Авыл хатыннарының авыр хәвефләре

Авыл хатыннарының авыр хәвефләре

Күпчелек районнарда аек баштан кылынган авыр җинаятьләр юк диярлек хәзер. Димәк, пычак, балта, сәнәккә исерекләр генә ябыша. Алар арасында тыныч авылларда яшәүче хатын-кызлар да еш очрый.

ИРИНА ИКЕ ИРНЕ ҮТЕРГӘН

Чуаш Кыщагында 53 яшьлек хатынның ирен һәлак итүе турындагы хәбәр Буа якларында гына түгел, ике телевидение каналы аша бөтен республикага таралды. 5нче сентябрь кичендә И.Обмелюхина, авыл табибына шалтыратып, ун ел бергә яшәгән Игорь Ашкеровны чәнчүен һәм, бернинди икеләнүсез, аның үле икәнен әйтә. Г.Бахтина шомлы хәбәрнең хак икәненә алты почмаклы өйнең кухня ягы идәнендә яткан 1973нче елгы ир-атның йөрәк тибешен тикшереп карагач та ышана.

Полициянең участок инспекторы Равил Ларин килеп җитү белән, өйдәге фельдшер, бертуктаусыз тәмәке тартучы хуҗабикә һәм аның апасының улы белән кызын урамга чыгарып җибәрә. Тиздән вакыйга урынында тикшерү эшләре башлана. Җинаятьчене эзләп йөрисе булмый, билгеле. Аяныч хәлнең ни рәвешле китереп чыгаруын Ирина оперативникларга гына түгел, башкаларга да сөйләп, күкрәгенең сул ягына яннан китереп кадагач та Игорьның диванга утыруын, һава йота, тончыга башлавын, идәнгә егылып төшеп тынсыз калуын, ягъни бер мизгел эчендә җан бирүен әйтеп тора, кара саплы җинаять коралын Р.Ларинга тапшыра.

Аның дөрес сөйләвен суд-медицина экспертизасы да раслый. Мәрхүм сул үпкәсе җәрәхәтләнү, төп кан тамырлары киселү аркасында үлгән булып чыга. Шулай ук, чынлыкта, ир кешенең һөҗүмне кире кайтарып маташуын күрсәткән беләк, кулбаш тирәсендә ике киселгән яра булуы әйтелә. Тикшерү комитетының Буа бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Әскаров аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгата. Беренчел гаепләү белдерелгәч, шәһәр суды И.Обмелюхинаны сак астына алырга карар кыла. Әлбәттә, өлкән яшьтәге ханымның бик озакка ябылуы була бу.

Ханым гаебен танып биргән күрсәтмәләрен үзгәртмичә, ахырга кадәр үкенүен, тәүбә итүен белдереп килә. Фаҗиганең гаилә низагы нәтиҗәсе икәне бәхәссез. Ирина һәм аның якыннары Игорьны аек чакта зыянсыз, эчкәч холыксыз итеп күрсәтәләр. Әйтик, туганнар ир кешенең хатынга көрәк белән сугуын, аны этеп җибәреп, кирпеч ватыклары өстенә тезләндерүен әйтәләр. Чынлыкта, Ирина сөйләгәннәрне кабатлыйлар, мондый җәбер-золымның, соңгы вакытта сәламәтлеге какшау сәбәпле, хатын-кызның каршылык күрсәтә алмавы нәтиҗәсе дип белдерәләр. Һәм, әлбәттә, туган-тумача И.Обмелюхинаны бары тик уңай яктан гына бәяләүләрен әйтә.

Аның яхшылыкларын ачыклау йөзеннән күршеләр, авылдашлар аңлатмаларына мөрәҗәгать иткәч, башкачарак фикерләр күренә. Дөрес, һәрдаим алар белән аралашып торган кешеләр аек Иринадан зарланмый, әмма исерек чакта теләсә кемгә бәйләнергә, сүгенеп кычкырырга мөмкин икәнлеген яшермиләр. Шул ук вакытта Игорь турында барысы да яхшы сөйли, хатыны җикеренеп акырса да эндәшми иде, диләр.

Сүз уңаеннан, И.Обмелюхина тормышының кайбер «сәхифәләренә» дә тукталыйк. 1997нче елда кеше кыйнаган өчен Спас район суды ярты елга төзәтү эшләренә хөкем иткән аны. 2001нче елда Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районында кеше сәламәтлегенә зыян китереп, 8 айлык төзәтү эшләренә йөргән. Ә 2006нчы елда шул ук районда ир кешене үтереп, 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, Мордовиядәге хатын-кызлар колониясеннән 2 ел ярымга алданрак шартлы рәвештә азат ителгән һәм 2011нче елда 43 яшьлек хатын Чуаш Кыщагына әнисе янына кайткан. Тиздән язмыш үзеннән 5 яшькә яшьрәк Игорь белән очраштыра һәм кавыштыра аны.

И.Ашкеров яшь чагында тимер юл янгынчылар отрядында эшләгәндә бәхетсезлеккә дучар булган кеше, ягъни югары көчәнешле ток сугып чак кына исән кала ул. Катлаулы, шул исәптән, башына операцияләр ясап коткаралар, әмма 2нче төркем инвалидлык бирелә аңа. Тикмәгә түгел, билгеле. Үлеменә ике-өч атна кала Буа сырхауханәсендә ятып чыга, күп еллар элек килгән гариплек эзсез югалмый чөнки. Ләкин эшләмичә ятмый ул.

Беренче мәлдә «яшьләр» ир кешенең Кече Боергандагы әнисе белән бергә яшиләр. Ләкин озак түгел, чөнки исерек килен өлкән яшьтәге кайнанасын кыйнап ташлагач, Игорьның абыйсы Евгений эшне судка кадәр җиткерә. Карчыкның мәрхәмәтлелеге аркасында Иринаны «тегендә» озату белән тәмамланмый ул, ләкин аны ошбу торактан чыгарырга дигән карар игълан ителә. Хатын артыннан «сожитель» Игорь да китеп бара. Чуаш Кыщагында иске йорт алып гомер итә алар, даими эш урыны булмагач, бик күпләр кебек үк, маллар асрап, авылдашларга ярдәм итеп көн күрәләр.

Башлыча эчү дигән золым аркасында тормыш җайлы гына бармый. Әлеге җинаять эшендә зарар күрүче вәкил буларак чыгыш ясаган Евгений Ашкеров 2020нче елда ир белән хатынның «запой»га китүләрен, ике бозауларын сатып эчеп ятуларын искә ала. Ул чакта энесен әниләре янына илтеп куйгач, ике-өч көннән айнышып кайта ул. Һәм икесе дә бер ел чамасы эчми йөриләр. Әмма 2021нче елның 4нче сентябрендә Игорь сала, бу инде аның тагын йөгәннән ычкынуын белдерә.

Икенче көнне булган хәлләрне күбрәк Ирина сөйләгәннәр буенча сурәтләргә туры килә. Бу яктан үзе дә тотнаксыз ханым 5нче сентябрьдә салмыш ирен туктатырга ниятли. Кичкә таба өйгә су кертү өчен канау казу белән мәшгуль Игорьның яшереп куйган сырасын табып, литр ярымлы ярты шешә эчемлекне аның күз алдында җиргә түгә. Тавыш чыкмый калмый, хак булса, ир кеше хатынга көрәк сабы белән кундырып та ала. Бераздан Игорь өйгә бер «чәкүшкә» тотып кереп, шешәне икәүләп бушаткач дуслаша алар. Хуҗа аркандагы өч үгез бозауны алып кереп абзарга яба, берара башка хуҗалык эшләре белән шөгыльләнеп ала, Иринаның әйтүенчә, кичке сәгать тугызлар тирәсендә хәмер яисә акча таләп итеп тавышлана башлый, хатын-кыз баш тарткач вәзгыять кискенләшә.

Ирина алга таба котырынып киткән Игорьның телевизорны ыргытып челпәрәмә китерүен, тегү машинасын аңа таба томыруын, көзгене аударып ватуын, урам як тәрәзә пыяласын коеп төшерүен, үзенең шул тәрәзәдән ярдәмгә чакырып кычкыруларын һәм ир кешенең аны урамга чыгармыйча кыйнавын бәян итә. Авылда йомыкый тыныч Игорьның бу галәмәтенә, йорт җиһазларын туздыруына ышанмаучылар бар, шаһитлар арасында ватылган-җимерелгән әйберләрне күрдем дип сөйләүчеләр дә юк, барысы да Ирина әйткәннәрне генә кабатлый. Ләкин, исерекнең ачуы яман дигәндәй, ир-атның хатынына эләктерүен кире кагып булмастыр, чөнки тикшерү барышында үткәрелгән экспертиза анда сәламәтлеккә зыяны тимәгән дип белдерелгән берничә тән җәрәхәте булуын күрсәтә. Әлбәттә, бу Иринаны аклый алмый. Бары тик зарар күрүченең әхлаксыз-тәртипсез гамәлләре хөкем чыгарганда җәзаны йомшартучы шарт буларак исәпкә алынырга гына мөмкин.

Ул көнне Иринадан хәмер исе килеп торса да, сизелерлек исерек булмый. Игорь да үз-үзен белештермәслек хәлдә булмый. Химик экспертиза аның уртача дәрәҗәдә салмыш икәнен генә күрсәтә. Шулай да хәмернең хатын-кызны арткы бүлмәдәге тумбочка өстендә яткан пычакка таба этәрүе бәхәссез.

Җинаять эше ноябрь аенда Буа шәһәр судына тапшырылды. 2006нчы елдагы җинаятьне дә искә алсак, инде ике ирне үтергән Иринаны кырыс җәза көтә. Аның иртәрәк азат ителү ихтималы да бар кебек. Чөнки узган җәйдә ул яман шеш чире буенча операция кичергән, химия-терапия узган, өстәвенә, шикәр авыруына ия, димәк, сәламәтлеге буенча иректән мәхрүм ителү урыннарында тотыла алмый дип табылырга мөмкин. Хәзергә 1968нче елгы 3нче төркем инвалид Казандагы тикшерү изоляторында утыра.

ЧАТЫРДА ПЫЧАК ЯЛТЫРЫЙ

Охшаш җинаять кылган Светлана Хәбипова башта шешәдәшенә пычак кадавын таный, ә Бөгелмәдәге изоляторда утыргач барысын да кире кагарга керешә.

С.Хәбипова Ютазы районындагы Подгорный бистәсенә гаиләсе белән 2013нче елда Башкортстаннан күченеп килә. Ир кеше вахта ысулы белән Себердә эшләгәнгә күрә өендә өчәр ай күренми тора. Ике бала анасы беркайда да эшләми, күршеләрнең әйтүенә караганда, начар спирт кушып ясалган исерткеч эчемлек сату белән шөгыльләнә. Аны 1987нче елгы күптәнге танышы Альберт Газимов белән аерылмас дуслар дияргә мөмкин, димәк ки, бергәләп эчәләр, җылы вакытларда хәмерле мәҗлесләр күп фатирлы йорт янындагы С.Хәбипова карамагындагы җиргә куелган тимер чатырда уза. Светлананың беренче күрсәтмәләренә караганда, узган ел 8нче сентябрьдә дә шунда сыйлана алар. Икенче көнне төш вакытында чатыр идәнендә яткан Альбертны күрә, аның җансыз икәнен аңлап тиешле хезмәтләргә шалтырата ул.

Мәетне урында караганда күренеп торган җәрәхәтләр ачыкланмый, кан таплары да булмый, С.Хәбиповадан юньле аңлатма алынмый. Шуңа күрә үлемгә китергән сәбәпләр турында фаразлар күп була. Ләкин эксперт мәрхүмнең аркасында үтәли яра булуын әйткәч, 34 яшьлек ир-ат үтерелгән дигән фикер туа. Шуннан соң тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Рөстәм Яруллин вакыйга урынында Светлана Хәбипова катнашында тикшерү чарасы үткәрә. Чөнки ошбу хатын, ким дигәндә, нәрсә дә булса белә дип уйлый. Ышаныч аклана, ханым Альбертка чәнчүен сөйләп кенә түгел, статист ярдәмендә күрсәтеп тә бирә. Икенче көнне дә шундый ук күрсәтмә биреп икеләнергә урын калдырмый.

Светлана әйтүенчә, 8нче сентябрьдә салмыш А.Газимов аның фатирына иртәнге якта ук килеп керә, башта өйдә эчәләр, аннан чатырга күченәләр. Өйлә вакыты җиткәндә исерек Альберт гүзәл затка бәйләнә, ягъни үбәргә, кочарга омтыла башлый, кызып киткән хатын янәшәдәге пычакны алып аркасына кадый да, аны этеп җибәрә, акырып-бакырып идәндә утырган сәрхушне калдырып өенә кереп китә.

Гаҗәп, ләкин юка пычак белән ясалган җәрәхәтне Альбертның әнисе дә сизми. Кичкә таба улын эзләп килгән ханым бетон идәндә утырган ир-атка урындыкка менәргә ярдәм итә, лаякыл исерек сәрхуш өенә кайтудан баш тарткач, төгәлрәге, үзем кайтам дип җикеренгәч, моның ише хәлләрне күп күргән бәхетсез ана калдырып китә аны, икенче көнне фермага эшкә бара, җан өшеткеч хәбәрне шунда җиткерәләр.

С.Хәбиповага сәламәтлегенә авыр зыян салып саксызлык белән кеше үтерү дигән гаепләү белдерелә. Ул моны өлешчә генә тануын, ягъни Газимовка зыян китерү, аны үтерү нияте булмады дип бара. Ләкин Ютазы район суды ике бала анасын кулга алырга карар бирә, тиздән тикшерү комитеты һәм прокуратураның фикере үзгәрә. Эш шунда ки, эксперт А.Газимовның пычак белән кадаудан түгел, ә бәлки сентябрьнең салкынча төнендә туңып үлүен ачыклый. Бу инде С.Хәбипованың үтерүгә катнашы юк дигәнне белдерә. Ләкин, чынлыкта, үзлегеннән төзәлү мөмкинлеге дә булган җәрәхәт сәламәтлеккә авыр зыян китергән дип санала, чөнки пычак уң як үпкәне тырнап узган була. Шуңа күрә С.Хәбипова йомшаграк, ләкин 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган маддә буенча гаепләнә.

Айдан артык «абруйлы» затлар белән төрмә сәндерәсендә яткан Светлана күрсәтмәләрендә тамырдан борылыш башлана, әйтелгәнчә, ул ошбу гаебен дә кире кага. Кыскача гына әйткәндә, алданрак биргән күрсәтмәләрен полиция басым ясау, куркыту нәтиҗәсе дип белдерә. Аннан соң кичкә таба мин кызларым белән урамга чыкканда чатырда Илнур атлы тагын бер шешәдәш бар иде дип гаепне читкә этәрергә тырыша. Ләкин тикшерү барышында ошбу ир-атның ул тирәдә булуы расланмый һәм гаепләнүченең беренче күрсәтмәләренә өстенлек бирелеп җинаять эше судка озатыла. Бата башлаган кеше саламга ябышкан кебек, ул анда да өстәмә тоткарлыклар китереп чыгара, ягъни күрсәтмә бирүдән баш тарта. Шуңа күрә хөкем утырышлары озакка сузыла. Чатырда пычак ялтыраткан ханымга хөкем шушы көннәрдә чыгарылачак.

Наил ВАХИТОВ,

Буа, Ютазы районнары

Комментарии