«Миндәлә»нең кырыс Хәкиме

«Миндәлә»нең кырыс Хәкиме

Яңа түрә билгеләнгәч, яңа себерке шәп себерә дип бераз җиңел суларга күнеккән без. Тормыш шартлары менә-менә яхшырып китмәсме, янәсе. Әмма өметләр күп вакытта акланмый. районының Иске Матвеевка җирлегенә яңа башлык – Мөхәммәтхәким Дәүләтшин килгәч тә, уңай үзгәрешләр көткән халык. Әмма башлык өч ел гына хезмәт итү дәверендә күпләрдә ризасызлык тудырып өлгергән. Авыл халкының редакциягә язган хатында: «Безнең авыл советы рәисе, кешене бушка эшләтергә дә, акчаны да бик ярата. Әйләнә тирәдәгеләр аңа кол кебек (!) буйсынырга, каршы сүз әйтмәскә тиеш», – дип язылган. Урынга барып тикшерә торгач, башлыкның кайбер башка кырын эшләре турында да җиткерделәр. Әмма Хәким әфәнде (авылда аңарга, исемен кыскартып, Хәким дип мөрәҗәгать итәләр) боларны танырга ашыкмады.

«КАЗАНГА БАРМАГАН ӨЧЕН ХЕЗМӘТ ХАКЫН КИСТЕ»

Атамасы гына русча Иске Матвеевканың. Чынлыкта, монда яшәүчеләрнең күбесе татарлар. Ике милләт вәкилләре бер-берсен күз карашыннан ук аңлый дисәм, һич арттыру булмас. Сокланып кайттым. Әмма авылда мин күреп сөйләшкән кешеләрнең бәгыренә таш булып төшкән вакыйгалар шактый. Зарларның сәбәпчесе дип югарыда телгә алынган Хәким Дәүләтшинне атадылар. «Хәким өстеннән зарларны аңлатып, утызлап имза куелган хат яздык та, Минзәлә районы башлыгына кертеп бирдек. Шуннан соң бераз гына тынычланган кебек иде», – дип сөйли башлады Зөлфия ханым Басыйрова. Аның төп проблемасы – хәләл акчасын ала алмау икән. Муены сынып ике ел буе урын өстендә яткач, клубка җыештыручы булып (ярты штатка) эшкә урнашкан ул. Дәүләтшин шушы ук хезмәт хакына авыл советына да җыештыручы булып урнашырга тәкъдим иткәч, каршы килмәгән. Эшен авырсынмыйча, яхшы гына башкарган көннәрнең берендә башлык Универсиада объектларын җыештыру өмәсенә Казанга барырга куша.

Изображение удалено.

– 8 сәгать буе юлда бару минем өчен коточкыч зур газап. «Сәламәтлегем мөмкинлек бирми», – дип, баш тарттым, – ди Зөлфия ханым. Ләкин Казанга бармауның җимешләрен соңрак, хезмәт хакы алу көне килеп җиткәч кенә татый. Клуб өчен хезмәт хакын тулысынча ала, чөнки ул акчага авыл башлыгының тыгылу мөмкинлеге юк. Ә менә авыл советында хезмәт хакының күләмен ике тапкырга киметәләр – 1200 сум гына ала. Апрель ае өчен исә бер тиен дә түләмиләр.

– Шул көннән соң авыл советын башка җыештырмадым», – ди Зөлфия апа. Кызганыч, акчасын даулап бернинди оешмага да мөрәҗәгать итмәгән ул.

БАЛАНЫҢ ГАЕБЕ НИДӘ?

«Безне авыл китапханәсендә көтәләр», – дигәч, Зөлфия апа белән шунда киттек. Үзен Маша Филимонова дип таныштырган китапханәче, Дәүләтшиннең тупас һәм төксе кеше булуын әйтеп салды:

– Кеше белән бөтенләй сөйләшә белми. Бик тупас. Мин клуб мөдире вазыйфасын башкардым. Хәким минем аша Зөлфия апага эш куша иде: «Теге хатынга әйт әле, фәлән эшләсен, төгән эшләсен», – ди. Ничек алай була инде?! Аның бит исеме бар! Мәктәп ашханәсендә пешерүче булып эшләүче Алла Паклюсева инде ике елга якын бала өчен пособие ала алмый интегә икән. Сәбәбе – авыл җирлегеннән кирәкле белешмә бирмиләр. Үзе әйтүенчә, белешмә сорап, авыл җирлеге юлын шактый таптаса да, Хәким Дәүләтшин аны һәрвакыт кире борып чыгарган.

– Ай саен кеше башына 50шәр сумнан су өчен акча түлибез. Мин вакытында түләп бара алмыйм. Яшерен-батырын түгел – акчам җитми. Акчам булу белән бурычларымны каплап барам югыйсә. Ләкин вакытында су өчен түләмәгәч, миңа тиешле белешмәне бирми. Су өчен акчаңны түлә, шуннан соң җаның теләгән язу бирермен, – диде. Хәтта баламны санаторийга җибәрү өчен дә кирәкле белешмә ала алмадым, – дип, җан әчесе белән сөйләде Алла. Әгәр бу сүзләр чынлап та дөрес булса, Хәким Дәүләтшин канун бозган дип санарга тулы җирлек бар. Чөнки, үз вазыйфасына кагылышлы бурычларның берсе – авыл халкы өчен кирәкле белешмәләрне вакытында бирү. Бу мәсьәләнең әхлакый ягы да бар бит әле. Аз булса да, бала пособиесе – ул бала хакы. Аннан мәхрүм итү – сабый авызыннан ризыкны тартып алу белән бер түгелме? Сабыйның авыл башлыгы алдында бернинди гаебе юк бит, әгәр баланың анасы су өчен акча түләми икән, башлык канунда каралган чаралар куллансын. Мәсәлән, судка бирсен. Әмма бала өчен хөкүмәт бирә торган акчаны тартып алырга беркемнең дә хакы юк.

АЛЛАНЫ КУРКЫТУ

Алла Паклюсева чыгып китәргә өлгермәде – китапханәгә мәктәп директоры Татьяна Григорьева килеп керде. «Кем бу?!» – дип төксе генә сорап куйса да, китапханәче янына килүемне белеп, тынычланды кебек. Китапханәче белән директорның ни турында сөйләшүен тыңлап торасым килмичә, чыгып киттем, әмма әллә бәхеткә, әллә гөнаһ шомлыгына каршы – өстәл өстендә диктофонымны онытып калдырганмын икән. Диктофон үз эшен эшләгән – мин чыгып киткәч барган әңгәмәне матур гына яздырып куйган. Зөлфия ападан һәм Маша ханымнан минем кем булуым турында төпченгәннән соң, мәктәп директоры курку катыш гаҗәпләнү белән «Корреспондент?! Газетага жалоба яздыгызмы әллә?!» – дип сорап куйды. Соравына уңай җавап алгач, гәҗитләрнең гайбәт оясы булуын, проблеманы хәл итү өчен башка органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген тукыды. Бу хакта ни өчен язаммы? Чөнки бу вакыйганың дәвамы бар. Авыл советы башлыгы Хәким Дәүләтшиннан белешмәләрне чынлап та бирмисезме дип сорагач, ул Алланы ялган мәгълүмат бирүдә гаепләде. Янәсе, мин киткәннән соң, Алла Паклюсева авыл советы рәисеннән килеп, гафу үтенгән икән: «Иртән кереп: «Мин хаклы булмаганмын. Сезнең турында дөрес сүз сөйләмәдем, гафу итегез», дип чыгып китте», – дип аңлатты авыл башлыгы. Шушыны ишеткәч, Аллага тагын бер шалтыраткан идем, чикләвекнең имәндә булуына тиз төшендем. «Минем бу мәктәптә эшлисем, бу авылда яшисем бар әле. Директор Татьяна Григорьева үзенә чакырып алып кисәтү ясады. Шуңа күрә мин сезнең сорауларыгызга башка җавап бирергә теләмим. Бәгыремә төшкән нәрсә хакында (сүз белешмә турында бара – А. З.) мин сезгә бер сөйләдем инде. Пенсиягә чыгарга күп вакыт калмады, кем әйтмешли, урамга чыгарып атуларын теләмим», – диде ул. Мәктәп директорының авыл башлыгының исемен буямаска тырышуы бик күркәм күренеш анысы. Әмма кешене куркытулар белән сүз ирегеннән мәхрүм итү – бер дә ярый торган эш түгел. Миңа тимәгән эт мең ел яшәсен, диләр. Үзенә зыяны булмагач, директорга башкаларның хәсрәте барыбер, күрәсең.

КӘҖӘ АСРАУ – ҖИНАЯТЬМЕ?

Юлда тагын берничә кеше белән туктап сөйләштем, юлларның начарлыгыннан зарланучылар да, Хәким Дәүләтшинны авыл халкын участковый белән куркытуда гаепләүчеләр дә булды.

Республика җитәкчелеге шәхси хуҗалыклардагы малларны арттыру турында күп сөйли, авылда терлек асраучыларга ташламалар бирелә, авыл җирлеге башлыкларын шушы юнәлештә эшләргә өндиләр. Ә бу авылда мал-туарыңны ихатаңнан читкә чыгарырга ярамый икән. Мисал өчен, Раушания ханым Арысланова кәҗәсе өчен беренче «бүләк» – 2 мең штраф алырга өлгергән инде. «Кәҗә түгел, тавыкларны да чыгарырга ярамый! Чыгарсаң – штраф чәпетә. Урамда кеше дә юк бит – ичмасам маллар йөрсен, авылга җан кермәсме. Мал йөрмәгәнгә, авыл алабутага, үләнгә батып бетте хәзер. Ни кеше яллап чаптырмый ул үләнне, ни мал-туар чыгарырга ярамый. Элек малына да, кош-кортка да йөрергә ярый иде – хәзер, имеш, ярамый! Имеш, урамны пычраталар, матурлыкны бозалар. Ә үзенең сарыклары – урамда, бозаулары басуда йөри. Сүз әйтүче юк – халык куркак бит. Нәрсә, безгә хәзер кәҗә асрарга да ярамыймыни?! Шулай килеп чыга бит инде. Кешегә кычкыра гына белә шул», – дип сөйләде ул. Сүзгә Лариса Нуруллина да кушылды: «Ничек итеп кычкыра диген – сүгенеп кенә җибәрә. Ирем үлде минем. Чирли иде. Мин Украинага туганнарым янына киткән идем, шул вакытта үлеп киткән. Аның үлеме турында беркем бер сүз шалтыратып әйтмәде. Кайтып төштем – билгеле, аны күмгәннәр иде инде. Иремнең үлеме турында белешмә сорарга баргач, Хәким: «Ычкын моннан. Кызыңа ул хакта белешмә бирдем инде, вакытында кайтырга идең!» – диде. Кызымның гомерендә бер тапкыр да кайтып күренгәне юк иде – аңа биргән белешмәне, ә миңа бүгенге көнгә кадәр биргәне юк. «Нишләп күмәргә кайтмадың? Суд аша ал справкаңны», – ди. «Хәбәр итүче булдымы соң миңа?» – дидем. Ул ничә тапкыр сорасам да бирергә тиеш бит. Ничек шундый булырга мөмкин?! Галстук таккан да, янына да бару мөмкин түгел».

Матвеевкалылар белән әңгәмәне төгәлләү максатында соңгы соравымны бирдем: «Сез Хәким Дәүләтшиннан нәрсә таләп итәсез?» Җавап бер булды – «Яңа башлык билгеләсеннәр!» Рәсми рәвештә инде күптән авыл җирлеге башлыкларын халык сайлап куюга карамастан, халык әлегә кадәр «башлыкны куялар» дип сөйләшә. Халык әйтсә, хак әйтә – димәк, авыл җирлегендәге сайлауга халыкның ышанычы да шуның кадәр генә.

«НАРКОМАННАР» АВЫЛЫ

Менә шушы проблемаларның барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк иде. Ләкин Хәким әфәнде Дәүләтшин белән әңгәмәбез барып чыкмады. Авызың кәкре булганга көзгегә үпкәләмә, диләр – халык зарлана икән, димәк бераз гына үзеңдә дә гаеп юкмы дип уйларга кирәктер. Әмма Дәүләтшин үзен гаепле санамый. Киресенчә, аның фикеренчә бу авыл тоташ наркоманнардан, эчкечеләрдән һәм үзе әйтмешли «тунеядец»лардан тора икән!

– Сезгә җыен шырды-бырды төркеме мөрәҗәгать иткән. Алар бит инде беткән кешеләр. Наркоманнар төркеме! – дип башлады ул сүзен.

– Наркология диспансерында исәптә торалармы әллә?

– Әйтәсем килми барысын да, авыл турында начар сөйләү була алайса. Мин аларга булышмакчы булам, ә халык үзенчә аңлый. Зөлфия сельсоветта ярты сәгать кенә эшләп китә иде. Бер сүз әйтмәдем. Ә ул карагыз нәрсә эшли?! Менә кешенең мәгънәсезлеге кая бара. Хезмәт хакын кисеп калдырмадык – бөтен килеш алды ул аны.

– Сезнең турында, малны, кош-кортны урамга чыгарырга ярамый дип безне штраф белән куркытса да, үзенең сарыклары урамда, бозавы басуда йөри диләр…

– Кәҗәләре урам буенча йөри, ә безгә бит начальство килә! ФАП төзегән идек – (фельдшерлык акушерлык пункты – А.З.), шунда утырткан чәчәкләрне ашап чыккан кәҗәләр. Моңа кем түзәргә мөмкин? Беркем дә түзми. Башта чыгармагыз дип кисәтү язып, кул куйдырып чыктым – кул куйдылар, ә икенче көнне тагын чыгардылар. Комиссия чакырттым. Әле шунда да авыл халкын жәлләп, бер генә кешегә суктырдым штрафны. Бөтенесенә суктырырга кирәк булган икән! Ә үземнең сарыклар өй кырыенда йөри, аларны хатыным көтә. Теләсә-кайда йөрмиләр. Үз сарыгым теләсә-кайда йөрсә, кешегә сүз әйтә алмас идем бит инде…

Белешмәләр хакында сүз киткәч, башлык, мәктәп ашханәсендә эшләүче Алла Паклюсеваны бөтенләй бетереп ташлады: «Ире эчә, беркайда эшләми. Мәктәп ашханәсеннән туенып яталар инде. Барысын да күрәбез, сүз әйтмибез генә. Шуның белән яши бит ул».

Урлашканын күргәч, ник тиешле урыннарга мөрәҗәгать итми икән соң башлык? Наркоманнар белән «мыжгып» торгач, халыкны диспансерга учетка бастырсын. Кечкенә балаларны орыша башлагач, бармак төртеп: «Мин түгел, әнә – ул башлады!» – дип аклана башлыйлар бит, әллә Хәким Дәүләтшин үз исемен аклар өчен шул уенны уйный башлады инде? Кабат авыл халкы белән элемтәгә кергәч кенә, биредә наркоманнар яшәве турында мәгълүмат бирүче булмады.

– Алкоголиклар сүзен прессага тыңлап йөрергә ярамыйдыр дип уйлыйм мин. Эктем – …тем кеше сүзе язмагыз. Иң яратмаганым ялган, иң яратмаганым мактанган кеше!» – дип төгәлләде башлык үз сүзен. Менә шундый «итагатьле» әңгәмә килеп чыкты. Проблемаларның чишелешен эзләп кенә вакланмады Хәким әфәнде.

КУЛ КУЛНЫ ЮАМЫ?

Югарыдагы проблемаларга хакимиятнең мөнәсәбәтен белер өчен, Минзәлә районы башлыгы урынбасары Фаис Вагыйзов белән элемтәгә кердем.

– Минзәлә районының күп авылларында булганым бар. Бер генә авылда да терлек һәм кош-корт йөргән өчен штраф суктырганнарын ишеткәнем юк иде әле. Бу закон Иске Матвеевка өчен генә чыгарылдымы, әллә башка авылларда да эшлиме?

Фаис әфәнде соравыма каршы сорау бирергә уйлады:

– Сез урам буйлап кәҗәләр, дуңгызлар йөрергә тиеш дип әйтергә телисезме?

– Авыл җирендә терлексез генә булмый бит? Урамга чыгарырга ярамагач, сезнең район халкына терлекне, кош-кортны асрарга да ярамыймы? Яки бу очракта ничек килеп чыга?

– Нишләп шулай дип әйтәсез әле сез? Әгәр кеше мал тота икән, аны оешкан рәвештә көтүгә чыгарырга тиеш. Яки көттерер өчен кеше ялласын. Капканы ачтым да – урамга куып чыгардым, аннары кайда тели шунда йөри, нәрсә эшләсә эшли – анысы минем эш түгел дип булмый ич инде. Тәртип булырга тиеш. Авыл башлыкларына бурыч куелган – кеше мал асрый икән, аны көтүгә чыгарырга тиеш, – диде Фаис Вагыйзов.

– Тавыклар белән нәрсә эшләргә соң – аларны да көтүгә чыгарыргамы?

– Безнең районда тавыкларны чыгарырга ярамый дигән бурыч куелганы юк.

– Димәк Дәүләтшин «арттырып җибәргән»?

– Авыл халкы арттырып сөйлидер. Кояш та бит бөтен кешегә тигез җылыткан төсле тоелмый. Кемгәдер күләгә кирәк, кемгәдер эсселек… Ярап бетеп булмый.

Сүз белешмә турында китте. Алла Паклюсеваның зарын түкми-чәчми җиткергәч, Фаис әфәнде бик кызыксынып аның кем булып эшләвен, исемен кабат-кабат сорады. Әллә язып алды инде? Ләкин, авыл башлыгының су бурычын вакытында түләмәгән өчен генә белешмә бирмәскә хакы бармы дигәч, шактый озын тынлык урнашты.

– Сорауны алай дип куеп… Тәк… Бөтен эшне оештыру, тәртиптә тоту авыл башлыкларына йөкләнгән. Алар моны башкару өчен ниндидер «рычаглар» куллана. Анысы инде безгә…

Тагын тынлык урнашты. Юк, телефон элемтәсе яхшы эшли иде бу вакытта, руслар әйтмешли, «просто» Фаис әфәнде уйга батты.

Әгәр авыл башлыгы төрле «рычаглар» – чаралар куллана ала икән – ул чараларның исемлеген дә күрәсе иде! Бәлки, берәрсен тотып яңакларга ук ярыйдыр?

Зөлфия ханым Басыйрованың хезмәт хакы турында сүз чыгаргач, бөтенләй көтелмәгән җавап алдым – «Миндә булган мәгълүмат буенча, ул ханым сәламәтлегем мөмкинлек бирми, дип үзе эштән киткән бит. Сез әйткәнчә, чынлап та, акчасын биреп бетермәде микән соң авыл башлыгы? Әгәр биреп бетермәсә – моны тикшерү өчен суд, прокуратура бар. Мөрәҗәгать итсен шунда. Дөрес дип тапсалар – түләрләр. Үзенең гаебе бар икән – ул очракта түләнмәячәк», – диде Фаис әфәнде.

– Ярый, шулай да булсын, ди. Ә белешмәләрен ала алмаган кешеләргә нәрсә эшләргә соң?

– Әгәр берничек тә хәл итә алмыйлар икән – безгә мөрәҗәгать итсеннәр – ярдәм итәрбез.

– Алар хакимияткә хат язган булганнар инде, ул хатны күргән идегезме сез?

– Юк.

– Хат белән таныш булмагач, Зөлфия ханымның үзе теләп эшеннән китүе турында каян белдегез?

– Бездә мәгълүмат бар алай, хатлардан башка да.

– Ә ниндирәк мәгълүмат ул, серегезне чишмәссез микән?

– Юк.

Миңа зарланып сөйләгән, редакциягә хат язып салган ханымның исемен дә, кем булып эшләвен дә, ничә сум хезмәт хакы алуын да белә Фаис Вагыйзов, ә менә хакимияткә өч нөсхәдә язып керткән күмәк мөрәҗәгать турында белми. Кул кулны юа диләр, әллә мин киткәч тә Хәким Дәүләтшин элемтәгә чыккан, әллә район башлыгы урынбасарының күрәзәчелек сәләте ачылган – белмәссең.

Ярдәм итәрбез, дип өзеп кенә әйтмәде урынбасар. Авыл халкыннан рәсми мөрәҗәгать килү кирәк икән. Хәер, нәрсәгә аптырарга? Ярылып китсәң дә – рәсми кәгазең булмаса, берни эшли алмыйсың шул безнең илдә. Законнары нинди – җитәкчеләре шундый инде. Урысчалап, кем әйткәндәй, «без бумажки, ты букашка».

Айгөл ЗАКИРОВА.

Минзәлә – – Минзәлә.

 

Комментарии