- 24.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №3 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
23 гыйнварда Татарстан югары суды җир кишәрлеге алырга ярдәм иткән өчен 5 млн сум ришвәт алып эләккән Югары Ослан районы хакимияте башлыгы Александр Тимофеевка хөкем карары игълан итте.
Әйтергә кирәк, тикшерү һәм хөкем органнары тиз тоттылар. «Глава» әле 21 октябрьдә генә фаш ителгән иде. Инде декабрь аенда ук ике тапкыр суд утырышы билгеләнде, ләкин алар хөкем ителүче авыру сәбәпле, дигән билгеләмә белән ачылдылар да, ябылдылар. Ниһаять, яңа 2012 ел башында А.П. Тимофеев мәхкәмә каршына басты һәм октябрь аенда ике тәүлек изоляторда ятканнан соң ришвәт алуда гаебен танып биргән күрсәтмәләреннән баш тартып, язмышын җиңеләйтү әмәленә кереште. Аның асылы үз гамәлләрен хезмәт вәкаләтләреннән явыз максатта файдаланып, зур күләмдә ришвәт алу турындагы кырыс коррупция маддәсе кысаларыннан чыгарып, мошенниклык, ягъни алдашып урлау, дип танытудан гыйбарәт булды. Килеп туган вәзгыятьтә йомшаграк җәзага өметләнергә ирек бирүче бу бердәнбер чара иде.
Югарыдагылар арасында аңа ярдәм кулы сузучы табылмагач, судан бөтенләй коры чыгу мөмкинлеге октябрь аенда ук юк булды. Районкүләм түрәнең «януы» гаять сирәк очраганга, бу вакыйга җәмгыятьтә шаукым куптарды. РФ Дәүләт Думасы һәм Президенты сайлаулары алдыннан коррупциягә каршы көрәш хакында лаф оручы власть һәм хаким партия өчен угры башлыкны канат астына алу, әлбәттә ки, сәяси ялгыш булып, идарәдәгеләрнең болай да юк дәрәҗәсендәге абруена уңай йогынты ясамас иде. Һәм, киресенчә, угры башлыкка кырыс җәза бирү күзгә төтен җибәрү өчен ярап торырга тиеш була. Шуңа күрә, А. Тимофеевның шартлы срок белән котылып кала алмаячагын фаразладык. Бигрәк тә, дәүләт гаепләүчесе 9 еллык колония сорагач.
Шул рәвешле, җәзаны җиңеләйтү өчен Александр Петрович ялгызы көрәште. Адвокатларны исәпкә алмаганда, әлбәттә, әмма, әллә ни яңалык уйлап чыгара алмыйча, ришвәтчеләр еш куллана торган алым буенча эш итте алар. Иң әүвәл, тикшерү документларында ришвәт дип аталган миллионнарга әҗәткә алынган акча «кыяфәте» кертергә кирәк иде. 21 октябрьдә башлык Казанга эшмәкәр Рөстәм Моратовтан җир өчен акчалата бүләк алырга түгел, ә бурычка сорап торырга килгән, имеш. Лаештан Югары Осланга күчерелгәч, торыр урыны булмау сәбәпле, йорт сатып алырга исәп иткән, янәсе. Барып чыктык, җәмәгать, бездәге район патшалары, намус саклый торгач, хәерчелекнең төбенә төшкәннәр әнә! Йорт алу өчен акчаны да йөдәгәннән мошенниклык ысулы белән юнәтергә мәҗбүрләр икән бит!
Район хакимнәренең ничек урлавын шул төбәктә яшәүче итекче дә, чикмәнче дә белә үзе, алар кул астында эшләүчеләр турында әйткән дә юк. Без дә күктән төшкән кешеләр түгел, шуңа күрә А. Тимофеевның торак мәйданы өчен акчасы җитмәгәнгә бай эшмәкәрне алдарга керешүенә ышанмыйбыз. Өстәвенә, Р. Моратов та аның белән дустанә мөнәсәбәттә түгел, дип бара. Шулай да бөтенләй үк өметсез алым түгел бу, судларда ришвәтчеләрнең мошенникка әйләнү очраклары булгалый, ягъни.
Монда Тимофеев бурычка алуны ни өчен алдау, дип күрсәтергә тырыша, дигән сорау тумый калмый. Югыйсә, әҗәткә акча сорап тору гадәти хәл бит бездә. Ни хикмәт, аңа 5 миллионны Р. Моратовтан мошенниклык ысулы белән алынган итеп сурәтләү кулай. Янәсе, районда җирнең һәр аршины исәптә тора, башлык алар белән алыш-биреш ясау хокукына ия түгел, ягъни бу аның кулыннан килми, шулай булгач, акчаны да ялган вәгъдә биреп алган булып чыга. Димәк ки, ул вазифаи вәкаләтләрен явыз, шәхси баю максатында файдаланган ришвәтче түрә түгел, ә бәлки, гап-гади мошенник булып чыга, ә закон алдар каракларга карата бик гуманлы бездә. Ләкин хөкемдар бичара башлыкның мошенник буласы килеп тырышуларын исәпкә алмады, диярлек. Эш шунда ки, ришвәт алу очраклары аудио тасмага язылып барылган һәм анда бурыч турында бер генә сүз дә юк. Икенчедән, башлыкның җир сату мәсьәләсенә йогынты ясый алмый, бу Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, хәтта ТР Министрлар кабинеты вәкаләтенә керә, дип раславы да хак түгел. Ришвәтнең 3 миллионлык беренче өлешен алгач ук, бу мәсьәлә турында киңәшмә үткәргән, тиешле боерыклар биргән һәм 4-5 ай хәрәкәтсез яткан гариза буенча кишәрлекне Рөстәм Моратов вәкиле булган «Метрополь» фирмасы исеменә теркәүгә керешкәннәр. Алдан тамгалап куелган 2 миллионны алу белән башлыкны тоткарлаганнан соң, оперативниклар әлеге документларны җыеп, җинаять эшенә теркәгәннәр. Кыскасы, суд А. П. Тимофеевны ришвәтче, дип тапты. 23 октябрьдә хөкем карарын игълан итү 9 телекамера «күзәтүе» астында узды. Әйтергә кирәк, журналист халкының фаразлары рас килмәде. Аларның бер өлеше, гадәттәгечә, шартлы срок бирерләр, икенчеләре, сайлаулар алдыннан таякның юан башы белән сугарлар, ягъни реаль колония билгеләрләр, дигән фикердә иде.
Ә хөкемдар исә хакимне җәмгыятьтән аеруны кирәк тапмады. Һәм коррупциягә каршы көрәш сәясәте кысаларында кабул ителгән яңа закон нигезендә моңарчы күрелмәгән күләмдәге – 300миллион(!) сумлык штраф салды һәм 3 ел буе дәүләт органнарында эшләү хокукыннан мәхрүм итте.
Суд карары игълан ителгәч Лаешта яшәүче бер дустым әйткәннәр искә төште. «Шартлы срок» белән җәзасыз калдырып, тагын урларга мөмкинлек биргәнче, урлап ашаганын борыныннан чыгарырлык штраф салсыннар иде», – дигән иде ул. Кабул килде бит…
Наил ВАХИТОВ.

Комментарии