Кеше ник шулкадәр ерткыч икән?

Кеше ник шулкадәр ерткыч икән?

(Булган хәл)

Беренче дәрес әле бетмәгән иде. Ишекне кисәк ачып, тарих укытучысына кемдер кызу-кызу нәрсәдер аңлатты. Тарих укытучыбыз ир кеше ничектер аптырап, агарып китте дә безгә берни аңлатмыйча, өстәлдән класс журналын да алмыйча чыгып китте. Дәрес барганда ук коридорда ниндидер тавыш, шау-шу ишетеп утырган идек инде. Без дә дәррәү коридорга ыргылдык. Укытучылары, укучылары, башка персоналы белән меңнән артык коллективы булган мәктәп умарта күче кебек гөж килә. Ниндидер хәвеф-хәтәр хәл булганын инде без бала-чага да аңлаган идек. Әллә тагын сугыш чыкканмы? Мәктәп ишегалдында милиция, суд, прокуратура вәкилләре кайнаша. Район бик зур түгел, без андый урында эшләүчеләрнең барысын да танып беләбез. Ишегалдының бәдрәфенә якын өлешендә өстенә җәймә ябылган нәрсәдер бар, тик милиция анда беркемне дә якын җибәрми. Прокуратура тикшерүчесенең берсе директор белән завуч уртасына баскан, бик ачулы кыяфәттә кулларын болгап нәрсәдер сөйли, аңлата. Тегеләре дәресен белмәгән укучы сыман кызарынып башларын иеп торалар. Болганып йөри торгач, өзек-төтек сөйләшкәннәрдән шул аңлашылды, мәктәп бәдрәфенә унынчы классның бер егетен үтереп салганнар. Ул егет чибәр, төз буй-сынлы, өч кыз туганына абый, гаиләдә иң олысы, әтисе бер оешма җитәкчесе. Ул елларда заманына күрә өс-башлары яхшы булган, бездән аермалы буларак, аякларына ботинка киеп йөрүче егетләр, кызлар бар иде. Бу – шуларның берсе.

Ул арада больницаның бердәнбер «Ашыгыч ярдәм» машинасы мәктәп ишегалдына килеп керде. Мәетне машинага салдылар. Кемдер озата китте. Күп тә үтми, мәктәп ишегалдына тагын полуторка машинасы килеп керде. Кабинадан көч-хәл белән теге егетнең әтисе төште, мәктәп директоры белән бер милиция аңа хәлне аңлаттылар, ахыры, ул кире машинага утырды да машина китеп барды. Болар больницага киттеләр инде, дип гөманладык без. Ике ягыннан ике милиция култыклап диярлек, директорны алып чыгып киттеләр. Төрмәгә дип куйды шунда кемдер. Милиционерларның берсе шушы мәктәпне тәмамлап, өч-дүрт ел армия хезмәте үтеп кайткан егет иде.

Ул көнне мәктәптә дәресләр булмады. Башка вакытта җае туры килгәндә тизрәк таю ягын караган бала-чага әле ике-өч сәгать шунда тулганып йөрдек. Шул ук көнне кичкә таба җинаять кылган теге юньсезләрне кулга алдылар. Эш болай булган: элекке көнне кич югары класс укучылары өчен кичә булган. Анда безне кертмәделәр (мин 6нчы класста). Инде таралышканда унынчы классның ике малае берсен камап алып култыклап диярлек туалет ягына алып киткәннәр. Моны күреп калган тагын бер укучы булган. Үтерелгән егет үз классларында әтисе җитәкче булып эшләүче чибәр генә кызга күз атып йөргән икән. Шул кызга тагын бер икенче егетнең күзе төшеп йөргән. Тик кыз беренчесен сайлаган. Сайлаган дип инде, мәктәпкә барганда-кайтканда кызның сумкасын күтәреп кайткан, мәктәптә кичәләрдә биегәннәр, янәшә басып торганнар. Ул елларда мәктәп стенасы эчендә гыйшык-мыйшык тыела иде. Моны кешеләргә, өйдәгеләргә сиздертмичә эшлисең. Клубка киноларга чыгу юк. Анда укытучылар чиратлашып дежур торалар. Фаҗига буласы кичне мәхәббәте кире кагылган егет тагын бер классташын үгетли-үгетли үзенә ияртеп, теге егеттән үч алмакчы була. Кеше-кара күрмәсен, ишетмәсен дип, егетне туалет эченә алып керәләр. Башта бик каты гына кыйныйлар, аннан соң эшнең уеннан узганын аңлагач, ни кылырга белми аптырашып торалар. Егетнең кулыннан сәгатен салдырып, кесәсеннән пәкесе белән авторучкасын алып (ул елларда андый әйберләр бик сирәк укучыларда гына була иде), тишеккә төшереп җибәрергә булалар. Егет бик таза, киң җилкәле булмаса да, тишеккә көчкә сыйдыралар. Төн караңгы, беркем тапмас, моннан эзләү башларына да килмәс дип уйлыйлар. Егеттән алынган табышны бүлешеп, өйләренә кайтып китәләр. Ата-ана: «Бер дә читтә кунганы юк иде, берәр иптәшендә калды микәнни», – дип борчылса да, чаң сукмый әлегә. Телефон заманнары түгел, бөтен иптәшләрен йөреп чыга алмыйсың.

Ә суд берничә айдан гына булды. Бу вакыт эчендә халык телендә гел шушы хәлне генә сөйләделәр, белгәнен, белмәгәнен күпертеп әллә ниләр өстәп, үзләре дә детектив кебек эшкәрттеләр.

Ачык суд ясадылар. Ул көнне дә укулар булмады. Директор, берничә укытучы, берничә укучы шаһит буларак катнашты. Безне бала-чаганы суд залына кертмәделәр. Керерлек тә түгел иде. Олылар, иртүк килеп, утырырдай урыннарны алып бетергәннәр. Бик күбесе басып караган, тыңлаган судны. Теге ике имансызга адвокат та таба алмыйча тинтерәгән ата-аналары. Мондый вәхшилек районда гына түгел, янәшә тирә-районнарда да ишетелгәне юк заманнар бит ул. Аларга унар ел бирелгән. Имеш, җинаять кылганда, икесенә дә 18 яшь тулмаган булган. Унсигезе дә тулмаган кешегә шулкадәр ерткычлык каян килгән диген.

Бу хәлләргә инде 60 елдан артык вакыт үтте. Исемә төшкәндә хәзер дә сискәнеп китәм. Исән булса, ул матур егет кем булыр иде икән, кемнәрне сөендерер иде. Теге имансызлар турында күп еллар белүче булмады. Берсе шул китүдән бөтенләй кайтмаган дип сөйләделәр. Күп еллар узгач, берсе кайтып күренеп киткән. Аларның ата-анасына да яшәүләре җиңел булмагандыр.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА.

Сарман районы, Җәлил бистәсе.

Комментарии