- 22.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Талашып-сугышып яшәүче сәрхуш парлылар күп. Тәтеш районының Кошки авыл төбәгендә дә җитәрлек алар. Җирле халык шикләнеп, ут-күз яисә башка төрле хәвеф-хәтәр чыгарырлар, дип куркып карый андыйларга. Максимовка авылында гомер иткән өлкән яшьтәге Светлана һәм Николай башкаларга зыян салмый үзе. Ләкин быел апрель аенда эчүчелек дигән золым аркасында беренчесе – гүргә, икенчесе төрмәгә керә.
СУКБАЙ СВЕТЛАНА ҺӘМ ҖАНКЫЯР НИКОЛАЙ
Светлана Янченко тумышы-тормышы белән бу якныкы түгел. Берничә ел элек пәйда була ул монда. Аның кайдан килүен, нинди кеше булуын юньләп белүче дә юк, чөнки беркемне дә кызыксындырмый бу. Җирле үзидарә һәм хокук саклау органнары өчен мәшәкать тудырмагач, алтмыш ягындагы килмешәк бер-берсенә янәшә урнашкан Иске Колмәт, Чуаш Тайбасы, Максимовка һәм башка авылларда йөри бирә. Билгеле торагы, даими эш урыны булмагач, чынлыкта, татары-урысы бомж дип атаган затлар рәтеннән ул. Ләкин кая эләксә – шунда, әйтик, бу якларда биниһая күп буш йортларда кунып йөрми, ә хуҗалы өйләрдә, күбрәк ялгыз ирләр янында сыеныр урын таба. Үзе кебек эчкечеләрнең берсе белән талашып аерылышса, тиздән икенчесе белән табыша.
Сукбай хатынның тормыш агышлары гел тыныч кына булмый, әлбәттә. Узган ел, мәсәлән, агымсуларда җан тәслим кылганнан кала, чөнки авылда акылга сайлыгы белән мәгълүм В.Смекалкин белән сүзгә керә. Алыптай ир-ат, котырынып китә дә, салмыш хатынны инешкә сала. Салкын суларда коендырып айнытыр өчен генә түгел, ә бәлки батырып, тончыктырып юк итәргә үк керешә. Ярый әле фәрештәләр канат җәеп саклап кала, ягъни рәсми кәгазьләрдә коры гына итеп «өченче зат» дип күрсәтелгән очраклы ир кеше килеп чыгып, батырларча, ярдәмгә ташлана: су астында тырпылдаучы бәндәнең өстенә атланган явызны бәреп төшерә дә өстерәп чыгара бичараны. Көч-хәл белән җан кертәләр аңа.
Бу хәл шаукым чыгармыйча калмый. Тикшерү комитеты, «В.Смекалкин гамәлләрен кеше үтерергә омтылыш ясау» дип табып, җинаять эше кузгата. Ә ул исә хатын үзе гаепле дип саный, мыскыл итте, теленә салынды, тәмам гарык итте, дип аклана. Психиатрия экспертизасы, «фикерләү сәләте чамалы булганга, В.Смекалкин үз гамәлләренә бәя бирергә сәләтсез» дип таба. Ә бу инде аны төрмәгә утыртырга түгел, ә больницага яткырырга кирәк, дигән сүз. Шул рәвешле, ул мәҗбүри дәвалануга җибәрелә.
Әлеге вакыйгадан соң Светлана Янченко район оешмаларында да мәгълүм затка әверелә. Ләкин документы, пропискасы булмаган өчен бәндә баласын ябып куеп та, куып җибәреп тә булмый. Шуңа күрә яши хатын үзенчә. Ара-тирә авыл халкына булышып, аз-маз акча да эшләп ала, хәмер белән түләүчеләр дә була. Тормыш дәвам итә, кыскасы…
2014нче елның сентябрендә Иске Колмәттә яшәүче дусты Сергей Павлов Светлананы яңа кияү белән таныштыра. Бу җәһәттән, 1946нчы елгы бу «егет»нең кем икәнлегенә тукталмыйча булмый. Хәер, аның 2008нче елда кеше үтергән өчен җиде елга утыртылып, биш айга алданрак шартлы рәвештә иреккә чыккан һәм яңа гына туган якларына кайтып төшкән кеше икәнен әйтү дә җитә. Хөкем ителгәнче, күршедәге Ивановка авылында яшәгән Николай Алмазов ул. Энесенең матди ярдәме белән, Максимовкадагы буш өйләрнең берсен сатып алган. Йортка хуҗабикә кирәк, икесенең дә хәмергә хирыслыгы бар. Шуңа күрә уртак тел тиз табыла һәм «яшьләр» бер түбә астында яши башлыйлар.
Аларның тормыш рәвешен яшәү дип атыйсы да килми. Хуҗаның пенсия акчасына, кем әйтмешли, аяк терәп эчәләр, исерешкәч ызгышалар. Хатынны дөмбәсләп ташларга да күп сорап тормый Николай. Светлана әледән-әле ташлап чыгып китә дә, шул ук Сергей Павлов яисә күрше авыллардагы башка танышларында тора. Авылдашлары әйтүенә караганда, күбрәк, өйдә кытлык башланып, хәмергә акча беткәч китә дә, Алмазовның пенсия алыр вакыты җиткәч кайтып керә икән.
13нче апрельдә дә исерек дуамал яныннан чыгып качмакчы була ул…
МАХМЫРЛЫ КӨННЕҢ ХӘВЕФЛЕ АХЫРЫ
Алмазов йортыннан берничә буш йорт аркылы яшәүче Валентина һәм Алексей Рыжовлар кичке якта капкалары төбендә көнбагыш чиртеп утырганда, куркуы йөзенә чыккан Сергей Павлов килеп чыга. Лаякыл исерек ир кеше ни булганын юньләп аңлатып бирә алмыйча, яңадан, алпан-тилпән атлап, килгән ягына таба тәпили. Күп тә үтми, буыннары тәмам йомшаган сәрхушне бер ир белән хатын култыклап барулары күренә.
Ул арада шөбһәләнә башлаган Рыжовлар янында Николай Алмазов пәйда була. Бусы «Светаны бәреп үтердем» дигән хәбәрне ирештерә. Исерекнең канга буялган киеме һәм куллары икеләнергә урын калдырмый. Алексей аның йортына кереп түр якка күз сала да, чын мәгънәсендә, кан эчендә яткан хатынны күреп, үз өенә телефонга таба элдерә.
Николай полицияне капка төбендә каршы ала. Участок инспекторы И.Вишняковка: «Светлананы урындык белән сугып үтердем», – дип сөйләнә. Бу кадәресен мәет тирәсендә яткан артсыз утыргыч та раслый. Соңрак эксперт мәрхүмәнең кабыргалары сынуын, башында, тәнендә каты әйбер белән эләгү нәтиҗәсендә хасил булган күп кенә җәрәхәтләр булуын, әмма мәрхүмәнең алар аркасында түгел, ә бәлки муенындагы төп кан тамырлары киселү сәбәпле җан бирүен белдерә. Корал итеп кулланылган «үткен кискеч әйбер»не чамалавы кыен булмый: идәндә пыяла ватыклары, канга манчылган төпсез шешә ята.
Ул кичтә аңлатма бирерлек хәлдә булмый Алмазов. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Екатерина Ергизова икенче көнне сорау алганда, аның хәвефле кич вакыйгаларын юньләп хәтерләмәве, әйтик, корбанына очлы шешә китеге белән сугуын белмәве ачыклана. Акланырга, җәзадан котылырга азаплану булмый бу. Исенә төшерә алганнарын эчкерсез сөйли, үзенең «үткен очлы әйбер белән кадау мөмкинлеген», ягъни тулаем гаебен тануын белдерә. Үтерүченең ул икәне беркемдә дә, бигрәк тә шешәдәше Сергей Павловта шик уятмый.
…12нче апрельдә Светлана белән Николай Пасха бәйрәме хөрмәтенә сыйланалар. Икенче көнне исә, баш төзәтергә ниятләп, Николай хатынны янәшә авылдагы кибеткә җибәрә. Бер ярты алып сәүдә ноктасыннан чыкканда, дусты Сергей Павловны очрата ул һәм аны да кунакка дәшә. Өч «борын»га бер шешә чәп итәргә дә җитми. Инде хәзер Сергей, акча биреп, Светлананы кибеткә йөгертә. Тиздән өстәлгә тагын ике «Усадская» менеп кунаклый.
Хәмерле мәҗлес кичкә чаклы дәвам итә. Шешәләр бушагач, Сергей китәргә җыена. Алдан кухня бүлмәсендә хуҗабикә белән тәмәке көйрәтеп алмакчы булалар. Шул мәлдә лаякыл исерек Светлана, Алмазовтан куркуын сылтау итеп, Павловка ияреп китәргә теләвен белдерә. Котырынып китү өчен, хуҗага шул җитә кала. Павловның әйтүенә караганда, беркая да бармыйсың дип, хатынның чәченнән эләктереп, түр бүлмә идәненә ыргыта, агач урындык белән дөмбәсләргә тотына. Шешәдәш исә, үзенә дә эләктерер дип, чыгып таю ягын карый. Чөнки теге гаять рәхимсез кыланып, тәмам котын ала Павловның. Ул күрше Рыжовлар янында да калтырана әле. Сергей бу кадәресен дә өстәмә сорау алуда гына сөйли. Моңа кадәр, күрәсең, аяусыз төрмәчедән шикләнеп, күрмәдем, белмим дип әйтүне кулай күргән ир-ат барыбер барысын да әйтеп бетерми дигән шик туа. Хәер, тикшерүче Екатерина Ергизова өчен моның әллә ни әһәмияте дә булмый. Алмазовның гаебен раслый торган дәлилләр, мәсәлән, шешә пыяласындагы кул эзләре, киемендәге мәрхүмә каны һ.б. җитәрлек була.
ОЗАТУ
Фани дөньяга килгән кеше кайчан да булса бакыйлыкка күчә инде ул. Мәгънәсез, мәнсез гомер кичкән Светлана Янченконың үлүе дә, аны күмү дә кешечә булмый. Иң әүвәл, мәрхүмәне кем җирли дигән сорау туа. Каян килгәне билгесез, хәтта туган елы да тәгаен мәгълүм булмаган хатынның ике кызы бар, күршедәге Ульяновск өлкәсендә яшиләр икән, алар сабый чакта ук Светлана ана хокукыннан мәхрүм ителгән, имеш, дигән сүзләр йөри халык арасында. Кайчандыр аның Омск өлкәсендә бирелгән паспорты булган, диючеләр дә табыла. Кыскасы, мәрхүмәнең туганнарын табу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә була. Шуңа күрә тикшерүче Екатерина Ергизова: «Алмазов гамәлләреннән рухи зыян күргән зат буларак, авыл төбәге башлыгы Сергей Гаврилов чыгыш ясарга тиеш», – ди. Бу инде Светлана Янченконы соңгы юлга озатуны да җирле власть оештыра дигән сүз.
69 яшен тутырган көннәрдә Николай Алмазовның да киләчәге хәл ителде. Шушы көннәрдә Тәтеш район суды аны тугыз елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу вакытны ул гаять куркыныч җинаятьчеләр, шул исәптән гомерлеккә хөкем ителгәннәр тотыла торган аеруча кырыс режимлы япкынлыкта уздырачак. Аннан кайткач, 78-79 яшьләрендәге картның бер ел буе иреге чикләнәчәк, ягъни ул хокук саклау органнары тарафыннан ныклы контрольдә тотылачак.
Наил ВАХИТОВ.
Тәтеш районы.

Комментарии