«Акчамания» – йогышлы чир

«Акчамания» – йогышлы чир

Хөрмәтле хөкүмәтебезнең эшләүче пенсионерларның пенсиясен арттырабыз дигән вәгъдәсен бик сөенеп кабул иткән идек. Менә бүген пенсия артып килде, рәхмәт төшкерләре. Шуңа хөкүмәтебезнең армый-талмый безне кайгыртуына куанып, шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашасым килә. 120 сум бит, шту син! Бу бик зурлап, шаулап-гөрләп артып килгән 120 сумны кайларга, нинди расхутларга тотып бетерермен икән дип, сөенечемнән төнне дә йокламыйча, уйланып чыктым. Рәхмәт хөрмәтле депутатларыбызга. Әле бит халыкның гомер озынлыгы да арта дип сөендерәләр, шатлык өстенә шатлык. Эшләргә дә эшләргә болай булгач. Ленин бабабызның васыяте «укырга, укырга, укырга» булган булса, бүгенге даһи юлбашчыларыбызның девизы «эшләргә, эшләргә, эшләргә!» Эшләрбез, Алла боерса, хөкүмәтебез, депутатларыбыз, акыллы-акыллы түрә абзыйларыбыз, түтиләребез гомерләр озыная дип сөендереп торганда нигә эшләмәскә?

Тик бер нәрсә күңелне борчый. Менә биек урындыкларда утыручы кадерле түрә-әфәнде, ханымнарның сәламәтлекләре бер дә шәптән түгел икән бит. Шуларны кызганып, үзәгем өзелә. Әнә бит ялгыш кына хөкүмәт кассасы белән шәхси кесәләрен бутап куйганнар, берничә миллион сум ялгыш кына кесәгә салынган. Кызганмыйлар да, кулларыннан тотып алгач, и-и авырулары кузгала бит мескеннәрнең. Берсе дә сәламәт түгел икән. Кайсының йөрәге начар, кайсының кан басымы бер менә, бер төшә. Моңарчы үзебезнең медицинаны, шифаханәләрне санламыйча, арт шәрифләренә чуан чыкса да дәваланырга чит илгә чапкан бу «сырхау»лар, дәваланырга үзебезнең шифаханәләргә керә. Чит илдә мондый авыруларны дәвалау ысулларын белмиләр, ди. «Акчамания» дигән авыру бик йогышлы чир, бездә аның белән авыручы юк, дәвасын белмибез, диләр икән. Шуңа аларны үзебездә, өй шартларында дәваланырга хөкем итәләр дә инде мескеннәрне. Бераз ял ит, тынычлан, яраткан шөгыльләреңне чарла. Рәсем яса, шигырь яз. Ә без син сәламәтләнгән арада тагын да кулайрак, төшемлерәк эш таба торырбыз.

Ә хөрмәтле депутатларыбыз, халык хезмәтчеләре?.. Аларны да җитмешнең теге ягына чыкканчы эшләргә мәҗбүр итәрләрме? Бик каты эшлиләр бит. Халык өчен җан тырмашып, тормышыбыз ал да гөл булсын дип, күпме көч, сәламәтлек сарыф итәләр. Берсеннән берсе игелекле, Гиннесның рекордлар китабына кертердәй акыллы, файдалы тәкъдим, кануннарны шапылдатып уйлап чыгарып кына торалар. Бу халык хезмәтчеләре өчен дә бик борчылам. Хезмәтче эшенең беркайчан да җиңел, рәхәт булганы юк. Сессияләрдә утыра-утыра, бөек идеяләр уйлап чыгарып, нинди баш чыдасын, ди. Безнең өчен, халык өчен тырышып, сәламәтлекләрен бетермәс өчен, халык хезмәтчеләрен бер сроктан артык чиләндерергә ярамас. Бер срок хезмәт иткәннән соң яңа состав турында кайгырта башлыйк.

Эре түрә абзый, түтиләребезне дә 50 яшьтән соң җиңелрәк эшкә озатырга кирәк. Шундый авыр хезмәтләрдә 50 яшьтән соң да утыру сәламәтлеккә зыян сала. Һәм инде, әлбәттә, депутатлыкка сайлаганда, югары кәнәфигә утыртыр алдыннан бу затлы ханым-әфәнделәргә медосмотр уздыру мәслихәт.

Миңлегөл СӨНГАТУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии