- 22.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Тәтеш районына бер эш белән барып, тагын берничә проблемага юлыктым һәм ай буе язып ятарлык мәгълүмат җыеп кайттым әле. Ләкин төп проблема мин язачак мәсьәләләрдә, җыеп кайткан мәгълүматларда да түгел, ә Тәтеш район прокуратурасының бу проблемаларга күз йомуында, төгәлрәк әйткәндә – эшлексезлегендә. Боларны раслау өчен, бу темага кабат-кабат әйләнеп кайтырбыз, аны аерым мисалларга тукталып, үзләренә үк төртеп күрсәтербез, мөгаен.
Бик сәер, серле үлем очрагы белән бу сәфәрем вакытында очраклы рәвештә таныштым. 17 мартта Тәтеш районының Кече Тархан авылында, колхоз биргән йортта, 24 яшьлек ир-егет асылынып үлгән. Шунда һәм күрше-тирә авылларда яшәүче халык моның үз-үзенә кул салу түгел, ә нәкъ менә кеше үтерү очрагы булуына ышана. Бу нисбәттән, шул тирәдә яшәүче халык белән әллә кайда район үзәгендә кәнәфи җылытып утыручы тикшерүчеләрнең фикерләре аерыла.
ШИКЛӘНЕР УРЫН ЮК, ДИМӘГЕЗ!
Дөресен генә әйткәндә, «Безнең гәҗит» укучылары Илнур белән таныш иде инде. Газетабызда басылган «Улыма фатир бирмиләр!» (7 март, 2012 ел) язмасында аның әнисе Фирдәвес апа колхоздагы башбаштаклык, улына бик иске йорт бирүләре, хезмәт хакы түләнмәү һәм башкалар хакында язган иде.
«Берьялгызым ир бала тәрбияләп үстердем. 2010 елның октябрь аенда балама эш, торыр урын сорап, «Татарстан» күмәк хуҗалык җитәкчесе Фәнил Ибраһимовка мөрәҗәгать иттек. Улымның инде үз гаиләсе һәм яшь баласы булуга карамастан, аңа эш тә, торыр урын да бирмәделәр. Ярдәм итәргә уйласалар, мөмкинлек тә юк түгел – авылыбызда хуҗалык карамагында булган ике йорт та бар иде бит. Инде йөри торгач, 2012 елның гыйнвар ахырында, чатнама суыкта, мәсхәрә итеп, фәхешханәгә әйләндерелгән йортны тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне килгән керәшен ир-атын, уты, җылылыгы булган йортка урнаштырдылар», – дип яза ул үз хатында.
Дөресен генә әйткәндә, мин ул хатка ачыклык кертеп, колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы җитәкчесеннән аңлатмалар алып газетага биргәндә бу йортның нинди хәлдә булуын күз алдына да китерә алмаган идем. Менә хәзер үземә барып күрү насыйп булды.
Йортка газ кертелмәгән, миче бик начар хәлдә, идән сайгаклары таралып урнашкан, тәрәзәләре чәрдәкләнеп беткән, тирә-юньдә җил уйный. Бирегә кыш көне килеп урнашуны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Әле урнашкан чакта йортка ут та кермәгән булуын исәпкә алсаң – котың очар. Фирдәвес апаның бер туганы килеп электр тоташтырган.
Илнур аерым яшәсә дә, үз йортыннан ерак урнашмаганга, әнисе янына гел кереп йөргән икән. Улын ничек табып алуы турында сорагач, Фирдәвес апа болай дип сөйләде:
– 16 март көнне кичке 3ләр тирәсендә мин аңа ашарга керттем. Шул көнне мунча да яккан идек. Кичке тугыз тирәсендә аны мунчага чакырдым. Керермен дигән иде дә, ләкин соңыннан баш тартты. Аннары 11 туларга 15 минут тирәсендә мин аңа шалтыраттым. Ул телефонны алып: «Әнкәй, мин яттым инде», – диде. Төнге 11 тулганда исән иде ул. Төнлә ни булганын белмим.
Иртән эшкә барганда, һәркөн аңа шалтырата идем дә, ул иртән миңа кереп чәй эчә иде. Шул көнне дә шалтыраттым, телефоны җавап бирмәде. Барып караганда, ишеге тыштан йозак белән бикле иде. Аннары эшкә киттем, Илнур берәр җиргә киткәндер дип уйладым. Эштән кайткач, тагын бардык. Икенче көнне әнкәйнең үлгәненә кырык көн тулганга, мәҗлескә әзерләнеп йөргән чак… Шулай йөрдек-йөрдек тә, кичке 4ләр булды микән, йортка кереп карарга булдык. Тыштан йозак эленеп торгач, тәрәзәне алып кердек. Ул 3 катлап юрганнар белән капланган иде. Башта апам керде, аның артыннан гына мин. Улымның асылынып торуын күрдем дә куркудан кире тышка йөгереп чыктым. Соңыннан гына аңыма килеп тирә-якны карарга үземдә көч таба алдым. Урын-җирендә, ишек яңакларында, ишектә чәчрәгән кан таплары бар иде. Аяк киеме тышка чыгу юлына таба каратып, тигезләп, җыеп куелган булуга да игътибар иттем. Электр плитәсе ватылып беткән, радио чыбыклары өзелгән. Шуннан соң табиблар килде, полиция чакырдык.
Йортка килеп керү белән, түшәмнең бик тәбәнәк булуына, ишек яңакларына сыланган һәм ишекнең үзенә чәчрәгән кан тапларына игътибар иткән идем инде. Илнурның тыштан ишекне зур йозакка бикләп, көндезләрен тәрәзәдән йөри торган гадәте булмаган, билгеле. Шуңа күрә ишекнең тышкы ягында зур йозак эленеп тору үзе үк шик уята. Җитмәсә, документлары да югалган, кроссовка, свитеры юкка чыккан икән. Кыскасы, Фирдәвес апа сөйләгәннәрдән генә дә биредә кеше кулы уйнавы сизелеп тора.
«ҖИР АСТЫННАН ТАБЫГЫЗ»
– Фирдәвес апа, нишләп улыгыз, киленегез белән бергә яшәмәдегез соң?
– Алар башта бездә яшәде бит. Аннары улыма 31 декабрьдә эш бирделәр дә, 24 гыйнварда шушы йортның ачкычы бирелде. Минем әнкәй бик авыру хәлдә урын өстендә ятты. 10 ел урын өстендә ятып, күптән түгел генә вафат булды. Яшьләрнең барыбер аерым яшисе килә бит инде. Мөстәкыйль тормыш алып барырга теләделәр. Шуңа күрә шушы йортка күчәсе иттеләр. Ләкин 40 градуслы суыкта анда күчү мөмкин түгел иде. Киленем үз әнисе янына кайтып китте, ә улым шушы йортта яшәп, аны төзекләндереп, хатынын, баласын яңадан үз янына алып кайтып, шунда яшәмәкчеләр иде. Киленем Миләүшә монда гел килгәләп йөрде. Бәлки, юньле йорт биргән булсалар, бергә яшәп тә киткән булырлар иде. 24 гыйнварда улым шунда күчте, мичне сылаштырып, йорттан утын ташып ягасы, йортны җылытасы итте, ә инде 17 мартта шунда үлде дә, – ди ана кеше. – Сез газетада киленем Миләүшәнең Бидәнгедән гауга белән кайтуы турында да язгансыз. «Татарстан» күмәк хуҗалык җитәкчесе Фәнил Ибраһимов үз җавапларында шундыйрак сүзләр кыстырган. Юк, гауга белән кайтмады ул. Кодагый (ягъни киленнең әнисе) йортына бер ирне керткән булган. Ә йортлары бик кечкенә. Аларны хәлле гаилә дип булмый. Ул йортка сыя алмый иде алар. Кемдер, колхозга тырнагы да кермәгән кеше колхозның газ белән ягылучы йортында рәхәтләнеп яшәп ята менә.
Фирдәвес апа полициянең бу эшне тикшермәвен, бу эш артыннан йөрергә акчасы булмавын әйтте. Улы үлгәч, үзидарә аңа бер тиенлек тә ярдәм итмәгән икән. Шушы ике ай эчендә генә дә Фирдәвес апага 8 мәҗлес уздырырга туры килгән. Күптән түгел генә ул 4 ай өчен хезмәт хакының 50 %ын – җәмгысе 3000 сум тирәсе акча алуын хәбәр итте.
– Мин ул акчага тикшерү уздырыйммы, мәҗлескә ризык алыйммы? Моңа кадәр бер колхозчы ир үлгән иде. Аңа авыл җирлеге башлыгы да, колхоз рәисе дә килделәр. Аны күмгән көнне буран иде. Ә улым Илнурны күмгәндә тамчы тамды, бик матур көн иде, тик бусаганы атлап керүче дә булмады. Юганда ике тапкыр күзен ачып карады, диделәр. Авыл җирлеге башлыгыннан фатир сорап барганда, шул җитәкченең хатыны, шунда сәркатип булып эшләүче Эльмира Маштыева: «Җир астыннан казып табыгыз, ир-ат җир астыннан булса да эзләп, эшләп табарга тиеш», – диде. Менә хәзер улым җир астында ята инде, – диде Фирдәвес апа.
«ТЕШ КАЙРАУЧЫЛАР БАР ИДЕ»
Илнурның тол калган хатыны Миләүшә хәзер шул ук районның Бидәнге авылында әнисе йортында яши икән. Без аны эш урынында, шул авылның ашханәсендә эзләп таптык.
Аның белән бергә эшләүче, ләкин исемен әйтергә теләмәгән хезмәттәш хатын-кыз, Миләүшәне бездән яклап калырга теләде, ахры…
– Сез Миләүшәне хурлап язарга килдегез мәллә? Аның монда бер гаебе дә юк. Илнур ягыннан туган тиешле ике хатынның Миләүшәгә җикеренүен күргән идем шул. Синең аркада үлде, юньләп тормадыгыз, диделәр. Шулар язгандыр әле сезгә… Илнурның әнкәсе бик каты торды. Без аңа ярдәм итәргә, мәҗлес әзерләшергә килик, дип тә сорадык, ләкин ул килмәскә кушты. Илнур бик акыллы да, бик уңган да иде эчмәгәндә, ләкин эчсә, холкы бик начар иде, – диде ул. Миләүшәдән гаеп эзләп йөрмәвебезне белгәч кенә сөйләшергә рөхсәт бирде.
– Миләүшә, нишләп бергә тормадыгыз соң?
– Каенана белән яшәп булмады, ә теге иске йортта мин кечкенә бала белән яши алмый идем. Баланы юындырырга да кирәк, су юк! Ашарына пешерәсе бар – электр плитәсе генә тора. Әле кыш көне, безгә ул йортны биргәндә, анда ут та юк иде. Газ, җимерек мич турында әйтмим дә. Анысы да ягарлык хәлдә түгел иде, ичмасам. Инде менә хәзер күчеп килергә тиеш идек.
– Илнур белән бу хәл булганчы, соңгы тапкыр кайчан күрешкән идегез?
– 15 март көнне мин Кече Тархан авылына бардым да ирем янына кереп чыгарга булдым. Шакыдым, чөнки ишек бикле иде. Илнур ыштанын күтәрә-күтәрә чыгып басты. Мин йортка кердем. Анда аннан башка тагын бер егет һәм дүрт кыз бар иде. Кызларның да ыштан киеп яткан мәле иде. Шуннан мин аңа: «Син монда шулай «гулять» итеп ятасыңмыни?» – дидем. Шуннан соң ул миңа сукты. Әйтмичә килүемә ачуланды. Дөрестән дә, мин алдан әйтмичә килдем, чөнки әнкәй Илнурга әйтми генә килеп төшүемне сорап шалтыраткан иде. «Кызым, син генә тыйсаң тыярсың аны», – диде. Эчеп йөрүен тыярга теләде булса кирәк. Ул чакта да Илнур бераз салмыш иде.
Ахырдан без барыбер килештек һәм мин шул төнне ул йортта кундым. Теге кызлар да шунда булды. Аларның берсенең аерылган булса да ире бар һәм ул бик көнләшә икән. Илнурның бу хатын белән шулай йөрүе турында белә идем инде. Кеше аркылы гына ишеткәнем бар иде. Шул ук кеше сүзе белән теге ирнең Илнурга теш кайравын да белә идем, аның үзенә дә бу хакта әйттем, тик ул мине тыңламады. 16сы көнне мин кайтып киттем. 17се көнне миңа әнкәй шалтыратып кычкырды: «Илнурның башына җиттең инде», – дип. Шунда мин аның үлгәнен белдем. Ә 18е көнне миңа Илнурның телефоныннан СМС хәбәр килеп төште: «Алтыным, миңа бер-бер хәл булса, мине күмәргә кил инде», – диелгән иде анда. СМСны кем язган дигән сорау борчый мине! Беренчедән, СМС ул язганга охшамаган. Икенчедән, 17се төнлә үлгән кеше ничек 18е көнне кич кенә СМС җибәрә ала соң?!
Әгәр йортка кергән булсагыз күргәнсездер: ул тәп-тәбәнәк түшәмдә ничек асылынырга мөмкин? Үтереп асып куймадылар микән, дим мин… Ни өчен дигәндә, ул асылыну турында беркайчан теленә дә алмады. «Ачкычыңны кире колхозга тапшыр, бу йорт булырлык түгел. Кая да булса китеп яшәрбез, эшләрбез», – дидем. Киткәндә дә яхшы гына аерылыштык. «Вакыт узар, тынычланырбыз, без бер гаилә бит инде, таркалмыйк», – дип, өемә кайтып киттем. Шуннан соң да ул миңа шалтыратып сөйләшергә, аңлашырга сүз бирде, – дип сөйләде Миләүшә.
Казанга кайтып җитеп, бу материалны язарга утыргач та шактый уйланып утырдым әле. Тәтеш прокуратурасының бу эшне суицид кына итеп калдырып, тикшерү алып бармавына ышанмыйча, аларга шалтыратып карарга булдым. Прокурор урынбасары Марс Фәннүр улы Ибәтов Илнур исемле егетнең асылынып үлү факты турында белүен әйтте. «Аның үтерелүе турындагы мәгълүмат миндә юк», – диде ул, «Илнур үтерелмәгәнме соң?» – дигән соравыма, көлемсерәп. Югарыда язылганнарны укыгач, бәлки, биредә тикшерерлек урын булуын аңларсыз, хөрмәтле тикшерүчеләр.
Илнурга сентябрь аенда 25 яшь туласы булган. Бар гомере алда. Хатыны да аның тормыштан зарланмавын, асылынырлык сәбәпләре булмавын әйтә. Ә менә дошманнарга килгәндә… Аңа теш кайраучылар булмаган түгел шул. Тикшерер урын да бар, минемчә.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Тәтеш-Кече Тархан-Казан.
МӘЕТТӘН КИЛГӘН «СМС»... ,

Комментарии