Иярә кайткан бәла

Иярә кайткан бәла

Алар төрмәдә таныша. Коми республикасының Микуль каласындагы кырыс режимлы колониядә утырган 1966нчы елгы Геннадий Селиванов җиңелчә җинаятьләр кылган хатын-кызлар тотылучы төбәк-колониядәге Ольга Комарова белән дуслашып китә. Узган ел март азагында срогын тутырып иреккә чыгарылган Тамбов кешесе, туган якларына китмичә, сөйгән ярын көтә. Озын-озак көтәргә туры килми. Ике атнадан 1969нчы елда туган ханым шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителә. Шулай итеп Ольга инде 6 мәртәбә утырып чыккан өметсез бәндә белән парлашып Чаллыга кайтып төшә. Күрәчәк арттан этә, диләр. О.Комарованың әлеге ялгышы да язмышына тиң була. Ияреп кайткан ир заты дүрт ай дигәндә башына җитә аның.

Г.Селивановның үткән тормышы явызлыкларга гаять бай. Сөйләгәннәрен тыңлап торсаң, ошбу адәм кылган гамәлләрен начарлык дип санамый, киресенчә, алар белән горурлана, инде яшь кеше булмаса да, үзен гаярь егет итеп күрсәтеп маташа дигән фикер дә туа. Мәсәлән, җиде тапкыр хөкем ителдем, барысы да кеше чәнчеп, авыр тән җәрәхәтләре ясау хакындагы маддә буенча, дип мактана. Күпкә түгел, ләкин арттырып сөйли, мәлгунь. Безгә аның 25 яшендә Совет чорында урысы-татары кыскача «ЛТП» дип йөрткән эчкечеләрне ябып куеп хезмәт белән тәрбияли торган оешмадан качкан өчен – 4 ай, урлап тотылып – 3 ел, явыз хулиганлык кылып 3 ел да 4 ай утырып чыгуы да мәгълүм.

Пычаклы җинаятьләре 2001нче елдан башлана аның. Ул чакта «Тамбов бүресе» шул якларда һөҗүм итеп, ике кешене авыр яралаган өчен, 9 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма 5 елдан азат ителә. Чыгуы белән тагын пычакка ябыша һәм тагын 4 елга «тегендә» озатыла. Ни хикмәт, яңадан бер елга алданрак иреккә чыгарыла. Ошбу хата тиз төзәтелә үзе. 1-2 ай узу белән аны тагын ябалар.

О.Комарова белән Тамбов өлкәсендә шундый ук ысул белән 2011нче елда кылган җинаяте өчен билгеләнгән 4 еллык япкынлыкны үтәгәндә таныша ул. Дөнья күргән 47 яшьлек ханымның, нинди икәнен белә торып, тормышын шушы адәм белән бәйләве сәеррәк кебек үзе. Әмма һәркемне авызына карата белүче укымышлы Селивановның аек чакта бик күркәм кеше булуын исәптән чыгармыйк. Югары белемле табиб ул. Мәскәүдә медицина училищесы һәм Пирогов исемендәге атаклы институтны тәмамлаган. Ләкин туктаусыз төрмәдә утырганга күрә белгечлеге буенча нибарысы 7-8 ай гына эшләп калган. Белемен кешеләргә хезмәт итүгә түгел, җинаятьчел максатта файдаланган.

Рәсми күрсәтмәләрендә кеше төзелешен, аның эчке әгъзаларының кайда икәнен бик яхшы белүен искәртә ул һәм моны моргта практика узуы белән аңлата. Тамбов өлкәсендә кылган җинаятьләренең кеше үлеменә китермәвен медицина өлкәсендәге белемнәренең тирән булуы нәтиҗәсе дип санавын белдерә. Имеш, пычак белән төгәл эш иткән, шул сәбәпле, һөҗүмгә дучар кеше исән калган һәм ул җиңелрәк җәза белән котылып килгән… Әйтик, 2011нче елда корбанының 5нче-6нчы кабыргалары

арасына чәнчегән, пычак йөрәккә 3 мм гына җитмәгән һәм кеше әҗәлдән котылган.

31нче август кичендә генә никахсыз хатынына исән калу мөмкинлеге калдырмый ул. Йөрәге җәрәхәтләнгән О.Комарова 20 минут эчендә җан бирә. Геннадий пычак белән кадавын таный. Ләкин үтерү теләге булмады, нәрсә белән сукканымны да белмәдем, хәтта хатын һөҗүменнән сакландым, дип бара. Кыскасы, бу юлы да йомшаграк җәза каралган маддә кысаларына эләгергә өметләнә. Ләкин РФ Тикшерү комитетының Тукай районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Р.Т.Бильданов аңа аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерә.

… «Яшь пар» Чаллыга кайткач, Ольганың бертуган сеңлесе Екатерина Ярушкина фатирында яши башлый. Табиб автостоянкага каравылчы булып урнаша. Аңлашыла ки, Екатерина фатирында тынычлык бетә. Эчкәч, котырынып китеп, пычакка ябыша торган кияү хатынының корсак тирәсен дә яралый. Ашыгыч ярдәм чакыртыла, полиция дә килә. Әмма Ольга аның өстеннән гариза язудан баш тарта. Куркыныч бәндә хатынны яклаган хуҗаларга да тынычлык бирми, аларны да куркыта. Бер көнне хуҗабикәне өенә кертми, ишек аркылы: «Керсәң суям», – дип өркетә. Полиция килеп алып китә сәрхушне. Ике-өч ай эчендә берничә тапкыр кыска вакытлы япкынлыкта да булып өлгерә. Шулай итеп колониядә чакта тәртипле булган Тамбов кешесе Чаллыда чын йөзен, холкын, төгәлрәге, йөгәнсезлеген күрсәтергә керешә.

Ахыр чиктә Ярушкиннар куып чыгара аларны. Әйберләрен алырга килгәч тә, өйгә кертмичә, җәйге кием һәм башка кирәк-яракларын 5нче каттагы балконнан гына ыргыталар. Җан биргәнгә, җүн биргән, дигәндәй, карап торышка юньле күренгән ир белән хатынны Чаллыдан 10-15 чакрым ераклыктагы Татарстан бистәсендә яшәүче Ирина һәм Руслан Сәфәровлар ике бүлмәле фатирларына сыендыра. О.Комарова «Чаллы-ит» җәмгыятендә эшли башлый. Бер түбә астында яшәгән хуҗалар белән генә түгел, аларның сеңлесе белән дә ярыйсы гына мөнәсәбәтләр урнаша. Селиванов нык гәүдәле Р.Сәфәровны исерек чагында да тыңлый хәтта. 28нче августта өч пар Геннадийның 50 яшьлеген дә бергәләп билгеләп үтә. Юбиляр мәҗлестән соң да салып йөри. Хәвефле 31нче август якынлаша…

Ул көнне Ольга, Чаллыга барып, сеңлесе фатирында калган әйберләрен алып кайтырга ниятли. Кичке якта Руслан танышының машинасында аның эш урынына килә. Аңа салмыш Геннадий да иярә. Әмма Е.Ярушкина белән элемтәгә кереп булмады дигән сылтау табып, сәфәрне кичектерә хатын. Чөнки эчкән саен, Екатеринаны, аның ирен үтерәм, 5нче каттагы балконнан ыргытам. дип котырынучы ирен алып барасы килми. Өйдә Селиванов лаякыл булганчы эчкәч һәм, хуҗа сүзен тыңлап, урынына кереп яткач кына җыеналар алар Чаллыга. Руслан таныш такси йөртүчене чакырта. Шул машина белән Ольганы ашыгыч ярдәм сырхауханәсенә илтергә туры килә аңа.

Урамга чыккач, Ольга сумкасын онытып калдыруын аңлап, кире борыла. Берничә минуттан фатирдан аның ачыргаланып кычкырганы ишетелгәч, Руслан да шунда ташлана һәм күкрәгенең сул ягына ябышкан Ольга белән бәрелешә яза. Хәлсезләнеп егыла дигәндә тотып алып, машинага сала ул аны. Бичара хатын кузгалып китү белән аңын җуя, табиблар ярдәменең файдасы тими. Чөнки, үзе әйтмешли, адәм баласы төзелешен яхшы белә торган югары белемле табиб аның йөрәгенә чәнчи.

… Ольга бүлмәгә кергәндә сәрхуш йокламаган булып чыга. Кибеткә аракыга барырга җыендым, дигән хәйлә ышандырмый аны. Үзара ызгыш чыккач, хуҗабикә Ирина пәйда була һәм, пычак тоткан Селивановны күреп, ирен чакырырга дип кире чыга. Ул арада теге явыз үзенең кара эшен башкарып та өлгерә.

Селиванов, хатын аяк киеме белән тукмарга кереште, саклану йөзеннән, шкафтагы тартмадан кулыма эләккән беренче әйбер белән сугарга туры килде, караңгыда аның пычак икәнен күрми-белми дә калдым, тезләнгән хәлдә идем, дигән фикерне алга сөрә. Әмма И.Сәфәрова бүлмәдә ут януын, аның уң кулына пычак тотып аяк-үрә басып торуын да әйтеп тора. Экспертиза җәрәхәтнең ни рәвешле ясалуын төгәл күрсәтә. Шул рәвешле, аның күрәләтә кеше үтерүе шик уятмый.

Мондый чакта салкын корал белән төгәл эш итүе белән мактанган затның бу юлы ни кылганын аңламавы хактыр. Ольга тиз арада юкка чыккач, аны эзләргә чыгып китә, якындагы танышларына кереп сорап карый. Ул буталып йөргән арада Иринага Руслан шалтыратып, О.Комарованың вафаты турындагы шомлы хәбәрне ирештерә, явыз бәндәнең акайган күзләреннән коты алынып, үз бүлмәләрендә бикләнгән хатынына Селивановны бусагадан уздырмаска куша.

Чынлыкта, Руслан хатынын һәм кечкенә баласын теге исәр белән калдырып чыгып китә бит. Шөкер, аларга зыян китерми сәрхуш. Ишекне ачмагач, беренче каттагы фатирның тәрәзәсеннән кереп ятагына түнә. Полиция килеп җиткәнче черем итә.

И.Сәфәрова Г.Селиванов белән үткәрелгән тикшерү чараларында катнашудан да баш тарта. «Үзем һәм гаиләм өчен куркам, төрмәдән кайткач, үч алуы бар», – ди яшь ханым. Гадәттә, психиатрик экспертиза гамәлләрен аңларлык акылга камил зат дип таба торган мондый акылсызлардан курыкмыйча булмый. Г.Селиванов та рухи яктан сәламәт дип табыла. Әлбәттә, сүз аек кеше турында бара монда. Гамәлдәге законнарда исереклек – дуамаллыкны аклаучы түгел, ә гаепне көчәйтүче шарт булып тора.

Судта да үзен саксызлык, ялгышлык белән үтерүче итеп таныту өчен үз туксанын тукыды. Дәүләт гаепләүчесе – район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов Г.Селивановны 10 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. 2017нче ел башында суд аны 10 еллык кырыс япкынлыкка хөкем итте.

Наил ВАХИТОВ,

Чаллы – Тукай районы – Казан

Комментарии