«Хәләл» дигән язуга ышанып куйдым 

«Хәләл» дигән язуга ышанып куйдым 

Бүген ышанычсызлык чоры. Беркемгә, бернәрсәгә ышана торган түгел. Бөтен нәрсә алдауга корылган, эш тәкъдим итүче игъланнарның 90 проценты ялган (артыгы булмаса). Хезмәт хакын тәкъдим иткәндә мәсәлән, «до 20000» дип куялар. Ә ул чынбарлыкта 15 тә, 10 да булырга мөмкин.

Бу мәкаләне язарга мине башка нәрсә этәрде. «Хәләл» сүзен кулланып бик күп сыйфатсыз ризык саталар. Гадәттә алар үзләре кыйммәт, сыйфатлары түбән. Мин «Хәләл» дигән тамга булуга каршы түгел, алар нинди дә булса күзәтү (надзор) аша үтәргә тиештер бит?

Күптән түгел «сливочное масло» дигән нәрсә алдым. «Хәләл» дигән язуын күргәч, ышана куйдым. Алып кайтып авыз итсәм, шып-шыр маргарин. Гаеп үземдәдер инде, кибеттә чакта ук укып карамадым. Хәер, «Хәләл» колбасасын алып авызым пешкәне бар иде инде. Әлеге майга да «спред» дип язган икән, бу түбән сыйфатлы маргарин дигән сүз. Ярар, бу очракта үзем гаепле, карап алмаганмын. Миңа шунысы кызык: ничек маргарин хәләл була ала икән ул? Әнә бит Чаллыда, «Хәләл» дип чучка ите саткач гауга чыккан иде. Хәләл сүзе кечкенәдән гаделлек, дөреслек сүзен аңлата минем өчен. Хәләл тир түгеп, мал асрап, шул малдан алынган продукцияне саталар икән, бу ризыкка «Хәләл» диеп була миңа калса. Мөселман халкын алдап акча эшләү максатыннан «Хәләл» дигән тамга кую зур гөнаһ минемчә. «Хәләл» дигән сүз языла икән, ул башка ризыкларга караганда да сыйфатлырак булырга, ул тамганы йөртер өчен җитештерүче җентекле тикшерү үтәргә тиеш, «Хәләл» сүзен теләсә ничек куллану дөрес түгел дигән фикердә мин. Дин әһелләре бу проблеманы катгый күзәтү астына алырга тиешләр! Әллә мин ялгышаммы? Әгәр саллы дәлилләр китерүче булса, сүзләремне кире алырга әзер, хәтта гафу да үтенә алам! Ә безгә барыбызга да уяурак булуны теләп калам, алданырга бик тиз безнең заманда.

Дин дә көчәйгән сыман, гөнаһтан курыкмаучы имансызларның да саны бихисап! Кешеләрнең максаты бер генә: бернигә дә карамастан байлыкны арттыру. Гасырдан артык вакыт үтсә дә, меценатлар дәвере кире кайтып бетә алмый, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек төшенчәләре юк диярлек. Намус сүзен бөтенләй оныттык!

Боларның маргаринга ни катнашы бар диючеләр дә табылыр! Бар! Бөтенесе дә бер чылбырның буыннары... 

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Комментарии