Унлата хак түләячәкләр

Унлата хак түләячәкләр

Бүгенге көндә күпчелек үсмерләрнең эчеп, тартып йөрүе сер түгел, әлбәттә. Бу күренешкә инде күнегеп тә барабыз. Тәмәке пыскытып баручы гүзәл затлар да хәзер беркемдә гаҗәпсенү уятмый. Ләкин дөньядагы барлык «тыелган җимеш»ләрне татып карарга теләгән яшь-җилкенчәкләр болар белән генә чикләнеп калмый…

Тагын бер үсеп бара торган проблема – җиңел наркотиклар. Төгәлрәк әйтсәк, насвай. Аның турында күбесе ишеткәндер дә, бәлки.

Нәрсә соң ул насвай? Насвай – никотинлы, тәмәке эшләнмәсенең бер төре, наркотик. Аеруча Урта Азиядә киң кулланышта. Насвай психотроп продуктлар рәтенә керә. Үзбәк теленнән бу сүз – «рвем башню» дип тәрҗемә ителә дә инде. Карап торышка насвай пычрак яшел төстәге кечкенә шарчыклар яисә таякчыклар рәвешендәге начар исле һәм тәмсез нәрсә. Аның төп компонентлары – тәмәке һәм селте. Моннан тыш, составына җитен көле һәм тавык яки дөя тизәгеннән сүндерелгән известь та керә.

Насвай куллану куркыныч чирләргә китерергә мөмкин. Аеруча авыз һәм бугаз рагы (80 процент очракта бу чирнең килеп чыгуына насвай сәбәпле була), пародонтоз, гастрит, ашказаны җәрәхәте, сары авыруы, акылга зәгыйфьлек, импотенция һәм балага узалмау сәбәбе була ул.

Тәмәке белән исерткеч эчемлекләр 18 яше тулганнарга гына сатылса, насвайны теләсә кем сатып алу мөмкинлегенә ия. Үзе арзан да җитмәсә! Ишеткәнемчә, 25-30 сум. Ләкин иң аянычы – шушы наркотикны куллануны тыйган бернинди законнар юк! Моны аның наркотик матдә статусына ия булмавы белән аңлаталар.

Насвайның иң төп үзенчәлекләреннән берсе – кешенең шушы наркотикны куллануын белеп алу бөтенләй диярлек мөмкин түгел. Ул тире астына һәм кан тамырлары эченә инъекция кадау, дарулар кабу таләп итми. Берникадәр өлешен ирен артына яки тел астына салу җитә. Һәм эффекты да үзен көттерми. 5-7 минут буе, насвай кулланган яшүсмер җиңел хәлсезлек тоя, күз аллары томалана. Аны капкан кешеләр еш-еш төкереп торалар, чөнки ул селәгәй бүленеп чыгуны арттыра. Бу – насвай кулланучыны ачыклау өчен, бердәнбер ысул. Берникадәр вакыт үткәч, аларны тоту тагын да җиңеләячәк, чөнки бу кешеләрнең иреннәре, тешләре бозыла. Ләкин алар инде тайгак юлга басып, аның буенча берникадәр ара үткәннәр дигән сүз.

Ә менә: «Ни өчен насвай кулланасың?» – дип сорасагыз, шундый кешеләрнең җавабы әзер: «Тәмәке тартуны ташлар өчен». Ләкин бу киң таралган миф кына шул. Моңарчы тәмәке тартмаганнар да, насвай куллана башлагач, көйрәтә торганга әйләнәләр. Алай булмаса да, тәмәке ташлап, наркотикка утыру яхшыракмы әллә?! Ул бит бәйлелеккә китерә. Аннан соң насвай гына канәгатьләндерми башлаячак, үсмер тагын да көчлерәк наркотикка үреләчәк.

Насвай аеруча мәктәп яшендәге балалар арасында киң кулланышта. Сатып алуы җиңел, беркем берни сизмәячәк тә, күрмәячәк тә! Ә шушы наркотикларга балалар һәм үсмерләр үзләренең тирәлегендәге «текә» дуслары ярдәмендә утыра. Борынгыдан ук, «Дустың үзеңнән яхшы булсын», – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул…

Үземнең танышларым арасында да аны кулланган кешеләр шактый. Элек егетләр генә булса, хәзер кызлар да бу рәтне тулыландырып бара… Хәзер беркем дә тәмәке тартып барган, эчеп утырган үсмерләргә гаҗәпсенмәгән кебек, тиздән наркотиклар да шундый гадәти күренешкә әйләнәчәк микәнни?!

Уйлап карагыз инде, берничә минут рәхәтлек өчен, насвайчылар киләчәк гомерен чиргә урыйлар. Көчле наркотиклар белән бәйләнсәләр, ул гомернең бөтенләй булмавы да мөмкин. Арзан наркотиклар яшьлек акылсызлыгы өчен унлата хак алачак әле!

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.

Комментарии