- 22.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Теге яки бу халыкны тулаем угрылыкта гаепләү дөрес булмастыр. Шулай да, үзенчәлекле тормыш рәвеше алып баручы чегәннәргә элек-электән шикләнеп, урларга, алдарга хирыс кешеләр дип карарга күнеккәнбез. Ләкин алар кармагына эләгүчеләр очрый тора. Соңгы вакытта мондый очраклар аеруча еш була икән.
БАГУЧЫ АЛДАКЧЫЛАР
Алдар караклар һәрвакыт кешенең беркатлылыгы, аның кызгану кебек нечкә хисләре, ахыр чиктә, намуслылыгыннан файдалана. Казанда яшәүче Татьяна Ивановна да интегеп вакытлыча яшәү өчен фатир эзләп йөрүче өч чегән хатынының хәленә керә, ягъни торак тапканчы үзенең бакча йортында торырга чакыра, түрдән урын бирә, «мескен» ханымнарны мөмкин кадәр азык-төлек белән тәэмин итә. Атна-ун көн бер түбә астында яшәгән арада кунаклар игелекле хуҗабикәнең ышанычын тәмам яулап алып үз кешеләргә әйләнәләр. Дөнья күргән хатын-кыз чегәннәрнең шук кулы турында ишетмәгән түгел. Әмма тегеләрнең тасма теленә барыбер ышана.
…Көннәрдән бер көнне «күрәзәчелек сәләтенә ия» хатыннар пенсионер апаны кемдер бозуын ачыклый, аның барлык чирләре шушы сихер аркасында икәнен әйтәләр һәм, сыендырган өчен рәхмәт йөзеннән, аны шушы «бозыктан» бушлай арындырырга вәгъдә бирәләр. Кыскасы, мәгълүм ысул белән кәсеп итәргә керешәләр.
Өлкән яшьтәге һәркем саулыкка мохтаҗ. Хуҗа хатын да шикләнү, икеләнүләрен читкә этәреп, савыгу мөмкинлегеннән файдаланып калырга тели. Ә тегеләр исә сихәтләндерү чарасының даими яшәү, йоклау урынында үткәрелергә тиешлеген тәкрарлый (дачада урлар әйбер юк бит…) Шул рәвешле, апа мошенникларны шәһәрдәге фатирына ияртеп кайта. Калганы аек фикер йөртүче кешедә көлке уятырлык рәвештә бара. Инде тегеләр сүзен карышусыз үтәргә күнгән апа мендәре тышын сүтеп, эченә бар булган акчасын (177 мең сум!), алтын-көмеш әйберләрен тутыра һәм яңадан тыгып куя. Багучылар әфсен-төфсеннәрен укып мендәрне, дөресрәге, апаны «эшкәртәләр», өшкерелгән әйберләрне бер тәүлек буе ачып карамаска кушалар. Юкса, файдасы тимәячәк, имеш. Чынлыкта, үзләренә эз суыту өчен вакыт калдыралар.
Шулай итеп, зур өметләр белән игелек иясе Казанда кала, ә чегәннәр, әйтүләренә караганда, шәһәр яны дачасына китәләр. Икенче көнне Татьяна Ивановна мендәрен сүтеп карагач, анда чүпрәккә төрелгән кәгазь кисәкләреннән башка әйбер тапмый. Ниһаять, исенә килеп, бакчасына йөгерә. Әлбәттә, андагы чегән хатыннарыннан җилләр искән була инде.
Гадәттә, бу төр җинаятьчеләрне эләктерү кыен. Әйтергә кирәк, «Савиново» полиция бүлеге оперативниклары ике-өч көн эчендә алдакчы багучыларны тотып алып кайта. Ләкин бу Таня түтигә генә әллә ни файда китерми, тегеләр гаепләрен танымыйлар, димәк ки, урланган акча һәм алтын-көмешне дә кире кайтармыйлар.
КҮЗГӘ ТӨТЕН ҖИБӘРҮ
Чегәннәрне күз бу сәләтенә ия дип санаучылар күп. Түбән Камада шушы халык вәкилләре кәкре каенга терәткән өч сатучы да бертавыштан: «Гипнозладылар, ничек алдаганнарын да сизми калдык», – дип раслый. Ләкин бу күбрәк күзгә төтен җибәрү, кешенең игътибарын читкә юнәлтү, ягъни мәсәлән, гап-гади мошенниклыкны хәтерләтә. Әлбәттә, чегәннәрнең ошбу алымны бик оста башкаруы гипнозны хәтерләтми түгел.
Түбән Кама кызлары да тикмәгә генә алданмый. Аларның беренчесеннән кара тут чырайлы ханым 200 сумлык уенчыклар сайлап ала да, биш мең сумлык тоташ акча бирә. Аннары 100, 500 сумлык «вак акча» белән бирелгән «сдача»ны ошатмыйча, товардан баш тарта. Ул арада теге биш мең сумны кире алып өлгерә. Икенче чегән хатыны исә сатучыны тегесен-монысын сорап аптырата, өченчесе сүзгә кушыла. Кызыйның башы әйләнгән мәлне туры китереп, беренче чегән кире уйлый, ягъни вак акча да акча, дип кибетче биргән 4800 сумны да җыеп ала, товарны да эләктерә һәм юкка да чыга.
Икенче сәүдә үзәге сатучысы нәкъ шушы ысул белән алданып, «сатып алучыга» бушлай 150 сумлык әйбер, 4850 сум акча биреп җибәрә. Өченче сатучы 5000 сумлыкны ваклап бирә дә, тегенең акчасын алырга онытып җибәрә. Алар барысы да 20 секунд чамасы вакыт узгач кына исебезгә килдек, дип баралар. Әлбәттә, бу чегәннәргә юкка чыгу өчен җитәрлек вакыт. Видеокүзәтү язмасы зур күзлекләр кигән, яулык бөркәнгән хатыннар чыраен абайларлык булмый. Шундый ук очраклар Чаллыда һәм Казанда да теркәлә. Бу инде каладан калага йөреп, «гастролер» чегәннәр кәсеп итә дигән сүз. Һәрхәлдә, Түбән Кама полициясе оперативниклары шулай дип исәпли. Гомер-гомердән күчмә тормыш алып барган чегәннәр өчен бу гадәти хәл кебек үзе.
ЧАЛЛЫДА ДА ЧЕГӘННӘР ЧӘЛДЕРГӘН
Болары алданрак телгә алынганнары кебек, 10-15 меңлек урлашулар белән түгел, зурлап чәлдерүче һөнәри бурларга охшаган. Чаллыдагы «Үзәк» полиция бүлеге хезмәткәрләре аларның берсен Мәскәүдә тотып кайта. Икенчесен әле дә эзлиләр. Ул гына түгел, урланган мал да табылмаган.
… «Палитра» сәүдә йортына чегәнчә киенгән ике хатын кичке сәгать 6 да килеп керә һәм 5 минут дигәндә сәүдәгәрнең башын әйләндерергә өлгерәләр. Имеш, алар Новороссийск каласыннан килгәннәр, анда товарлар бик кыйммәт, шуңа күрә, зур күләмдә кием-салым алырга телиләр икән. Һәм, чынлап торып, алтмыштан артык төр әйбер сайлап алалар. Мондый алыш-биреш, әлбәттә, Чаллы эшмәкәре өчен дә кулай була. Чөнки исәпләп карагач, 719 800 сумлык кием, башлыча, кыйммәтле күн эшләнмәләр җыйнала. Бу кадәр әйберне берьюлы сатып җибәрү сәүдәгәрләрнең төшенә генә керә торгандыр.
«Сатып алучылар» икеләнергә урын калдырмыйлар. Берсе сумкасыннан бер һәм биш меңлекләрдән торган бер пакет акча чыгара. Сатучы аларны санап ала, күрше бүлектәге махсус аппаратта тикшертеп тә чыгалар. Ләкин кассада чек бастырдым дигәндә генә, теге хатыннар арасында, әлеге дә баягы, бәхәс чыга. Арадан берсе башка кибеткә барырга кирәклеген әйтә, анда акча җитмәскә мөмкин, дип чәбәләнә. Кыскасы, алдауның хәлиткеч мизгеле җитә.
Файдалы сату-алуның өзелү мөмкинлеге сатучы хатынга тәэсир итми калмагандыр. Шуңа күрә, әлеге «фокус»тагы төп хикмәтне сизми кала ул. Чегән кыяфәтле ханым, өлкәнрәк яшьтәге дусты киңәшен тыңлаган кыяфәт белән инде саналган, тикшерелгән 718 800 сумны җыеп, төреп сумкасына сала. Һәм, озак та үтми, уеннан кире кайта, акчалы төргәкне яңадан алып сатучыга бирә. Аңлашыла ки, бу инде бөтенләй башка төргәк була. Сатучы аны тикшереп торуны кирәк санамый. Һәм 6 мең тәңкәгә 719 800 сумлык әйбер «сатып» җибәрә. Чөнки соңрак теге төргәктәге «курчак» акчалар астан-өстән берәр данә 1 һәм 5 мең сумлык чын акчалар белән капланган булып чыга.
Ошбу алдау ачыкланган чакта, товар төялгән машина еракта була инде. Полиция «иномарка»ның номерын белеп, аның 33 яшьлек хуҗасын теге хатыннарның яшьрәген башкалада тота. Анысының гаебе шик уятмый, сатучы хатын танып алу өстенә, «акча» һәм полиэтилен пакетта да аның бармак эзләре алына. Аларның моңа кадәр шушы ук ысул белән Волгоград, Чабаксар, Уфа, Тольятти, Казан, – барлыгы 10 калада көнкүреш техникасы, мех киемнәр, ювелир эшләнмәләр урлаулары мәгълүм инде.
Бары тик ошбу мөлкәтне кире хуҗаларына кайтару мәсьәләсе генә икеле. Чегәннәр чәлдерсә, ерак яшерә…
Чаллы – Казан – Түбән Кама.

Комментарии