Яңгырый металл чыңы

Чыңлаттылар инде заманында металлны. Ут чыбыкларын кисү, хәрби заводлардан самолет детальләре урлау, нефть объектларын ватып туктату дисеңме, хәтта әбиләрнең савыт-саба, мунча морҗаларына кадәр чәлдерделәр. Хәзер ул кадәр үк түгел үзе. Әмма тимер-томыр караклары бүген дә тик тормый.

… Гыйнвар азагында икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең Әлмәттәге бүлеге хезмәткәрләре Габдрахман авылы тирәсендәге басуда гөр килүче экскаватор, кран кебек авыр техникага игътибар итә. Шакыраеп каткан җирне актарып, торбалар чыгарып мәш килүче ир-егетләр үзләренең ошбу гамәлләренең законлы икәнен дәлилләүче документлар күрсәтеп, “Юкка бәйләнәсез”, – димәкче була.

Имеш, алар нефтьчеләр белән төзелгән килешү нигезендә торбалы үткәргечтә демонтаж эшләре башкара.

Оперативниклар мәсьәләнең төбенә төшәргә була. Тиздән әлеге объектның хуҗасы “Лениногорскнефть” идарәсе белән ошбу эшләрне башкару турында бернинди дә килешү расланмаганлыгы һәм теге кәгазьләрнең ялган булуы ачыклана. Үлчәп карагач, әлеге бригаданың бер метр юанлыктагы 166 м торбаны казып чыгарып һәм тимер-томыр кыяфәтенә китереп, “Татвтормет”ның Әлмәт участогына тапшырулары мәгълүм була. Әлбәттә, сатылган “утиль” өчен бирелгән сәмән үзара бүленеп барган. Әлмәттә кара металл калдыкларының тоннасы 4-5 мең сум тирәсе тора икән.

Бәхетләренә, “Лениногорскнефть”кә китерелгән матди зыянны тимер-томыр бәясен генә исәплиләр. Чөнки үткәргеч консервацияләнгән булган. Димәк ки, эшләп торган объект булып саналмаган. Шулай да, зыян 300 мең сум дип табыла һәм урлау факты буенча җинаять эше кузгатыла. Әлеге кәсепне оештыручылар гына түгел, экскаватор, кран машиналары, “КамАЗ” шоферлары да кайсы шаһит, кайсы җинаять кылуда шикләнелүче дигән статус ала.

Әлеге оператив бүлек җитәкчесе урынбасары Рамил Абзалов әйтүенә караганда, республикабызның нефть чыгару районнарында мондый хәлләр булып тора икән. Угрылар еш кына чит кешеләр исеменә бер көнлек дип йөртелә торган предприятиеләр ача. Тикшерүчеләрнең күзенә төтен җибәрү өчен, ялган килешү ясыйлар һәм иркенләп кәсеп итәләр. Металл чыңы еракларга яңгыраса да, угрылар кәсеп итә дип берәү дә уйламый.

Без унике кыз идек

Казанның Идел буе район судында узган утырыш сирәк очрый торганнар рәтеннән. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендәге унике кешенең барысы да хатын-кызлар булуы бер хәл. Барысыннан да элек ул “мошенниклык” дигән еш кулланыла торган маддә буенча гаепләнсәләр дә, гүзәл затларның гамәлләре үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.

Эш шунда ки, ошбу апалар алма пешеп авызга төшүен көтеп утыра торганнардан түгел икән. Төгәлрәге, яшьләре җитеп, хөкүмәт биргәнгә өметләнеп утырганчы, аны үзләре алырга булалар. Моның өчен әллә ни кирәк тә түгел бит. Хезмәт кенәгәсе белән турындагы мөһерле белешмә булса, калганын җайларга мөмкин. Төньяк өлкәләрдә эшләп, яшәп кайткан Сәрия атлы ханым япь-яшь килеш каерып ала бит әнә.

Чыннан да, ул 1982-1997 елларда Ямал-Ненец автономияле округында “Ноябрьскнефтегаз” берләшмәсендә кадрлар бүлегендә эшләп кайтып, “северный” дип йөртелә торган законлы пенсия алуга ирешкән һәм башкаларга да әлеге бәхеткә ирешергә ярдәм итәргә әзер икән. 2003 елдан башлап, Вера Солуянова һәм Рәисә Сөләйманова дигән ике эшмәкәр булышлыгы белән теләге һәм акчасы булган хатын-кызларга вакытыннан алда һәм зуррак күләмдәге пенсияләр алырга ярдәм итә башлый.

Әйтергә кирәк, әлеге “хезмәт” өчен әллә ни каермыйлар. Чөнки “клиент”лар өлкән яшьтә һәм бай кешеләр түгел. Киресенчә, көч-хәл белән очын-очка ялгап яшәүчеләр. Шуңа күрә кайберәүләргә 5 мең төртү дә җитә. Ә хәллерәкләреннән 30 меңгә чаклы алалар. Әлбәттә ки, теге “северный” пенсия ошбу чыгымнарны тиз каплый.

Эш итү алымнары гади. Гомер бакый Татарстаннан читкә чыкмаган апаларга Ноябрьск каласындагы “Дюар” трикотаж фабрикасы, “Вариант” торак үзәге һәм башка шундый оешмаларда эшләгән дигән хезмәт кенәгәләре, хезмәт хакы турындагы белешмәләр ясыйлар. Клиент шушы ялган, ләкин мөһерле кәгазьләрне пенсия фондына илтеп тапшыра да аңа ташламалы пенсия билгеләнә. Арадан берсе, мәсәлән, 2004-08 елларда 134 мең сумлык “северный” пенсия ала һәм моның өчен Себер киткәннән кала.

2004 елдан башлап пенсия фондына 5 миллион сум тирәсе зарар килә. Мәгълүм булганча, әлеге оешма акчаны саный белә. Шуңа күрә дә артык сарыф ителгән сумманы сизми калмыйлар монда. Уйлый торгач, Төньяктан кайткан кешеләр артып китү күзгә ташлана. Ямал-Ненец яклары белән элемтәгә чыккач, искитмәле, ләкин шикнең хак булуын раслаучы хәбәр килә. Ягъни күрсәтелгән кешеләрнең ошбу кырыс табигатьле өлкәдә эшләп аптырамавы турында әйтелә.

ПФРда (Русия пенсия фонды) моны илнең икътисадый бәйсезлегенә куркыныч янау дип кабул итеп, Федераль иминлек хезмәте, ягъни ФСБга хәбәр итәләр. Алары милициянең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш органнары белән берлектә 50 “пенсионерны” ачыклый. Җинаять эше кузгатыла. Ләкин берничә ай элек чирләп үлеп китү сәбәпле, Сәрия ханым бу хурлыкларны күрми. Ә менә теге апаларга валидолны шактый күп эчәргә туры килә.

Тикшерү эшләре бер ел буе дәвам итә. 3 миллионнан артык зыян кире кайтарыла. Зарарны түләп тәүбә иткән күп кенә авыру әби-чәби гаепләнүчеләр арасыннан коелып кала. Ләкин 12 тезелешеп, суд каршына баса. Суд мошенник апаларга гуманлы хөкем чыгара. Солуянова һәм Сөләйманова 3 һәм 3,5 ел шартлы срок ала. Хөкем ителүчеләрнең калганнары кайсы штраф, кайсы бер елга чаклы шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

Әлеге утырыш бер күптәнге такмакны искә төшерә: “Без, без, без идек, без унике кыз идек. Базга төштек май ашадык…” Дәвам итеп тормыйк. Урлап ашаган 12 кызның эше ни белән тәмамланганын беләбез бит инде.

Шайтанга да чир була

Юньле кеше бәхетсезлектән котылса, фәрештә канатын җәеп саклаган, дип юрыйлар. Ә инде адәм актыклары судан коры чыкканда, шайтанга чир булмый, диләр. Атаклы бандитларга ясалган нәтиҗәсез һөҗүмнәрдән соң да әлеге әйтем искә төшми калмый. Криминаль сугышлар елъязмасында аларның әллә нинди өметсез хәлләрдән дә исән чыгу очраклары күп. Әлбәттә ки, тора-бара әлеге “шайтаннар”га да чир йога – я тотып яба, яисә үзе кебекләр атып ега.

Бу җәһәттән, атаклы “Жилка” җинаятьчел берләшмәсе башлыгы Хәйдәр Закировны Санкт-Петербургта лифттан көтеп алалар. Ишекләр ачылып китү белән, ике “көпшә”дән өермәдәй кургаш яудыра башлыйлар. Котылырлык бер генә дә чара юк кебек. Чыннан да, лифттагылар үлеп бетә, ә менә яралы атаманны больницага озаталар. Анда да искитмәле хәл була. Ул яткан палатага тәрәзәдән граната томырып шартлаталар. Ләкин яралыны бер-ике сәгать элек кенә икенче бүлмәгә күчереп куйган булалар.

Хайдер соңрак барыбер үлә үзе. Әмма сүз криминаль тема журналистлары теленнән бүген дә төшми торган ошбу кеше турында түгел. Шушы көннәрдә Югары суды җинаятьчел даирәләрдә шулай ук бик “күренекле” шәхес, закондагы карак дәрәҗәсенә ия Радик Шәфигуллинны хөкем итте. Чича, Радик-Татарин кушаматларын йөртүче бу кеше дә криминаль һөҗүмнәрдән могҗизалы рәвештә генә исән кала, ләкин явызлыкларына тиң җәзаны барыбер алды. Суд аны каты режимлы колониядә ябып, 20 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Р.Шәфигуллин тумышы белән районыннан. Узган гасырның 90нчы еллары азагында ул Эдик Красный кушаматлы Ростов “законнигы” тәкъдиме белән “тәхеткә утыртыла”. “Коронация” дип йөртелүче законлы караклыкка багышлау чарасын безнеңчәгә башкача тәрҗемә итеп булмастыр. Ул вакытта Чича Русиядә иң яшь “законник” булып исәпләнә. Шактый гына яши, аннан Мәскәүгә күчеп китә. Тольятти һәм Димитровград калаларын контрольгә алмакчы була, ләкин җирле бандитларның кискен каршылыгына очрый.

2001 елда аңа да һөҗүм ясыйлар. Ул утырган АЗСта туктап торганда, автоматтан кургаш яңгыры яудыралар. Исән калырдай кечкенә генә мөмкинлек тә юк. Ә менә күкрәген өч җирдән пуля тишкән “шайтанга” чир булмый. Өч тән сакчысын – моргка, ә аны больницага озаталар. Авторитетның дуслары Тольяттида аның башына җитәчәкләрен аңламый түгел. Шуңа күрә үзе контрольдә тота торган Пенза өлкәсенең Кузнецк каласына урлап алып китеп дәвалыйлар. Ә Тольяттида бер-бер артлы берничә авторитет атып үтерелә.

АвтоВАЗ каласына хакимлек урнаштыру хыялы барып чыкмагач, Чича безнең Түбән Камага кызыга. Ләкин андагы “Мамшовцы” дигән оешкан төркем лидеры А.Мамшов шәһәрдә “смотрящий”, ягъни криминаль хуҗа бар дип, аңа урын булмавын белдерә. Әлбәттә, законлы карак дәрәҗәсендәге зат башын иеп борылып китә торганнардан түгел. Ул А.Мамшовны юлыннан алып ташларга ниятли һәм моны “Мамшовцы”ның көндәше “Татары” дигән җинаятьчеләр өере белән бергәләп башкарырга уйлый.

Вакыты да мач килә. Берничә ай элек кенә “Татары” лидерының берсе – Сухой кушаматлы И.Әхмәтовны үтерергә омтылыш ясала. Киллерлар аны подъездда сагалап торып, пистолеттан ут ача. Бу юлы да атаман качып котыла, тән сакчысы һәлак була. Банда нәкъ менә шушы һөҗүмне оештыручыны ачыклау белән мәшгуль чак була бу.

Моның “Тагирьяновские” дигән башкисәрләре шайкасы җитәкчесе Эдуард Таһирҗанов (2007 елда Тагирьян һәм аның өч ярдәмчесе гомерлек төрмәгә хөкем ителде) эше икәнен, ничектер, ачыклый алмыйлар. Берничә гаепсез кеше дә юк ителә. “Татары” төркемендә А.Мамшовтан шикләнүчеләр дә булмый түгел. Шул мәлдә килеп ирешкән Шәфигуллин тәкъдиме, әлбәттә, кире кагылмый.

2003 елның язында А.Мамшовка чыгарылган хөкемне тормышка ашыру планы җентекләп хәзерләнә. Чичаның дусты Кузнецк бандиты С.Агафонов та ярдәм итә. Сер саклау өчен, В.Цыпляев һәм Н.Луночкин дигән киллерларны Пензадан чакыралар. Аларны урланган “Жигули” һәм иске Калашников автоматы белән коралландыралар.

Ниһаять, 20 май җитә. Мамша утырган машина иртә белән ишегалдыннан чыгып килгәндә аны автомат пулялары тишкәләп, иләккә әйләндерә. Иске сакчы шунда ук үлә. А.Мамшов исә, аркасын сыдырып алган бер пуля эзен исәпкә алмаганда, исән-имин кала. Ул салоннын чыгып, җиргә ятарга өлгергән булса кирәк.

Әлеге уңышсыз һөҗүм “Татары” төркеме өчен тар-мар ителә башлауны аңлата. Чөнки шик аларга төшеп, кулга алулар башлана. 2007 елда Татарстан Югары суды И.Әхмәтов һәм аның кәсептәшләрен хөкем итте инде. Тикшерү эшләре барышында әлеге һөҗүмне оештыруда Радик Шәфигуллин катнашкан дигән мәгълүмат та алына. Аны бары тик 4 елдан соң гына Самарадан тотып кайтаралар.

Закондагы карак РФ Җинаять кодексының берничә, иң беренче чиратта, “кеше үтерү” дигән 105нче маддәсе буенча хөкем ителде һәм үзенә белдерелгән гаепне танымады. Ләкин суд 39 яшьлек Радик Шәфигуллинны авыр җинаятьләр кылуда гаепле дип табып, кылган гамәлләрен 20 еллык каты режимлы колония белән бәяләде.

Наил ВАХИТОВ

Криминаль хроника

Төнге икеләрдә Лениногорск шәһәре милиция бүлегенә шалтыратып, урамындагы бер фатирда сугышкан тавышлар килә, дип хәбәр иткәннәр. Күрсәтелгән адрес буенча килеп җиткән ведомстводан тыш сак бүлегенең 249нчы патруль экипажы фатир идәнендә кан эчендә яткан ир-атны күрә. Фатирның икенче бүлмәсендә гөнаһсыз сабыйлардай тыныч кына йоклап яткан икенче ир табыла. Исерек булганга, юньләп сөйләшә алмаса да, куллары, киеме канда булу сәбәпле, барысы да ачыклана. Бергә “салып” утырганнан соң ачуланышып киткәннәр дә берсе икенчесенең башына шешә белән китереп суккан. 46 яшьлек Мөдәррис Г.га карата җинаять эше кузгатылды.

Башкалада исә 49 яшьлек Ринат С. кулга алынды. Элек хөкемгә тартылганы булмаган, эшмәкәр ир-ат кинәт килеп туган аңлашылмаучылык аркасында үзенең 1982 елгы улына пычак кадаган. Бер җирдә дә эшләмәүче, төрмәдә утырып чыккан егет авыр хәлдә (эче яраланган) БСМПның хирургия бүлегенә озатылды.

Бөгелмәдә 25 яшьлек берәү танышының кредит картасын урлап, 80 мең сум акчасын салдырып үзләштерә алган. Озын куллы егетне маршрут юлында Оршанская урамында сакчыллык бүлеге экипажы кулга алды.

Яр Чаллыда бер автозаправка каршында төнгә саксыз калдырылган бульдозерны да “чистартырга” башы җиткән берәүнең. 50 яшьләрдәге ир-ат берничә запчастьне сүтеп алган да тыныч кына өенә кайтып барганда туктатып тикшергәннәр үзен. Соңрак ачыкланганча, 70 меңлек табыш аласы булган икән!…

ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәткәре Фирая ГАЙФИЕВА.

Комментарии