Казанның вак караклары

Казанның вак караклары

2нче июль көнне К. Ханнанов төш вакытларында телефонындагы СМС хәбәрләрне күреп аптырап кала. Чөнки үзенең «Тинькоффбанк» картасыннан унбер мәртәбә акча күчерелүен, ягъни «Пятерочка», шәхси эшмәкәр Мәмиев кибетләрендә исәп-хисап ясалуын ачыклый. Шуннан соң узган ике көндә «Сбербанк» картасыннан да шундый ук ысул белән сигез тапкыр акча шудыруларын күрә, һәм банкларга хәбәр итеп карталарны ябып куя.

20 яшьлек егет карталарның угры кулына ни рәвешле эләгүен бик тиз аңлап ала. 1нче июль кичендә Җиңү проспектындагы Саклык банкына кереп картасына 2 мең сум акча сала, шул мәлдә телефоны шалтырый, тагын «Раффайзенбанк»ныкы да булган өч картаны банкомат өстенә куеп тора, сөйләшә-сөйләшә урамга чыгып китә. Онытып калдырылган карталарга хуҗа табылган, димәк.

Камил шул көнне үк «Горки» полиция бүлегенә гариза яза. Хәзерге заманда ачылмый торган җинаять булмый бу, билгеле. Оперативниклар СМС хәбәрләрдә күрсәтелгән сәүдә оешмаларын йөреп чыгалар, «Пятерочка»дагы видеокүзәтү җайланмасы язмасы вак каракны тоту өчен җитә кала. 1992нче елгы Р. Сәлаховка гаебен танып тәүбә итәргә һәм китерелгән матди зыянны ашыгыч рәвештә кайтарырга туры килә. Банк счётыннан чит мөлкәтне урлау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла.

Руслан моңа кадәр хөкемгә һәм административ җаваплылыкка тартылган кеше түгел. Әйтүенчә, мәктәптән соң көллияттә укып чыккан, вакытлы эшләргә йөргән, соңгы вакытта беркайда да эшләми, 83 яшьлек инвалид әбисенең опекуны санала, язылышмаган хатыны белән тулай торак бүлмәсендә тора. Рәсми кәгазьләрдә аның эчкече булуы турында мәгълүмат юк, әмма ул үзе 2019нчы елдан бирле наркологта исәптә торуы турында белдерә, димәк, карт әбисен тәрбия кылуына да ышанасы килми.

Р. Сәлахов Саклык банкына иптәшенә ияреп очраклы рәвештә генә килеп керә һәм банкомат өстендәге өч карта салынган визитницаны кесәсенә шудыра. Күктән төшкән бәхет итеп кабул итә ул моны. Шунда ук янындагы «Продукты-24 часа» дигән шәхси сәүдәгәр кибетенә керә. Мәгълүм булганча, бәя 1 мең тәңкәдән артмаса «пин-код»ның кирәге юк. Шул рәвешле биш тапкыр исәп-хисап ясап «Сбербанк» картасы белән түләп исерткеч эчемлекләр, азык-төлек күтәреп чыга, «Славица» лавкасыннан туңдырмалар да ала. Бүлмәсендә сыйланып утырганнан соң, төнлә белән «М.Донер» сәүдә ноктасыннан шаурма, «Алар» чәркәханәсеннән 890 сумлык коньяк алып чыга. Шулай итеп 1нче июльдә «Сбербанк»тагы чит кеше исәбендәге картадан 4776 сум акча урлана.

Икенче көнне дә тукталып кала алмый Руслан. Иртә белән шул ук азык-төлек кибетенә сигез, «Пятерочка»га ике тапкыр кереп Саклык банкы картасыннан җәмгысы 5418 сумлык акча күчереп ашамлык, эчемлекләр алып чыга. Хак булса, шуннан соң әлеге картаны ертып ташлый ул, әйтүенчә, анда акча бетте дип уйлый. Шуннан соң, «Тинькофф Банк» картасы белән эш итәргә тотына, икенче шәхси эшмәкәр карамагындагы ашамлыклар кибетендә, карта хатынымныкы, «пин-код»ны белмим дип, ун тапкыр, «Пятерочка»да ике мәртәбә алыш-биреш ясагач, матди зыян 19728 сумга җитә. Ул тагын да арткан булыр иде дә, К. Ханнанов счетларын биккә кую сәбәпле, угры ике кибеттән буш кул белән чыга.

Бушлай сыр тозакта гына була дигәндәй, күктән төшкән байлык Р. Сәлаховка зур мәшәкать чыгара. Октябрь аенда җинаять эше Идел буе район судына тапшырылды, 8нче декабрьдә ул шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

***

Р. Сәлахов очраклы рәвештә кулга төшерелгән банк картасыннан чәлдерсә, Данил Моратхуҗин яңа танышкан Артем Галәвиев телефонындагы «Промсвязьбанк» кушымтасына үтеп кереп электрон акча күчерү җаен таба.

Биектау районы егете Артем Казанда эшли, 72 яшьлек абзый белән аның фатирында яши. 7нче августта «Знакомства» сайтында 25 яшьлек Данил белән таныша, җәйге көндә хуҗа бабай бакчасында булудан файдаланып аны өенә чакыра, әйтүенчә, аракы эчеп сөйләшеп утырасы килә. Хәмер ярдәме белән тиз дуслаша алар. Ун көннән Данил тагын килә, бу юлы Максим атлы дусты белән пәйда була. Утыра торгач, кунак, әни авырый дигән булып, Саклык банкындагы счетына 5 мең сум акча күчертүгә дә ирешә. А. Галәвиев аларга такси чакыртып аның бәясен дә үзе түли, ә акчаны телефонындагы «Промсвязьбанк» кушымтасы ярдәмендә озата. Соңрак мәгълүм булганча, Д. Моратхуҗин парольне күреп һәм хәтерләп кала һәм әнисе белән сөйләшү өчен дигән булып Артемның телефонын алып тора, шул арада аның кредит картасыннан 10 мең тәңкәне дусты картасына күчереп өлгерә.

А. Галәвиев бу хакта иртә белән белеп ала һәм моның Д. Моратхуҗин эше икәненә шикләнми. Чөнки акча ул телефонны алып торган вакытта күчерелгән була. Полициягә хәбәр итәргә ашыкмый ул, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә теләп Данилга шалтырата, анысы гаебен танымый, билгеле. Ләкин телефон буенча аралашуларын дәвам иттерә алар, дүрт көннән Моратхуҗин бер дустын ияртеп тагын Галәвиев янына килеп чыга.

Ни хикмәт, 17нче август вакыйгасы бу юлы да кабатлана, ишегалдында гәпләшеп утырганда, кунак тагын Артемның телефонын сорап торып читкәрәк китә һәм шул ук ысул белән 10 мең сумны шудыра, ягъни үзе белән килгән дусты счетына күчерә. Артем бу хәлгә алдан ук әзер булганга охшый. Чөнки телефонына күз төшергәч үк тавыш куптара, ул гына да түгел, кесәсеннән «наручник» чыгарып бер ягын тегенең кулына, икенчесен үзенекенә эләктереп куя, ягъни угрыга качып китү мөмкинлеге калдырмый. Тиздән якындагы полиция бүлегенә ике хәбәр килә, Моратхуҗин богаулап әсирлеккә алдылар, Галәвиев банктагы акчамны урладылар дип шалтырата. Оперативникларга эшнең асылына төшенү өчен күп вакыт кирәк булмый, әлбәттә.

Д. Моратхуҗинга гаебен танудан башка чара калмый. Карталарына акча күчереп ике дустына да мәшәкать чыгара ул, ярый әле аларның әлеге бурлыкка катнашы булуы дәлилләнми. Урланган акчаны ашыгыч рәвештә кайтарып бирсә дә, Моратхуҗинга каршы җинаять эше кузгатыла, билгеле.

Моңа кадәр полиция күзенә чалынганы булмаган егетнең ошбу акылсызлыгына гаҗәпләнергә туры килә. Мәктәпне яхшы билгеләргә, югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, мәртәбәле институтта һинд теле укытучысы булып эшли торган карап торырга үрнәк кеше бит ул, югыйсә. Күрәсең, тәрҗемәи хәленә «хөкем ителгән» дигән мөһер суктырасы килгән һәм максатына ирешкән ул. Шушы көннәрдә Идел буе район суды аны ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.

***

1980нче елгы Евгений Павлов, әлеге ике егеттән аермалы буларак, төрмә юлын таптаган угры. 18 яшендә чакта бер-бер артлы өч мәртәбә хөкемгә тартылып, җәмгысы дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителә, аннан соң шундый ук җинаятьләре өчен тагын дүрт елга Түбән Карамалы колониясенә озатыла, кеше талап ел ярымга Пановка колониясенә утыртыла. Амнистиягә эләгеп яисә шартлы рәвештә вакытыннан алданрак азат ителеп килә ул, шулай да 5 елдан артык гомерен япкынлыкта уздыра. Е. Павлов 2010нчы елда иреккә чыкканнан бирле суд каршында җавап тотмаган үзе, ә быел җәй телефон чәлдереп рисвай булды.

2007-2013нче елларда наркоман буларак диспансерда исәптә торган, хәзер исә нәфесен хәмер эчеп баса. Башлыча эчү дигән зәхмәте аркасында хатыны, баласы белән аерылышып 73 яшьлек әнисе белән яши. Җәй көннәрендә карчык күбрәк бакчасында була, 14нче июльдә Евгений таныш хатын-кызы белән ханым фатирында сыйланып утыра. Соңрак анда Евгения исемле тагын бер гүзәл зат килеп керә. Төн уртасында хуҗабикә кунакларны озата, яңа танышкан кешеләр Павлов фатирына кайтып күңел ачып утыра.

Төнге сәгать 2дә Евгения, балконда тәмәке көйрәтеп кергәч тә, өстәлдә калган «Redmi» телефоны юкка чыгуын күрә, ул гына да түгел, ишекне бикләп, хуҗа үзе дә чыгып киткән була. Шул рәвешле, Евгения, чынлыкта, тоткынлыкка эләгә һәм Е. Павловны көндезге 2гә кадәр көтеп утыра. Ә ул исә югалган телефон турында сорагач җикеренә башлый, курка калган ханымга табан ялтыратырга гына кала. Шулай да мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырыша ул. Танышлары аркылы угрыга йогынты ясап, әнисенә шалтыратып карый. Ләкин Павлов итәгенә ут капкач, ягъни хәбәр полициягә барып җиткәч кенә акылына килә.

Телефонны эләктереп чыккач та, Павлов такси йөртүче дустын чакырып китерә, аның белән «Победа» кибетенә килеп, шофер паспорты буенча аппаратны 9 мең сумга тапшыра. Соңрак таксистка да аңлатма язарга туры килә, билгеле. Урланган мөлкәтне ул биргән булып чыга бит. Ләкин аны җавапка тартырга нигез юк дип табыла. Е. Павлов гаебен таный, 19934 сум дип белдерелгән матди зыянны да озакка сузмыйча түли. Кибет мөдиренең әйтүенә караганда, урлап тапшырылган телефон 12 мең сумга сатып җибәрелгән була инде. Вак бурлык буенча кузгатылган тагын бер җинаять эше Идел буе район судына бирелә. Суд утырышында зарар күрүче Е. Павловка дәгъвам юк дип белдерә, шуңа күрә, якларның килешүе сәбәпле дигән билгеләмә белән вак угры җәзасыз калдырыла, ләкин ул барыбер хөкем ителгән зат булып санала.

* * *

31 яшендәге Алексей Шамилев та наркотик кулланучы буларак исәпкә куелган кеше. Шул афәт белән бәйле җинаять кылган өчен Казандагы 2нче колониядә бер ел утырып 2021нче ел азагында гына кайта ул. Моңа кадәр дә «наркотага» акча юнәтү ниятеннән вак-төяк әйберләр чәлдереп ике мәртәбә мәҗбүри эшләргә дә хөкем ителгәне, әлеге җиңел җәзаны да үтәмәгән өчен зинданда ятып чыкканы да бар аның. Соңгы вакытта рәсми рәвештә мебель ясаучы булып эшли. Күрәсең, урлау теләге тынгы бирми ир-атка, юкса, быел чит кеше велосипедын алып китеп үзенә мәшәкать чыгармас иде.

Очраклы әйберне чәлдерү түгел бу, чөнки кесәсенә тимер кискеч (кусачки) салып чыга ул өеннән. Күрше урамдагы йортның подъезды ачык икәнен, иң югары, димәк, тынычрак каттагы «великлар» турында алдан ук белгәнгә охшаган. Кыскасы, 9нчы август иртәсендә чормага менү баскычына эләктереп бикләнгән ике велосипедның берсенең тросын әйтелгән корал белән өзә дә, лифтта түбәнгә төшә угры һәм шунда ук Р. Зорге урамындагы «Победа» кибетенә барып, урланган малны 3 мең тәңкә акчага әйләндерә. Алыш-бирешне паспортын биреп ясый, димәк, үзе турында тулы мәгълүмат калдыра анда.

Хуҗалар бу хакта кич белән эштән кайтканда гына белеп ала, урынында калган икенче «Stels»ны фатирларына кертеп куялар да, эзләмәсләр, таба алмаслар дип полициягә хәбәр итәргә ашыкмыйлар. Ике көннән соң гына хуҗабикә каракны җавапка тартуны сорап «Горки» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә, 7 ел элек алынган велосипедның бәясе 10 мең сум дип белдерә. «Победа» кибетендә оперативникларга велосипедның 3600 сумга сатылуы турында кәгазь күрсәтәләр. А. Шамилев 10 мең сум күләмендәге матди зыянны кайтарырга сүз бирә. Күрсәтмәләрендә 3нче сыйныфта укучы кызының бердәнбер опекуны икәнен искәртә ул, чөнки хатыны 2022нче елның февраль аенда үлеп китә аның. Әлбәттә, хөкемне берникадәр йомшартырга мөмкинлек бирүче шарт бу.

Моның ише бурлыклар зур шәһәрләрдә бихисап күп. Алар белән шөгыльләнү өчен еш кына тынычрак төбәкләрдән, бигрәк тә, татар районнарыннан ярдәмгә хезмәткәрләр дә җибәрелә. Әлеге дүрт җинаять эшен дә Балтач эчке эшләр бүлегенең тикшерү төркеме җитәкчесе Р.Газимов һәм тикшерүче Е.Петрова ача.

Наил ВАХИТОВ,

Казан шәһәре

Комментарии