Үзсүзле әби фаҗигасе

Бөгелмәнең , шәһәр суды һәм прокуратура белән тикшерү комитеты бүлеге биналарының уртак ишегалдыннан өлкән яшьтәге карчыкны култыклап бер милиционер бара. Гаҗәпләнерлек күренеш түгел кебек. Бактың исә, формалы егет – конвой милиционеры, ә авырлык белән атлаучы 74 яшьлек әби әлеге шәһәрнең хокук саклау органнарында мәгълүм хөкем ителүче икән. Ә мин милициягә гозер белән килгән карт кешене озата чыгулары гына дип торам. Конвой белән гаепләнүченең җитәкләшеп йөрүе көн саен очрап тормый бит… Ә аларның судка кереп барышлары икән.

ХӘВЕФЛЕ “ЭШМӘКӘРЛЕК”

Өлкән яшьтәге кешеләр тарафыннан әллә нинди кан коюлы җинаять очраклары да бар. Нәсимә апа (аңа, дөресрәге, картлыкка ихтирам йөзеннән, исемен үзгәртеп бирик) кылган законсыз гамәлләр иң авырлар рәтеннән түгел. Ул РФ Җинаять кодексының хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган товарлар җитештерү, саклау яисә сату белән бәйле 238нче маддәсе буенча җавап тота. Бу очракта сүз әбинең кеше сәламәтлегенә зарарлы исерткеч эчемлекләр сатуы турында.

Бер караганда, карчыкның гаебе кычкырып тормый кебек. Ул товарны беркемгә дә көчләп такмаган, барысы да хәмерне үз теләге белән һәм начар икәнен белә торып алган. Димәк, сәламәтлеген кызганмаган сәрхуш үзе гаепле булып чыга. Ләкин болай фикерләгәндә, хәтта әфьюн таратучыны да акларга кирәк. Ул да агуны ирексезләп бирми.

Шуңа күрә дә Нәсимә апаның астыртын “эшмәкәрлеге” Җинаять кодексы кысаларына эләгә. Чынлыкта сүз аерым кешеләр саулыгы гына түгел, гаиләләр ныклыгы турында да бара. Петровская урамындагы яшерен “кибет” турында да милициягә сатып алучылар түгел, ә аларның якыннары хәбәр итү шул хакта сөйли. Мәгълүмат алынгач, милициянең кулланучылар базарындагы хокук бозуларга каршы көрәш бүлекчәсе тиешле чараны күрә. Узган ел гыйнвар аенда әби 30 сумга бер ярты сатканда тоткарлана. Административ беркетмә төзелеп, җәмәгать судына җибәрелә. Хөкемдар әбигә 2,5 мең сум күләмендә штраф салу белән чикләнә, мондый хәл тагын кабатланган очракта, ул җинаять җаваплылыгына тартылачак дип кисәтелә.

Ул вакытта берәү дә Нәсимә әби картаймыш көнендә ут белән уйнарга керешер дип уйламагандыр, мөгаен. Ләкин әби сабак аласы урынга, үҗәтләнүен дәвам иттерә. Аның итәк астыннан сәүдә итүе турында хәбәрләр килә тора. Милиция контроль сатып алу дигән чара үткәреп, аннан 140 сумга 2 литр ялган хәмер ала. Бу юлы җинаять эше кузгатылып, суд штраф күләмен 12 мең сумга җиткерә. Әмма карчык җинаятьчел гамәлләрен туктатырга җыенмый.

Күрәсең, 75нче яше белән баручы кешене нәрсә кыланса да утырта алмаячаклар дип уйлый. Бездәге гуманлы законнар һәм суд балалар белән картларга ташлама ясарга гына тора. Моннан алар артында торучылар файдалана бирә. Нәсимә ханымны техник спирт белән тәэмин итүчеләр дә: “Сине бернишләтә алмыйлар”, – дип ышандырып килгән, мөгаен.

Әлбәттә, гомер иткән кешенең үз акылы да булырга тиеш. Карт кешене кызганып штраф белән калдырганнар икән, бу һәрвакыт шулай булачак дигән сүз түгел бит әле. Ләкин үзсүзле әби милиция, прокуратура гына түгел, суд карарын да санга сукмый. Шул рәвешле Бөгелмәдәге хәлләр зарыктыргыч озын сериалны хәтерләтә башлый.

КҮП СЕРИЯЛЕ СУД

Югарыда телгә алынган суд утырышлары эшнең башы, ягъни уннан артык бүлектән торган “фильм”ның беренче серияләре генә булып чыга. Алар артыннан ук шундый эчтәлекле өченче серия, дүртенче, бишенче, алтынчылары уза. Милиция әбинең хилафлыкларын фаш итә, суд, аны колониягә озатырга яхшысынмыйча, штраф сала тора. Бары тик акчалата җәза күләме һәм әби йортыннан алып чыгылган спиртлы сыеклык микъдары үсә. Алтынчы юлы, мәсәлән, аннан 27 л сасы исерткеч алына. 16 мең сум штраф бирелә.

Кыскасы, Бөгелмәдә “көрәш” кыза бара. Сентябрь аенда әби 35 сумга бер ярты сатып эләгә. Өеннән тагын 22 литр теге эчемлек табыла. Октябрь башында шул ук кешеләр катнашында 7нче суд утырышы узып, хөкем ителүчегә 75 мең сум штраф һәм бер елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарыла. Ләкин әлеге дә баягы картлыкка ташлама ясап, ул сынау срогы белән иректә калдырыла.

Ләкин безнең әбиебез баш бирергә теләмичә, алга баруын дәвам иттерә. Тагын сата, тагын тотыла һәм яңадан шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Ахыр чиктә, быел февраль аенда керемле кәсебен ташлый. Чөнки… Суд аны сак астына алырга карар бирә. Изоляторда утырганда хәмер сатып булмый бит.

Ләкин бу да күп серияле суд төгәлләнгәнне аңлатмый әле. Шартлы хөкем була торып та, берничә тапкыр тотылган карчык 10 февральдә тагын суд каршына баса. Басты дисәм, дөресрәк булыр. Чөнки милиционер белән җитәкләшкән Нәсимә апаны ишегалдында очратканнан соң, мин үзем дә өченче каттагы суд утырышлары залына күтәрелдем.

Дөресен генә әйткәндә, мамык шәл ябынган әби карчыкны тимер рәшәткә артында күрү авыр тойгы калдырды һәм федераль судья Римма Галимованың соңгы чиккә кадәр законда каралган иң йомшак җәзаны билгеләп килүе аңлашылды. Бикле читлек ишеге төбендә хөкем ителүчене “саклап” утырган конвоир да, хәтта дәүләт гаепләүчесе шәһәр прокуроры урынбасары Рәшит Хәмидуллин да үзләрен әлеге олы кеше алдында уңайсыз сизә иде бугай.

Әлбәттә, бигрәк тә Нәсимә апаның улы белән кызы борчылгандыр. Әниләрен аклап башкаларны каралтып сөйләнүләр шуның белән аңлатыла булса кирәк. Әйтик, 2-3 мең сум алучы кешегә “күтәрә алмаслык” штраф салган суд начар икән. Итәк астыннан аракы сатучылар шәһәр тулы, берсен дә хөкем итмиләр. Ә аларның әниләрен “заказ” буенча эзәрлеклиләр, милиция чиста кәгазьгә кул куйдырып, “үзенә кирәкне” яза, контроль сатып алу чараларында 7 тапкыр бер үк Латыйпов дигән кеше катнашкан һәм башкалар… Кыскасы, бар да гаепле, бары тик ун тапкыр суд каршына баскан Нәсимә апа чиста, алар үзләре дә гаепсез икән…

Моның ише тегеннән йолкып, моннан алып әйтелгән буш сүзләр тәнәфес вакытында күп ишетелде һәм прокурорны да әйләнеп узмады. Анысы исә барысын да бик тиз урыннарына куйды:

– Сез әниегезнең хәтәр мавыгуын белдегез бит, – диде ул “яклаучыларга”. – Нигә аны ябып куйгач кына, исегезгә килдегез соң? Ник туктатмадыгыз? Ә хәзер ниндидер Латыйповны гаепләп утырасыз. Ничәнче суд икәнен беләсезме соң? Сезнең кемнәрнедер гаепләп утыруыгыздан файда юк. Соң инде…

Дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, тегеләргә әбинең үҗәтлеген танырга гына калды: “Мин үзем дә шундый үзсүзле, аңа охшаган”, – дип куйды арадан берсе.

Алар әйткәннәрне тулысы белән кире кагып та булмый, әлбәттә. Мәсәлән, әбине техник спирт белән тәэмин итеп торучылар кайда, аларны ник хөкем итмиләр дип ачынулары белән килешмичә мөмкин түгел. Прокуратура каршындагы тикшерү комитетының Бөгелмә бүлеге тикшерүчесе Рамил Гатин бу хакта эчке эшләр бүлегенә күрсәтмә бирелде, ди. Хөкем ителүче әби аларның берсенең фамилиясен дә әйтеп тора. Ләкин боларын җинаять өстендә эләктерү катлаулы булачак. Итәкләренә ут капканын алар аңламый калмас. Димәк, җинаятьчел гамәлләрен туктатып торырга да мөмкиннәр. Күрәләтә хәвеф белән уйнарга алар 80 ягына чыкмагандыр шәт.

…10 февральдә суд озак бармады. Ул яклаучы үтенече буенча аерым, ягъни кыскартылган тәртиптә узарга тиеш иде. Хәзер мондый утырышлар практикада еш кулланыла, чөнки ул хөкем ителүчегә йомшаграк җәзага өметләнергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, гаебен таныган очракта. Ә безнең әби исә хөкемдар Римма Галимова соравына каршы гаепне өлешчә генә тануын белдереп, хәтта адвокатны да хәйран калдырды. Утырыш кичектерелде. Әби белән конвоир култыкланышып, милиция бүлегенә юнәлде.

Хөкем исә 17 февральдә игълан ителде. 1934 елда туган Нәсимә әбине колония-поселениеда тотып, бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар бирелде. Ләкин хөкем закон көчен алмаган әле. Адвокат җәзаны артык кырыс дип санап, Югары судына шикаять юллады. Димәк, тыңлаусыз әби катнашындагы сериалның йомгаклау сериясе Казанда булачак. Ләкин аның ахыры күңелсез, ә Нәсимә әби өчен бөтенләй фаҗигале тәмамланачагын бүген үк фаразлап була инде.

Наил ВАХИТОВ.

Бөгелмә шәһәре.

Арзанлы хәмер казалы

Исерткеч эчемлекләрнең юньле дигәне дә икенче көнне башны чатната. Яшерен-батырын итәк астыннан сатылганнары турында әйткән дә юк. Болары баш авырттырып кына калмаска да мөмкин. Чөнки алар техник спирт яисә аннан җитештерелгән препаратларга су тутырып ясала һәм, башлыча, сәрхушләр кулына эләгә.

Әлбәттә, ошбу сыеклык кибеттәгегә караганда шактый арзан була. Мәсәлән, Бөгелмәдә бер яртыны 40 сумнан юнәтергә мөмкин икән. Хәер, анда гына түгел, башка төбәкләрдә дә шул тирә. Башкача булырга мөмкин дә түгел. Әлеге “эшмәкәрләр” сыйфат белән түгел, арзанлы бәя белән эчкече халыкны үзенә җәлеп итә.

Яхшы әйбер арзанлы булмый бит ул. Ошбу хакыйкатьне февраль аенда ачылган җинаятьчел гамәлләрнең берсе дә дәлилли. Оперативниклар Ульяновскидан килгән сәүдәгәрдән “Антисептик “Марат” дигән спиртлы сыеклыкның бер литрын, ким дигәндә, бишкә бүлә һәм 40 сумнан сатканда аның бәясе 200 сумга күтәрелә. Әлбәттә, сатучыны әлеге антисептикның дезинфекция, ягъни йогышлы микробларны юк итү препараты булуы борчымый. Ярый әле бу юлы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе өлгерлек күрсәтә.

Җинаятьчел кәсеп ияләре бик сак эш иткәнгә күрә, аларны эләктерүе җиңел түгел. Бу юлы Ульяновск кешеләренең шушындый законсыз эш белән шөгыльләнүе турында мәгълүмат алынгач, аларны, боргаланырга урын калдырмаслык итеп, каптыру планы корыла. Иң алдан сәүдәгәрләрнең Александр атлы берсе белән телефоннан сөйләшеп, зур күләмдә әлеге продукцияне алу турында килешәләр.

Сәүдәгәр сатып алучыга һәрвакыт шат бит ул. 300 мең сумлык товар алам дип торучыны тегеләр дә кире какмый. 11 февраль көнне 4,8 мең литр антисептик төялгән “МАЗ” Кама буендагы Сорочьи Горы авылы тирәсенә килеп туктый.

Саескан авылында Снигирь фамилияле экспедиторны шомарып беткән алыпсатар ролен бик оста башкаручы опер каршы ала. “Эшмәкәрләр” уртак телне тиз таба, хәтта сатучы бәһане дә тиз төшерә әле. Шунда ук алыш-биреш ясала, ягъни “алучы” сатучыга 4800 литр “утлы су” өчен 297600 сум акча төртә. Менә шуннан соң дуслык вә үзара аңлашу шартларында барган очрашу хәвефле төс ала. Экспедитор Людмила Снигирь һәм шофер Валерий Аляшевич Балык Бистәсе районы эчке эшләр бүлегенә китерелә. Спиртлы сыеклык тутырылган саклауга куела.

Оператив хезмәткәрләр, әлбәттә, әлеге ике кешенең башкаручылар гына икәнен аңлый. Хәзер әлеге Ульяновск төркеменең башка әгъзаларын, аларның Татарстандагы ярдәмче кәсептәшләрен ачыклау бара.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии