Беренчедән, чыгымы артыграк булырга мөмкин һәм, икенчедән, көндез дәресләрдә йоклап, укудан артта калырга да озак түгел. Өстәвенә, акча кереме ел фасылына да карыйдыр ул. Әйтик, җәй көннәре урамда җылы булганда, кеше җәяү дә бара ала, ә кышын салкында өшемәс өчен, “мотор” тота. Бәлки, ялгышамдыр да. Бу фикернең ни дәрәҗәдә дөрес булуын җәй көне “бомбить” иткәндә тикшерербез.
Динар ВӘЛИЕВ,
КФУ студенты.

Комментарии