Карак «перси»

Югары суды Балтач районының Көшкәтбаш авылын инде ике ел буе умарта кебек кайнатып торган низагка нокта куйды. Сүз “Сәфәр” ЧҖҖнең элеккеге директоры Фидаил Гыйльмуллин хакында. Балтач район суды аны угрылыкта гаепләп хөкем чыгарган иде. Кассация шикаятен югары инстанция канәгатьләндермәде, шартлы рәвештә бирелгән хөкем срогы бары тик 6 айга кыскартылды.

Көшкәтбашта баш күтәрү

Заманында гөрләп торган “Таң” колхозы язмышы да башкалардан аерылмый. Аны банкрот дип игълан итеп, яңа хуҗалык – “Сәфәр” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыять төзиләр.

Җәмгыять, ООО кебек сүзләр кәгазьдә генә, халык телендә исә гел колхоз, председатель һәм аның кыскартылган әйтелеше “перси” йөри.

2004 елның апрелендә “Сәфәр”нең директоры итеп Фидаил Гыйльмуллин сайлап куела. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бай тәҗрибәсе булганга, аны артта калган хуҗалыкны аякка бастыру өчен районнан җибәргәннәр диләр. Чынлап та, беренче мәлдә хуҗалыкта уңай якка үзгәрешләр сизелә. Яхшы эш күрсәткечләре өчен 2005 елның язында Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән “Беларус-1221” тракторы, җәйгә чыккач, “Нива-Эффект СК-5” икмәк суктыру комбайны җибәрелә. Икесе бергә 2 млн 262 мең сум торучы әлеге техниканы бушлай бирү комбайн-трактор ремонтлап азапланган Көшкетбаш халкы өчен искитмәле бүләк була. Әлбәттә, яңа җитәкчегә ышанычны арттыра.

Ләкин “Сәфәр”дә әлеге техниканың игелеген күрә алмыйлар.

Хәлләр 2007-2008 еллар чигендә кискенләшә башлый. Директор өстеннән Татарстан Президенты аппаратына кадәр язалар. Сәнәккә ябышыр дәрәҗәгә җиткән халыкны тынычландырырга район җитәкчеләре, прокурор Зөфәр Абитов та килә. Прокуратура һәм оперативниклары директорның финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерергә керешә.

2008 елның апрелендә эшчеләргә түләмәгән өчен директор административ җаваплылыкка тартыла. Суд аны “Сәфәр” ЧҖҖе белән җитәкчелектән читләштерә. Ләкин бу – директор куылу түгел. Прокуратура һәм милиция тикшерүне дәвам итә.

Угрылык

Директорның карак икәнен чамаласалар да, ул кадәр үк дип берәү дә уйламый. Җинаять кодексының берничә маддәсе кысаларына эләгүче гамәлләрнең күбесе хокук саклау органнары тарафыннан ачыла. Хәзер Көшкәтбашта Гыйльмуллин тагын бераз эшләсә, колхоз бетә иде диләр. Хуҗалыкның (ул хәзер “Уңыш” дип атала) баш инженеры Рәҗәп Фатыйхов та: “Колхозның тегенең кулына күчә баруын сизенә идек”, – ди. Чыннан да, хакимиятне тулысы белән кулына алган директор үзен хуҗа дип хис итә. Устав буенча ул акционерлар алдында хисап биреп торырга, кылган гамәлләрен алар белән килештереп барырга тиеш булса да, бу хакта уйлап та карамый.

Беркем тарафыннан да чикләнмәгән ошбу вәкаләтләр хуҗалык, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелсә, мөгаен, каршы килүче дә табылмас иде. Ләкин “хуҗа”ның “Сәфәр”гә караганда мөһимрәк эшләре дә бар. Хикмәт шунда ки, шул ук Балтач районының Арбаш авылында дуңгызчылык фермалары булган “Гыйльмуллина Г.Р”, ә Карадуганда үз автозаправкасы белән “Герат” дигән крестьян-фермер хуҗалыклары бар. Аларның беренчесе Фидаил Наилевичның хатыны, ә икенчесе үз исемендә. Үз күлмәгең үзеңә якынрак дигәндәй, әлбәттә ки, “Сәфәр” директорын бизнесы күбрәк борчый.

Прокуратура һәм милиция “казый” башлагач кына, “Сәфәр”нең устав капиталының 51 проценты директор кулында икәнлеге мәгълүм була. Шунысы гаҗәп: хуҗалыкның чын-чынлап кулларыннан ычкына баруын башка акционерлар белми дә калган.

Бу җәһәттән, Көшкәтбаш кешеләреннән ишеткән кайбер фикерләргә тукталмыйча булмас. “4 ел элек килде, үзе белән берәр нәрсә алып килсә дә ярар иде… Талап кына ятты бит”, “Колхозга биреп торган акчасын да 16 процентка арттырып алды”, “Хайван асрап та яши алмадык, суктырылган саламга хәтле кырга чәчтереп, яндырып барды, халыкка бирмәде”, “Талаганны кире кайтарса, колхоз аякка басачак”…

Без хуҗалыкның хәзерге директоры Р. Рәхимҗанов, баш инженер Р.Фатыйхов, эшчеләр Ф.Сәлахетдинов, Х.Рамазанов һ.б. белән октябрь аенда сөйләштек. Ул чакта Гыйльмуллинның кассация шикаяте Татарстан Югары судында каралмаган иде әле.

Суд дигәннән, без аларның Гыйльмуллинны дисквалификацияләгән беренчесен һәм эшкә нокта куйган бишенчесен генә искә алдык. Әле алардан башка тагын өч суд утырышы була.

Фидаил Гыйльмуллинга каршы эш Җинаять кодексының өч маддәсе буенча, ышанып тапшырган мөлкәтне үзләштергән өчен кузгатыла. Гаепләү алты эпизод буенча төзелеп, 6 томлы эш судка җибәрелә. Ләкин район прокуроры Зөфәр Абитов, аның урынбасары Фәрит Шәрифуллин, тикшерүче һәм оперативникларга әле тагын күп тырышлык куярга туры килә. Чөнки адвокат Фидаил Гыйльмуллин гамәлләрен гражданлык хокук мөнәсәбәтләре яссылыгына чыгарып, хезмәт бәхәсләре итеп күрсәтүгә ирешә һәм суд, гаепләү ягы фикерен тулысынча кире кагып, алты эпизодның алтысы буенча да аклап карар чыгара, җинаять җаваплылыгыннан азат итә.

Әлбәттә ки, Көшкәтбаш халкы гаделлеккә ышанычын югалта. Прокуратура кичекмәстән Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итә. Быел июль аенда Балтач хөкемдары карары юкка чыгарылып, эш кире кайтарыла. Сентябрь аенда инде 9 томга җиткән җинаять эшен районда башка судья карый һәм Гыйльмуллинны гаепле дип табып, шартлы рәвештә 6 елга ирегеннән мәхрүм итә. Һәм Көшкәтбаш халкы өчен иң мөһиме – китерелгән матди зыянны кире кайтарту карарын чыгара. Әлеге хөкем исә якланучы якта ризасызлык тудыра. Бу юлы Татарстан Югары судына шикаятьне адвокат яза.

Шулай итеп, ул алты эпизод буенча да гаепле дип табыла. Көшкәтбашта исә алай гына түгел дип саныйлар һәм җинаять эшендә чагылыш тапмаган очракларны саныйлар. Без аларына тукталып тормыйк, карак “перси” угрылыкларының суд залларында яңгыраганнарын гына искә алыйк.

Трактор белән комбайн

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан “Сәфәр” ЧҖҖкә 2005 елның язында – “Беларус”, июль аенда “Нива” комбайны җибәрелүе турында әйткән идек. Казаннан килгән документлар нигезендә Гостехнадзор инспекциясе аларга номерлар биреп исәпкә куя, хуҗалык баланска ала. Ләкин бушлай килгән техникага директорның күзе төшә. Июль аенда ул үз белдеге белән тракторны “Сәфәр”дән төшереп, үзенең “Герат” крестьян хуҗалыгына исәпкә куя. 895 мең сумлык трактор директор хуҗа булган оешма милкенә әйләнә.

Шул ук елның 30 декабрендә өйрәнелгән ысул белән 1 млн 367 мең сум торучы “Нива-Эффект” комбайны да хуҗасын алыштырып куя. Бер ай да үтми, әлеге техниканы “Герат” крестьян-фермер хуҗалыгыннан шәхси эшмәкәр Фидаил Гыйльмуллин бөтенләй үз исеменә күчереп куя. Шулай итеп, алар директорның үз мөлкәтенә әверелә. Соңрак ул трактор белән комбайнны банктан кредит алганда залогка да салып куя әле. Һәм моның өчен Җинаять кодексының тагын бер маддәсе өстәлә.

Дизель ягулыгы һәм терлек азыгы

Татарстан хөкүмәте авыл хуҗалыгы предприятиеләренә техника белән генә түгел, язгы кыр эшләре вакытында ягулык белән дә ярдәм итә. 2008 елның мартында “Сәфәр”гә дә ташламалы бәя белән солярка алу өчен 2 млн сум күләмендә максатчан кредит килеп төшә. Директор икенче көнне үк әлеге сумманың яртысын “Татнефтепродукт”ның Шәмәрдәндәге филиалына озата. Һәм 397 мең сумлык 23 мең литр ягулыкны Көшкәтбаштан бөтенләй икенче яктагы Карадуганга үзенең заправка станциясенә ташытып, үзе теләгәнчә файдалана.

Соңрак аның ошбу гамәлен адвокатлар бары тик икътисадый максатлардан чыгып эшләнгән дип акланыр. Имеш, “Сәфәр”дә ул кадәр ягулыкны салырдай урын юк, ә “Татнефтепродукт”та калдырсаң, өстәмә акча түләргә кирәк. Гәрчә Көшкәтбашта 58 мең тонна ягулык сыярдай савытлар буш торса да. Моның өстенә, “Татнефтепродукт” солярканы саклаган өчен бернинди түләүләр таләп итми икән.

“Сәфәр” өчен “янып-көеп” йөрүче директорның ягулыкны кире якка ташуының максаты икътисадчы яисә юрист булмаган кешегә дә аңлашыладыр. Ташламалы бәягә алынган солярка АЗСта сатканда икеләтә файда китерә.

Ләкин “Сельхозбанк”тан килгән кредитның тагын яртысы бар бит әле. Хуҗа анысын “ТНП Трейд” дигән Казандагы фирмага күчерә һәм аның 235 меңен үзенең “Гыйльмуллин” фермер хуҗалыгының бурычын каплауга тота. Шулай итеп, “Сәфәр”дән шәхси әҗәтләрен түләттерә.

Әгәр дә әлеге ягулыклы хикмәтләрнең апрель аенда язгы кыр эшләре вакытында булуын әйтсәк, директорның “Сәфәр” турында нинди “кайгыртучанлык” күрсәтүе аңлашыла.

Шул ук язда Гыйльмуллин “Вамин” җәмгыятенең Балтачтагы май-сөт комбинатыннан килосын 6,7 сумнан 200 тонна комбиазык алырга сөйләшә. Аның бәясен “Сәфәр” сөт тапшырып түләргә тиеш була. Әлбәттә, Көшкәтбашта бу хакта белмиләр. Әгәр белсәләр, җитәкче ниятен аңламаслар һәм каршы төшәрләр иде. Чөнки әлеге азык дуңгыз симертү өчен махсус эшләнгән, ә авылында ошбу хәрәм хайван юк бит. Булмаса ни! Аның каравы, мыркылдыклар директорның хәләл җефете фермасында тулып ята.

Шулай итеп, “Сәфәр”нең баш хисапчысыннан ашламага дигән сылтау белән алынган ышаныч язуы буенча шул “Вамин”га карый торган , Саба элеваторларыннан 1 млн сумнан артык торган комбиазык Көшкәтбашка түгел, Арбаштагы дуңгызчылык фермасына кайтарып бушатыла.

Гадәттәгечә, директор саклык чаралары да күрә, ягъни бер атна үткәч, хатынының фермер хуҗалыгы белән “Сәфәр” арасында 200 тонна комбиазык өчен 2009 елның 25 декабренә чаклы 1 млн 340 мең сум түләргә дигән килешү төзеп куя. Ошбу килешү тагын беркайда да теркәлми. Әлеге акча ел ярымнан кире кайткан очракта да килешү “Сәфәр” ЧҖҖе өчен зыянлы. Комбиазыкның 187 тонасы да 1 млн 486 мең сум тора, инфляцияне дә исәптән чыгарырга ярамый. Бу –Җинаять кодексының тагын бер маддәсендәге пункт, үз файдасы бәрабәренә коммерция оешмасы мәнфәгатьләренә зыян салу.

Гыйльмуллинның “Сәфәр”гә китергән тагын бер “файдасын” искә алмый булмас. Узган ел март аенда үзенең шәхси “Фольксваген-Пассат” машинасын бәрдерә. Авария хуҗалык йомышларын юллап йөргәндә, Казанда булды, дип ремонтлаган өчен 58 мең сум акчаны “Сәфәр”дән түләттерә. Ләкин шәхси машинасын хезмәт вазифаларын башкару өчен файдалану хакында килешү булмаганга күрә, бусы да “Сәфәр” кесәсенә керү дип табыла.

Хәзер Көшкәтбашта суд карарларын тормышка ашырганны, ягъни карак “перси” китергән матди зыянның кире кайта башлавын көтәләр. Бүген халыкның кәефе бөтенләй бүтән, киләчәккә өмет бар. Урып-җыюны уңышлы гына төгәлләгәннәр, 5 ел ремонт күрмәгән сыер фермаларын рәтләп, акшарлап куйганнар, техника кышка хәзерләнгән. Кыенлыклар күп, әлбәттә. Зур чыгымнар белән савылган 1 литр сөтне “Вамин”га 7 тәңкәдән тапшырганда, алар булмый да калмас. Хезмәт хакын да печән, икмәк белән бирергә туры килә. Ләкин халык күктән төшмәгән, бер авызлары пешкәч, хәзер үз авылдашлары Р.Рәхимҗанов директор булуга куаналар. Үзеңнеке үзеңнеке инде ул, хуҗалары турында гына түгел, авыл турында да кайгыртачак. Димәк, Татарстанның төньяк чигендә урнашкан Көшкәтбашның да киләчәге бар дигән сүз.

Наил ВАХИТОВ.

– Балтач – .

Комментарии