- 24.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №3 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Иманы зәгыйфь, көн үтсенгә яшәүче халык арасына зарарлы гореф-гадәтләр, төрле бәйрәмнәр үтеп керә. Алар кешенең холкына, рухына, психикасына, гомумән, яшәү рәвешенә ифрат тискәре йогынты ясый. Дөньяви карашы ныгып җитмәгән яшь буын өчен аеруча зарарлы алар.
Глобальләшү, компьютеризация һәм башка алдынгы технологияләр заманында бу яңа йолаларның, бәйрәмнәрнең таралуы бик тиз темп белән бара һәм куркыныч төс ала.
Шундый бәйрәмнәрнең берсе – «Гашыйклар көне». Икенче төрле аны «Изге Вәли көне» дип тә атый башладылар. Әлеге бәйрәмне үткәргән көннәрдә, бу кешеләрнең акылларына зәгыйфьлек килдеме әллә, дигән уй килә. Әле яңа гына тәпи баскан балалардан алып, олыгайган карт-корыга кадәр һәммәсе бәйрәм итә: бер-берсенә мәхәббәт открыткалары, йөрәк рәсемнәре бүләк итәләр. 3-4 яшьлек балаларның боларны аңлап бетермәве табигый. Алар самими ярату белән әти-әнисен, туганнарын ярата. Ә инде мәктәп балаларының, өлкәннәрнең берьюлы 20-30 яшьтәшенә мәхәббәт белдерүен ничек аңларга? Берьюлы 20-30 кешене ихлас ярату белән яратып буламыни? Һәм бу олы хис белән шаярырга, уйнарга ярыймы икән? Тагын да үсә төшкәч, егет яки кызның 5-6 кешегә гашыйк булуы табигый хәл итеп кабул ителерме?
Әлбәттә, бу мәсьәләгә һәркем үзенчә карый ала, һәркем ирекле. Ләкин мин, берьюлы 5-6 кешегә гашыйк булуны, әхлаксызлык дип саныйм. Уннарча кешегә мәхәббәт өләшеп йөрү уенын бу бөек хисне мыскыл итүгә тиңлим.
Бу бәйрәмнең асылында аяныч тарихи вакыйгалар да ята бит әле, җәмәгать. Борынгы Рим империясе армиясендә легионерларга, солдатларга өйләнү тыелган булган. Ә инде рухани Валентин атакай, Рим империясе законына каршы чыгып, солдатларга яшерен рәвештә «никах» укыган, яшь парларны кавыштырган, үзенең изге фатихасын биргән. Шуннан соң, билгеле инде, армиядәге дисциплина, тәртип какшый башлый. Солдат-легионерлар, чыннан да, начар сугыша. Ул гына түгел, солдатлар киткәч, илдә бик күп тол хатыннар, ятим балалар кала. Рим хакимнәре бу аяныч хәлнең серен белеп алгач, Валентин атакайны җәзага тарталар – яндырып үтерәләр.
Изге Валентин атакай үз гамәлләрен кешеләргә ярдәм итү йөзеннән башкарса да, чынлыкта, халыкка кайгы-хәсрәт китерә. һәм аның үз язмышы да фаҗига белән тәмамлана.
Мәҗүси бәйрәмнәрнең тагын берсе – Яңа ел бәйрәме. Әлеге бәйрәмне үткәрү өчен күпме чыршы киселә, күпме спиртлы эчемлекләр эчелә, салютлар, электр энергияләре исраф ителә. Чыршыны башта бизиләр, күкләргә чөеп мактыйлар да, аннары чүплеккә чыгарып ташлыйлар. Шушымы балаларга бирелә торган тәрбия?
Монысы бер хәл. Бу кыргый бәйрәм күп вакыт аяныч хәлләр белән тәмамлана. Аракы эчеп, агуланып, өшеп-туңып үлүләр, салютлар вакытында имгәнүләр…
Бу бәйрәм аша яшь балаларның рухына да зыян килә. Алар бераз үсә төшкәч, Кыш Бабайның да, Кар Кызының да уйдырма затлар икәнен аңлагач, аларның күңелендә, дөнья ялганга корылган, дигән фикер берегеп калырга мөмкин. Ә ата-аналар исә үз балаларына зыян китерүләрен аңламыйча эш итәләр, чөнки алар үзләре дә шундый уйдырмалар, ялган иллюзияләр мохитында тәрбияләнгән, формалашкан кешеләр.
Халыкны матди, рухи югалтуларга дучар иткән бу бәйрәм Русиядә ике атнага диярлек сузыла. Башта Яңа елны каршылау, аннан Раштуа, иске яңа ел… Кыскасы, Русия халкы ике атна буе эчә, җырлый, бии, тантана итә, ә соңыннан, бәйрәм беткәч, аның коточкыч нәтиҗәләрен күреп, кайгыра, аптырашта кала.
Бу куркыныч бәйрәмне ил күләмендә тыярга, туктатырга кирәктер, җәмәгать. Тарихка күз салсак, безнең бабаларыбыз, төрки халыклар Яңа ел бәйрәмен «Нәүрүз» дип атаган. Нәүрүз бәйрәмен яз башында, табигать уянган вакытта үткәргәннәр, корбаннар чалганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Әлбәттә, хәмер дигән әйбернең исе дә булмаган аларда.
Аллаһы Тәгалә безне мәҗүси бәйрәмнәрдән аралап, саклап, хәерле бәйрәмнәр насыйп итсә иде, дигән теләкләр белән,
Рәис ЯКУПОВ.
Яр Чаллы шәһәре.

Комментарии