- 23.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №3 (20 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
«Безнең гәҗит»тән «Тотылган» (№36, 9 сентябрь, 2015) дигән кечкенә генә хәбәрне укыгач, Сталин заманы кайтамы әллә дип куркып калдым. Сүз Балтач районында кукуруз басуыннан 20 чәкән урлаган яшүсмерләр турында бара. Шуның өчен малайларның әти-әниләренә меңәр сум штраф чәпәгәннәр, көлке бит бу. Полициядәгеләрнең эш күрсәтәселәре килгәндер инде. Кукуруз басуын ургач, килеп күрсеннәр иде алар җирдә меңнәрчә кукуруз чәкәннәренең аунап ятуын, яисә урылмыйча калган басуларны. Аны күрүче юк шул. Йөзләрчә гектар кукуруз басуыннан 20 чәкән алган өчен штраф салу көлке түгелме? Кисәтү генә ясарга иде. Нигә олигархларны тотмыйлар, чөнки аларны тотып та, аларның гөнаһларын ачып бетереп тә булмый.
Мөнир ТАЛИПОВ.
Зәй районы, Ашыт авылы.
Комментарии