Саксызлык тудырган фаҗига

Саксызлык тудырган фаҗига

Эш урынында тиешле саклык чараларын булдырмау, бу эшкә бармак аша карау фаҗигаләргә сәбәпче була. Әлбәттә, бәхетсезлек гел булып тормый, саклык чараларына вакыт һәм акча исраф итми дә эшләп була. Әмма бәхетсезлекнең кайчан киләсен һәм кайда көтеп торасын беркем дә белми. Эш узгач хата таныла, тик соң була инде. Хәзер бәян ителәсе вакыйга шундыйлардан.

Нефтьчеләр каласының Совет урамында «Татнефть» җәмгыяте заказы буенча аскы катта балалар бакчасы, югарыда фатирлар булган биек бина төзелә. 15нче май якшәмбе булса да, гадәти эш көне була анда. Подряд оешмалары йортны килешенгән вакытта тапшырырга ашыгалар. Үзбәкстаннан килгән Бохромжон, Муйдинжон, Достонбек һәм Бабурбек 10нчы каттагы балкон, төгәлрәге, калкып торган бетон плитә кырыена измә салу өчен агач опалубка ясыйлар, димәк ки, уннарча метр биеклектәге як-ягы ачык мәйданчыкта кайнашалар. Түбәнгә егылу мөмкинлеге гаять зур булган мондый урыннарда күп кенә саклык чаралары күрелергә тиеш. Мәсәлән, «высотниклар»ның биектә эшләргә рөхсәт итүче таныклыгы, ягъни хәзерлеге булырга, алар махсус кием, шул исәптән, таймый торган аяк киеме, каска, иң мөһиме: хәвефсезлек каешлары белән тәэмин ителергә, медицина тикшеренүе, инструктажлар узарга һәм башка биниһая күп кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Әлбәттә, вакыт, өстәмә чыгымнар сораучы ошбу таләпләрнең үтәлүе өчен эш бирүче оешма җаваплы. Бу очракта үзбәк егетләре белән «Фортресс-Д» җәмгыяте арасында иртәнге җидедән кичке сигезгә чаклы ял көннәрсез эшләү шарты белән хезмәт килешүе төзелә, махсус киемнәр бирелә, хак булса, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча бердәнбер инструктаж да үткәрелә, әмма үзбәк малайларының, русча начар беләбез, аңламадык, дип әйтүләрен искәртергә туры килә. Алар хәвефсезлек каешлары да бирделәр дигән булалар, ләкин 10нчы катта алардан файдаланып булмый, чөнки иминлек бауларын эләктерә торган трослар да куелмаган. Хәер, андый мөмкинлек тудырылса да, эшчеләрнең үзләрен «арканга» куюлары икеле, чөнки бәйләнгән килеш эшләү уңайсыз, ди алар.

Шул рәвешле, 15нче майда дүрт кеше, гадәттәгечә, бернинди саклык чаралары турында уйламыйча эшли. Аларның өчесенең әйтүенчә, төштән соң, читләнмәгән балкон идәне кырыенда ук кайнашкан Бобурбекның кинәт кычкырып җибәрүен ишетеп борылып карагач, аның юкка чыгуын күрәләр дә түбәнгә йөгереп төшәләр. Гәүдә ком өемендә ятса да, 19 яшьлек егет җансыз була инде. Ашыгыч ярдәм табибларына үлемне рәсмиләштерергә генә кала, алар язу-сызу белән шөгыльләнгән арада мәет янәшәсендә хәвефсезлек каешы пәйда була. Аны төзелеш оешмасы кешеләре китереп ташлавы бәхәссез. Хезмәтәшләре Бобурбекның иртәдән үк каеш та, махсус киемен дә кимичә йөрүен әйтеп торалар. Инде әйтелгәнчә, 10нчы катта каешны эләктерү җайланмасы булмый бит. Әлеге фаҗигадән соң гына ясап куялар аларны. Аннан соң, мондый биек биналарда түбәнгә мәтәлгәннәрне тотып калу өчен тыштан махсус челтәр дә тартылырга тиеш. Кыскасы, вазыйфаи затларның гаебе ярылып ята монда.

Әлеге төзелешнең генераль подрядчигы «Евростройхолдинг+» җәмгыяте, төзү эшләрен «Фортресс-Д» дигән субподрядчы оешма башкара, димәк, бар җаваплылык соңгысына йөкләнә. Үзбәк егетләре пандемиягә кадәр әлеге җәмгыятьнең Казандагы объектында эшләгән булалар, чикләр ябык чакта үз илләрендә яшиләр, ә 2021нче елның җәендә Татарстанга яңадан киләләр. «Фортресс-Д» җәмгыяте аларга Әлмәттә торак хәзерләп куя, самолет билетлары бәясен кайтара, ярыйсы гына хезмәт хакы түләп бара.

Б. Хәсәнбаев үлеме зур шаукым куптара, әлбәттә. Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Алексей Сурчилов төзелештә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле саксызлык белән кеше үтерү турындагы 216нчы маддә буенча җинаять эше кузгата. Бу инде «Фортресс-Д» җәмгыятеннән кем дә булса хөкем ителәчәк дигән сүз. Ул исә бик тиз ачыклана. Чөнки хезмәт килешүләре, норматив документлары буенча барысы өчен дә әлеге бинада эшләгән «Фортресс-Д»ның төзелеш җитәкчесе, гадиләштереп әйткәндә, прораб Драгомир Ясиковац җаваплы булып чыга. Генераль һәм субподрядчы оешмалардан җитәкче иптәшләр бердәм рәвештә бар гаепне 63 яшендәге шушы абзыйга өяләр. Көн-төн төзелештә кайнашкан кешегә ник ярдәм итмәгәннәр дигән сорау туа.

Д.Ясиковац – күп еллар Татарстанда яшәп эшләүче Сербия гражданы. Әлбәттә, аның гаебен кире кагып булмый. Татарстан эчке эшләр министрлыгыннан килгән төзелеш буенча экспертлар 2002нче елгы кешенең үлеменә китергән бәхетсезлек очрагына сәбәпче булган 12 җитешсезлекне күрсәтә. Ахыр чиктә Д. Ясиковац гаебен тануны белдерә. Әлмәт шәһәр суды аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгара.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии