- 23.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Элек кешеләрнең хыялында гына булган нәрсәләрнең, вакыт узуга, тормышка ашып торганын без беләбез. Минем әйтәсе килгән сүзем кешеләр кайчандыр очарга хыялланып, хәзер зур-зур очкычлар белән дөньяның теләсә кайсы кыйтгасына тиз арада барып җитә алуы хакында түгел. Мин американлы фантаст язучы Рэй Бредбериның «Фаренгейт шкаласы белән 451 градус» исемле хыялый (фантастик) романының эчтәлеге бүгенге Рәсәйдәге тормышыбызга, сәяси вәзгыятькә тәңгәл килүенә шаккатам. Югыйсә, автор үзенең бу әсәрен 1953нче елда язган. Миңа калса, безнең хакимияттә утыручылар Рэй Бредбериның бу әсәрен үзләренең сәясәте өчен кулланма әсбап итеп файдалана булса кирәк. Сүземне дәвам иткәнче, укучыларга әсәрнең кыскача эчтәлеген бер-ике җөмлә белән булса да аңлатып китү кирәктер.
Әсәрнең төп эчтәлеге тоталитар җәмгыятьтә китапларны тыю һәм яндыру турында бара, бер генә исән китап та калырга тиеш түгел. Моның өчен янгын сүндерүчеләрдән китаплар яндыру буенча махсус бүлек төзелә. Берәр йортта китап табылса, ул йорты белән бергә яндырыла, ә хуҗалары тоткарлана. Хәтта кайберләре исәрләр йортына җибәрелә. Автор кешеләрнең бер-берсе белән бәйләнешләре югалу, үзләренең тарихи чынбарлыкларыннан ераклашулары, табигать белән бәйләнешләр өзелү хакында һәм халыкның бары тик матди байлык белән генә кызыксынулары турында тәфсилләп яза. Әсәрдәге геройлар эшкә ашыгып бара, ашыгып кайта, бер-берләре белән сөйләшмиләр, кайткач, телевизор каршына утырып, чиге-ахыры булмаган телесериаллар һәм мәгънәсез тапшырулар карап, вакытларын уздыра. Бер генә өйдә дә, бер генә фатирда да бер кулъязма да, бер генә китап та калырга тиеш түгел. Халык бары тик телевидениедән, радиодан сөйләнгән ялганнарга гына ышанырга тиеш. Әгәр кеше үзен эзәрлекләячәкләрен алдан белеп качып өлгерсә, аны электрон этләр белән тиз арада табып алачаклар. Электрон этләр үз вазифаларын, табигый этләргә караганда, бик күп тапкыр яхшырак башкара. Китаплар яндыру һәм кешеләрне эзәрлекләү эшен Монтэг исемле кеше бик зур тырышлык куеп башкара. Автор Монтэг турында болай яза (тәрҗемә итмичә китерәм): «Жесткая улыбка застыла на лице Монтэга, улыбка-гримаса, которая появляется на губах у человека, когда его вдруг опалит огнем и он стремительно отпрянет назад от его жаркого прикосновения.
Он знал, что, вернувшись в пожарное депо, он, менестрель огня, взглянув в зеркало, дружески подмигнет своему обожженному, измазанному сажей лицу. И позже в темноте, уже засыпая, он все еще будет чувствовать на губах застывшую судорожную улыбку. Она никогда не покидала его лица, никогда, сколько он себя помнит».
Хөрмәтле укучым әсәрнең эчтәлеген аңлагандыр дип ышанам. Инде безнең бүгенге сәяси, мәдәни һәм икътисадый тормышыбызга кайтсак, романның эчтәлеге белән безнең яшәешебезнең төгәл тәңгәллеген күрәбез.
Шушы дөньяда кеше булып яшәргә өйрәтеп дөньякүләм танылган ислам галимнәре тарафыннан язылган күпме китапларны, Русия мәхкәмәләре китапларның эчтәлеген аңламаган килеш, бернинди чирканусыз кулланудан тыеп куйдылар. Ул китапларны яндырырга кирәклеге хакында да тәкъдим ясаучылар булды. Хәтта Аллаһы Тәгаләнең сүзе булган Коръән китабының иң уңышлы тәфсирен укып та тормыйча, үзебезнең арадан чыккан «электрон этләр» тәкъдиме белән тыелган китаплар исемлегенә керттеләр.
Шикле гаепләүләр белән, үзләре үк террорга каршы булган мөселман егетләрен кулга алып, аларга каршы вәхшилек кулланып, газапларга дучар иттеләр һәм газаплыйлар. Мөселман егетләрен газаплаучыларның йөзләрендә шул Монтэгныкы кебек мыскыллы елмаюларны күргәч, тәннәр чымырдап китә. Ә бит полициядә хезмәт итүче егетләрнең күбесе татарлар.
Иң аянычы шунда: Аллаһы Тәгаләнең сүзен өстен чыгаруда армый-талмый хезмәт куеп, мөселман егетләребезне яклап чыгарга тиешле имам-мөфтиләребезнең, хакыйкатьне аңларга да тырышып карамыйча: «Алар бит террорчылар», – дип, полициягә мөселманнарыбызны газапларга фәтва бирүләре. Ә бит кеше хокукы кагылгысыз, кеше террорчы булса да, аларны газаплау, тән җәзасы бирү диндә генә түгел, Русия кануннары буенча да кискен тыелган.
Ни өчен соң полиция хезмәткәрләре үзләренең кешелек сыйфатларын югалталар? Ни өчен гаепсез кешене җәзалаганда, бу да бит минем кебек кеше, үземне шулай җәзаласалар, яхшы булырмы? – дип уйлап карамыйлар. Миңа калса, моның сәбәбе бик гади, минем шәхси күзәтүемнән чыгып шуны әйтә алам (бәлки ялгышамдыр), полициядә эшләүчеләрнең бик сирәкләрендә генә мәхәббәт, сөюне аңлау, гүзәллеккә омтылу, табигатьнең матурлыгы белән хозурлану, китап уку, мәдәният белән кызыксыну сыйфатлары бар (Аллаһыга ышану турында әйтмим дә инде). Әгәр кешедә санап киткән сыйфатлар юк икән, алар өчен бәнахакка кеше рәнҗетү җиңел бер уен, хәтта кешенең җәзалануын күрү ләззәт бирергә дә мөмкин. Болар өчен телевизор экраннарыннан күрсәтелгән ялган – хакыйкать булып тоела. Алар инде шул «электрон этләр» вазифасын башкаручылар булып торалар.
Ә инде бүгенге аянычлы вәзгыятьтә яшәвебезнең төп сәбәбе халыкны хакыйкатьтән, иманнан аеру тора. Телевизор экраннарыннан берөзлексез гадел кешеләрдән көлү, кеше үтереп, аның байлыгына хуҗа булу, коррупциягә каршы булган гадел кешеләрне атып китү турында фильмнар күрсәтелә. Әйтерсең лә кеше бу дөньяга үзе кебекләрне үтереп, талап яшәр өчен генә килгән. Хатын-кызларның башка бер гаиләнең тормышын җимереп, ирен үзенә өйләндерү изге бер гамәл итеп бәяләнә. Кешенең бу дөньяга ни өчен килгәнлеге хакында ләм-мим бер сүз әйтелми. Җәмгыятьнең күпчелеген үзенең бу дөньяда ни өчен яшәгәнен аңламаган кешеләр тәшкил итә икән, бу җәмгыять һичшиксез һәлакәткә бара.
Күреп торабыз ки, бүгенге җәмгыятебездә Рэй Бредбериның романындагы Монтэглар бик күп үрчеде, хакыйкать һәм хакыйкатьне сөйләүчеләр, гаделлекне сөючеләр аларның дошманнарына әверелде. Китап укучыларга, дөреслекне сөйләүчеләргә, милләтен сөючеләргә, башкаларга карата гадел булучыларга, рәнҗетелгән кешене һәм милләтен яклаучыларга юләр кешегә караган кебек карыйлар, алай гына түгел, аларга төрле ялалар ягып, хөкем итәргә тырышалар һәм хөкем итеп тә торалар.
Кешеләрнең тынычлыгын, иминлеген сакларга тиешле полиция хезмәткәрләре җиң сызганып, тирләп-пешеп, бер гаепсез егетләрне кыйныйлар да, зур эш башкарган кыяфәт белән, гаиләсе янына кайтып, үзләренең балаларын яраткандай итәләр. Аларның балалары үзләре кыйнап кайткан егет урынында булу ихтималы хакында уйлап та карамыйлар. Хәлбуки, алай уйлый белсә, кеше кыйнарга кулы күтәрелмәс иде. Алар кылган җинаятьләре өчен җәза алмаячакларына ихлас ышаналар, әйтерсең лә дөньяның кендеген кулларына урап тотканнар. Әмма аларга җәза һичшиксез киләчәк, чөнки бәнахакка рәнҗетелгән кешеләрнең, аларның гаилә һәм балаларының күз яшьләре төшми калмаячак. Ахирәт көнендә алар да погонсыз, шәрә килеш, Аллаһы каршына җавап тотарга килеп басачак, әмма тәүбәгә килергә соң булачак.
Раббым, нахакка рәнҗетелгән мөселман кардәшләребезгә «электрон этләрдән» исән-имин котылырга насыйп ит, бары тик Син генә безнең ярдәмчебез. Динебез юлында нахакка рәнҗетелгән егетләребезгә шәһит саваплары бирсәң иде.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
Комментарии